Журнал «Безнең мирас»

Оренбургта татар китабын бастырган матбагалар

ХХ гасыр башында Оренбург шәһәре татар милли-мәдәни үзәкләренең берсе булган. Анда яшәгән Берк Бреслин дигән кеше, 1880 нче елларда үз типографиясендә гарәп шрифты булдырып, татар китаплары бастыра башлаган. Ләкин анда чыккан китаплар санаулы гына булган.


1900 елда Гыйльман ахун Кәримов, Оренбургтагы бер рус кешесеннән – типография, Бреслиннан исә гарәп шрифтларын сатып алып, үз матбагасын оештырган. Анда 1901 елдан алып 1902 елның уртасына кадәр 27 исемдәге татар китабы басылган, гомуми тиражы 52 400 данәне тәшкил иткән. 1902 елда Гыйльман ахун вафат булгач, типография аның улы Фатих Кәрими карамагына калган. Ул, Төркиядә белем алганда һәм аннан соң Кырымда, 1898 елда Шакир Рәмиев белән Европа илләренә (Германия, Франция, Бельгия, Италия һ.б.) сәяхәт кылганда, аннары Мәскәү белән Петербургта, типография эшенең серләрен өйрәнеп кайткан була.


Кәримов матбагасы яхшы гына эшләп китә. 1905 елның ахырында Ф.Кәрими тәкъдиме белән «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» исемендәге нәшрият оештырыла. 1906 ел ахырында социал-демократик һәм большевистик брошюралар бастырылып, типографиянең ябылу куркынычы тугач, 1907 елда Ф.Кәрими үз матбагасын шушы нәшрият исеменә күчергән. Типографиядә 1907 елда да русчадан тәрҗемә ителгән социал-демократик китапчыклар басылганнан соң, патша цензурасы шикаяте нигезендә аңа арест салына, һәм ул 1908-1909 нчы елларда эшләми. 1910 елда биредә берничә китап кына басылган.


«Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» Оренбургтагы рус типографиясен дә сатып алып үзенә кушкан. Яңа техник җиһазлар һәм шрифтлар алганнан соң, бу типография Оренбургтагы иң куәтле басмаханәгә әверелгән. Анда, китаплардан тыш, татар һәм рус вакытлы матбугаты да нәшер ителгән. Әлеге нәшрият Уфа шәһәрендә дә бүлекчәсен һәм матбагасын («Шәрык» матбагасы) ачып җибәргән.


1901-1917 нче еллар арасында «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» типографиясендә 384 татар китабы басылып, аларның гомуми тиражы миллионга якын булган. Фатих Кәриминең күпсанлы үз әсәрләре һәм дәреслекләре, шулай ук тәрҗемәләре бу типографиядә чыккан. Ризаэддин Фәхреддиннең дини, әдәби һәм тарихи хезмәтләре дә әлеге матбагада дөнья күргән. Башка татар авторларының дәреслекләре, педагогик, тарихи һәм фәлсәфи хезмәтләре, әдәби әсәрләре, фәнни-популяр китаплар нәшер ителгән.


1906 елда Оренбургта иске карашлы татар дин әһелләре үзләренең матбугат органы «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгара башлаганнар, һәм шуны бастыру өчен типография оештырылган. Журнал исеме белән үк аталган басмаханәдә китаплар да нәшер ителгән. Анда күбесенчә кадимчелек тарафдарларының китаплары чыккан. Бу типографиядә барлыгы 104 исемдәге китап 175 750 данә тираж белән басылган.


Оренбургта яшәгән Закир һәм Шакир Рәмиевләр, 1906 елда «Вакыт» газетасын һәм 1908 елда «Шура» журналын нәшер итү максаты белән, үз типографияләрен оештырганнар. Рәмиевләрнең 1909 елда эшли башлаган «Вакыт» матбагасында, газета һәм журналдан тыш, китаплар да бастырылган. Анда 1909-1917 нче елларда барлыгы 116 исемдәге татар китабы 322 450 данә гомуми тираж белән нәшер ителгән. Галим Әбрар Кәримуллин мәгълүматларына караганда, «Вакыт» типографиясенең җитәкчесе шул ук исемдәге газетаның мөхәррире Фатих Кәрими булган.


Оренбургта чыккан татар китаплары, Казан басмаларына караганда арзанрак булу сәбәпле, тиз арада таралып беткән. Әлеге матбагада шулай ук казакъ телендәге китаплар да басылган.


Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев


Безнең мирас. — 2021. — №1. — 23-24 б. 

Теги: Раиф Мәрданов Ирек Һадиев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру