РӘШИТ ЯГЪФӘРОВ. «КӨРӘШЧЕЛӘР»
Без бит көрәшчеләр токымыннан,
Без өйрәнгән һәрчак җиңәргә.
Җиңәр өчен без үләргә әзер
Һәм гомергә иза чигәргә.
Дошманнарны – дошман, дусларны да
Дошман ясыйбыз да кайчакта,
Көрәшәбез һәм җиңәбез аны
Адәм көлкесенә калып та.
Җим(е)рәбез дә, аны торгызырга
Яңа көрәш фронты ачабыз.
Торгызгачтын, шушы алгарышны
«Юабыз» һәм күңел ачабыз.
Эчкечегә илне сабыштырып,
Аңа каршы көрәш ачабыз.
Халыкларга сугыш ачабыз да,
Кычкырабыз: «Тыныч яшәгез!»
Туп типсәк тә, нәрсә эшләсәк тә,
Җиңү кирәк – Шунсыз яши алмыйбыз.
Туп тибәргә хәлдән килми икән,
Җиңешергә негр яллыйбыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА