Сүз шатлыгы (Парчалар)
Табып алдым юлдан бер ялгыз сүз...
Марсель Галиев
Шагыйрь бераз сабый бала да була алырга тиеш икән. Әгәр балага яңа уенчык бирсәләр, ул аны, кулыннан төшермичә, куанычыннан көне буе күтәреп йөри, башка балаларга күрсәтеп мактана, аларның да мактавын, хуплавын көтә. Шагыйрь дә шулай ук. Яңа сүз тапса яисә берәр сүз аның игътибарын көтелмәгән яңа ягы белән җәлеп итсә, шагыйрь, әйтерсең, ул сүзне кулында тотып, әйләндереп-әйләндереп карый, күңеленнән генә яки кычкырып әйтеп, кат-кат кабатлый, яңгырашына колак сала, мәгънә төсмерләренең һәммәсен күңеленнән уздырып, гүя татып карарга тели; шул бер сүзгә сокланып, шатланып озак йөри ул.
Шагыйрь, тәнкыйтьче һәм мөхәррир Фәиз Зөлкарнәй (1951-1997)
Шагыйрь
Ул – кешегә кагылышлы һәрнәрсәне хисләр матурлыгына, матурлык тойгысын рухиятебезнең бердәнбер теленә әйләндерергә
тырышучы, шигъриятне бүгенге дөньяның уртак теленә, килер гасырларга бездән барып ишетелерлек иң саф аваз, тарих теле дәрәҗәсенә күтәрергә омтылучы замана хыялые.
Тарих һәм без
Тарих тойгысына ия булу кирәк. Бүген масаеп-кукраеп, үзен даһига санап йөрүчеләр, миңа калса, нәкъ менә шушы тойгыдан мәхрүмнәрдер сыман. Хәзерге тыныч тормышның тыйнак кешеләре арасында «даһилык» яулау җиңелдер дә, ә менә тарих алдында? Килер буыннар алдында? Алар бит сине тарихтагы бүтән шәхесләр белән чагыштырып карар, һичшиксез, шулай итәр. Йә, кем отар соң?..
***
Заманны аңлау ихтыяҗы тууга ук, үзеннән-үзе яңа мәсьәлә пәйда була: тарихны аңламыйча торып, бүгенге көнне аңлау мөмкин түгел икән!
Алыйк гасыр башындагы вакыйгаларны. Бишенче ел татар халкының милли аңын, милли горурлыгын уятып җибәрә, халык үзен бербөтен итеп тоеп, шул чактагы хәл-әхвәлен, перспективаларын аңларга омтылып хәрәкәткә килә. Бишенче ел әнә шул хәрәкәттән гыйбарәт. Ләкин бу аңлау процессы төгәлләнеш табарга өлгерми – реакция башлана: милләтнең иреген чикләү, башына сугып бик үк узынмаска кирәк икәнен искәртү вакыты килә. Кайнар кан суына төшә, уйланулар, анализ чоры җитә. Үткәнгә, ерак тарихларга карап үзеңнең кем икәнлегеңне ачыклау, шулардан чыгып бүгенгеңә бәя бирү башлана. Татар тарихы буенча бик күп китаплар (Г.Әхмәрев, Һ.Атласи, З.Вәлиди, Р.Фәхреддинов, Г.Баттал һ.б. хезмәтләре) нәкъ менә шул елларда дөнья күрә. 1908-1913 нче еллар – татар тарихын айкап-байкап сорауларга җавап эзләү, милләтнең үз бөтенлегенә, үзүзенә ышанычын ныгыту заманы. Һәрхәлдә, шуны ныгытырга омтылу. Әйтик, ул елларда күтәрелгән «Без татармы, болгармы?» дигән мәсьәләне хәл итү шуның бер билгесе була.
Хәзер тагын шул чаклар кайтты сыман.
Баш мөхәррир Фәиз Зөлкарнәй һәм «Идел» журналы хезмәткәрләре: сулдан – Рәфыйк Юныс, Ләис Зөлкарнәй, Нәбирә Гыйматдинова, Фәиз Зөлкарнәй, Роза Баубекова-Кожевникова, Фәридә Хасьянова, Ркаил Зәйдулла
Аңлылык, аң дигән нәрсә үзеңнең кем икәнеңне белүдән башлана. Татар халкын озак вакытлар буе үзе турындагы мәгълүматлардан мәхрүм итеп килделәр. Аны «аңсыз халык – аңгыра сарык» хәленә төшерү өчен махсус эшләнде бу. («Халыклар атасы» Сталин, мәсәлән, бәйрәм парадыннан соң, Кызыл мәйданга демонстрантларның шаулы колонналары керер алдыннан: «Сейчас бараны пойдут», – дип әйтә торган булган.) Татар тарихын өйрәнү туктатылды, татар тарихчылары йә законнан тыш дип игълан ителде (Г.Баттал, З.Вәлиди), йә үтерелде (Һ.Атласи, Г.Газиз, М.Худяков), йә булмаса, тәмам үгисетелде (Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин). Мәктәпләрдә без үз тарихыбыз урынына урыс халкының дәүләтчелек тарихын укып үстек, безгә, шулай читләтеп кенә булса да, тарихсыз, нәсел-нәсәпсез халыкның бичара балалары икәнлегебезне «төшендерделәр». Мондый эшчәнлекнең аяныч нәтиҗәләре хәзер барыбызның да күз алдында. Туган җиреннән, гореф-гадәтләреннән кубарылган, тәмам «нәсел-нәсәпсез Иван»га әйләндерелгән ничәмә-ничә буын ил буйлап чәчелде. Революциягә тиклем үк 5 миллион булган (Г.Газиз мәгълүматы) татар халкы, үсә-ишәя алмыйча, һаман шул күләмдә кала килә. Милләтебезнең биштән бере диярлек (1 миллион 130 меңе) ана телен белми. Маңкортлар кавемен ишәйтүгә безнең кебек зур өлеш керткән тагын берәр милләт бармы икән?!
Ф.Зөлкарнәй (рәсемдә икенче рәттә сулдан беренче) – мәктәп укучысы
Ләкин кеше аңсыз яши алмый – табигать шулай яраткан. Иртәме-соңмы, кеше барыбер үзенең кем икәнен белергә тели. Ата-бабаларын, тарихын белергә тели ул. Мондый теләкне берничек сүндереп тә, юк итеп тә булмый. Бигрәк тә кимсетелгән халык күңелендәгесен. Нәкъ менә кимсетелгән халыклар күңел юанычын үткән тормышыннан эзләүчән була. Безгә дә хас бу сыйфат. Югыйсә кайдан чыгар иде «Без – болгар!» дип болганып йөрүчеләр? Фән менә ничә еллар буе инде тарихыбызның борынгы, Болгар чорында һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәдә казынып ята. Әллә шуңа күрәме, әллә «поганый, гололобый татарин» булып йөрүдән тәмам туйган милләттәшләребезнең түземлеге төкәнү аркасындамы, үз белдекләре белән халкыбызның милли шәҗәрәсен ачыкларга керешкән һәвәскәрләрнең: «Без болгар икән бит!» – дигән сөенечле авазы һаман саен ныграк яңгырый. Шагыйрь, әрнеп: «Үткән бөеклеккә кайтып булмый, табынып кына була», – дип әйткән хакыйкатьне онытып җибәрүдә генә түгелдер хикмәт (Р.Фәйзуллин). Мондый болгануларның, бер чиктән икенчесенә ташлануларның сәбәбе – һаман да шул мәгълүматсызлык. Тарихны тулы белмәү. Милли асылыңны аңламау. Аңсызлык.
***
Тарихтан бөтенләй хәбәре булмаган кешеләрне очратып җан әрни. Аларның әрсез оптимизмы да, мескен пессимизмы да бердәй тәэсир калдыра. Шәрәлек! Имәнеп китәсең. «Хәтер югалту – хыял югалту кебек үк куркыныч...» – Мостай Кәримнең шушы сүзләре күңелгә килә.
***
Чын сәнгатькяр тормышны төгәл чагылдыру белән генә канәгатьләнеп калмый. Дөньяны аңлату гына җитми, аны үзгәртергә кирәк! Шушы изге максатны үтәү өчен, сәнгать әсәре тормыштагы яңа тенденцияләрне, омтылышларны күрсәтергә, илдәшләрне дулкынландырырлык, дөнья турында, кеше турында уйга салырлык булырга тиешле...
Дөньяны үзгәртәбез, дигәч, аны ничек, кая таба үзгәртүебезне онытмау кирәк.
Ф.Зөлкарнәй хатыны Иркә, кызлары Ләйсән һәм Ләйлә белән
Мәңгелек учак
Борынгы заманда ыруг учагын карап-саклап торучы махсус кешеләр булган. Атасы үлсә, улы караган утны, улы үлсә – оныгы. Шулай буыннар алышынган, дәверләр алышынган. Учакны еллар, гасырлар буе сүндермәгәннәр. Учак утын гына түгел, цивилизация утын, бабалары, әтиләре калдырган акыл утын сүндермичә саклаган кеше.
Һәммәбез – шундый ук ут саклаучылар. Борынгылар кабызган ут, өлкәннәр саклап алып килеп тапшырган мәдәният уты бездә яна хәзер. Һәр буын, һәр йөрәк аңа үз ялкынын өсти.
Фәиз Зөлкарнәй
1979-1989 нчы еллар
(Язма Ф.Зөлкарнәйнең «Чакма чакмый ут чыкмый»
дигән китабыннан (1991) алынды.)
"Безнең мирас". - 2021. - №12. - 78-81 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА