Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры – республикада чагыштырмача яшь театрлардан санала. Ул 1990 елның 21 декабрендә профессиональ театр буларак эшчәнлеген башлап җибәрә, быел исә 35 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә.
Ераккарак китеп карасак, Чаллыда татар драма түгәрәге 1918 елда ук оеша. Аннан төрле елларда төрле үзгәрешләр кичереп, халык театры дигән статуска ия була. Әлеге театр Мәскәүдә, Съездлар сараенда узган Бөтенроссия халык театрлары смотрында да катнашып, лауреат исемен яулап кайта. Театрның үткәнендә Мансур Кашапов, Илдар Хаҗиев исемнәре аерым урынны били. Алар җитәкчелегендә сәхнә уты сүнми-сүрелмичә яшәвен дәвам итә дә инде. Аерым бина юк, артистлар кайчандыр байларның тоз склады булган йортта яки Мәдәният сараенда, йә булмаса, мэрия фойесында репетицияләр ясап, спектакль арты спектакль чыгаралар.
Профессиональ труппа оешкач, башта Валерий Шашинның «Ут төртүче» әсәре сәхнәләштерелә, «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә исә Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» драмасы күрсәтелә, шушы көн театрның туган көне булып санала да инде. Театрның оештыручысы, беренче режиссеры – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбарәкшин. Труппа Минзәлә, Әлмәт драма театрларыннан, Чаллы халык театрыннан килгән актерлардан туплана. «Беренчеләр» дип И.Фәхретдинов, Ә.Колмакова, М.Иванова (М.Зәйнетдинова), Р.Сәгъдуллин исемнәрен санарга мөмкин, соңрак Г.Гайнетдинова, С.Гайнетдинов, Б.Сәлахов, Р.Хәмидуллин, К.Шәрифуллин, Р.Таһирова кебек актерлар килә.
Театрның элек шәһәр партия комитетыныкы булган, уңайлыклардан мәхрүм, шулкадәр кечкенә сәхнәле бинада яшәгән чоры әле бик еракта калмады. Яңа бинага тиенеп, яңа сулыш белән яши башлаганына нибары 5 ел. 2020 елда сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнә, театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелә; башкарма директор вазифасында Рәсим Хафизов эшли башлый, труппага яшь артистлар килә – шул чактан тарихның яңа битләре языла башлый дисәк тә арттыру булмас. Чөнки биредә инде техник яктан сыйфатлы, заманча җиһазлар, чып-чын зур сәхнә, бөтен уңайлыклары булган грим бүлмәләре, хореография, репетиция заллары, кече зал – кыскасы, иҗат өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ни кызганыч, уч төбедәй элекке сәхнә өчен куелган спектакльләр репертуардан төшә. Биш ел эчендә өр-яңа 30 әсәр сәхнәләштерелә, «Шәһәр. Нокта. Брежнев» (Ш.Идиатуллин), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Без китәбез, сез каласыз», «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), «Әбүгалисина» (К.Насыйри), «Алтын алка» (Н.Яһудин, А.Әхмәтгалиева), «Җомга көн, кич белән...» (А.Гыйләҗев), «Башыңа төшсә» (Р.Шарт), «Без – 41 нче ел балалары» (М.Мәһдиев) кебек саллы, үзенчәлекле спектакльләр театрның йөзек кашына әверелә. Мәктәп балалары өчен «Театраль педагогика» проекты кысасында «Хәл бу ки...» дип исемләнгән спектакльләр сериясе – вакыйга дип бәяләнерлек олы хезмәт. Татарның күренекле шәхесләре турында сәхнәдән ишеттерү үзенә күрә бер дәрес буларак кабул ителә, укытучылар әлеге проект өчен театрга аеруча рәхмәтле. Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев турында спектакльләр чыгарга өлгерде, киләчәктә Минтимер Шәймиев, Хәйдәр Бигичев, Әхсән Фәтхетдинов, Сара Садыйкова хакында да дөнья күрер дип өметләнәбез.
Сизгер тамашачылар игътибар итми калмас: соңгы елларда Чаллы театрының исеме шактый киң яңгыраш алды. Моңа труппаның әледән-әле гастрольләр белән төрле төбәкләргә чыгып йөрүе, фестивальләрдә катнашуы да сәбәп булып тора. Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальдә – «Шәһәр. Нокта. Брежнев», «ЗазерКамье» фестивальләрендә – «Сихерче» (Н.Гыйматдинова), «Яшь йөрәкләр»; «Подмосковные вечера» фестивалендә – «Капка» (А.Әхмәтгалиева), «Нәүрүз», «Федерация» фестивальләрендә «Без – 41 нче ел балалары», Туфан Миңнуллин исемендәге фестивальдә – «Сөяркә» (Т.Миңнуллин), «Һөнәр» фестивалендә «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф.Бүләков) спектакльләре белән чыгыш ясау, театр тәнкыйтьчеләренең фикерләрен ишетү һәрьяклап үсеш өчен бик әһәмиятле булды. 2022 елда «Тантана» премиясе тапшыруның безнең театрда узуы, быел Илфат Әскәровка – ТРның халык артисты, Руслан Ибраһимов, Чулпан Арсланова, Рәзил Фәхертдиновка ТРның атказанган артисты исемнәре бирелү, «Без – 41 нче ел балалары» спектакленең «Миллиард татар» проектында катнашып, «Елның иң яхшы татар спектакле» номинациясендә җиңүе, театр сәхнәсендә күренекле язучыларның юбилей кичәләрен югары дәрәҗәдә уздыру, тамашачыларның саны елдан-ел арту – болар барысы да коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Безнең театрны «әдәби театр» дип күзаллау да хата булмас. Спектакльләрдән тыш, Сирень Якупова, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләрнең иҗатына нигезләнгән шигъри перформанслар да үз тамашачысын тапты.

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте күпләрнең хәтерендә «ата кара тараканның кан әйләнеше» белән саклана. Чаллы театрында бу әсәр буенча куелган спектакльдә (режиссер – Олег Кинҗәгулов) заман күтәргән сораулар да, ул сорауларга җавап тапкан яшьлек романтикасы да чагыла. «Анда ашаталар» дигән тылсымлы җөмләгә ияреп педучилищега килгән егет-кызлар һәм төрлесе төрле холыклы укытучылар – барысы да авторга хас нечкә юмор һәм моң, сагыну белән сугарылган (12+). /Фотолар – Чаллы театрының матбугат үзәге, Д.Таҗиев
Тарих тәгәрмәче өчен 5 ел азмы, күпме; Чаллы театры нинди нигезгә таянып эшен дәвам итә, ни өчен бүген күбрәк классик язучылар, проза жанры көн үзәгендә – сәнгать җитәкчесе, барлык спектакльләрнең диярлек режиссеры булган Олег Кинҗәгулов шул хактагы фикерләре белән уртаклаша:
– Нибары 5 ел – ә никадәр эш эшләнгән! Әгәр театр белән янасың, һәр көн аның белән яшисең икән, бу вакыт космик, чиксез булып тоела... Фаил Ибраһимов һәм актерлар тандемы ягыннан гына карасаң да, безнең театрның фундаменты нык иде – «Алтын алка» спектаклендәге герой әйтмешли, җимерергә озак түгел ул, безгә булганын үстерергә кирәк иде. «Сихерче», «Без – 41 нче ел балалары» кебек спектакльләр белән театр үсешендәге яңа, биеккәрәк баскычка мендек, дияр идем. Безнең театрда энтузиазм көчле. Кече шәһәрләр программасына кермәгәч, акча мәсьәләсе калкып чыга, шулай да, үз көчебезгә таянабыз да, юк кына әйберләрдән дә кәнфит ясарга тырышабыз без. Бүген пьеса язучыларда төп бәла – атмосфера белән эшли белмәү. Чеховны йә Туфан Миңнуллинны карагыз – алар беренче җөмләләре белән үк атмосфера тудыра ала. Укырга кызык, шунда ук аларга ияреп китәсең. Ә хәзер... көндәлек-көнкүреш язулары бушлык кына тудыра. Композиция төзи белмәү, төрлесе төрле «операдан» булган җөмләләр стилистикасы дисеңме... Күптән түгел бер мәкалә укыдым, анда «театр бүген беркөнлек вакыйгага әйләнә» дигәнрәк фикер бар иде. Алай булырга тиеш түгел, театр күпкә киңрәк, биегрәк, ул «смартфонда акча беткән» дигән көнкүреш сорауларын түгел, мәңгелек темаларны кузгата.
Бүген Чаллы театры турында «татар телен, әдәбиятын, тел аһәңен халыкка, аеруча яшь буынга җиткерүдә игътибарга лаек урын били», дисәк, ялтыравык сүзләр генә булмас. Дөреслекнең күзенә туры карап әйтик: балалар өчен спектакльләрнең барысы да татарча уйналуы үзе үк бер батырлык. Сәхнә бизәлешендә, киемнәрдә яшьләрне театрга җәлеп итәрлек үзенчәлекләр эзләү, драма жанрын сәхнәгә менгергәндә дә үзгә бер җиңеллек табарга омтылу, эчтәлекнең мәгънәле булуына таләпчәнлек – болар да театрның язылмаган канунына әверелеп бара. Мәсәлән, соңгы премьераларның берсе булган «Җомга көн, кич белән...» драмасы – шуның ачык мисалы. Ана һәм бала, кеше һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр аша тамашачыга Аяз Гыйләҗевнең милләт турындагы хафалы уйлары, тирән фәлсәфәсе, тел моңы җиткерелә. Бу спектакльдә безнең яшь «артистларыбыз» – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә быел гына безнең театр өчен тупланган махсус курс студентлары да катнаша.

Чаллы театрында Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» мелодрамасыннан (16+) күренеш (режиссер – Олег Кинҗәгулов).
Шуңа бәйләп тагын бер үзенчәлекне – экспериментлардан курыкмауны да телгә алыйк. Дөрес, театр сәнгатендә һәрбер эксперимент – бик тәвәккәл адым ул, чөнки тегеләй карасаң да, болай карасаң да, күпчелек тамашачының нигездә «классик» спектакльне яратып кабул итүе сер түгел. Шулай да бүгенге, коточкыч тизлек һәм үзгәреш заманында театр да бер урында гына таптанып тора алмый. Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «Үз халкыңның киләчәген, Үткәнен, бүгенгесен, Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер өчен, Еракка китеп кара син, Еракка китеп кара!» Физәлия Габидуллина уйнаган «Мин кем әле?» (Р.Мөхәммәтшин) моноспектакле, декабрь аенда дөнья күрәчәк «Ак үрдәк» (Р.Сабыр) неодрамасы; артистларыбыз Марсель Мөсәвиров, Фирдүс Сафин, Зөлфия Галиуллинаның режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләре – дөньяга яңа сүз әйтергә омтылу ул. Чөнки урамда – яңа гасыр, яңа буын. Тик шунысы бар – театрның вазифасы гына барыбер искечә кала: сәхнә дигән мөнбәрдән торып, халыкның эчке дөньясын баету, аны рухи үсешкә этәрү, яшәү көче өстәү, көзгедәге кебек, үз-үзенә төбәлеп карарга этәрү. Бәлки боларның барысын бергә җыеп, «тамашачыны тәрбияләү» дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Тәрбия сүзе белән кемдер килешер, кемдер юк... Шулай да бик гади генә бер мисал китерергә телим: соңгы 5 ел эчендә театр белән бергә тамашачыбыз да күзгә күренеп үзгәрде. Милли киемнәрдән килүче кызларыбыз, кайбер спектакльне әллә ничә кат килеп караучы апа-абыйлар, театрга балаларын җитәкләп даими йөрүче әниләр, башка милләттән булганнар, яшьләр артты. Иң сокландырганы: спектакль беткәч, кием алырга дип гардеробка ашыгучы юк, тамашачы басып, артистларны озаклап алкышлап озата.
Театрның кечкенә яки зур уңышы булсын – ул, алда әйткәнемчә, бербөтен уртак хезмәт. Җитәкчелек булсынмы, җыештыручы, ут куючы, артист, тегүче, балта остасы... – саный китсәң, театр дигән кыска сүз артында бик озын исемлек тора. Шуңа да 35 еллык юбилей уңаеннан пәрдәнең бер читен генә күтәреп күз салырга өлгердек әле без. Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк бит – иң яхшысы, әйдәгез, безнең театрга килегез, спектакльләребезне күрегез…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала