ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында тарихчы галимнәр катнашында «Фольклорда тарихи хәтер чагылышы» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Анда филология фәннәре докторлары Ләйлә Дәүләтшина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Илсөяр Закирова, тарих фәннәре докторлары Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Лилия Габдрәфыйкова, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев чыгыш ясады. Фикер алышуда филология фәннәре докторлары Дания Заһидуллина, Ким Миңнуллин, филология фәннәре кандидатлары Гөлүсә Каюмова, Фәнзилә Җәүһәрова катнашты. Түгәрәк өстәлне Ким Миңнуллин алып барды.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Фольклорда тарихи хәтер чагылышы» дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә катнашучылар.
Ләйлә Дәүләтшина. Түгәрәк өстәл проблематикасына чыгарылган өч төшенчә – фольклор, тарихи хәтер һәм истәлекләргә нигезләнгән сөйләмә тарих даими рәвештә кисешә, ләкин бер-берсендә эреп югалмый, бер-берсен алыштырмый. Фольклор, бер яктан, халыкның сүз сәнгате, авыз иҗаты буларак каралса, икенче яктан, милләтне милләт итеп саклый торган төп кодларны, фикер тәгълиматын һәр яңа буын хәтеренә сеңдереп торучы мәдәни хәзинә буларак өйрәнелә. Аның классик үзенчәлекләре – телдән телгә тапшырылу, коллектив иҗат җимеше булу, синкретиклык, вариантлылык һәм традициягә таяну. Тарихи хәтер – җәмгыять, этник төркем, гаилә кысаларында үткәнгә карата формалашкан һәм буыннан буынга тапшырыла килгән уртак күзаллаулар җыелмасы. Истәлекләргә нигезләнгән сөйләмә тарих – тарих фәне кысаларында формалашкан махсус метод һәм тикшеренү практикасы ул. Сүз аерым кешеләрнең тарихи тәҗрибәләренә һәм күзаллауларына нигезләнгән хатирәләрен махсус рәвештә теркәү турында бара. Фольклор, үткәннәр турында конкрет тарихи мәгълүматны түкми-чәчми китереп җиткерүдән бигрәк, тарихи хәтердә актуальлеген саклаган күзаллауларны коллектив аңда чагылыш тапкан тотрыклы матрицалар аша гасырдан гасырга тапшыра алу мөмкинлеге белән әһәмиятле.
Фольклор тарих, антропология фәннәре өчен дә чыганак ролен үти, һәм бу үз чиратында үзара хезмәттәшлек итүне таләп итә. Без бүген «Фольклор тарихка нәрсә бирә ала» дигән сораудан бигрәк, «Тарихны фольклорда эретмичә һәм фольклорны тарихи эзләнүләргә мисаллар җыелмасына әйләндермичә, халык иҗатында тарихи хәтер тавышын ничек итеп ишетеп һәм аңлатып була», дигән сорауга җавап эзләргә тиешбез.
Илнур Миргалиев. Без бөтенебез изге эштә – халкыбызга хезмәттә. Халкыбызның тарихын барлау, тарихи хәтерен, мәдәниятен өйрәнү бик мөһим. Мин биредә нигездә кулланучы сыйфатында. Сез – бу чыганакларны халыктан җыеп, безгә аңлатып бирүчеләр. Урта гасырларны өйрәнүче булганга, миңа беренче чиратта урта гасырларга караган әсәрләр әһәмиятлерәк. Әйтик, Үтәмеш хаҗи тарихны белгән, шул ук вакытта ханнардан, белгән кешеләрдән җыйган. Аны да тарихи хәтер дип әйтә алабыз. Әнә «Дәфтәри Чыңгызнамә» әсәре бар. Безнең бабайлар – төркиләр бик күп дәүләтләр төзегән. Ни кызганыч, кылган гамәлләрен, тарихи вакыйгаларны теркәп калдыруга әһәмият бирмәгәннәр. Шуңа күрә археологик чыганакларга таянабыз. Шул ук вакытта тарихи хәтердә сакланып калган халык авыз иҗатына да таянмыйча булмый. Әйтик, борынгы төрки дәүләтләр турында «Угызнамә» риваяте шактый күп мәгълүмат бирә.
Кайберәүләрдә тарихи хәтерме, чыганакмы, шәҗәрәме – бөтенесе бергә бара. Алай булырга тиеш түгел. Чыганакларны фольклор белән бутарга ярамый. Дөрес, тарихи хәтергә шулай кереп калган дип әйтергә мөмкин. Ул булмаса, җирлекнең шәхесләре югала. Күп нәрсәне шәхесләр тарихы аша ачканнар. Социаль антропология күзлегенннән дә бу шулай. Безнең бурыч – тарихи хәтерне татар тарихына кертү, куллану. Без бүлгәләнеп беткәнбез. Күп әйберләрне бергәләп эшләргә кирәк. Тел тарихын, әдәбият тарихын, фольклорны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар – бөтенебез бер максатта эшләргә тиеш. Бу очрашу-фикерләшү бөтенебезгә дә мөһим. Бер-беребезгә әйтәсе, ишетәсе темалар күп. Татар халкы өчен шушылай бергәләп эшлик.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан галимнәр «Тарихны фольклорда эретмичә һәм фольклорны тарихи эзләнүләргә мисаллар җыелмасына әйләндермичә, халык иҗатында тарихи хәтер тавышын ничек итеп ишетеп һәм аңлатып була», дигән сорауга җавап эзләде.
Ким Миңнуллин. Сер түгел, елъязма авторлары еш кына риваятьләргә таянган. Киләчәктә тарихчыларны ышандыра алуы аларның осталыгына, күзаллавына бәйле булган. Әйтик, Лев Толстойның «Сугыш һәм солых» романында сугыш дөрес тасвирланмаган, диләр. Күп кенә вакыйгалар дөреслеккә туры килми, хәрбиләрнең яшәү рәвешләре, шәхесләре үзгә булган, дип бәхәсләшәләр. Югыйсә, әдип ул вакыйгаларны яхшы өйрәнгән. Ләкин язучының ышандыра белү осталыгы халыкка нык тәэсир иткән. Толстой әсәрләренең тиражы зур булу шуны дәлилли. Әнә казахлар бишенче тапкыр үз тарихларын язарга омтылып карады. Тик әллә ни уңышлы килеп чыкмады.
Илнур Миргалиев. Чыганак һәм халык хәтере – икесе дә чыганак, әлбәттә. Шул ук вакытта чыганаклар арасында да аерма бар. Фольклор – тарихи хәтер чыганагы ул. Билгеле, Толстойның максаты сугыш чынбарлыгын яктырту түгел, башка булган. Соңгы вакытта кайберәүләр, яхшы түгел, дигән булып, «чирмеш каберлеге» дигән атаманы үзгәртеп, «мари каберлеге» дип сөйли, яза башлады. Халык телендә ничек сакланган, шулай калдырырга кирәк. «Чирмеш» сүзенең бүтән мәгънәсе – «читят кеше» дигән мәгънәсе дә бар. Менә Казан артында «чирмеш зираты» диләр, археологлар казып карый: мөселман зираты. Димәк, мариларга бәйле түгел. Башкортстанда, безнең авыл янында (Кушнаренко районының Якуп авылы. – Р.М.) «чирмеш зираты» бар. Аны революциягә кадәр үк казып караганнар. Кушнарен культурасына карый икән, венгрларның бабалары яшәгән булган. Гомумән, килеп утырган җирендә ниндидер бер аңлашылмаган, төбе-тарихы беленмәгән каберлек булса, бабаларыбыз аны «чирмеш зираты» дип атаган. Башкортстанның күп районында «чирмеш зираты» дигән урыннар бар. Аларның бер өлеше – мөселман каберлекләре. Ниндидер халык яшәп киткән икән, аның эзе – зираты калырга тиеш, дип төбәкчеләр бик дөрес әйтә.
Лилия Мөхәммәтҗанова. XVII-XVIII гасырларда милләттәшләребезнең социаль, икътисади һәм мәдәни тормышы бик нык үзгәреш кичергән. Татар җәмгыяте катлаулы вакыйгаларга тулы чор. Шуңа да бу вакыт аралыгына караган риваятьләрдә тарихи хәтер темасы татар халкының үткәнен, менталитетын, мәдәни мирасын өйрәнү өчен мөһим аспект булып тора. XVII-XVIII гасырларга караган риваятьләр асылда XVI гасырдан соң татарның социальиҗтимагый тормышында әледән-әле булып торган үзгәреш-хәлләрнең кайтавазы буларак яңгырый. Моңа кадәр күләмле эпос-дастан буларак мәгълүм кайбер сюжетлар да, жанр чикләрен җуеп, бу чорда риваять жанрында урын тапкан.
Формалашып җитүе XVII гасырларга карый дип уйланылган риваятьләрдән безнең көннәргә Иван IV чорында ук алып барыла башлаган көчләп чукындыру һәм яулап алу-буйсындыру сәясәтенең дәвамы һәм аның нәтиҗәләренә, чорның кыю һәм тапкыр кешеләренә, крестьян сугышлары вакыйгаларына, күренекле мәгърифәтче татарларга һәм халкыбыз төпләнеп яши торган атаклы төбәкләргә яисә авылларга багышланган ядкәрләр килеп җиткән. XVII-XVIII гасырларда фольклор әсәрләренең төп асылын, чор вакыйгаларын тасвирлау белән бергә, баш бирмәү теләге, рухи һәм милли кысрыклаудан котылу идеясе билгели, әсәрләрдә халыкның тарихи үткәне генә түгел, аның эчке дөньясы, рухи кичерешләре дә алгы планга чыга. Тарихи хәтер һәм халык иҗаты әсәрләре, бу очракта риваятьләр, һәрдаим үзара бәйләнештә; чынбарлыкның нәкъ менә каршылыклы, трагик вакыйгаларына бәйле сюжетлар халык күңелендә озаграк сакланган һәм фольклор әсәре булып оешкан.
Гамирҗан Дәүләтшин. Хәтта безгә ышанмагыз дип торган әкиятләрдә дә тарихка, тарихи хәтергә омтылыш сизелә. Гадәттә әкиятләр, «борын-борын заманда», дип башлана. Ягъни вакыйгалар борынгы вакытта булган. Борынгылык ул һәрвакыт – рухи капитал. Никадәр борынгырак, шулкадәр әйбәтрәк, шул хәтле маҗаралырак, серлерәк. Чөнки без аны белмибез. Әйтик, фольклорда алыплар заманы дигән төшенчә бар. Бүгенге теманы ике өлешкә – фольклорның үз хәтеренә һәм тарихи чыганак буларак фольклор дип бүлеп булыр иде. Фольклор үз хәтерен, тарихын иҗат итә. Хәтер төрле формалардагы кабатлаулар белән ныгытыла. Фольклор, тарихи хәтернең бер өлеше буларак, үзгәрүче шартларга ярашып, үткәнне сәнгать образлары аша яңадан аңлата.
Фольклор тарихи хәтерне төрле ысуллар белән саклый. Безнең өчен зур вакыйга булып тоелган, рәсми тарихта урын алган хәлләр дә халык авыз иҗатында чагылмаска мөмкин. Еш кына фольклор вакыйгалы тарихны кабул итә алмый. Әйдәгез, Сөембикә-ханбикә язмышын һәм сюжетын чагыштырып карыйк. Сөембикә 1551 елны улы Үтәмешгәрәй белән әсир ителеп Мәскәүгә алып кителә. Бу факт илнең җиңелүен аңлата. Халык рухы моның белән һич тә килешә алмый. Бу хакта халык үз тарихын иҗат итә. Ханбикә, имеш, манарадан аска ташланып һәлак була. Шулай итеп халык бичара Сөембикә язмышын кискен кире кага. Илбасарларга каршы көрәшкә рухландырган үз тарихын тудыра. Фольклор тудырган бу хәтер татарда гасырлар буе саклана. Шуңа күрә яңарыш чорында яңадан дөрләп китте. «Янмый торган кыз», «Кырык кыз» һ.б. риваятьләрдә дә каһарманнарның кызлар булуы аларны тагын да тәэсирлерәк иткән. Әниемнең «Кытай кузгалса, кызлар да калмас» дигән сүзе бар иде..
Бу стиль, сюжетлар ул вакытта була аламы? Дөрес, ул үзе – чорларны берләштергән, укмаштырган нәрсә. Билгеле, фольклор археология, этнография һәм башка фәннәр белән дә ныклы элемтәдә каралырга тиеш. Урта гасыр татар әдәбиятында, мәсәлән, бик күп фольклор материалы бар.
Дамир Исхаков. Монда куелган проблема бер дә җиңелләрдән түгел. Минемчә, фольклор тарихи чыганак була алмый дигән караш – ялгыш караш. Фольклор тарихи чыганак була ала, әмма бу мәсьәләне аерым тикшерергә кирәк. Дастаннарга килгәндә, алар төрле вариант, версиядә язып алынган. Аларның күпчелеге, билгеле, соң дәвергә карый. Шуңа күрә борынгы чорны ни дәрәҗәдә дөрес яктыртты икән дигән сорау туа. Шундый версияләрдән соңрак бер милли версия тудырыла. Милли версия тудырылганда кайбер детальләр төшереп калдырыла, кайберләренә күбрәк әһәмият бирелә. Әйтик, «Идегәй» дастанының башка халыкларда да үз милли вариантлары барлыкка килгән. Мондый чакта кайбер әһәмиятле нәрсәләр төшеп калырга мөмкин. Мәсәлән, Чура батыр шәҗәрәсенең зур өлеше нугайларда яхшырак сакланган. Ул XVII йөзгә кадәр дәвам итә.
Дастаннар туу процессы тарихи яктан шактый дәвамлы булган. Бу процесска төрле йогынты булырга мөмкин. Чура батыр кайсы халыкның каһарманы: казахларныкы, татарларныкы, кырым татарларыныкымы? Ансат кына сорау түгел бу.
«Идегәй» дастанына игътибарлырак карасаң, вакыт-вакыт Туктамыш әһәмиятлерәк фигура булып чыга. Чынбарлыкта Идегәй бик каршылыклы шәхес булган. Туктамыш ханның варислары белән Идегәй варислары үзара сугышып һәр сугышта йөзәр мең татар үтерелгән. Шул вакытта татар, бер-берсен кырып, дәүләтне таркаткан. Бәлкем ул бүгенге нугайлар өчен бөек геройдыр, әмма татар өчен бөек герой була аламы – бу хакта уйларга кирәк.
Миңа калса, тарихчылар фольклор әсәрләрен тирәнрәк тикшерергә тиеш. Чөнки татарда язма чыганаклар шактый чикләнгән. Иң начары шул – безгә кагылышлы язма чыганакларның шактые башка халык вәкилләре, хәтта безнең дошманнар тарафыннан тудырылган. Аларга нигезләнеп без ялгыш юлга кереп китәргә мөмкин. Дастаннар халык эчендә барлыкка килгәч, анда милли җирлек ныграк сакланган. Шуңа күрә анда тарихи аң да башкачарак күренә. Аның эчендәге мәгълүмат, тарихи чыганак буларак, безнең өчен әһәмиятлерәк булырга мөмкин. Әйдәгез, Идегәй белән улы Нуретдинның үзара конфликтын карыйк. Идегәй Алтын Урданың сул канаты җитәкчесе генә булган. Ул бәкләр бәге, әмма сул канатында. Уң канатта Ширин кабиләсеннән булган бөтенләй башка шәхесләр утырган. Ике арада каршылык нәрсәдән килеп чыга соң? Идегәй сул канатка җитәкчелек итсә дә, уң канатка да баш булмакчы, бөтен хакимиятне үз кулында тотмакчы: ханнарны үзе куя башлый. Нуретдин аңа ике хакимиятне аерырга тәкъдим итә.
Дастаннар эчендә шушындый бик әһәмиятле нәрсәләр бар. «Түләк һәм Сусылу» дастанында монголларга хәтле безнең җирлектә яшәгән татарларның этник төркемнәре катнашуын күрәбез. Безгә – тарихчыларга һәм фольклорчыларга ныграк аралашырга, аңлашырга, бер-беребезгә йогынты ясарга да кирәк. Төрле методика кулланып эшләсәк тә, бурычыбыз бер: тарихи хәтеребезне өскә чыгарып, шул хәтер нигезендә үз тарихыбызны дөрес итеп язу. Уртак караш тудырмасак һәм дастаннарны төрле яктан тикшермәсәк, шактый дастан гомумтөрки яссылыкта яшәгәнгә күрә, бу мираска башкалар да дәгъва белдерергә мөмкин. Безгә бу мирасны кулдан ычкындырмаска, вакытында эшкәртеп, безнең эш нәтиҗәсе буларак, төрки дөньяга күрсәтергә кирәк.
Илсөяр Закирова. Татар фольклорында эчтәлекләре белән тарихи риваятьләргә якын торган әсәрләр бар. Алар – тарихи вакыйгаларны анда катнашкан яки күреп белгән кешеләр турында сөйләнгән истәлекләр һәм шушы истәлекләрне икенче яки аннан соңгы буын кешеләре сөйләгән сөйләкләр. Истәлекләрдә информантның үз тормышында булган, үзе кичергән вакыйгалар тасвирлана. Шушы вакыйга телдән телгә күчеп, алдагы буыннарга барып җитсә, ул сөйләк булып китә. Телдән сөйләнә торган һәм информант үзе шул вакыйгаларга шаһит булган истәлек-хикәятләр фольклористикада меморат дигән термин белән атала. Меморат сөйләүчедән өзелеп, икенче кешеләр тарафыннан бәян ителә башлаганда, ул фабулат буларак карала. Истәлекләрнең тагын бер үзенчәлеге бар: алар һәр тыңлаучының үз хәтерендә актарынуына, гаиләдә, нәселдә яки авылда, тирәякта булган, үзе яки якын кешесе шаһит булган вакыйгаларны искә төшерергә этәрә, башкалар белән уртаклашу теләге уята. Бу җанрларның фольклорга караган риваятьләргә әйләнү-әйләнмәве, тарихи риваять булып формалашуы өчен берничә шарт – телдән телгә күчүе, шактый вакыт узуы кирәк. Халыкта кич утыру, сөйләшеп утыру гадәте юкка чыгып барганга, бу хикәятләр еш кына бер нәсел эчендә яшәвен дәвам итә.
Меморатлар һәм фабулатлар хәзерге вакытта шактый әйбәт саклана. Риваять җанрына әйләнүе икеле булуын да истә тотып, әйтик, Бөек Ватан сугышы һәм тыл тормышы турындагы истәлекләрне мөмкин кадәр тупларга кирәк.
Лилия Габдрәфыйкова. Мин Беренче бөтендөнья сугышына күчәм. Тарих фәнендә бу сугышны «онытылган сугыш» дип тә йөртәләр. Совет чорында аңа игътибар бик аз булды. Әлеге сугыш вакытында инкыйлаб башлана, һәм ил гражданнар сугышына кереп китә. Бу тарихи вакыйга шулай тоныкланып кала. Сугышта катнашкан, патшага хезмәт иткән солдат зур каһарманлыклар кылса да, совет җәмгыятендә герой дип кабул ителми. Шуңа күрә фронтовиклар бу хакта сөйләп тә йөрмәгән. Чит илләрне алсак, ул сугышта катнашкан бик күп каһарманнарга үз илендә һәйкәлләр куелган. Безнең солдатлар шулай ук кан койган, бик күпләр әсирлектә булган. Шуңа карамастан, алар бу сугышны онытырга мәҗбүр була. Совет чорыннан соң мондый караш бераз үзгәрде. 2014 елда, бу сугышка 100 ел тулу сәбәпле, илебездә күп кенә чаралар узды. Бу уңайдан без Тарих институтында Хәлим Абдуллин белән хезмәттәшлектә, кыска гына вакыт эчендә эшләп, монография чыгардык. Анда бу вакыйганы, татар милләтенә бәйләп, төрле яктан карарга тырыштык. Безне беренче чиратта татар солдатлары кызыксындырды. Ул вакыттагы хәрбиләрнең – гади солдатларның көндәлек яшәешен өйрәнергә тырыштык. Ни кызганыч, чыганаклар бик аз. Рәсми документларда бу күренми. Шуңа күрә без татар бәетләренә мөрәҗәгать иттек. Алар – тарихи вакыйгаларга реакция кебек килеп чыккан әсәрләр. Шул ягы белән безнең өчен кыйммәтле дә. Анда кеше кичерешләре, фаҗигаләр гаять тулы чагыла. Рус-япон сугышына багышланганнары да бар. Ул бәетләрне солдатлар хатларында язган. Сугыш вакытында ук аларны «Сугыш җырлары», «Сугыш бәетләре» дип, китап итеп тә чыгарганнар. Казанда, Уфада берничә басма чыккан. Шуңа күрә алар әйбәтрәк сакланган. Монда инде халык хәтере генә түгел, язма мирас турында да сүз бара. Татар мәдәниятендә патшага 25 ел хезмәт итүгә бәйле рекрут җырлары яхшы билгеле. XX гасыр бәетләре дә шул җырларга ияреп язылган. Монда, билгеле, трагизм көчлерәк, чөнки солдатлар сугышка китә. Бәетләр һәм солдат хатлары еш кына аваздаш булып чыга. Хәрбиләрнең фронтта яшәеше һәм сугыштан соңгы тормышка ияләшеп-яраклашып китүе дә актуаль мәсьәлә булып кала. Татар фольклор мирасы безнең өчен дә бик әһәмиятле чыганак, һәм аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.
Дания Заһидуллина. Бездә әдәбият фольклордан башлана дигән фикер яшәп килде. Бу фикердән китәргә кирәк. Халык иҗади аңы белән авторның иҗади аңы бер-берсен баетып бара. Алар параллель яши. Еш кына фәндә фольклор кешелекнең балачагы дип аңлатылды, әдәбиятның бер примитив төре дип каралды. Халык иҗади аңы белән архаик фикерләү бер үк нәрсә түгел. Әдәбият үсешенең иң авыр чорларында, милли әдәбият торгынлыкка кергәндә язучылар яңадан фольклорга мөрәҗәгать иткән һәм шуның ярдәмендә торгынлыктан чыккан. Халык иҗади аңы – милли әдәбиятның нигезе ул.
Гөлүсә Каюмова. Билгеле, тарихтан башка фольклорны укытып булмый. КФУда студентларга курс эшләре, диплом эшләре яздырганда дастан темасын бирәбез икән, шул чор әдәбиятын, тарихын, фольклорын укырга кушабыз. Әгәр файдаланылган әдәбият исемлегендә өч төрле чыганак, хезмәт булмый икән, димәк, бу эш тулы канлы түгел булып чыга. Без фольклорны тарихка бәйле программаларны кулланып укытабыз. Сездән аермалы буларак, безгә – КФУ галимнәренә һәм студентларга – ерак татар төбәкләренә экспедицияләргә чыгып йөрү мөмкинлеге шактый чикле. Фольклор дәресе кысаларында гына студентларыбыз үзләре туып үскән төбәкләрдән фольклор материаллары җыеп килә. Үзебезчә эшләргә тырышып, кечкенә генә китап итеп булса да, быел дүртенче җыентыкны чыгарырга җыенабыз. Минем шундый тәкъдимем бар: экспедициядә йөреп кайтканнан соң нәтиҗә ясаганда, институтка безнең студентларны да чакырсагыз, катнаштырсагыз иде.
Фәнзилә Җәүһәрова. Тарихчылар факт белән эшли, без сәнгати телгә игътибар бирәбез. Фольклор – 90 процентка кайтаваз ул. Шунысы да бар: ул кайтавазны кем ничек ишетә?
Халык фольклор яшәешендә үзенә ниндидер юаныч таба. Бәетләрне генә алыйк. Инде район газеталарында бүгенге махсус хәрби операциягә бәйле бәетләр басыла башлады. Гаилә өчен коточкыч трагедия бу. Чечня, әфган сугышы бәетләре белән чагыштырасың. Анда болай ук зур фаҗига күренми. Фольклорчы өчен иң беренче чиратта нинди ысул, чаралар куллануы мөһим. Информантларга сорауны ничек куябыз, ничек бәйләп-үреп алып барабыз: бу да бик мөһим. Әлеге мәсьәләләр икенче сөйләшүгә калыр шәт. Татар милли хәтерен барлау инструментларын эшләргә тиешбез.
Ләйлә Дәүләтшина. Билгеле, фольклордан тарихны эзләү булган, хәзер дә бар, шул ук вакытта фольклорның үз тарихы бар. Фольклорның мәдәни әһәмияте беренче планга чыга. Халык яшәгәндә, аның фольклоры яши, һәм яңа әсәрләр туа тора. Шул ук вакытта тарихи нигезен аңламыйча, фольклористиканы алга таба үстерә алмыйбыз. Татар халкы ни өчен шушындый дигән сорауга татар фольклорын өйрәнеп җавап бирә алабыз.
P.S. ТӘһСИдә менә шушындый кызыклы түгәрәк өстәл оештырылды. Сүз уңаеннан шуны әйтәсе килә. Фольклор тарих, антропология өчен генә түгел, фәлсәфә, психология фәннәре өчен дә чыганак була ала һәм тиеш тә. Татар халкы ни өчен шушындый дигән сорауга җавап эзлибез, милли үзаңыбызны аермачык аңларга-аңлатырга телибез икән, фәлсәфәчеләр, психологлардан башка булмый. Тәгаен алганда, фольклорның бер җанры булган мәкаль-әйтемнәр генә дә – моның өчен никадәр зур чыганак. Әйтик: Анасына карап кызын коч; Бай кешенең кызын алсаң, атасы белән мактаныр, ярлы кеше кызын алсаң, өстәл астын актарыр; Атың начар булса, сатып котылырсың, туганың яман булса, качып котылырсың, хатының яман булса, ничек котылырсың; Хатыннар сөяр байны, ир-атлар сөяр сауны, дигән мәкальләр –психологлар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр өчен дә зур тикшеренү мәйданы. Бер үк вакытта мәкаль-әйтемнәр – халык хәтере, үзаңының чагылышы да ул. Мондый түгәрәк өстәлләрне дәвам итеп, фәлсәфәчеләрне, психологларны да чакырасы иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала