Журнал «Безнең мирас»

Үткәннән хатлар

Быел, Башкортстанга сәфәр вакытында – 18 октябрьдә Эстәрлебаш районындагы Тормай авылында булырга туры килде. Шул авылда яшәүче һәм иҗат белән шөгыльләнүче каләмдәш дустым Хисаметдин Исмәгыйлев миңа быел 4 мартта вафат булган могтабәр язучыбыз Зәки Зәйнуллинның (1933-2021) архивын тапшырды. Хат авторлары Фаил Шәфигуллин (1939-1982) һәм Мәгъсум Хуҗинның (1930-2008) ул вакытта – «Чаян» журналында, ә Җәүдәт Миңнуллинның «Казан утлары»нда эшләгән чаклары. Бу хатлар шул архивтан алынды.


Ләбиб Лерон



Зәки Зәйнуллин

Фаил Шәфигуллин – Зәки Зәйнуллинга


«Казан. 16/IV – 80 ел.


Исәнмесез, Суфия һәм Зәки әфәнде (әлеге һәм башка хатларда авторларның орфографиясе сакланды. – Л.Л.)!


Төрекләр шулай башлыйлар хатны.


Берничә китап җибәрәм.


Ә.Еники – Татарстанда иң шәп прозаик. (Бәясен белеп җиткермиләр ләкин.)


М.Мәһдиев – галим, фәннәр кандидаты. Бик тә үзенчәлекле, яңача яза. Мәскәүдә ике китабы чыкты.


М.Юныс диңгездә йөзә. Капитан ярдәмчесе. Фикергә бай, күпне күргән кеше. Әле һаман диңгездә бугай. Очучы булып хезмәт иткән кайчандыр.


«Карбыз сугышы» хәл ителмәгән әле.


Кыска хикәяләрнең берсе барыр кебек. Тегеләре кабатланган кебек. Икенче һәм кушамат турындагысы.


Машинкада басканда интервал аша басарга тырышыгыз әле. Болай укуы да, редакцияләүе дә читен.


Теге летчикка (сүз ике мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы, кырым татары Әмәтхан Солтан (1920-1971) турында бара булса кирәк. – Л.Л.) Кырымда Судак шәһәрендә һәйкәл бар бугай.


Безнең хәлләр әйбәт. Сезне дә шулай дип белеп, ышанып калабыз.


Фаил һәм Эльмира».


Мәгъсум Хуҗин – Зәки Зәйнуллинга


«Зәки туган!


«Җир исе» һәм Сәйти бабай турындагы хикәяләреңә тамга сугылды. Берсен 10 нчы яки 11 нче санга куярбыз. «Җир исе» дигәнен русчага тәрҗемә итәргә тиешләр. Хикәяләрең белән эш тәмам.


Повестеңны укыдым. Миңа ошады. Әлбәттә, шомартырга-кырыккаларга кирәк. Иң ахырда салмаклана. Алдарак туктатырга яки иң соңгы өлешен үзгәртеп эшләргә кирәк булыр. «Казан утлары» журналы редакторы белән сөйләшеп карармын (әле ул командировкада). Нәтиҗәсен хәбәр итәрмен.


Үзебездә иминлек. Сәламнәр.


Гаиләңә сәлам.


Повесть турында соңыннан тулырак язармын.


Һәр тарафта уңышлар теләп, сәлам белән Мәгъсум абзый. 23 март, 1984 ел».


Җәүдәт Миңнуллин – Зәки Зәйнуллинга


«Исәнмесез, Зәки абый!


Сезгә күп сәламнәр белән хат язучы «Казан утлары» җегетләре. Зәки ага, хатыгызны һәм мәкаләгезне алдык, рәхмәт. Мәкаләгез
кызыклы, ләкин әле миңа мәгълүм булган чыганаклар белән тулыландырсак, нур өстенә нур гына булыр дип уйлыйм. Киләчәктә, мәкаләне эшкәртеп чыккач, сезгә җибәреп, ризалыгыгызны алырбыз. Әфганстан турындагы хикәяләрегезне проза бүлеге җегетләре, өйрәнелү стадиясендә, диделәр. «Тарих Эстәрлебаш»ның фотокүчермәсен һәм М.Ш.Тукаевның фоторәсемен җибәрсәгез әйбәт булыр иде.


Зәки абый, сәламәтлегегез ничек? Госпитальдә ятасыз икән дигән хәбәрләр дә ишетелде, дөресме ул? Тизрәк сәламәтләнүегезне телибез. Сезгә бер үтенеч тә бар иде, Зәки абый. Чыңгыз Айтматовның 2 романы («Плаха» һәм «И дольше века длится день») 1986 елда Ригада 300 000 экземпляр булып басылып чыккан икән. Безгә, ягъни бүлмә җегетләре өчен дүрт китап табып җибәрә алмассызмы икән? Әлбәттә, госпитальдән сәламәтләнеп чыккач. Хат эченә акча тыгып җибәреп булмый инде, бәлки, наложенным платежом җибәрерсез.


Сезгә исәнлек, иҗат уңышлары теләп, Җәүдәт Миңнуллин. 25 февраль, 1987 ел».


"Безнең мирас". - 2021. - №12. - 88-89 б. 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру