Журнал «Безнең мирас»

Казан губернасы керәшеннәре ышануларында мәҗүсилек күренешләре

Казан керәшен татарлары мәктәбе укытучысы Семён Максимовның 1876 елда Казан Император университеты типографиясендә рус телендә басылган «Остатки язычества в современных верованиях крещенных татар Казанской губернии» исемле китабы – мифик затлар турындагы җыентыгы бу өлкәдә иң яхшы һәм тәфсилле хезмәт, дип әйтергә була. Татар халкының академик героена, милли философик категориясенә әверелеп барган шүрәле, өй, абзар, су, урман ияләре, албасты, пәриләр беренче мәртәбә матбугатта шул китап битләрендә дөнья күргән булса кирәк.


Кызганычка каршы, китапның авторы, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында без бик аз беләбез. Уйлавыбызча, Семён Максимов Лаеш өязе Пановка волостеның Кәвәл авылы (хәзер Питрәч районы) кешесе булырга тиеш. Ул, Казандагы керәшен татарлары школын тәмамлагач, шунда ук учитель булып эшләгән.


Китапның оригиналы белән таныштырган өчен Казан (Идел буе) федераль универ­си­тетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Тексттагы кайбер сүзләрне керәшеннәрнең сөйләш-диалект үзенчәлекләрен саклап тәрҗемә итәргә булдык.
Николай ПЕТРОВ-TEKIN


________________________________


Борынгы заманда бүгенге керәшен татарлары мәҗү­силектә булган. XIV гасыр башында алар ислам диненә кергән, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң кайберләре христиан диненең православие тармагына кереп, чукындырылган. Ике йөз елдан кимрәк арада, яшәү рәвешләренә җайсыз булган ислам дине, hичшиксез, керәшен татарларының рухи дөньясына тирән сеңеп өлгермәгән. Аларда шу­лай ук христианлык та ныклы урын алмаган. Шунлыктан керәшен татар­ла­рының бүгенге ышанулары борынгы мәҗүсилек, ислам hәм христиан диннәре карашлары катнашмасы булып тора.


Керәшен татарларында, соңгы унъеллыкта христиан дини белеме таратылу нәтиҗәсендә, борынгы мәҗүсилек ышанулары акрынлап онытыла бара hәм йолалары да кулланылыштан чыга. Шуңа күрә бүгенге керәшен барлык борынгы ышануларны җентекләп сөйләп бирә алмый. Бу ышанулардан соңгы вакытта кушылган рус халкы hәм ислам карашларын аеру бигрәк тә кыен. Шундыйларның берсе – ислам динендәге Аллаһ hәм христиан тәгълиматы дәлилләгән Өчле Алла – дөньяны бар кылучы төшенчәләр катнашып, татарларда бүгенге көнгәчә сакланган Аллага борынгы мәҗүси караш. Китерелгән язмаларда үземә таныш булган hәм әби-бабалардан ишеткән кайбер борынгы татар ышанулары бирелә.


Алла-Бабай. Күктәге иң Олы зат (Тәңре-Бабай)


Алла-Бабай дип, бүген инде сирәк булса да, керәшен татарлары Күкне hәм Җирне булдырган Олы затны әйтәләр. Керәшен татарлары аны бүген күбесенчә ислам-гарәпчә Алла дип атыйлар. Тәңре-Бабай – Алла-Бабай дип әйтү башлыча ислам диненең йогынтысы зур булмаган керәшен татарлары, «руслашкан» керәшеннәрдә сакланган. Руслар белән бергә яшәгән урыннардагы керәшен татарларында иске «Тәңре», «Тәңре-Бабай» атамалары бигрәк нык сакланган. «Алла» дип әйткәнгә алар бик нык үпкәли, хәтерләре кала. Аларда әүвәлге Алла-Бабай турында шул исемнән башка бик аз нәрсә сакланган. Гомуми әйткәндә, керәшен татарлар Алла-Бабай исемендә күзгә күренмәгән Алланы hәм үзләренә ислам, христиан диннәреннән кергән барлык ишеткән-белгәннәрен кушып аңлый. Асылда, «Тәңре» – борынгы мәҗүси татарларда Аллага саналган Күк исеме. Христианлыкка кергәннән соң керәшен татарлары «Тәңре»дән Тәре сүзен ясаган, алар христиан иконаларын шулай исемли. Керәшеннәр телендә «Бабай» карт кешене күздә тота. Шунлыктан керәшеннәр Алла-Бабай ак сакаллы карт зат, дип уйлый. Алар аңлавынча, нәкъ менә шул Алла дөньяны, җирне яраткан. Ул барысына да җитешүче, ул булмаган урын юк, аның торган урыны биек күктә санала, исеме дә шуны раслый. Ул барлык кешеләрнең дә гаделлектә, тәкъва яшәүләрен тели hәм гөнаhлылардан тәүбә көтә, тәүбәсезләргә авыр җәзалар юллый. Шуларга өстәп, керәшеннәр әйтүенчә, Алла-Бабай күкне күкрәтә, җиргә яңгыр яудырып үсемлекләрне, игеннәрне уңдыра, бозык-гөнаh­лыла­р­­­­ның чәчкән игеннәрен боз яудырып кырып бетерә.


Алла-Бабайның күкне ничек күкрә­түе турында керәшеннәр болай сөйли. Шайтанны куркытырга кирәк булганда ул бик зур арбаларга яхшы юртаклар җигә дә, арбаның түренә утырып, күктә шайтанны куып йөри, бер кулына дилбегә, икенчесенә озын чыбыркы алып атын куалый; зур арба тиз чабудан күк тетри, безгә күк күкрәве ишетелә. Аның чыбыркысы шартлаудан яшен яшьни, утлар күренә. Башкачарак аңлаулар да бар: Алла-Бабай, үзенең бик зур арбасына арканнар белән күп итеп гер сыман авыр түгәрәк әйберләр бәйләп, күк буйлап чабып йөри. Шунлыктан, арба артына тагылган герләр сикерешеп күкне күкрәтә. Һәрхәлдә, татарлар аңлавынча, күкне Алла-Бабай күкрәтә. Мондый вакытта алар балаларына: «Әнә, Тәңре-Бабаң җөри!» Яисә: «Тәңре-Бабаң күкрәтә! Ул яңгыр яудыра, сиңа дәү булырга икмәк үстерә», – дип әйтә.


Шуннан аңлашылганча, күк күкрәү вакытында керәшеннәр арулана, күктә йөрүче Алла-Бабай алдында үзләрен тыйнак тотарга тырыша. Балаларына бер урында хәрәкәтсез, тыныч утырырга кушалар, өйдән чыгып йөрергә, икмәк ашарга да ярамый. Керәшен гаиләсе белән өстәл артында ашап утырган вакытта күк күкри башласа, ашау-эчү туктатыла, табын җыештырыла. Сөйләшү, көлешү, бигрәк тә сүгенү зур әдәпсезлек санала. Ышанучы керәшеннәр күк күкрәгәндә чукына, ә ислам йогынтысындагылары «бисмилла»ларын кабатлый.


Алла-Бабай хөрмәтенә керәшен татарлары әле дә төрле корман китерә: көз көне быел туган сарык яисә каз, үрдәк чала. Кайберәүләр корман урынына тәре алдында шәм яндыра, ярлыларга яңа үскән уңыштан сәдака өләшә. Бу – корманнар Алла-Бабайга иген уңышы, йорт хайваны, кош-кортлар үрчүе өчен рәхмәт белдерү рәвеше. Моннан тыш яз, җәй көннәрендә Алла-Бабай хөрмәтенә яңгыр явып, игеннәр уңуын теләп башка корман йолалары да уздырыла (сыер, сарык, тавык, балык hәм ботка).


Керәшен татарларның ышануын­нан күренгәнчә, Алла-Бабай Күк Ал­ласы итеп хөрмәтләнә, җир уңды­рышлыгы, кеше, мал-туар иминле­ге аның карамагында. Күк Алласына өстәп керәшеннәр тагын берничә тү­бәнрәк дәрәҗәле җир аллаларын да беләләр. Алар төрле урында күзәтү алып бара, җирнең төрле урыннарында хакимлек итә. Өй иясе, Абзар иясе, Су иясе, Урман иясе, Шүрәле, Пәри шундыйлардан.


Өй иясе


Өй иясе, керәшен татарлары ышануынча, үзе торган өйдәге гаиләне яклаучы рух. Өй иясе, инде исеменнән дә күренгәнчә, йортта иң олы хуҗа. Олы йорт хуҗасы буларак, Өй иясе, яшь кеше булып, беркайчан да күзгә чагылмыйча олы яшьтәге ир яисә хатын-кыз рәвешендә күренә. Һәр йортта да, hичшиксез, үзенең Өй иясе бар, ул мич башында, мич астында яисә йортның идән астында була. Керәшен татарлары әйтүенчә, Өй иясе йортның төрле почмакларында яши, ләкин кайда икәнен төгәл күрсәтмиләр.


Керәшеннәр Өй иясенең йортта уңышлы тормыш иминлеге өчен кирәк булуына шиксез ышана. Шунлыктан hәр йорт хуҗасы йорт нигезен алыштырганда аны үзе белән алып китәргә тырыша. Бу максатта алар хатыны белән төнлә иске өйгә бара да зур хөрмәт белән Өй иясен чакырып, аның ияреп килүенә шикләнмичә, яңа өйләренә кайта. Тик юлда кеше очрамаска тиеш. Бу очракта Өй иясе юлдан борылып иске өенә кайтып китә. Ул вакытта, кире барып, Өй иясен зур хөрмәт белән яңадан чакырырга мәҗбүр булалар...


Йорттан берничә гаилә аерылганда Өй ияләре ничек барысына да җитә торгандыр – әйтү бик кыен. Башка чыгучы hәр угыл, әтисе рөхсәте белән, Өй иясен үзенә чакырып алып китә, шул ук вакытта иске йорт та Өй иясез калмый.


Йорт хуҗалары белән шулай яшәп Өй иясе төрле эшләр башкара: тегә, эрли h.б. Мин үзем әби-бабайлардан берничә мәртәбә: «Фәлән кеше Өй иясенең эшләгәнен күргән, аның йөргәндә аяк тавышларын ишеткән, имеш», – дип ишеттем...


Өй иясенең эшчәнлеге төнлә генә мөмкин, көндез аны берәү дә күрми. Әле школада укыган вакытымда мин боларның барысына да ышанып, үзем бер дә күрмәгәнлектән: «Нигә мин бер дә күрмим соң Өй иясен, башкалар күрә, нишләп соң мин күрмим?» – дип уйлый идем. Шулай уйлап, мин бервакыт арыганчы эшләдем дә кичтән иртә ятып йокладым. Бераз йоклаганнан соң уянып киттем дә, нәрсәдер уйлый гына башлаган идем, кинәт җеп эрләгәндәге орчык тавышын ишеттем... Ничек безнекеләр шулай иртә торып эрли дә башлаган, дип бик аптырадым. Күзләремне ачып карый башлагач, мин тагын да хәйранга калдым, чөнки өйдә ут алынмаган, ә орчык тавышы ишетелә бирә... Орчык тавышы килгән урынга бик озак дикъкатьләп караганнан соң, миңа сәке өстендәге тәрәзә янында кемнеңдер орчык эрләве күренде. Шул өрәктән куркып мин баштан ары бөркәнеп яттым, тиздән йокыга да киттем. Иртәгесен мин өйдәгеләргә төнлә нәрсә күргәнемне сөйләдем. Алар миңа Өй иясен күргәнлегемне әйтте. Шуннан соң мин Өй иясенең барлыгына, аның төннәрен орчык эрләвенә чынлап ышандым. Соңыннан миңа Өй иясе кешеләр эшләгән барлык эшләрне дә эшли, дигәнне ишеткәләргә дә туры килде...


Өй иясенең холкы турында керәшеннәр: ул кешегә усаллык теләми, яхшылык теләп йортка уңыш китерә, диләр. Хуҗаларның сәламәтлеге хакында кайгырта, аларның байлыкларын арттырырга булыша h.б.


Өй иясенең хөрмәтсезлеккә ачуланып кешегә җәза китерүе дә бар. Өй иясенең үченнән куркып, керәшен татарлары аны онытмыйча хөрмәт күрсәтергә тырышалар. Өй иясенә яхшы мөнәсәбәтләрен күрсәтү өчен аның хөрмәтенә ботка пешерәләр, кайберләре каз да чала, йорт җекләренә тимер ватыклары куялар (корыч кыс­тыралар), чорма өстенә бәләкәй янчыкларга акча салып эләләр. Йортта берәрсе авырып китсә яисә тормыш көйсезләнә башласа, керәшеннәр: «Искә алмаган өчен, аның хөрмәтенә корман уздырмаганга безгә Өй иясе ачуланган», – диләр. Ачулы үчен искәртү өчен керәшеннәр еш кына хатыннарын күремче карчыкка Өй иясенең ниятләрен белергә җибәрәләр. Күремче, боларның Өй иясеннән курыкканнарын аңлап, акча күбрәк алу өчен аларны ялганлап, белгән кеше булып кыланып: «Әйе, әйе, сезгә Өй иясе ачуланган, берәр төрле корман бирергә кирәк», – дип тегеләрне тагын да куркыта. Керәшен хатыны, күремче сүзләренә ышанып, тизрәк корман уздыруны кайгырта башлый. Андый вакытта керәшеннәр күпчелек очракта «җорт урынын уздыруы» корманын бирәләр. Моның өчен керәшеннәр казан тулы борай боткасы пешерә, аны өч яисә дүрт табакка салып эскәтерле өстәлгә куя. Өстәлгә, шулай ук чүмеч белән су (мөмкинлек булса су урынына чүмечкә сыра яисә шәраб салалар), берничә кашык hәм җиз акчалар куялар. Өстәл янындагы тар сәкеләр өстенә киез җәяләр, киез өстенә мендәрләр куя­лар. Бар да әзерләнеп беткәч, олылар – ирле-хатынлы (ата-ана яисә хатыны белән олы дәдәй) кулларына ботка салган табаклар алып, тәреләр (иконалар) каршына басалар да, нәрсәдер пышылдап, Өй иясенә келәү итәргә тотыналар... Аларның төп келәү уйлары йортның иминлегенә, җәмәгатьләрнең исән-саулыгына юнәлгән. Тәреләр (иконалар) каршында Өй иясенә әйтелгән теләү сүзләренә баш орулар кушыла, ләкин гадәттәге чукынулар юк. Келәү беткәннән соң хуҗалар боткалы табак­ларны өстәлгә куялар, үзләре идән астына төшеп (түбән өй) бер почмакка тимер кисәге куялар (корыч кыстыралар). Минем уйлавымча, «корыч кыстыру» Өй иясе хөрмәтенә башкарыла, тик мин аның мәгънәсен аңлата алмыйм.


Йорт хуҗалары идән астыннан чыккач, ике табак ботканы, кашыклар салып, сәке астына, Өй иясенә куялар. Өстәлдәге вак җиз акчаларны җыеп кечкенә янчыкка салалар да, чормага меңгереп эләләр. Бу янчыкка берәү дә тими, акчалары да тотылмый. Ел саен янәшә эленгән янчыкларда Өй иясе «кулында» вак җиз акчалардан зур капитал җыела... Чормадан төшкәч, бөтен гаилә, өстәл янына утырып, калган чашкалардагы ботканы ашыйлар. Сәке астындагы чашкаларны икенче көнне иртән алып, боткасын ашыйлар. Еш кына сәке астындагы корман боткасын тычкан-күселәр хуҗалардан алдан ашап өлгерә...
Иркен тормышлырак керәшеннәр, байлыклары тагы да арта башласа, Өй иясе хөрмәтенә, баерга булышканы өчен сарык яисә сыер чалалар, ботканы ит белән алыштыралар. Бу эшләр ике-өч елга бер башкарыла. Мал-туар чалу – Өй иясен аеруча хөрмәтләү билгесе. Гадәттә, ботка белән корман китерү hәр ел саен көз көне оештырыла.


Абзар иясе


Керәшен татарлар Өй иясеннән башка тагын Абзар иясе дә барлыгын беләләр. Абзар иясе – йорт хайваннарын, мал-туарны яклаучы үзенә башка рух. Ул абзарда яши, абзар хуҗасы булып санала. Аның нинди рәвештә йөргәнен керәшеннәр бик төгәл белеп бетерми. Байтак бабай-әбиләрдән аның эт сурәтендә йөргәнлеген ишеткәнем бар... «Фәлән кеше Абзар иясенең абзарда атларның ялларын тарап-үреп утырганын күргән», – дип сөйләүчеләр дә бар. Абзар иясен күрүчеләр әйтүенчә, атларның ялларын тарап-үреп утырганда ул ут кебек ялтырап, анык сурәтсез булып күренә.


Һәрвакыт абзарда яшәгәнлектән, Абзар иясе күбесенчә үзенең яраткан атлары турында кайгырта, ашарына бетсә, аларга печән сала, ялларын чишмәслек итеп чуалта. Абзарда ике ат булып, аларның берсен Абзар иясе яратмаса, ул төнлә гел ашамлыксыз кала. Кешеләр йоклагач, Абзар иясе аның ашамлыгын алып, үзенең яраткан атына сала. Шулай эшләп ул яраткан атын көрләндерә, ә яратмаганын бөтенләй арыкландырып, йөнтәйтеп бетерә. Шуның өстенә Абзар иясе яратмаган атын газаплап төн буе абзарда куып йөртә, хәтта атланып та чаба. Кайвакытта иртән ат тирләгән булса, хуҗа атымны Абзар иясе яратмый, төнлә абзарда ул атланып йөргән, дип уйлый. Шул сәбәпле, яңа ат сатып алганнан соң керәшеннәр аны яхшы ашатып, көрләнүен күзәтәләр. Әгәр дә, яхшы ашатуга да карамастан, ат яхшы көрләнмәсә керәшеннәр атны Абзар иясе яратмаганлыгын аңлыйлар hәм аны тизрәк сатып җибәрү юлын эзлиләр. Атның арыклыгына башка сәбәпләр эзләп тормыйча, аны саталар...


Беркөн шулай мин күрше керә­шенгә кердем. Ишегалдында яхшы гына ат йөри иде. Күршенең улы, минем иптәшем, атка карап миңа: «Кара әле, Семён, менә бит бу атны Абзар иясе бик ярата... Әнә, кара, ялларын ничек чуалтып бетергән, үзе дә шундый шома, ә без бит аны аерым туйдырмыйбыз», – диде. Мин аңар: «Нишләп инде Абзар иясе аның ялларын чуалтып торсын! Атыгыз каядыр ышкынгандыр, шуннан аның яллары чуалган...» – дидем. Иптәшем миңа яңадан: «Юк, атның яллары нигә алай үзенә-үзе чуалсын? Атның куллары юк ич... Менә, кара, бүген мин синең алда атның ялларын сүтәм, ә иртәнгә алар тагын чуалган булырлар», – диде. Мин аңар каршы: «Бик шулай булуы бар! Сез бит атыгызның ялларын бервакытта да яхшылап юып-чистартып тарамыйсыз, атыгыз ышкына да аның яллары искечә чуала», – дидем. Мин уйдырмаларга каршы тагын күп сүзләр әйттем, ләкин ул миңа ышанмады, үз уенда, атның ялларын Абзар иясе чуалта, дигән ышануында калды.


Керәшеннәр уйлавынча, Абзар иясе дә, Өй иясе кебек, аны онытмаган хуҗаның мал-туарына зыян китерми. Әгәр дә йорт хуҗасы Абзар иясенә хөрмәт күрсәтергә оныта икән, ул хайваннарга төрле зыян китерә: үләт җибәрә, кысыр калдыра h.б. Абзар иясенең ачуын китермәс өчен керәшеннәр ел саен «Абзар урынын уздыруы» корманын оештыралар.


Бу корман алдан ук тамгалап куелган берьеллык бәрән чалудан тора. Гадәттә, hәр хуҗа Абзар иясенә корманга беришле төстәге бәрәнне чала, мәсәлән, караны. Шуннан соң инде хуҗа ел саен кара бәрән чалырга тиеш була – башка төстәге корман бәрәнен Абзар иясе кабул итми. Әгәр дә хуҗаның берәр елда кара бәрәннәре булмый икән, ул елны корман китерелми, каралар туган елга калдырыла.


Абзар иясе хөрмәтенә корман чалуның керәшеннәрдә төгәл билгеләнгән көне юк. Гадәттә, ул көз көне, кыр эшләре беткәч, түбәндәгечә башкарыла: кояш баеп, караңгы төшкәч, тамгалап куелган бәрәнне абзарга кертеп, дүрт аягын бергә бәйлиләр дә чалалар. Чалучы йортта иң олы ир кеше булырга hәм ул башына бүрек кияргә тиеш. Чалынган малның эчке әгъзаларын шунда ук абзарда күмәләр, итен пешерергә өйгә алып керәләр. Йорттагы иң олы хатын-кыз бу итне төн уртасы җиткәнче пешереп өлгертергә тырыша. Төн урталары җиткәч, пешкән ит казаннан табакка салына. Йорт хуҗасы белән хатыны табакны кулларына тотып абзарга чыгалар да билгеләнгән җирдә Абзар иясенә мал-туарлар файдасына келәү итәләр. Келәүдән соң йорт хуҗалары корман итен күтәреп өйгә керәләр, барысы да өстәл артына утырып корман итен ашый. Бу итне шул ук төнне ашап бетерү тиеш. Корман бирүче йорт хуҗасының гаиләсе аз булса, ул вакытта чалынган бәрәнне пешерергә салганчы буйга – башыннан койрыккача урталай кисеп казанга салалар, икенче яртысын калдыралар. Керәшеннәр уйлавынча, бәрәннең пешерелгән яртысы бөтен бәрәнне алмаштыра. Бәрәннән калган сөякләрне хуҗалар, корман ашыннан соң, шунда ук абзарга алып чыгып, чалынган бәрәннең эчке әгъзалары янына күмәләр.


Абзар иясенә корман багышланган көнне керәшеннәр өйләренә чит кешене кертмиләр, ишегалдына да уздырмыйлар. Бу көнне килгән кунакларга алар: «Бүген без сине каршы ала алмыйбыз, иртәгә килерсең», – диләр. Килгән кунак борылып китә.


Су иясе


Керәшен татарларында, Өй иясе hәм Абзар иясеннән кала, тагын Су иясе исемле суда яшәүче рух бар. Өй иясе hәм Абзар иясеннән аермалы буларак, ул кешегә зарарлы, усал рух булып исәпләнә: керәшеннәр аннан бик куркалар. Керәшеннәр су буена ялгыз барырга куркалар, бигрәк тә кич белән кояш баеган вакытта. Керәшеннәр, үзе генә су буенда йөргән кешене Су иясе тотып үзе белән суга алып кереп китә, дип ышыналар, кич белән су буенда басып торырга да куркалар. Суга батулар саксызлыктан түгел, Су иясе тотып алганлыктан, дип ышаналар. Су иясе ел саен бер кешене корманга алган шикелле алып тора. Су иясе суда, аерым яхшы йортта яши. Вакыты белән ул торган урыныннан корыга чыгып йә кеше, йә дуңгыз h.б. булып йөри. Ул ешрак кеше рәвешендә. Су иясенең йөзе гаҗәеп матур: нәзек сызылган кара кашлары астында кара күзләре бигрәк күңелгә ятышлы булалар, ә иңбашларын каплаган дулкынлы озын кара чәчләре аның башын бизи. Ул ирләр, хатыннар, картлар, карчыклар, яшь егетләр яисә кызлар булып та йөри ала. Кайсы вакытта ул, яр буена чыгып, кешеләр арасында танылмыйча йөри. Базарда ул үзенә кирәк-яракларны сатып ала. Түбәндәге сөйләмнәрдән аның чагылышларын күрергә була.


Безнең күрше кызы инешкә суга төшкәндә басмада утыручы яшь хатынны күргән... Кыз бала: «Бу яшь хатын нишләп утыра монда?» – дип уйлаган да, су ала башлаган. Шул арада яшь хатын суга чума да юкка чыга. Күрше кызы, куркуыннан чиләк-көянтәләрен калдырып, өнсез булып чабып кайтып, күргәннәрен өйдәгеләргә сөйли. Барысы җыелышып елгага төшәләр, ләкин берни дә күрмиләр.


Тагын бер кыз шулай ук суга барган да елга буйлап (сай инеш) зур дуңгызның мыркылдап йөргәнен кү­рә... Аңа игътибар бирмичә су ала башлый. Шулвакыт кыз суның икегә аерылганын, дуңгызның су астына кереп югалганын күрә. Кыз куркуыннан өенә чаба, күргәннәрен туганнарына сөйли. Шунда ук халык җыелып су буена дуңгызны кыйнарга йөгерә, ләкин бернәрсә дә тапмыйлар. Сөйләүләре буенча, бер керәшен эңгер-меңгердә бөя буйлап, тегермән яныннан барганда, тегермән бөясендә кемнеңдер коенуын hәм чәчен таравын күргән. Коенучы йөзгә бик матур, бик ак, чиста тәнле, озын кара чәчле булган. Керәшен якыная башлагач, коенучы суга чумып югалган. Керәшен кыю кеше булган, яр буендагы коенучы чумган урынга килгән. Яр буенда керәшен бик зур алтын тарак табып алган да өенә кайтып киткән. Бик кыйбатлы әйбер итеп алтын таракны сандыкка салып, йозакка бикләп куйган. Ачыкланганча, бу тарак Су иясенеке булган, ул таракны керәшен алганны күргәч, аны өенә хәтле озата барган. Керәшен өенә кергәч, аның кайда торганын белеп, кире кайтып киткән. Икенче көнне төнлә Су иясе керәшеннең йортына килеп, стенага кагып керәшенне уяткан, аңа бик кырыс итеп: «Китер минем таракны! Бар, алган урыныңа илтеп куй!» – дип кычкырган.


Керәшен Су иясенең сүзен нинди кырыс-катгый булса да тыңламаган, тарак анда калган. Өченче төнне Су иясе тагын килгән дә: «Китер минем таракны! Бар, алган урыныңа илтеп куй! Алып барып куймасаң, мин сине үтерәм яисә йортыңны өстеңә ишәм!» – дип кычкырган. Керәшен курыккан, икенче көнне иртүк торып, таракны алган да тегермән бөясенә килеп, алган урынына куйган. Шуннан соң, читкә качып, Су иясе ни эшләр, дип карап тора башлаган. Керәшен таракны урынына кую белән Су иясе судан чыгып, таракны алган да суга чумган.


Керәшеннәр әйтүенчә, берәр кеше кайсыдыр урынга беренче мәртәбә тегермән кора икән, бөя астына нинди булса да хайванны салып калдырырга тиеш була. Бу хайван Су иясенә багышланган була. Кайберәүләр, тегермән корганда, керәшеннәр ышануынча, Су иясенә корманга дуңгыз баласын яисә эт баласын салалар, ә кайберәүләр хәтта балаларны да... Һәрхәлдә, керәшеннәр шулай уйлый. Су иясе, шул беренче корманнан соң, тегермәнчедән шундый ук багышлауны көтә, тегермәнче ел саен бөя астында салган кебек хайванны капчыкка салып суга батыра. Тегермәнче шулай итеп Су иясенә килешенгән корманны китермәсә, аның тегермән бөясе тормый – Су иясе җимерә. Сөйләүләренчә, бер тегермәнче, берничә ел корман китергәннән соң, бер елны корман бирми калдырган. Бу хәбәр Су иясенә җиткәч, ул төннәрен тегермәнгә килеп ишек шакый, тегермәнчегә: «Ник син миңа корман китермисең? Мин синең тегермәнеңне сакламам, ә үзеңне үтерермен!» – дип кычкыра.


Тегермәнче, шулай озак куркытып йөрүгә дә карамастан, Су иясенең сүзен тыңламаган. Шуннан соң Су иясе, кичләрен тегермән астына төшеп, су кулисаларын урыннарыннан кузгата башлаган, тегермәнчегә аларны озак көйләргә туры килгән – тегермән озаклап эшли алмаган. Тегермәнче Су иясенә корман китерергә мәҗбүр булган – суга елдагы билгеле хайванны салган, Су иясе аны борчуын туктаткан.


Керәшеннәр Су иясе турында тагын менә нәрсәләр сөйлиләр. Бер карчык оныкасы белән күрше авылга бара икән. Оныкасы авырлы була. Юлда аларга зур күпер аркылы чыгарга кирәк була да алар шунда утырып ял итәргә туктый. Күпер зур елга аркылы салынган була. Оныка сүз арасында әбисенә тиздән бәби тудырасын әйтә. Бу сүзгә әбисе: «Оныкам! Кендек әбисе үзем булырмын, вакытында мине дәшәрсең!» – ди. Оныка, моны теләмәгәнлектән, әбисенә әйткән: «Кендек әбисе итеп сине дәшкәнче мин Су иясен чакыртам», – дигән... Вакыт җиткәч, яшь хатынга кендек әбисен чакырталар, ләкин ул булыша алмый. Икенче, өченче әбиләрне дәшәләр – алар да булыша алмый. Бала тудыручы хатын бик җәфалана башлагач, священникны чакыралар. Священник: «Нигә шулай газапланасың? Үтәлмәгән адарынуларың юкмы?» – дип сораштыра башлый. Шунда бала тудыручы хатынның исенә төшә: «Мин бервакыт кендек әбисе булырга теләгән әбиемә ялгыш сүзләр әйткән идем, сине дәшкәнче мин Су иясен чакыртам, дигән идем», – ди. Священник (сөйләүче уенча, ул адарыну сүзен үтәп, Су иясен чакыртырга киңәш биргән) кайтып киткән. Аннан соң кендек әбисе Су иясен чакыртырга булган. Бер бик таза ир-ат, оныканың адарыну сүзләрен әйткән урынына, Су иясен чакырырга күпергә киткән. Өченче тапкыр чакырганнан соң, су икегә ярылып, Су иясе чыккан да булышырга барырга күнгән. Тудыручы хатын янына килеп, ул аңа кендек әбисе булып булыша башлаган. Бала тудыру уңышлы узганнан соң, исем кушарга священникны чакыралар. Священник килеп тиешле келәүне укыган. Келәү укыганда Су иясе кендек әбисе сурәтендә басып торган, келәүдән соң үзенең су патшалыгына кайтып киткән. Соңгы хикәя барлык керәшен татарларында да сөйләнелә. Тик кайбер урыннарда сөйләмдә священник турында сүз юк. Священник турындагы сүзләрнең хикәягә соңыннан, керәшеннәр хрис­тианлыкка кергәч өстәлгәне ачык күренеп тора, чөнки алар мәҗүсилектә вакытта священникларның да, аруландыру келәүләренең дә булуы мөмкин түгел. Искиткеч гаҗәп: риваять буенча, Су иясен кендек әбисе итеп чакырырга кешеләргә священник киңәш биргән. Ләкин бу христианча түгел, шунлыктан Су иясенең кендек әбисе булуына ышану мәҗүсилектән калганын күрсәтә.


Урман иясе


Урман иясе кара йөзле булса да кешегә охшаган. Ул урманда яши, hәрвакыт баш киемсез йөри. Аның тышкы кыяфәтен керәшеннәр төгәл әйтә алмый, урманда озак адаштырып йөртә алуына карамастан, аннан бик курыкмыйлар. Берәр кеше урманда адашып юлны озак таба алмый йөрсә, керәшеннәр аны Урман иясе юлдан яздырган, диләр.


Бервакыт ир белән хатын, кечкенә малайларын алып, ат белән урманга баралар, аланда туктап, малайларын ат янында калдыралар да урманга кереп китәләр. Бераздан аланга чыксалар, малайны тапмыйлар, кычкырып карыйлар да төрле яктан эзләргә тотыналар. Бик озак эзләп таба алмагач, пошынып, өйләренә кайтып китәләр. Таныкчылар (понятойлар) җыеп, яңадан урманга, малайларын эзләргә баралар, барыбер таба алмыйлар. Шунда ата-ана: «Безнең улыбызны Урман иясе үзенә алып киткәндер», – дигән уйга килеп, борылып кайталар. Керәшеннәр Урман иясе кешене үтерми, бары тик үзенә алып китә дә үзе белән яшәргә калдыра, дип ышаналар.


Бер керәшен миңа: «Урман иясе урманда туктаган кеше янына килеп икмәк сорый, ашарына бирсәң, бик сөенә», – диде. Кеше икмәк бирсә, ул кешегә Урман иясе: «Мин хәзер сиңа да, балаларыңа да тимәм», – дип әйтә. Шуңа күрә кайбер керәшеннәр урманга барганда шунда калдырыр өчен зур бөтен икмәк алалар hәм аны куе агачлар арасына куялар. Соңыннан килгәндә алар икмәкне карый, әгәр ул икмәк куйган урынында булмаса, аны Урман иясе алган, дип ышаналар.


Кайбер керәшеннәр, умартада бал караганда, буш умартага икмәк белән бал куялар, соңыннан алар умартада булмаса, Урман иясе алган, диләр. Бер карт әби миңа менә нәрсә сөйләде: «Минем бабам чүнниктә (умарталык) торганда миңа әйтә иде: «Син, кызым, миңа икмәк күбрәк алып кил, минем янга Урман иясе бик еш килеп йөри, мин икмәкнең яртысын аңар бирәм». Ә мин бабайдан сорый идем: «Урман иясе ул озын тузгак җонлымы, әллә кешегә ошаганмы?» Минем сорауга бабай гадәтенчә: «Мин әйтергә куркам, кызым, Урман иясе бу турыда сиңа әйтмәскә кушты», – дип җавап бирә иде. Шул ук карчык соңыннан миңа үзенең дә Урман иясен күргәнлеген әйтте. Мин бу турыда сөйләвен сорагач, карчык түбәндәгеләрне сөйләде: «Без дәдәй белән урманга печәнгә киттек. Урманга кереп, яхшы печәнле аланлыкта туктадык. Дәдәй печәнне чабып ташыды, мин арбада калып тордым. Шулвакыт, мин арбада торганда, безнең этебез каты итеп өрә башлады. Мин дәдәйгә: «Безнең эт ник шулай каты итеп өрә икән?» – дип әйттем. «Тирә-якка карагач, куаклар артында бер кара кеше качып торганын күрдем. Мине күргәч, ул китеп күздән югалды». Мин карчыкка: «Ул берәр качкын булмадымы икән?» – дидем. Карчык, бик ышанып: «Качкыннарны мин беләм, бу Урман иясе иде», – дип кабатлады. Керәшен татарлары Урман иясенең барлыгына әле бүген дә ышана.


Шүрәле


Керәшен татарлары ышануынча, Урман иясеннән башка урманда Шүрәле исемле тагын бертөрле терек­лек ияләре яши. Алар кешегә охшаган, ләкин бик зурлар, чәчләре кара, озын, гәүдәләре шәрә. Кайберәүләр әйтүенчә, аның гәүдәсе юк диярлек, сөякләрен аз гына ит каплаган. Керәшеннәр әйтүенчә, кайвакытта Шүрәленең бик озын бармаклары табыла. Ул бармак­ларны керәшеннәр өйләрендә саклый, төрле авырулардан дәвалану өчен файдалана. Андый вакытта авыруның тәненә «Шүрәле бармаклары» белән кагылалар, тиешле сүзләрне әйтәләр. Шүрәленең бармакларын ничек югалтулары турында миңа ишетергә туры килмәде. Шаккаткыч, керәшен татарлары аңлавынча, Шүрәленең имиләре бик зур, шунлыктан алар имиләрен иңбашларына салып йөртәләр. Моннан чыгып, аларны татарлар хатын-кызга саный, дип тә әйтеп булмый. Шүрәлеләрнең Урман иясе белән үзара бәйләнеше дә билгеле түгел. Казан губернасының байтак төбәкләрендә әле бүген дә «Шүрәле утравы», «Шүрәле чокыры», «Шүрәле елгасы» дигән атамалар бар. Китерелгән сүзләр бу урыннарда Шүрәлеләр күренгәләвен раслый.


Шүрәле бигрәк тә кешеләр белән кети-кети уйнарга ярата. Кешене күрү белән ул хихылдап көлеп: «Хи, хи, хи... Әйдә, синең белән кети-кети уйныйбыз!» – дип әйтә. Кеше курка, Шүрәле аны үтергәнче кытыклый. Керәшеннәр Шүрәледән бик куркалар.


Гомумән, керәшеннәр әйтүенчә, Шүрәлене күрүчеләр бик күп, аның турында бик җентекле хикәяләр сөйләнелә. Менә ул хикәяләр:


Бер кеше урманга утынга барган. Утын кисә башлагач, аның янына Шүрәле килгән дә: «Синең исемең ничек?» – дип сораган. Утын кисүче: «Минем исемем – Былтыр кысты», – дип җавап биргән. Шүрәле аңар: «Әйдә, синең белән кети-кети уйныйбыз!» – дигән. Утын кисүче бу вакыт чөй кагып төп яра икән. Шүрәленең тәкдименә җавап итеп: «Син бармакларыңны агач ярыгына тык, без төпне тизрәк ярып бетерербез дә кети-кети уйнарбыз», – дигән. Шүрәле күнгән. Шүрәле бармакларын чөйләнгән төп ярыгына тыгу белән утын кисүче чөйне бәреп чыгарган да үзе читкә китеп яшеренгән. Чөй чыккач, Шүрәленең бармаклары ярыкка кысылганлыктан, ул авыртудан кычкыра башлаган. Тавышка шүрәлеләр йөгерешеп килеп җыелганнар да: «Бармакларыңны кем кысты?» – дип сораганнар. Шүрәле: «Былтыр кысты!» – дип җавап биргән. Җыелган шүрәлеләр, агай-энеләренең шундый җавабына бик гаҗәпләнгәннәр дә: «Былтыр кысканга нигә быел гына кычкырасың?» – дигәннәр. Шүрәле җавап бирмәгән. Иптәшләре Шүрәлегә ачуланганнар, бармакларын төп ярыгыннан тартып алганнар да үзләре белән алып киткәннәр.


Тагын бер керәшен миңа бабасының кырда урак урганда гаиләсе белән ашарга утыргач, алар янына Шүрәле килүе турында сөйләде. Карт бабай Шүрәлене танымаган, үзләре белән ашарга утырткан. Ашаганнан соң Шүрәле: «Әйдә, синең белән кети-кети уйныйбыз!» – дип, Карт бабай янына килә башлаган. Карт бабай эшне аңлап алган да ыштан бавын кулына алып: «Әйдә, уйныйбыз», – дип, Шүрәле янына килә башлаган. Шүрәле ыштан бавын күргәч бәйләмәсеннәр, дип курыккан да чабып качкан. Керәшеннәр, Шүрәле ыштан бавыннан бик курка, дип ышаналар, карт бабай Шүрәлегә ыштан бавын күрсәтмәсә, Шүрәле аны исән калдырмас иде, дип уйлыйлар.


Керәшеннәр сөйләвенчә, Шүрәле кыр буйлап иң яхшы атларда чабарга ярата, озак итеп, атны тирләтеп, алҗытып бетергәнче чаба. Атта чапканда ул үзе дә ат кебек яңгыратып кешнәп җибәрә.


Бер керәшеннең бик яхшы аты булган. Атның кырдан гел күбекле тиргә батып кайтуын күреп, ул бик аптыраган, ләкин моның сәбәбен белә алмаган. Бер танышы аңар атыңа Шүрәле атланып чаба, дип әйткән. Шүрәлене атка ябыштырып авылга кайтарыр өчен хуҗа атның аркасына сумала сылап куйган. Сумалаланган ат кырга чыккач, Шүрәле гадәтенчә атланып чаба башлаган. Чабып туйгач, аттан төшәргә уйлаган, ләкин күтәрелә дә алмаган – сумала белән ат аркасына җабышкан. Шүрәле куркуыннан кычкыра башлаган. Шүрәле тавышы атны куркыткан. Ат чабып, Шүрәлене хуҗаның ишегалдына алып кайткан. Аты өстендә Шүрәлене күргәч, хуҗа күсәк алып җайдакка суккалаган да кире җибәргән. Шуннан соң Шүрәле керәшеннең атына кагылмаган.


Пәри


Пәри атамасы керәшеннәрдә байтак усал рухларны күздә тота. Алар кешегә начарлык кылып, эшләрен бутарга тырышалар. Рухның атамасы аның фарсы чыгышлы икәнен күрсәтә (фарсы телендә «пәри» канатлы рухны аңлата). Керәшен татарлары Пәри рухларының бик ямьсез кешеләр рәвешендә булуын әйтәләр. Пәриләрнең йөзләре кап-кара, ике күз урынына бер генә күзле булганлыктан, бигрәк килбәтсез, тешләре гел ыржайган, чәчләре дуңгыз кылы шикелле өскә тырпаеп тора. Шундый килбәтсез, усал нәрсәләр, керәшен татарлары белгәнчә, мунчаларда, кеше тормаган ташландык, буш йортларда яшиләр. Бигрәк тә еш алар авылдан читтә, җиргә казып ясалган мунчаларда яшиләр. Андый мунчалар, буш йортлар тирәсендә керәшеннәр аеруча кич белән йөрергә куркалар, пәриләр үзләре яннарына алып кереп, алдап мыскыллар, дип уйлыйлар. Пәриләр турында керәшеннәр менә нәрсә сөйли.


Бер авыл янында җиргә казып ясалган мунча булган. Мунча яныннан узган саен керәшеннәр мунчада чабынган тавышлар ишеткән яисә мунчадан ташлар атканны күргән. Күргән керәшеннәр әйтүенчә, мунчада бик күп Пәриләр торган, шунлыктан анда кичләрен мунча ягарга ярамаган. Пәриләрдән котылу өчен керәшеннәр мунчаны сүтеп, башка урынга күчергән.


Таныш керәшен миңа үзенең Пәри күрүен болай сөйләде. «Иртән мин авылдан читтә, җиргә казып ясалган мунча яныннан узып бара идем, анда кемнеңдер чабынганын ишеттем. Мин якынрак килеп, төтен, пар күрмәсәм дә, чабынган тавышларны яхшырак ишеттем... Шаккаттым, курыктым да мунча яныннан китәргә генә җыендым, мунчадан ак кием кигән ниндидер кеше чыкты да: «Кер, чабынырбыз!» – дип, мунчага чакыра башлады. Чакыруны ишетеп, мин куркуымнан бераз читкә йөгердем дә катып калдым... Алга да, артка да бара алмыйм, күз алларым караңгыланды. Урынымнан кузгала алмаганлыгымны аңлагач, мин чирәмгә яттым да, минем яннан күп халык узгандай булды. Барысы да гаҗәпләнделәр һәм үз-үзләренә: «Аңар пәри тимәсен тагы... Монда ятмаска иде!» – дип әйттеләр. Мин барын да ишетеп, сизеп яттым, ләкин бер сүз дә әйтә алмадым, телем әйләнмәде. Мин яткан арада өйдәгеләр борчыла башлаган. Мине эзләргә тотынганнар, таба алмаганнар. Бер карт, мине табып, эзләгәннәрен белгәнлектән, өйгә озатып куйган. Өйдәгеләр миңа Пәри кагылганын аңладылар. Күремче карчыкны чакырып, мине аңга китерделәр».


Бер керәшен хатыны миңа: «Бервакыт минем әти кабакка кереп бераз аракы эчкән дә өйгә кайтырга юнәлгән. Юлда таныш булмаган бер ят кеше очрап аны: «Әйдә, кереп бераз эчеп чыгыйк», – дип, кабакка керергә кыс­тый башлаган. Әти күнмәгән. Ят кеше аңар: «Монысына керәсең килмәсә, әйдә, чокырдагы кабакка керәбез», – дип әйткән. Әти, риза булып, кабакка кергән дә, ят кеше тәкъдименә кушылып, бераз аракы эчкән. Кабактан чыккач, алар тагын бер кабак янына барып җиткәннәр. Ят кеше әтинең чабуыннан тотып кабакка сөйрәгән: «Әйдә, бу кабакка да кереп эчәбез», – дип ялварган. Шунда әти: «Кит моннан! Син Пәри!» – дип әйткән. Әйткәндә әти чукынып җибәргән hәм дога әйткән. Ят кеше шунда ук юкка чыккан. Әтиебез, бик исерек булса да, нык курыккан, өйгә чабып кайткан», – дип сөйләде.


Әле күптән түгел генә бер керәшен авыланда, керәшеннәр ышануынча, Пәриләр яшәгән йорт бар иде. Ул йортка керәшеннәр керергә кыймый иде. Керәшеннәр әйтүенчә, керергә уйлаучыларга өйдә яшәүчеләр ташлар, кирпечләр аталар икән. Бу йортта берничә тапкыр келәү дә уздырган булганнар, пәриләр барыбер басылмаган, үткән-барганга таш, кирпеч ыргытуларын дәвам иткәннәр. Келәү уздырырга йортка священник ничек кергән – бер дә аңлашылмый. Керәшеннәр пәриләрнең йортта төнлә генә котырганнарын аңлыйлар, көндез анда тыныч булган. Йорт урамга караган, ә икенче ягы белән тыкрыкка чыга, дип әйтү дә артык булмас. Минем фикеремчә, уйдырма Пәриләргә төннәрен йортка кереп-чыгып йөрергә бу бик кулай була. Андый уйлар йорт хуҗасының башына да килмәгән, ул, берничә ел анда тормаганнан соң, башка авыл урысына сатып җибәрде. Пәриле йортны сатып алган кешенең бу йортта ничек яшәве ишетелмәде.


Лаеш өязендәге Колай авылында, тау башында, авылдан читтәрәк яхшы таш йорт бар. Бу йортта бер кеше дә яшәми, керәшеннәр әйтүенчә, анда Пәриләр яши икән. Мин бу йорт яныннан күп мәртәбә узып йөрдем, берничә мәртәбә хәтта руслардан да: «Бу йортта яшәргә ярамый, анда җеннәр оялаган», – дип ишеттем. Элекке заманда бу йорт рус алпавытыныкы булган, инде ул вакытта ук бу йортта җеннәр бар, дип сөйләгәннәр. Хәзер бу йорт бай татар кулында, ә җеннәр хәзер дә шунда, дип әйтәләр. Керәшеннәр сөйләвенчә, рус алпавыты йортта төне буе келәүләр оештырып караган, ләкин пәриләр таш ыргытуларын туктатмаган, шулай ук яңа хуҗа – татар агай ничә мәртәбә йорттан пәриләрне куар өчен Коръән укытып караса да, файдасы булмаган...


Керәшеннәр ышануынча, пәриләр ир, хатын-кыз, яшь егет-кыз сурәтендә hәм балалар кебек тә булалар. Мин үзем дә «пәри баласы» дип йөртелгән малайны белә идем. Ул кечкенәдән берүзе землянкада утыра иде. Күрергә бик ямьсез, йөзе кап-кара, озынча башлы, зур кара күзле, муены озын, нечкә. Ул гел яланаяк йөри иде. Керәшеннәр аны Пәри баласы, тугач, әти-әниләре җир мунчада караусыз калдырган, шунда Пәриләр алыштырып киткән, дип әйтәләр иде. Ул малайның авызы гел күбекле була иде. Урамда иптәшләре белән уйнаганнан соң ул: «Мин үземнекеләр янына кайтам», – дип, землянкага кереп китә иде. Юлда очраган кешегә ул таш ыргыта иде. Ул малай унбиш яшендә үлде.


Мин акылы тулы булмаган бер керәшен һәм бер татарны белә идем. Алар турында керәшеннәр: «Бу гади кешеләр түгел, Пәриле кешеләр», – дияләр иде. Керәшеннәр, хаста ир кеше үзенең авыруын тоймыйча, гел кызлар турында сөйләшә икән, аның янында Пәри кызы тора, диләр. Андый кеше изге тәрене үпми. Аңар тәрене көчләп кенә үптереп була. Әгәр дә хатын-кыз йә кыз бала, авырып китеп, гел егетләр турында сөйләшсә, аларны Пәри җегете белән саташкан, диләр. Бер хатын-кызның миңа сөйләвенчә, бер керәшен кызы ярты ел буе Пәри егете белән җенси элемтәдә булган. Кыз үзен бик тыйнак тоткан, иптәшләре белән уйнарга урамга да чыкмаган. Үзенең эшләрен эшләгәндә, пәри егете килгәнен сизсә, кинәт барын ташлап, пич башына менеп китә торган булган. Анда сөйгәнен күреп белгәч, төшеп, яңадан эшләренә тотына икән. Туганнары аның шундый гадәтеннән оялып, бу турыда берәүгә дә сөйләмәгәннәр. Менә әнисе, укымышлы керәшен хатыны киңәше белән, бу турыда священникка әйткән. Ә ул кызга дога укып, кач кигертергә кушкан. Әнисе, священник сүзен тыңлап, кызына кач кигерткәч, кызы аны салып атып бәргән. Әнисе аңа качны яңадан кигерткән дә салдыртмаган. Пәри кыз янына килеп йөрүеннән туктаган, кыз яңадан савыккан. Соңыннан кыздан Пәри егете матур идеме, дип сораганнар. Кыз аныклап әйтә алмаган, гадәти яшь егет иде, дигән. Керәшеннәр ышануынча, андый хәлләр егетләр белән дә була икән.


Керәшеннәр Пәри йөкле хатын­нар­ның бәбиен туганчы ук урлый ала, дип ышаналар. Шунлыктан керәшен хатыннары авырлы вакытта Пәриләрдән бик куркалар. Алар йортта үзләре генә калмаска тырышалар. Йоклаганда яннарына Пәри килмәскә баш асларына пычак салалар. Авырлы хатынга йортта ирсез үзе генә йокларга туры килсә, Пәри аны ире белән йоклый, дип белсен өчен ул баш астына иренең бүреген салып ята.


Яңа туган баланы керәшеннәр өйдә үзен генә калдырмыйлар, югыйсә аны Пәри урлап, аның урынына, инде сөйләнгән малай кебек, үз баласын калдырып китүе бар. Бала кайда гына (бишектә яисә башка урында), нинди вакытта йокласа да аның мендәре астына керәшеннәр пычак сала. Баланың баш астындагы пычак аны Пәриләр йогынтысыннан саклый. Әгәр бала әнисе белән йоклаганда читкәрәк китсә йә идәнгә төшсә, керәшеннәр аны пәри төртеп төшергән, дип әйтәләр. Әнисе, уянып, баласын тапкач: «Әле ярый вакытында уянып өлгердем, Пәри алып китәсе икән...» – ди.


Пәриләрнең шундый эшләре турында ишетеп үскән керәшен татарлары барысы да Пәриләрдән куркалар. Юлда йә урамда ялга утырырга туры килсә, торып киткәндә керәшеннәр Пәри кагылмасын өчен, утырган урыннарына төкерәләр. Мин бервакыт энем белән урманга бардым. Анда без бер җирдә утырдык та торып китә башладык. Энем миннән алдарак торды да җиргә төкерергә тотынды. Ә мин (ул вакытта школада укучы) тордым да төкермичә читкә киттем. Энем моны күреп курыкты һәм миңа: «Урыныңа ник төкермисең! Бар, төкер, югыйсә сиңа Пәри кагылыр!» – диде. Мин аны тыңламадым, аңар Пәриләрнең христианнарны җиңәргә кодрәте җитмәвен аңлатырга тырыштым.


Йомгаклап, тагын керәшеннәрдән ишеткән бер сәер хәлне сөйлим. Унҗиде яшьлек кыз туганнары белән мунчага барган. Чабынгач, ял итәргә мунча алдына чыккан. Аннан аны кызыктырып, алдап, Пәри егетләре авыл артындагы әвеннәр янына ияртеп алып киткән. Туганнары, мунчадан чыгып кызны күрмәгәч, бик куркышканнар, авыл тирәсендә эзләргә киткәннәр. Кызны әвеннәр янында, төнлә әтәчләр кычкыра башлагач кына тапканнар. «Син нишләп әвеннәр янына киттең?» – дип сорагач, ул: «Мине Пәриләр алып китте, мин алар белән туйда булдым, тапмаган булсагыз, мин дә Пәригә кияүгә китәсе идем», – дигән. Ул чакта кыз үзе дә Пәригә әйләнгән булыр иде.


Сөйләнгән хәл кыш көне, нардуан вакытында булган. Керәшеннәр әйтүенчә, нардуан вакытында Пәриләр бәйләнгән чылбырларыннан ычкыналар да бик күпләп җир өстендә йөриләр. Нардуан беткәч, Пәриләр богау чылбырларын яңадан кияләр. Нардуан вакытында керәшеннәр Пәриләр очравыннан куркалар, бу көннәрдә алар бигрәк тә Албасты белән дә очрашудан куркалар.


Албасты


Албасты Пәриләр затыннан, аларның да иң усалларыннан була. Керәшен татарлары әйтүенчә, ул җиргә нардуан вакытында гына чыга, башка вакытта бик сирәк күренә. Аның тышкы кыяфәте турында керәшеннәр берни дә әйтә алмый. Албастының бик зур, формасыз җисемле икәнен генә беләләр. Ул җирдә йөри, башта ерактан кешегә эт зурлыгында, якынайгач зураеп, курыккан кеше күзенә богыл күк булып күренә. Аның башы, гәүдәсе, сурәте нинди – берәү дә әйтә алмый. Зур богыл кебек булуы гына албастының тышкы килбәтен тасвирлый. Албасты күбесенчә күперләр, урам һәм юл чатлары тирәсендә күренә. Шуңа күрә керәшеннәр нардуан вакытында ул урыннарда йөрергә курка. Алар Албасты бәйләнеп басар, диләр. Албастының исеме дә аның кешеләрне «басарга» яратуына ишарә – «алны басу» фигыленнән алынган. Албасты hәрвакыт кешегә каршы килә, аягыннан ега да бөтен авырлыгы белән авып, чалкан яткан кешенең алгы санын баса.


Албастыга очраудан сакланыр өчен керәшеннәр, нардуан кичләрендә урамга ялгыз чыгарга туры килгәндә, кулларына утлы чыра алалар. Алар: «Албасты, янган чыраны күрү белән очраган кеше чырасы белән өтәр, дип уйлар», – диләр. Шулай итеп, Албасты куркуыннан каядыр югала.


Бер керәшен хатыны үзенең Албасты белән очрашуы турында болай сөйләде: «Безнең бик яхшы атыбыз бар иде. Бервакыт кичкә каршы ул капкадан чыгып кырга чапты. Мин аның артыннан киттем. Мин атны тоткан арада кич булды, караңгы төште – мин курка башладым... Шул арада мин кемнеңдер ерактан өчләп җиккән ат белән якынлашып килгәнен күрдем. Мин эчемнән кырда ялгыз булмавыма сөенеп, аларга каршы бара башладым. Якыная башлагач, каршыма ут йомгагы тәгәри сыман күренде дә, кинәт бик зураеп, богыл хәтле булды. Шунда мин аның Албасты икәнен аңладым, бик курыктым, кычкырып җылый-җылый, чукына-чукына өйгә чаптым. Чукынгач, Албасты миңа якын килергә кыймады, минем яннан җил кебек дулап узып китте. Мин Албастыдан куркуымнан ике атна авырып яттым».


Тагын бер керәшен миңа, беркөнне кич белән ишегалдына чыгып утыргач, Албасты күргәнен сөйләде. Ай яктысында вак кар явып торган. Искәрмәгәндә аның абзар ягына күзе төшкән дә анда ниндидер зур нәрсә торганын күргән. Башта бик шикләнмәсә дә, зур нәрсә хәрәкәткә килгәч, куркып, өйгә кереп качкан. Өйдә бераз тынычлангач, ул күренгән нәрсәнең карда калган эзен карарга ишегалдына чыккан. Аның эзләре кеше эзенә охшап, зурлыгы аршын ярым тирәсе булган. Бу эзләрне абзар капкасы янында күренгән Албасты калдырган икән. Керәшеннәр, нардуан вакытында кырга чыгып, быелгы елның икмәккә нинди уңышлар китерәсен белергә тырышалар. Кыр юлына чыккач, алар сөйләшмичә тынлык саклыйлар, авыл янындагы җиде юл чатына киләләр дә (керәшеннәр аңлавынча, җиде юл чаты нәкъ авыл кырыенда була) дикъкатьләп тыңлыйлар... Әгәр дә ерактан гөрелдәп килгән тавыш ишетелсә, икмәк яхшы уңа, әгәр атта чабып барган тавыш яисә чана шыгырдавы, эт өргәне ишетелсә, зур уңыш булуы бик шикле. Керәшеннәр әйтүенчә, багу иткәндә ишетелгән атлы кеше чапкан тавышлар Албастыдан килә. Шуңа күрә тавышлар якыная башлау белән керәшеннәр ашыгып өйләренә кайтып китәләр. Әгәр дә атлы кеше чапкан тавышлар якынайганда урыннарында калсалар, Албасты бик тиз килеп, аларны «баса» башлый... Кешенең йоклаганда кемдер «баскан» шикелле буылып килүен дә керәшеннәр Албас­ты эше, дип аңлаталар. Керәшеннәр әйтүенчә, йоклаганда кешенең иркен сулышы кысылу да Албасты «басуы» нәтиҗәсе.


Николай ПЕТРОВ-ТEKIN тәрҗемәсе.

Теги: Семён Максимов Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру