Журнал «Безнең мирас»

Вакыйф Җәлал. Авыл кызына

Әй матур кыз, әй матур таң йолдызы, нурлы кояш!
Бик нәзек моңнар белән аһ әйләде гыйшкыңда баш.
Син юашсың, белмисең һичбер усаллыкларны син,
Гадәтеңчә күп сөйлисең һәрвакыт юк-барны син!
Гомрең үткәрсәң дә, дилбәр, буш фикер, юк-бар белән,
Син сәляхиятлесең ләззәтләнергә яр белән...
Күкрәгеңдә бар синең алсу мәхәббәт гөлләре,
Җырлыйсың, күңлеңдә хисләрнең дә бар былбыллары.
Күрнешеңдә садәлек бардыр – вәләкин ул җәмал!
Ай яраткандыр йөзеңне Хакъ Тәгали – За-л-җәлял!
Күз карашыңнан синең, бел, нинди илһамнар килә?
Әй матур! Мактар өчен сине шигырьханнар килә.
Хәл күзем күрде бу көн, кайттың судан ялгыз үзең;
Атлыйсың акрын гына, белмим, нигә төшкән күзең?
Чын мәхәббәт мәгъдәнесең, бел, шагыйрь мәфтүн сиңа!
Шигыренең иң нечкәсе берлән тәмам Мәҗнүн сиңа!
«Безнең мирас», 2 сан (2000)
Фото: pixabay

Теги: Вакыйф Җәлал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру