Васыять (хикәя)
Урамда буран улады. Тәрәзәләргә шакый-шакый, бәрелә-сугыла йөрде дә кинәт тынып калды ул. Мәликә карчык пәрдәсен күтәреп тышка карады. Күршесенең гөлтләп балкыган йорты караңгылыкка чумган иде.
- Әллә, Ходаем... чирләштереп тә йөри иде...
Өйдә кия торган киез каталарын да алыштырмыйча, ул утсыз йортка таба атлады.
Сукмакны югалтып, читкә чыгып-чыгып алды, аякларына юеш салкынлык бәрелде. Кара бәрхет пәлтәсенә эре-эре күбәләк карлар кунды.
Күрше Мария - иң якын сердәше аның. Көнгә бер-ике кат күрешеп, дөнья хәбәрләре сөйләшеп алалар. Нәкъ шундый кичтә ул Мариянең бу йортка килен булып төшкәнен хәтерләде. Күршесе Миңнемөхәммәт аны сугыштан алып кайтты. Һәм авылдашларына бер генә җөмлә әйтте:
- Мине үлемнән алып калды бу кыз бала, — диде.
Әллә шул сүзләр тәэсирле булды, әллә үзе ятсынмады - Марияне авыл тиз үз итте. Мулла чакыртып никах укыттылар, Мәрьям дип исемен алыштырдылар.
Иң башлап аның янына Мәликә керде. Мария өйдә берьялгызы иде.
- Исәнмесез, яшь килен, Мин Мәликә атлы булам, - диде ул.
Мария да баш кагып исәнләште, әмма бер сүз дә кайтарып әйтә алмады. Мәликә тагын эндәшеп, сораулар биреп карады. Мария өлгергән арыш башагыдай тигез үрелгән чәчләрен әле алга, әле артка күчереп елмаеп торуын гына белде. И ул чакта Мәликәнең аны кызганулары! Ничек яшәр инде монда бу адашкан кош? Ни дип килгән инде, җә? Әнә шунда ул бер әйбергә игътибар итте: марҗа киленнең бәрхет пәлтəсе нәкъ Мәликәнеке кебек иде.
Әмма ике-өч ай дәшми йөргән Мария, бер-ике сүз белән булса да, кушылып сөйләшә башлады. Бер елдан инде ул шунда туып-үскән кайберәүләрне уздырып та җибәрде. Колхоз басуында чөгендер утаганда яңгыратып кычкырып көлүе авыл үзәгенә кадәр ишетелеп торыр иде. Аны кызганулар әнә шулай үзеннән-үзе эреп юкка чыкты...
Менә Мәликә, кар көртләрен ера-ера, аның янына йөгерә. Артыннан, Мариянең яулыгыдай, кап-кара төн сөйрәлеп килә. Әллә нинди ямьсез, шомлы төн...
- Сал әле бу кара яулыгыңны, — диде аңа Мәликә бер
тапкыр.
Мария, шкафтан алып, башына ак яулык бәйләде. Шул көнне басудагы хатын-кызлар аңа беренче кат Мәрьям дип эндәштеләр:
- Ак килешә икән сиңа, Мәрьям...
- Сылуга солы саламы да килешә, — дип җаваплады ул.
Инде күпме гомер үткән. Ирләреннән башка гомер кичерүләренә күпме еллар узган. Исәпли башласаң, очына да чыга алмассың... Ахирәтен гаҗәпләндереп әнә шул кара яулыгын ул янә эзләп тапты.
- Кара төс йөзне караңгылый. Безгә килешми инде хәзер, бәйләмә моны, — диде Мәликә карчык.
- Тимә, Мәликә, бәйлим әле, – диде ул һәм ахирәтенең күзләренә серле караш ташлады. Моңсуланып иелде дә идән астына төшә торган ике имəн тактаны ачып куйды.
Мәликә имәнеп китте. Анда, шәм яктысында, иконалар, эре-эре тәреләр күренеп тора иде...
Фирүзә Җамалетдинова
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА