Кул эшләре остасы Резеда Минашаева ике дистә елдан артык түбәтәй чигә.

Резеда Минашаева ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен түбәтәйләр тегеп чигә. /Фотолар – останың шәхси архивыннан.
Соңгы елларда татарлар арасында милли стильдәге киемнәргә игътибар артканы сизелә. Бүген күпчелек татар блогерлары да, модага иярепме, фото һәм видеоларга милли киемнәр, түбәтәйләр киеп төшә. Бигрәк матур шул безнең түбәтәйләр!
Газета укучыларыбызны 20 елдан артык түбәтәйләр тегүче Резеда МИНАШАЕВА белән таныштырырга телибез. Ул тумышы белән Казаннан, бүгенге көндә Арчада яши. Кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләнергә яраткан икән. Казанның 36 нчы һөнәр училищесында тегүчелеккә укыган.
КҮҢЕЛГӘ ЯКЫН ШӨГЫЛЬ
– Резеда ханым, тегү-чигү белән шөгыльләнергә яраттым, дисез. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да кия торган түбәтәйләр тегәсез дип аңладым. Бу эш нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Милли кием-салым тегү күңелемә якын эш. Башта үземә, якын кешеләремә түбәтәйләр тектем. Ә бүген инде бу эштән башка тормышымны күз алдына китерә алмам кебек. Гомер дигәннәре уза да китә икән. 20 елдан артык инде шуның белән шөгыльләнәм.

Эшкуар Гөлназ Гимадрисламова якын дусты Резеда Минашаеваның һәр эшендә терәк булып тора.
– Бер түбәтәйне тегүгә күпме вакыт багышлыйсыз?
– Гади генә түбәтәйне 2-3 сәгатьтә тегеп була. Ә сәйләннәр белән бизәлгән, чигүле үрнәкләрне җиренә җиткергәнче берничә көн үтә.
– Милли киемнәр, шул исәптән түбәтәй тегүчеләр, бизәнү-ясану әйберләре ясаучылар елдан-ел активлаша кебек. Моңа нәрсә сәбәпче дип уйлыйсыз?
– Минемчә, ике сәбәп бар. Беренчесе – халыкта үзенең тарихи тамырлары, милли сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну арта. Икенчесе – интернет мөмкинлекләре, социаль челтәрләр этәргеч бирә. Кул эшләре белән шөгыльләнә торган осталарга үз хезмәтләрен интернет аша дөньяга таныту мөмкинлеге барлыкка килде. Шуңа күрә берсеннән-берсе матур түбәтәйләр тегүче-чигүчеләр һәм аларны киючеләр дә бихисап.
ЯШЬЛӘР ДӘ БЕЛСЕН ИДЕ
– Резеда ханым, үзегез турында да сөйләп китегез әле.
– Арча егетенә кияүгә чыккач, Шәмәрдән фабрикасына эшкә кердем. Күрше әбиләргә күлмәкләр тегеп биргән чакларым да булды. Әмма тормышым җиңелләрдән булмады шул. Көннәрдән бер көнне өч бала белән берүзем калдым. Ул чактагы гаилә хәлләрен искә аласым да килми... Шул чорда кечкенә кызларым белән бергә түбәтәйләр тектек, чиктек. Ничек кенә булмасын, балалар белән тырышып-тырмашып яшәгән ул вакытларны сагынып искә алам. Аллаһка шөкер, кызларым үсте, инде үз гаиләләре бар, оныклар сөям. Алар барысы да минем өчен җан атып яши. Ә мин эшсез утырмыйм. Вакыт булганда, бәйлим, түбәтәйләр һәм калфаклар тегәм.
– Безгә, сер итеп кенә, түбәтәй тегүнең үзенчәлекләрен атый аласызмы? Гомерендә энә тотмаган кешене бер көндә тегәргә өйрәтү мөмкинме?
– Бу сер түгел. Бер көн эчендә түбәтәй тегүнең мөһим этапларын аңлап-үзләштереп була дип уйлыйм. Әмма сыйфат һәм тизлек инде тәҗрибәдән килә. Башлаган чорда минем дә барысы да камил булмагандыр...
Эшне башлаганда иң элек тукымада үлчәмнәрен сызабыз. Аның аслыгын эшлибез. Тукымаларны әзерләп кисеп куябыз. Милли бизәкләрне төшерәбез. Аннары чигәбез, тукымаларны бергә кушып тегәбез... Боларны сөйләп кенә аңлатып булмый инде, эшләп күрсәтергә кирәк. Гомумән, эш процессы авыр түгел. Яратып башкарсаң, күңел тынычлыгы бүләк итә торган шөгыль.

Бигрәк матур шул безнең түбәтәйләр!
– Оныкларыгызны да кул эшенә өйрәтергә телисезме?
– Бу эшемне оныклар дәвам итәр дигән өмет юк түгел. Һөнәрле үлмәс, ди халык мәкале. Яшьләр безнең гасырлардан килгән халык һөнәрләренә өйрәнсә – үзләре өчен.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала