Шүрәле ролен хатын-кыз башкара, егетнең аты урманга барудан дерелдәп курка, Шүрәленең әтисе белән әнисе бар. Болар барысы да «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан яңа гына сәхнәләштерелгән «Шүрәле» спектакле (6+) турында.

«Шүрәле» спектакленнән (6+) күренешләр. /Лариса Пасынкова фотолары.
Шагыйрьнең әсәренә нигезләнеп инсценировка язучы һәм спектакльне сәхнәгә куючы – Илгиз Зәйниев. «Шүрәле» – «Әкият»тә бу иҗат фасылында Тукаебыз иҗаты буенча дөнья күргән икенче спектакль. «Су анасы»н сезон башында ук куйганнар иде.

Сәхнәгә куючы рәссам Екатерина Спиридонова матур авыл күренешләрен иҗат иткән. Ерактан караганда бизәлеш чигеп эшләнгән сыман тоела. Шулай итеп рәссам татар халкының борынгыдан килгән чигү һөнәренә ишарәләргә теләгән булса кирәк. Күктә ипләп кенә йөзгән болытлар һәм кояш шулай ук бабаларыбыздан калган монументаль сәнгатьне хәтердә яңарта. Рәссам ташка уелган бизәкләр, таш балбаллардан рухланып иҗат иткән бугай, дип уйларга нигез бирә.

Гадәттәгечә, спектакльдә музыка күп яңгырый. Музыкаль бизәлешне композитор Ильяс Камал иҗат иткән. Тик авыл кызы Зәйтүнәнең хәзерге эстрада стиленә тартым сагыну җыры (сүзләренең авторы – Резеда Гобәева) урман иясе турында бу спектакльгә бик үк килешеп бетми кебек тәэсир калдыра.

Сценарий авторы Илгиз Зәйниев, «Шүрәле» поэмасын гына азсынып булса кирәк, аңа сюжет өстәгән. Шүрәле авыл халкына зыян сала, авылга килеп кешеләрне куркыта, атларга атланып йөри, имеш. Шуңа күрә Сабан туен да уздырмаска булалар. Әле ярый эшен тәмамлап Җегет (программкада шулай язылган һәм сәхнәдә әйтелеше шулай) кайтып керә. Төнлә урманга барып, Шүрәлегә сабак укытып кайта ул. Җегет акылга утыртмаса, ана Шүрәле белән ата Шүрәле нишләп беткән булыр иде – тыңлаусыз уллары урмандагы җәнлекләрне дә кытыклап интектергән. Куяннан алып аюга кадәр аңа ләгънәт укый. Тәрбияле гаиләдә үссә дә, ник шулай кылана Шүрәле? Аның пубертат чоры бугай. Диңгез тубыктан тоела. Үзем теләгәнчә яшәргә хакым бар, дип ирек даулый. Үзенең көчен һәркемгә күрсәтергә тели. Акылга утыргач исә, һәр көчкә – зуррак көч, һәр хәйләгә – хәйләкәррәге табылганын, яхшылыктан да зуррак көч юклыгын аңлый ул.
Татар халкы гомер-гомергә атны уң кулы кебек якын күргән. «Ир канаты – ат булыр» кебек һәм башка күпләгән әйтем-мәкальләр моңа дәлил. Бу спектакльдә исә Шүрәледән куркып урманга барырга теләмәгән кыюсыз атны күрү бераз кәефне җибәрде. Бу образ татар мәгыйшәтенә ябышмый, шуңа күрә спектакльне таркауландыра дигән тәэсир калды. Кызык өчен генә татар әсәрләрендәге образлар системасын бозу шулкадәр кирәк булдымы икән? Гәрчә Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев аны искитмәле итеп башкарса да.
Спектакльдә шагыйрьнең «Шүрәле» поэмасыннан кала «Бала белән күбәләк» шигыре дә, «Пар ат», «Китмибез», «Эшкә өндәү» шигырьләреннән юллар яңгырый. «Китмибез» сүзе сюжетка туры килгән өчен генә андагы шигъри юлларны балалар спектакленә кертү бик үк аңлашылып җитми, әлбәттә.
Шүрәлене урман иясе буларак зурлауга ирешкән иҗатчылар. Әти-әнисе балаларын бушка вакыт уздырмаска, көчен игелекле эшләр өчен файдаланырга өнди. «Шүрәленең бармаклары – урманга дәва, һәр агачның җанына шифа», диләр. Һәм тылсымлы бармаклары белән агач, яфракларны сыйпаштыргач, сәхнәдәге урман гаҗәеп бер матур кыяфәткә керә. Шулай итеп Шүрәлене серле, кодрәтле көчкә ия урман хуҗасы итеп күрсәтәләр.
Театрның татар труппасындагы кабатланмас артистлар Альбина Шаһалиева, Нияз Садыйков, Язилә Саттарова, Ләйсән Миннәхмәтова, Ришат Гыйздәтуллин, Марс Гайфуллин, Юрий Чуктиев, Гөлнур Габдрахманова, Рәмзия Фәйзуллина, Фәнзилә Сабирова, Рузия Нуриева, Миләүшә Фәйзрахманованы премьера белән котлыйбыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала