Тинчуринлылар символларга бай спектакль тәкъдим итте.

Әсәл ролендә – Гүзәл Галиуллина. /С.Камалетдинов фотолары.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында танылган язучы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча «Ал яулыклы язмышым» (12+) дип исемләнгән мәгънәле, гыйбрәтле, вакыт үтсә дә искерми торган спектакль куелды.
Соңгы вакытларда вакланып калган татар театры сәхнәсенә дөнья классикасының менүе – үзе зур вакыйга. Режиссер Айдар Җаббаровның бу тамашасы моңа кадәр тинчуриннарда сәхнәләштерелгән күп кенә әсәрләрдән аерыла – татар театр уены бик хисси булып, күп вакыт сәхнәдә шау-шу, ташыган хисләр, кайвакыт арттырып җибәрүләр күзәтелсә, «Ал яулыклы язмышым» сүзләргә саран, символларга бай һәм тынлыкка корылган спектакль булып хәтердә калды.
Татар театры өчен истәлекле спектакль бу. 1966 елда академия театрында куелганнан соң, бер елдан Әсәлне уйнаган Наилә Гәрәева, Байтимер роле өчен Шәүкәт Биктимеров, Хәдичәне гәүдәләндергән Шаһсәнәм Әсфәндиярова һәм Ильяс образын иҗат иткән Ренат Таҗетдинов республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган. Бу әсәр турында нәфис фильмнар төшерелгән, һәм яңалары һаман экранга чыга тора. Нәрсәсе белән җәлеп итә соң ул режиссерларны?

Ильяс ролендә – Зөлфәт Закиров.
Күпләргә таныш булса да, эчтәлеген бер-ике җөмлә белән язып үтик әле. Юллар романтикасы белән сихерләнгән, ирекле, бәйсез Ильяс көннәрдән бер көнне ягымлы, саф күңелле Әсәлне очрата. Матур гаилә барлыкка килә, бала туа, аңа Самат дип исем кушалар. Әмма бер хата һәм ялгышын танырга теләмәве, үзен артык яратуы һәм ничек тә булса үз сүзен сүз итәргә теләве аркасында Ильяс бәхетен югалта. Бәхеттән колак кагу гына җиңел, табуы читен. Әнә, Байтимер сөекле хатынын, ике кызчыгын югалту ачысыннан ничә еллар газап кичереп яши. Юкса гаебе дә юк кебек. Фронтка киткәч, гаиләсен кар басып үтергәнен беләбез. Газаплы көннәре өчен язмыш аңа Әсәл белән Саматны бүләк итә. Шулай шул, кадерен белмәсәң, бәхет, пыяла кебек, бик тиз уала. Спектакльдә ир-аттан да көчлерәк булып чыккан Әсәлгә сокланмый мөмкин түгел. Авыр чакта үзендә яшәргә көч тапканы өчен язмыш аңа ныклы таяныч булырдай, кар-бураннан ышыклап яшәрдәй акыллы, киң йөрәкле Байтимерне юлына китереп чыгара да инде. Бик тормышчан, әмма бүген бериш хатын-кыз язучыларның әсәрләрендәге кебек түбән дәрәҗәдәге түгел, сәнгать югарылыгында бәян ителгән тарих бу.
Режиссер мәхәббәт тарихын гына калку күрсәтеп калмаган, Чыңгыз Айтматовның бөтен иҗатыннан кызыл җеп булып үткән теманы тотып ала белгән. Әсәл, нәселдән килгән йоланы бозып, туй алдыннан берничә тапкыр гына күргән егет белән качып китә. Бер якта нык традицияле авыл, таза рухлы гаилә, гадәт-йола тора. Әсәлнең әнисе дә ап-ак милли киемнән. Әсәлнең туй күлмәге дә милли йолага туры китереп тегелгән. Икенче якта караңгы төсләрдән торган, шау-шулы шоферлар дөньясы. Ильяс шоферлар бригадасында эшли. Пычрак юл, бензин, тәмәке исе, машина тавышы Әсәлнең карлыгач оясыдай матур гаиләсенә каршы куела кебек.
Бу каршылык музыкада да ишетелә. Шоферлар тормышы, рейслар сурәтләнгән сәхнәләр дөбер-шатыр музыка белән үрелдерелгән. Әсәл, аның авылы, әнисе белән бәйле күренешләрдә таң җиле сыман моңлы көй ишетәбез. Анда сизелер-сизелмәс курай җыры да бар сыман, вакыты-вакыты белән домбра да кушылып китә кебек тоела.
Театрның яшь, талантлы артисты Гүзәл Галиуллинаны Әсәл ролендә күреп сөенерлек. Нишләптер тирән кичерешле лирик рольләр моңа кадәр бик сирәк эләкте кызга. Аның зур иҗат мөмкинлекләрен, бай рухи дөньясын чамалап кына белгән булсак, ниһаять, сәхнәдә күрергә насыйп булды. Ильяс ролендәге Зөлфәт Закировның талантын исбатлап торасы юк. Егет аны һәр спектакль саен диярлек дәлилләп килә. Байтимер һуштан яздырырлык. Мондый Байтимер турында дөньядагы бөтен хатын-кыз хыяллана лабаса! Аны кем уйный дип уйлый укучы? Рөстәм Гайзуллин әлбәттә! Көр тавышлы, киң күңелле, әйтсә, өздереп әйтә, сүзе түгел, эше-гамәле алдан йөри. Спектакль караучы туташ, ханымнар әллә Байтимергә гашыйк булды, әллә Гайзуллинга... Аның спектакль ахырында Әсәлне очрату тарихын сөйләвен тыңлаганда бик күпләрнең тамагына төер тыгылгандыр. Нишләтәсең инде, Диләрә Фәттаховага җилбәзәк, усал, зәһәр геройлар амплуасы тагылды. Әмма усаллыкның да төрле төсмерләре бар икән бит. Бу спектакльдә Диләрә бөтенләй бүтән төрле зәһәр. Вакыты-вакыты белән рәхимлегә дә әйләнеп куя ул. Гомумән, «Ал яулыклы язмышым»да матур актерлар ансамбле хасил булган дияргә мөмкин.

Гүзәл Галиуллина героинясы.
Шоферларның яшь кәләшне каршы алулары нинди матур сурәтләнгән! Запас тәгәрмәчкә бишмәтләр түшәп мендәргә сыман аяк бастырулары, бармакларга балдаклар урынына гайка кигезү... Сәхнәдәге келәм гаилә җылысын, йортны гәүдәләндерә. Ап-ак бишекне сәхнә түренә ничек матур итеп элеп куялар!
Бик матур бу спектакльдә тел мәсьәләсе генә күңелне тырный. Бу хәл соңгы араларда театрларда тормыш җанланып, бер-бер артлы яңа спектакльләр иҗат ителү белән бәйле булса кирәк. Ашыгып эшләү исә үзен сиздерә. «Получка», «зарплата», «корешок», «министерство» сүзләре колакны яра. Шоферлар турында сүз барган спектакльдә килешә дип уйлаганнардыр бәлки. Ләкин залда шоферлар гына утырмый бит. «Перевал» сүзенең матур татарчасы бар бит инде. Русча әйтелешкә корылган җөмләләр дә күп очрый. «Мин үзем дә аңламадым ничек шулай килеп чыкканын», ди, мәсәлән, Хәдичә. Аптыраштан җөмләнең ахырын башка әйләндереп куйган, дип уйласаң гына инде. «Беркайчан да!» – дип кырт кисә Ильяс. «Никогда!» – дигәне шулай тәрҗемә ителгән, мөгаен. «Моны бит кем ничек уйлый, ә бәлки, син дөрестер», җөмләсе үзе бер табышмак. «Сукбай эте» нинди хайван икән ул, ә?! «Ул мизгел минем иң бәхетле вакытым иде»не нигә «Бу минем иң бәхетле мизгелем иде», дип кенә әйтмәскә?! «Мин аңа күтәрелергә ярдәм иттем», дип Байтимер Әсәлгә машинага менеп утырырга булышуы турында сөйли. Ярый, киң күңелле Байтимергә тел кимчелекләрен кичерергә дә була. Ләкин тәрҗемәчегә «беркайчан да!..»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала