Кыйсса итеп сөйләрлек
Узган гасырның туксанынчы ел башы. Без, телевидениеда эшләүче бертөркем редакторлар, режиссерлар – Фәннур Сафин, Риман Гыйлемханов, Рөстәм Фатыйхов, Гасиман Ширгазин, милли күтәрелешнең шытып килгән чорында, әлеге хәрәкәт йогынтысына ияреп, экранга шактый кыю тапшырулар чыгара башладык. Әлбәттә, телевидение җитәкчеләре һәм башка өлкән остазларыбыз да бу юнәлешкә ияреп киттеләр. Легендага корылган байтак әсәрләрне экранлаштыру дисеңме, язучыларның әсәрләрен телевизион форматта халкыбызга тәкъдим итүләрме, яңа патриотик җырлар яңгыратумы – болар барысы да безнең тарафтан эшләнеп, бернинди каршылыксыз, милләтебезнең рухын ныгытуга зур өлеш кертте.
Менә шул чорлардагы халәтнең кайбер лирик шагыйрьләребезнең иҗатында чагылуы да табигый хәлдер. Мәсәлән, бу фикерем халкыбызның яраткан шагыйре Фәннур Сафин шигырендә ярылып ята. Ул – телевизион фильмнарның берсенә үз кулы белән язылып, беркайда да басылмыйча, минем архивта әлегә кадәр сакланган кадерле ядкяре хәзер дә актуаль, дип әйтер идем.
Алмаз Хәмзин
Рәсемдә: өченче рәттә сулдан өченче – Фәннур Сафин, уңнан икенче – Фәрит Солтанов; дүртенче рәттә уңнан беренче – Наис Гамбәр, уңнан икенче – Марсель Галиев, сулдан икенче – Азат Ганиев, икенче рәттә уңнан өченче – Фәридә Гаффарова; алда уртада – укытучы-остаз Флера Сафиуллина. 1970 ел
Болгар гимны
Гомер буе эшчән, батыр булдык,
Баш имәдек җирдә беркемгә.
Табигатьтә байлык һәр адәмнең
Үз кулында, рухы иркендә.
Кушымта:
Алтын куллы болгар – зирәк халык! –
Диеп таный җирдә бар гавам.
Яшьләрдә дә йолдыз булып янсын,
Алга барсын безнең бу дәвам!
Бу дөньяның ярлы-ябагае
Кызыгадыр безнең байлыкка. –
Корал алып яулап алмак булса,
Җир-су анам, үзең ярлыка!
Кушымта.
Гел иминлек теләп илләр гиздек,
Туганлык та дуслык теләдек.
Уйлый калсаң, безнең изгелекне
Кыйсса итеп кенә сөйләрлек!
Кушымта:
Алтын куллы болгар – зирәк халык! –
Диеп таный җирдә бар гавам.
Яшьләрдә дә йолдыз булып янсын,
Алга барсын безнең бу дәвам!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА