Ренат ӘЮПОВ, Казанның Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры:
– Үтеп баручы ел Габдулла Кариев исемендәге театрда Җәмил Сәлимгәрәев пьесасы буенча куелган «Позывной Татарин» исемле спектаклем (12+) белән истәлекле булды. Ул яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан куелды.
Режиссер буларак Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Кызыл паша» спектаклен сәхнәләштердем. Инсценировкасын Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов белән бергә яздык. Бу спектакль татар милләтеннән булган совет разведчигы, СССР һәм Согыд Гарәбстаны арасында беренче булып дуслык урнаштырган, дин кардәшләребезгә изге урыннарга хаҗ кылырга юл ачкан, мәгърифәтле булуы, зирәклеге белән гарәп королендә хөрмәт казанган Кәрим Хәкимов турында. Бу спектакль дә тамашачыда илгә, Ватанга тугрылык, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Оренбург театрының, «Кызыл паша»ны Казанга алып килеп, Г.Камал исемендәге театрның шәрык залында күрсәтүе исә үзе бер мөһим вакыйга булды.
Башкортстанның Салават Башкорт дәүләт драма театрында Салават Юзеев пьесасы буенча мәхәббәт, гаилә кору темасына «Җаныкаем, мин өйләнәм» комедиясен чыгардым.
Киләсе 2026 елда театрыбызның иң олпат актерларыннан берсе Нуриәхмәт Сафинга 80 яшь тула. Шул уңайдан Розалия Мосабирова пьесасы буенча күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында «Изге җан» спектаклен куячакбыз. Анда бөтен труппа катнашачак. Балалар йортларына берничә дистә автобус, җиңел автомобиль алып биргән, аннан кала күп игелек эшләгән бу кешенең шәхси тормышы турында беләбезме? Аның йорты ут төртеп яндырылгач гаиләсенең авыр хәлдә калуы хакында күпләр хәбәрдар түгелдер. Әмма бернигә карамастан, ул хәйриячелекне ташламый. Шундый шәхесләребезне үрнәк итеп күтәрергә кирәк.
Безнең театр бинасының икенче катында тагын кечкенә зал бар. Элек бу бинада «Победа» кинотеатры урнашканда анда дискотекалар уза иде. Үземнең дә армия сафларына чакырылгач, якында гына урнашкан военкоматтан чакырылу таныклыгы алганнан соң, шушында килеп биегән чагымны хәтерлим. Шул матур гадәтне торгызу максатыннан, без труппа белән күренекле драматург Мансур Гыйләҗев һәм драматургиягә яңа гына аяк баскан Айгөл Газизова пьесасы буенча яшьләрчә рухта иммерсив спектакль тәкъдим итәчәкбез. Анда бию дә, конкурслар да, җыр-музыка да булачак.
Театрыбызга нигез салган режиссер Фәрит Хәбибуллинның юбилее уңаеннан актер Булат Гатауллин спектакль куячак.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала