Журнал «Безнең мирас»

Каракүз

"Безнең мирас" журналының февраль санында атаклы драматург Кәрим Тинчуринның "Каракүз" пьесасыннан 1 нче пәрдә басылып чыккан иде. Биредә әсәрне тулысынча тәкъдим итәбез. Пьесаны басмага галим-текстолог Раиф Мәрданов әзерләде.


РАБИТ БАТУЛЛА. КҮН ЧЕМОДАНДА САКЛАНГАН ХӘЗИНӘ


РАИФ МӘРДАНОВ. БӘРӘКӘТЛЕ МИРАС ЯДКЯРЛӘРЕ


Борынгы тормыштан музыкалы мелодрама


4 пәрдә, 5 күренештә
Катнашалар:


К а р а к ү з – хәерче кыз. Җырчы, оста биюче.
И д е л б а й – кол егет.
Г ө л г е н ә – келәм туку остасы.
Л а л ә б а н у, А с ы л б а н у, Х и к ә я т б а н у – Гөлгенәнең кызлары.
Х ө р м ә б а н у.
Җ а н б ә к – Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге.
З ө б ә р җ ә т, А й т ү р ә, А н а с т а ч – Җанбәкнең хатыннары, бикәләр.
К о р ы л т а й – Җанбәкнең киңәшчесе.
Б ә й р ә м к о л – бытбылдыклар башлыгы.
У к б а й – җәзачы.
С ө р е м б а й – җәзачы.
Б е р е н ч е с а к ч ы.
И к е н ч е с а к ч ы.
Й о л д ы з б а н у, З ә к я т б а н у, З ә н җ ә ф и л – кәнизәкләр.
Б е р е н ч е ч ү р е (кол кыз).
И к е н ч е ч ү р е.
Ө ч е н ч е ч ү р е.
Ш ә й б а н – бакча остасы.
А к с а к а л.
I д ә р в и ш.
II д ә р в и ш.
I с ә ү д ә г ә р.
II с ә ү д ә г ә р.
III с ә ү д ә г ә р.
IV с ә ү д ә г ә р.
V с ә ү д ә г ә р.
Җ ө р ә к ч е.
С а ч т а р а ш.
I ба л а.
II ба л а.
III ба л а.
К ә р в а н б а ш л ы г ы.
К а р т х а т ы н.


Хәерчеләр, коллар, хөкүмәт кешеләре, сорнайчылар, кәрнәйчеләр*
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ


Иске Шәрык шәһәрендә эчкәре. Сәхнәнең түрен һәм уң ягын балханә* киртәли. Cулда бакча, койма һәм ишек. Йортны кисеп үтә арык. Шәфталу агачы төбендә казан асты урыны. Түрдәге балханәдә келәм тукыйлар. Уң ягында түшәкләр, ястыклар, мендәрләр өелгән. Гөлгенә әби келәм* тукый, кызлар булышалар. Пәрдә күтәрелгәндә көндез, ахырга таба – кич була. Балханәләр өстеннән тау битенә төзелгән йортлар, мәсҗидләр, шәһәр күренә.


I күренеш


Гөлгенә, Лаләбану, Хикәятбану һәм Асылбану.


Җыр


Л а л ә б а н у. Җем-җем гынай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Л а л ә б а н у. Ак йолдыздай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Җем-җем итә, гөлләр сибә, ай, карасаң;
Йөрәкләрне кисә китә, ай, уйласаң!..
Л а л ә б а н у. Нәфис, нәфис бизәкләрен күрең, бизәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!
Л а л ә б а н у. Күрекле, күрекле үрнәкләрен күрең, үрнәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!
Л а л ә б а н у. Җем-җем гынай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Л а л ә б а н у. Гөлбостандай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Җем-җем итә, гөлләр сибә, ай, карасаң;
Йөрәкләрне кисә китә, ай, уйласаң!..
Л а л ә б а н у. Нәфис, нәфис бизәкләрен күрең, бизәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!
Л а л ә б а н у. Күрекле, күрекле үрнәкләрен күрең, үрнәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!
Л а л ә б а н у. Җем-җем гынай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Л а л ә б а н у. Рушан айдай...
Б а р ы с ы. Җем-җем.
Җем-җем итә, гөлләр сибә, ай, карасаң;
Йөрәкләрне кисә китә, ай, уйласаң!..
Л а л ә б а н у. Нәфис, нәфис бизәкләрен күрең, бизәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!
Л а л ә б а н у. Күрекле, күрекле үрнәкләрен күрең, үрнәкләрен!
Б а р ы с ы. Күрең, күрең, күрең!..


II күренеш


Әүвәлгеләр һәм Хөрмәбану.


Х ө р м ә б а н у (ашыгып кереп). Уф, уф!.. Эш уң булсын, Гөлгенә абыз!..
Г ө л г е н ә б а н у. Аягың җиңел, гомерең озын булсын!
Х ө р м ә б а н у. Уф-ф-ф!.. Тәмам әлсерәде кеше.
Г ө л г е н ә б а н у. Түрдән уз, Хөрмәбану!
Х ө р м ә б а н у. Утыра тора тормыйм, вакытым юк. Бүген иртәдән бирле өйгә кайтканым юк әле. Иртә белән багка барышлый, Чибәр абыз очрап, аның белән сүзгә мавыкланып* китеп, багка да бара алмыйча калдым. Сүз сүзне тарта дигәндәй, сөйләшә-сөйләшә, аның белән бергә базарга барып чыкканмын. Әй-й-й!.. Базар дигәннән, кызлар, кызларым!
Х и к ә я т б а н у. Нәрсә, Хөрмәбану абыз?
Х ө р м ә б а н у. Бүгенге базар тамашасын ишеттегезме?
Х и к ә я т б а н у. Юк...
Х ө р м ә б а н у. Юу-у-у-к?!
Л а л ә б а н у. Базарларга чыгар өчен байлык һәм вакыт кирәк.
Х ө р м ә б а н у. Бик дөрес, каләмкаш, бик дөрес. Байлык һәм вакыт кирәк. Уф, уф!.. Ә менә минем тын алырга да вакытым юк. Нигә генә Ходай көнне атна итеп яратмаган икән?.. Шул, сүзгә мавыкланып, Чибәр абыз белән базарга барып чыкканымны сизмичә дә калганмын. Ә базарга баргач анысын карыйсың килә, монысын күрәсе килә, дигәндәй. Анысы очрый, тегесенә «саумы», монысына «исәнме» дияргә дә өлгермисең – кич тә килеп җитә. Уф-ф-ф. Һич бу вакыт дигәнне төткәреп булмый. Нигә генә бу Ходай көнне ай итмәгән икән?! Шул бүгенге базар тамашасын күрмичә калсам, мәңге үкенечле калачак икәнмен.
Х и к ә я т б а н у. Нигә, әллә берәр кызыклы тамаша булдымы?
Х ө р м ә б а н у. Әй-й, кызык кынамы? Ахыр заман, кыямәт дисәң дә ярый!
А с ы л б а н у. Карак тоттылармы әллә?
Х ө р м ә б а н у. Әй-й. Карак тотуы кызык мени?!
Х и к ә я т б а н у. Әллә кучкарлар сөзештерделәрме?
Х ө р м ә б а н у. Юк дим, юк!
Л а л ә б а н у. Комарбазлар сугышканын күргәндер әле.
Х ө р м ә б а н у. Комарбазлар сугышканын күрер өчен базарларга барыр хәлем юк. Һәрбер чәйханәдә өелешеп яталар алар.
Х и к ә я т б а н у. Тамгачыны кыйнамаганнардыр бит?
Х ө р м ә б а н у. Чынлап кына әйтегез әле, ишеттегезме-юкмы?
Х и к ә я т б а н у. Юк дибез бит инде.
Х ө р м ә б а н у. Чынлап әйтүегезме?
Х и к ә я т б а н у. Соң!..
Х ө р м ә б а н у. Әй, җебегән тавыклар!
Л а л ә б а н у. Әллә берәр хәл булдымы тагы?!
Х ө р м ә б а н у. Хәл генәме! Галәмәт, кыямәт, әкәмәт, мәхшәр көне булды бит бүген базарда!
Х и к ә я т б а н у. Нәрсә генә булды соң алай?
Х ө р м ә б а н у. Сөйләп торырга вакытым юк. Сөйли башласаң, сүз сүзне тарта, дигәндәй... Әйтмим әле. Иртәдән бирле өйгә дә кайтканым юк. Уф-ф. Нигә генә бу Ходай көнне ел итеп яратмаган инде?! Шул, икенче бер вакыт иркенләп кереп сөйләп чыгармын әле, насыйп булса. Бөтен шәһәр шау килә бит, әле дә ишетмәгәнсез икән, мескеннәр. Сау булыгыз!.. Тудыкай да ишетмәгәндер әле... (Кире кайтып). Төш әни дә ишетмәгән булган, сөйләгәч исе китте, хәйран калды. Исән булыгыз! (Кире кайтып). Менә әле Баскак мәйданында Сөйгәнем абыз очрады. «Кая болай ашыгасың?» – ди, миңа әйтә. Мин әйтәм: «Ай, юл куй, – дим, – Сөйгәнем абыз, тын алырга да вакытым юк» – дим, мин әйтәм. «Болай мавыкланып кайдан кайтып киләсең?» – ди, миңа әйтә. «Ай, зинһар, юл куй, – дим, мин әйтәм. – Мөхсин базарчылары китергән чуралар арасындагы галәмәтне ишеттеңме? – мин әйтәм. – Алайса, – дим, мин әйтәм, сөйләп торырга вакытым юк. Юл куй, – дим, мин әйтәм.
Х и к ә я т б а н у. Йә, йә?!
Х ө р м ә б а н у. «Нәрсә, нәрсә?» – ул. «Алай», – дим. Тәмам сагыз булды. «Сөйләп торырга вакытым юк», – дим, мин әйтәм. (Утыра).
Х и к ә я т б а н у. Йә, йә?!
Х ө р м ә б а н у. Мөхсин базарчылары китергән чуралар арасында теге алты тимерче җегет тә бар икән, ләбаса.
Л а л ә б а н у. Нәрсә?!
Х ө р м ә б а н у. Әй, Ходаем, җөпләп, җентекләп торырга вакытым юк дим, ләбаса... (Бөркәнчеген ташлый).
Л а л ә б а н у. Ниндәй, кайсы алты җегет?
Х ө р м ә б а н у. Куян елны лашманлыктан баш тарткан өчен Олыс бәге боерыгы белән Мөхсин базарчылары алып киткән җегетләр.
Л а л ә б а н у. Йә, йә?!
Х ө р м ә б а н у. Шул җегетләрне чура итеп сатарга дип кире монда алып килгәннәр.
Л а л ә б а н у. Чын сөйлисеңме, Хөрмәбану абыз?
Х ө р м ә б а н у. Дөньяда ике чын булса, берсе шул инде.
Л а л ә б а н у. Йа, Ходай!..
Х ө р м ә б а н у. Бичараларның туган илләрендә ризыклары бетмәгән, күрәсең.
Л а л ә б а н у. Йә, йә, йә?!
Х ө р м ә б а н у. Мескеннәрнең чырайлары да калмаган. Туган-тумачалары җыелып, базарны мәхшәр көненә әйләндерделәр. Уф, уф!.. Җәелеп утырырга вакыт тапканмын тагы... Сау булыгыз! (Кире кайтып). Әй, онытып китәм икән... Такыячы Талчыбык әбинең чуралыкка гөрифтар улының богаулы аякларын кочаклап, чал чәчләрен өзгәләп ярсуына карап, бөтен базар аһ орды.
Л а л ә б а н у. Хөрмәбану абыз...
Х ө р м ә б а н у. Тукта, бүлдермә! Вакытым тар. Олыс бәге әйтә икән ди: бер тапкыр минем боерыгыма йөз орудан баш тарткан азгыннарның аяк эзләре минем туфрагымда булмас, дип әйтә икән ди.
Л а л ә б а н у. Соң, соң, ул алты җегет арасында...
Х ө р м ә б а н у. Вакытым юк!.. (Кире кайтып). Әй-й-й... Әле мин сезгә тамашаның иң кызыгын сөйләмәгәнмен икән.
Х и к ә я т б а н у. Йә, йә?!
Х ө р м ә б а н у. Анысын инде икенче чакта иркенләп сөйләрмен. Инансагыз әгәр, тын алырга да вакытым юк. Теге Илче-кунак мәхәлләсенең Зөбәрҗәт әби улы, тимер остасы Тимербулатны белә идегезме?
Л а л ә б а н у. Ни булган аңа? Әллә...
Х ө р м ә б а н у. Чү әле, чү, Лаләбану. Вакытым тарлыгын күрмисең мени?!
Л а л ә б а н у. Хөрмәбану абыз! Җаным бул, бәгърем бул, әйт – ни булган?
Х ө р м ә б а н у. Вакытым булса, бер дә генә ялындырмас идем. Тамашаның кызыгы да алты җегет белән бергә сатылган шул тимер остасы Тимербулатта инде.
Л а л ә б а н у. Нәрсә, нәрсә дисең?!
Х ө р м ә б а н у. Базар аксакалы Олыс бәгенең сүзләрен базарчыларга әйткәч, әлеге шул Тимербулат шашынып, йөзләрен көзән җыерып, тамашага җыелган халайыкка [5] карап: «Туган илдә туганнар, сөйгән ярлар белән бергә торырлык булмагач, ичмасам, сөякләремне туган илнең этләре кимерсен» дип, менә мондай көймә кадакны йөрәгенә саплап актарды, актарды да, халайык алдында җан бирде, мескен.
Л а л ә б а н у (бик каты кычкырып). Аһ, аһ!.. Вафасыз җанварлар, аһ, аһ!.. (Акырып чыгып китә).
Х ө р м ә б а н у. Менә?! Ни булды аңа?!
Г ө л г е н ә. Яхшы бала ул, изге бала ул. Барсын, сөеклесенең үлгән гәүдәсе өстендә кайнар яшьләрен түксен.


Кызлар җылашалар.


Х ө р м ә б а н у. Моны белгән булсам, сөйләмәгән булыр идем.
Г ө л г е н ә. Зарар юк. Күргәнне сөйләү гаеп түгел. Шул җәфаларны ил башына түгүчеләрнең үз язмышларының шул көнгә калганын күрер идем мин.
Х ө р м ә б а н у. Юк кына гаеп өчен ата балаларын Олыс башының шулай мал урынына саттыруларын хан хәзрәтләре үзе белә микән?!
Г ө л г е н ә. Кара эшләрнең барысы да аның боерыкларында, ярлыкларында күрсәтелгәнчә, аның ачкүз бәкләре, тарханнары тарафыннан эшләнәләр бит. Беләдер явыз, беләдер залим!..
Х ө р м ә б а н у. Тс-с-с, акрын, Гөлгенә абыз! Ишетсәләр...
Г ө л г е н ә. Ишетсеннәр. Ил өстендәге кара сөремнәреннән тын алып булмый башлады бит инде. Тын алып булмый. Ата балалары малдан да кадерсез булып калдылар хәзер. Ник дисәң, малның ите, тиресе кадерле. Ата балаларының тиреләре, итләре кадерсез шул. Шуның өчен безнең ханнар безне дә, тәннәребезне дә, намусларыбызны да кадерсезлиләр. Уф-ф-ф, авыр, авыр, дәүләтсез ата балаларының хәле авыр.


Артта җыр ишетелә.


Җыр


К а р а к ү з.
Бакчадагы гөл төсле, ак теләк теләп,
Үткен, ирекле җил төсле, саф теләк теләп,
Чишмәдәге су төсле, пакь теләк теләп
Җырлар белән килдем, ай... мин килдем.
Диңгез үкереп шаулаганда бусагаңда, бусагаңда,
Күкрәп яңгырлар яуганда бусагаңда,
Кайгылылар җылаганда бусагаңда,
Җырлар өчен килдем, ай... мин килдем.
Х ө р м ә б а н у. Бу теге хәерче кыз Каракүз!
Х и к ә я т б а н у. Әнкәй, кертеп җырлатыйк үзен.
Х ө р м ә б а н у. Биюе күңелле аның. Вакытым булса, биегәнен мин дә рәхәтләнеп карар идем. Вакытым юк шул. Сау булыгыз!.. (Җыена башлый).
Г ө л г е н ә. Безнең кайгыларны җырлый ул кыз бала.
Х и к ә я т б а н у. (Ишеккә барып). Каракүз тәтәй, Каракүз тәтәй, безгә дә кер...
Х ө р м ә б а н у. Хәерче башы белән каян җырын таба да, каян биюен чыгара! Сау булыгыз!.. (Каракүз белән очраша). Әйдә, әйдә, Каракүзбану, әйдүк, иркә!..


III күренеш


Әүвәлгеләр һәм Каракүз.


К а р а к ү з (сәләмә, ләкин бик килешле киенгән, кулында думбра). Гомерегез озын, җаныгыз таза булсын, абызлар!..
Х ө р м ә б а н у. Әй, кара әле, телеңә салынмыйча гына, тиз генә бер биеп ал да, юлыңда бул! Минем көтәргә вакытым юк.
К а р а к ү з. Вакытың булмаса, капка ачык.
Х ө р м ә б а н у. Дивана дисәң, дивана... Ярый, сау булыгыз!
К а р а к ү з. Исән йөреп, сау кайт, абыз!
Х ө р м ә б а н у (кире кайтып). Кайт, кайт дип, нигә мине куасың?
К а р а к ү з. Куганым юк, абыз. Менә капка танык.
Х ө р м ә б а н у. Кудың, кудың...
К а р а к ү з. Кумадым, абыз.
Х ө р м ә б а н у. Кудың. Менә сиңа үч итеп китмим.
К а р а к ү з. Китмә, кал! Гомерең озын, вакытың бәрәкәтле булсын!
Х ө р м ә б а н у (сикереп торып). Вакытым бәрәкәтсез шул, сәләмәбикә!..
Х и к ә я т б а н у. Хөрмәбану абыз!..
К а р а к ү з. Исемең Хөрмә булса да, телең торма икән, абыз...
Х ө р м ә б а н у. Менә дивана, нәрсә ди бит миңа! Каян сүзгә өйрәндең соң син?!
Г ө л г е н ә. Каракүз, балам! Син безгә безнең күңелләрдәген бер җырлап күрсәт, булмаса.
Х и к ә я т б а н у. «Ардаклы* бала»ны, «Ардаклы бала»ны җырла син безгә!
К а р а к ү з. Яман күздән, начар сүздән җыр җырлавы изгерәк дигән. Бугаз – бездән, колак – сездән. Башладык.


Җыр


Бакчаларда гөлләр булмас, булмас алар,
Таң чыклары һәр таң, һәр таң сугаралар.
Сулар агар, җилләр исәр, гомер үтәр,
Көннәр җитәр, күзләрдә дә яшьләр кибәр.
Ардаклы бала, ардаклы бала!..
Бәлли бәү, бәү, бәү, җылама!..
Баскак камчысы эзләрен сызса,
Чура мөһере йөзеңә басылса,
Менә шул чакта, менә шул чакта
Ардаклы бала ардаксыз кала.
Ардаклы бала, ардаклы бала!..
Бәлли бәү, бәү, бәү, җылама!..


Шәрыкчә ыспай бию башлана.


Богауланган коллар булмас, булмас алар,
Албастылар һаман тормас, тормас алар.
Төннәр үтәр, таңнар җитәр, хурлык бетәр,
Ил өстенә күптән көткән шатлык иңәр.
Ардаклы бала, ардаклы бала!..
Бәлли бәү, бәү, бәү, җылама!..
Баскак камчысы эзләрен сызса,
Чура мөһере йөзеңә басылса,
Менә шул чакта, менә шул чакта
Ардаклы бала ардаксыз кала.
Ардаклы бала, ардаклы бала!..
Бәлли бәү, бәү, бәү, җылама!..


Бу юлы бию озак дәвам итә.


Г ө л г е н ә. Гомерең озын булсын, бала! Язгы кояш төсле боеккан күңелләрне җылыта беләсең, бала.
Х ө р м ә б а н у. Әйт әле, Каракүз, кем өйрәтте сиңа бу җырларны?
К а р а к ү з. Урам.
Х ө р м ә б а н у. Ничек урам?
К а р а к ү з. Шулай, урам.
Г ө л г е н ә. Каракүз, балам! Хәзер казан асарбыз, ашарга бездә калырсың.
К а р а к ү з. Анысы яхшы булыр. Ник дисәгез, бүген әле минем бер нәрсә ашаганым юк.
Х ө р м ә б а н у. Кара әле, Каракүз! Тора торган урының бармы соң синең?
К а р а к ү з. Нигә кирәк ул?
Х ө р м ә б а н у. Дивана дисәң, дивана. Кунарга, йокларга урын кирәк, ләбаса.
К а р а к ү з. Салкын күләгә – түшәгем минем, сайрар былбыллар – дусларым минем. Бүген монда кунсам, иртәгә, иртәгә сиңа барырмын.
Х ө р м ә б а н у. Ә иртәгәдән соң?
К а р а к ү з. Урамда!..
Х ө р м ә б а н у. Авызыңда шайтан бардыр синең, кызый.
К а р а к ү з. Ә синең әбиеңнең әнисе үрдәк булгандыр, абыз. (Келәмне* күреп шакката). Аһ, ниндәй матур келәм! Нәкышләре, бизәкләре, үрнәкләре йолдызлардай җем-җем итә... Моны син тукыйсыңмы?
Г ө л г е н ә. Без тукыйбыз, бала.
К а р а к ү з. Күптәннән бирле тукыйсызмы?
Г ө л г е н ә. Битемдәге җыерчыкларны санап чыксаң, бу келәмнең гомерен аңларсың.
К а р а к ү з. Кая, кая, у-у-у-у-у!.. Монда әллә тагы мең җыерчык бардыр.
Г ө л г е н ә. Булыр, бала, булыр.
К а р а к ү з. Җыерчыклар яратмыйм мин.
Г ө л г е н ә. Шул җыерчыклардан бу келәмнең үрнәкләрен күчердем мин.
К а р а к ү з. Алай булгач, бу келәм бик карт икән. Синең кордаш икән.
Г ө л г е н ә. Миннән дә картрак ул.
К а р а к ү з. Бу келәм карт булса да, үзе язгы гөл түтәле төсле саф, шат, яшь, матур булып тора. Ә син бөтенләйгә бөрешкәнсең.
Г ө л г е н ә. Минем яшьлегем, шатлыгым, матурлыгым аңа күчкән.
К а р а к ү з. Кайчан бетәр ул?
Г ө л г е н ә. Соңгы каймасын сузабыз.
К а р а к ү з. Беткәч нишләтмәкче буласыз?
Г ө л г е н ә. Аның хисабына шактай бурычландык инде. Менә боларның киләчәкләре аңа каратылган.
Х ө р м ә б а н у. Күпме тора инде ул?
Г ө л г е н ә. Моның бәясе юк.
Х ө р м ә б а н у. Алай да?
Г ө л г е н ә. Һәвәскәр очраса, йөз алтын да кызганмас.
Х ө р м ә б а н у. Йөз алтын!.. Байыйсыз икән, Гөлгенә абыз.
К а р а к ү з. Бу келәм өчен мин мең алтын да кызганмас идем. Тик менә бер генә алтыным да юк. Әй, бабакаем, сатып ала алмыйм шул мин сине. Әгәр дә мәгәр минем бик күп, менә бер итәк алтыннарым булса иде ди.
Х ө р м ә б а н у. Синеңме? Ха-ха-ха!..
К а р а к ү з. Чү әле, чү!.. (Келәмне сыйпап). Син минем бабакаем да, әбекәем дә, җаныкаем да булыр идең. Мин сине һәйбәтләп мәйдан уртасына җәеп җибәрер идем дә, өстеңдә җырлый-җырлый биер идем. Ә төн булгач, яртысын астыма салып, яртысы белән бөркәнеп йоклар идем. Рәхәт!..
Х ө р м ә б а н у. Дивана дисәң, дивана! Ходай сиңа белеп байлык бирмәгән. Мондай келәмне мәйданга җәяләр мени?
К а р а к ү з. Синеңчә, кая җәяләр соң?
Х ө р м ә б а н у. Өй эченә балханәгә.
Г ө л г е н ә. Балалар, казан асыгыз!
К а р а к ү з. Минемчә, мәйданда да бик килешеп торыр иде бу келәм. (Хыялланып). Менә шулай, шулай, шулай итеп җәеп җибәрәсең дә, уртасына менеп, менә шулай, һо-о-оп... утырасың. Ә тирә-юнеңдә күгәрченнәр, этләр карап торалар. Кыз-з-зык!
Х ө р м ә б а н у. Менә дивана! Ха-ха-ха!.. Затлы малның кадерен беләсең мени соң син?!
К а р а к ү з. Нигә?!
Х ө р м ә б а н у. Соң бит мәйданга җәйсәң, тузанга манчылып эштән чыгачак.
К а р а к ү з. Мин һәр көн кагармын.
Х ө р м ә б а н у. Куй, куй, юкны сөйләмә! Сиңа төс мени ул.
К а р а к ү з. Ә сиңа төсме?
Х ө р м ә б а н у. Минем, ичмасам, җәяргә урыным бар, өем бар, балханәм бар.
К а р а к ү з. Ә минем мәйданым бар, урамым бар, чирәмем бар.
Х ө р м ә б а н у. Акыллы кешеләр урамга чыпта җәяләр.
К а р а к ү з. Алайса, бөтен дөнья акылы, сиңа булсын!
Х ө р м ә б а н у. Дивана дисәң, дивана! Мәйданга келәм җәймәкче.
К а р а к ү з. Син акыллы бул да, чыпта җәй!
Х ө р м ә б а н у. Алаймы?
К а р а к ү з. Шулай, абыз.
Х ө р м ә б а н у. Нигә ул алай икән?
К а р а к ү з. Син акыллыга күрә.
Х ө р м ә б а н у. Акыллы шул. Синең шикелле дивана түгел.
К а р а к ү з. Мин дә шулай дим. Юкса, акыл да, келәм дә бер кешегә күбрәк булыр шул.
Х ө р м ә б а н у. Акыллы чыптаны да келәм итәр, ә дивана келәмне дә чыпта итәр.
К а р а к ү з. Туры әйттең, абыз. Акыллы башыңа чыптаңны капла да йөр. Мин диванага келәм дә ярый. Үз эшем: телим икән – мәйданга җәям, телим икән – урамга җәям. Синең эшең булмас.
Х ө р м ә б а н у. Ничек минем эшем булмасын?! Асылзатны син дивана хәерчедән сансызландырыр хәлем юк.
К а р а к ү з. Үз келәмем, теләсәм кая җәярмен.
Х ө р м ә б а н у. Ничек ул алай синеке?!
К а р а к ү з. Әллә синекеме?
Х ө р м ә б а н у. Минеке шул.
К а р а к ү з. Карагыз, кара, кара, кара, кара! Ха-ха-ха...
Г ө л г е н ә. Күреклеләр, туктагыз! Келәм* әле бетмәгән.
К а р а к ү з. Ха-ха-ха... Үлә ич! Ха-ха-ха...
Х ө р м ә б а н у. Утырдашың таз булса, сөйләгән сүзең кутыр булыр дигәндәй, син дивана белән сүз көрәштергән мин җүләр.
К а р а к ү з. Җүләр шул, абыз. Бик җүләр икәнсең, ха-ха-ха!..
Х ө р м ә б а н у. Йа, Ходай! Караңгы да төшкән, ләбаса. Бу караңгыда өйгә ничек кайтыйм инде?
К а р а к ү з. Бераз гына вакыт табып кунып китәрсең, ха-ха-ха.


Лаләбану чәчләрен тузгытып керә.


IV күренеш


Әүвәлгеләр һәм Лаләбану.


Х ө р м ә б а н у. Кунасым килсә, синнән сорамам. (Лаләбануга каршы барып). Күрдеңме, үлгәнме?
Л а л ә б а н у. Аһ, бу җәһәннәм газапларын күрер өчен нигә генә соң дөньяга туа ата баласы?! Күз тутырып йөзенә дә карый алмадым (җылый).
Г ө л г е н ә (Лаләбануны кочаклап). Җыла, кызым җыла! Күз яшьләрең залимнарның туфрагына зәһәр булып тамсын!


Кызлар Лаләбануны чолгап алалар.


Җыр.


Л а л ә б а н у. Сүнде теләк, яна ла, ай, дәрт, яна ла яна!..
Б а р ы с ы.
Әй-й-й, бала! Җыла, җыла, кыз бала.
Йолдызлар да сүнә, ай югала...
Л а л ә б а н у. Өзелде йөрәк, яна ла күкрәк, ай, яна ла, яна!..
Б а р ы с ы.
Әй-й-й, бала! Җыла, җыла, кыз бала!
Йолдызлар да сүнә, ай югала...
Л а л ә б а н у. Тапталган гөл, яна ла күңел, яна ла, яна!..
Б а р ы с ы.
Әй-й-й, бала! Җыла, җыла, кыз бала!
Йолдызлар да сүнә, ай югала...
Л а л ә б а н у. Авыр, авыр, яна ла бәгырь, ай, яна ла, яна!..
Б а р ы с ы.
Әй-й-й, бала! Җыла, җыла, кыз бала!
Йолдызлар да сүнә, ай югала...


V күренеш


Әүвәлгеләр һәм Иделбай.


Иделбай чабып кереп, кинәт артка борылып, яңадан көч белән алга ташлана.


(Барысы бергә) Г ө л г е н ә. Кем ул?!
Х ө р м ә б а н у. Ир кеше!
Х и к ә я т б а н у. Карак!
А с ы л б а н у. Качкын?!
Г ө л г е н ә. Эчкәрегә изенсез* керергә ничек батырчылык иттең, оятсыз?
Х ө р м ә б а н у. Изенсез ничек керәсе булдың монда?
И д е л б а й. (Аңына килеп). Тс-с-с!.. Абызлар, харап итмәгез!.. Мине эзәрлиләр...
Г ө л г е н ә. Кем син?


Каракүз дикъкать белән Иделбайга карап тора.


Х ө р м ә б а н у. Карак?
И д е л б а й. Түгел.
Г ө л г е н ә. Комарбаз?
И д е л б а й. Түгел.
Х ө р м ә б а н у. Әллә кеше үтерүчеме?
И д е л б а й. Юк, юк, түгел!..
Г ө л г е н ә. Кем соң син?
И д е л б а й. Мин чуралыкка гөрифтар* ата баласы, базардан качтым. Коткарыгыз, кызганыгыз мине?!
Х ө р м ә б а н у. Ялганлыйдыр ул.
И д е л б а й. Маңлаема карагыз, богауларым да чишелмәгән. Коткарыгыз мине, кызганыгыз?! Тотылсам бит...
К а р а к ү з. Курыкма, җегет! Урының тыныч. Изге бәндәләргә дучар булдың. (Ишекне бикли). Сине монда таба алмаслар.
Г ө л г е н ә. Кайсы илдән соң син?
И д е л б а й. Туган илем ерак, бик ерак, абыз.
Г ө л г е н ә. Ата-анаң бармы?
И д е л б а й. Беркемем дә юк.
К а р а к ү з. Утыр, җегет. Чуралыкка гөрифтар булуың күптәнме?
И д е л б а й. Дүрт ел.
К а р а к ү з. Ни өчен сине саттылар?
И д е л б а й. Хурлыктан баш тарткан өчен.
Х ө р м ә б а н у. Кара әле, җегет. Әллә син теге тимерче җегетләр кәрваныннанмы?
И д е л б а й. Ийе.
Б а р ы с ы. Мескен!..
Л а л ә б а н у. Тимербулатымның юлдашы мени? (Ташланып җылый). Аһ, залимнар, кансыз ерткычлар!.. (Читкә китеп җылый).
Г ө л г е н ә. Ничек соң безнең йортка керәсе булдың, әллә Тимербулат әйтеп калдырдымы?
И д е л б а й. Менә бу сеңелне мәйданда Тимербулатның гәүдәсен кочаклап аһ-зарын тамаша кылдым. Тоткан юлы бу капка икәнен күрдем. Дошманнар булмас, дуслардыр дип, изенсез керергә батырчылык иттем.
Г ө л г е н ә. Балалар, табын корыгыз!
К а р а к ү з. Кая, җегет, бу чылбырлардан сине коткарырга кирәк.
И д е л б а й. Бикләнгән алар.
К а р а к ү з. Асылбану, игәү табылмасмы?
А с ы л б а н у. Табылса кирәк.
Х ө р м ә б а н у. Гөлгенә абыз! Мин хәзер өйгә катйырга чынлап та курка башладым инде.
Г ө л г е н ә. Куна кал, түшәк табылыр.
А с ы л б а н у. Менә... (Каракүзгә игәү бирә).
К а р а к ү з. Йә, әле җегет! Аякларыңны суз, игәүләп ташлыйк әле. Ай, бичара. Карагыз, кара, кара – богау боҗрасы аяк итләрен сөягенә хәтле ашаган.
Б а р ы с ы (карап). Мескен!..


Каракүз игәүли.


Г ө л г е н ә. Ата-анаң күптән үлделәрме?
И д е л б а й. Әнидән ун яшьтә калдым, әтине хәтерләмим.
К а р а к ү з. Кардәш-тумачаларың бер дә юк мени шулай?
И д е л б а й. Мөхсин-калада бар ди торган иде әнкәй.
Х и к ә я т б а н у. Әнкәй, аш булды, табын тайярланды*.
Г ө л г е н ә. Әйдә, җегет, күктән көткән, җирдән иңгән кунак бул! Каракүз, син үз итеп утыр! Хөрмәбану, син дә табынга уз!
К а р а к ү з. Әйдә, җегет, сыйлаганда усланып кал дигәндәй, син ачтыр әле. Аштан соң игәүләрбез, яме... Минем үземнең дә бүген көнозын бер нәрсә капканым юк.


Асылбану таз-комган белән су бирә, барысы да җуыналар.


К а р а к ү з. Әбәү!.. Синең бу куллар туганнан бирле җуылмаганнардыр.
И д е л б а й. Чура кулын җуса – йозакларны, битен җуса – богауларны барлау кирәк диләр йөкчеләр.
Г ө л г е н ә. Йә, кунаклар, боерыгыз!
К а р а к ү з. Җегетнең күзләренә тузан кергән әле монда.
Х ө р м ә б а н у. Үзең тузан җибәргәнсеңдер әле син.
К а р а к ү з. Анысы да була яшь чакта.
Х ө р м ә б а н у. Картайттың син мине, Каракүз.
К а р а к ү з. Үземчә, олылап әйтүем иде...
Г ө л г е н ә. Боерыгыз, түрдән боерыгыз!
К а р а к ү з. Бу табында ардаклы кунак без булдык. Һоп! (Утырып). Менә шулай.
Г ө л г е н ә. Бары шунда, кунаклар. Бик рәхәтләнеп башлагыз!
К а р а к ү з. Әйттем бит. (Пылау сымак нәрсәне кашыксыз ашыйлар). Ә иртәгә мин сине, теләсәң – Мөхсин-калага, теләсәң – Җаекка озатачакмын.
И д е л б а й. Минем бит мөһернамәм юк. Аннан соң бу... (маңлаендагы мөһерне күрсәтә).
К а р а к ү з. Чалма урагач күренмәс.
Х ө р м ә б а н у. Чалма каян алырсыз икән сез?
К а р а к ү з. Анысы бар икән...
Г ө л г е н ә. Җитешегез, кунаклар, җитешегез!
К а р а к ү з (кычкырып). Булды, чалма да булды! (Сәләмә шарфын алып). Менә хәзердән үк чалып куярга мөмкин.


Шарфны Иделбай башына ураганда капка кагалар.


Б а р ы с ы. Тс-с-с!
Г ө л г е н ә. Бу ни хәл бу? Бу вакытта кем булыр икән? (Һаман кагалар). Өн чыгармагыз! Үзем барыйм... Кем бар?
Т ы ш т а н т а в ы ш. Ач!
Г ө л г е н ә. Син кем?
Т ы ш т а н т а в ы ш. Кергәч белерсең.
Г ө л г е н ә. Танымаган ир-ат икәнсең, юлыңда бул!
Т а в ы ш. Без сакчылар.
Г ө л г е н ә. Ниндәй сакчылар?
Т ы ш т а н т а в ы ш. Базар сакчылары.
Г ө л г е н ә. Базар сакчылары, җегет, синең эздән килгәннәр. Кач! (Кире капкага барып). Нәрсә кирәк соң сезгә?
К а р а к ү з. Әйдә, тизрәк! Ходаем, койма биек икән. Кая качырыйк моны?
Х и к ә я т б а н у. Түшәкләр астына!
К а р а к ү з. Әйдә! (Иделбайны түшәкләр астына яшерәләр).
Г ө л г е н ә. Йортта ир-ат юк. Йомышыгыз булса, иртәгә килерсез.
Т а в ы ш. Ватып керәчәкбез. Ач!
Г ө л г е н ә. Нишлик икән, балалар? Ватып керәбез диләр.
Б а р ы с ы. Кертмә, кертмә!
Г ө л г е н ә. Кертә алмыйм, бәкләр. (Ишекне вата башлыйлар).
(Барысы бергә) Г ө л г е н ә. Харап булдык, харап булдык!
Х ө р м ә б а н у. Нигә калдым, нигә якты күздә китмәдем?!
Х и к ә я т б а н у. Җимерәләр, җимерәләр!
А с ы л б а н у. У-у-у, у-у-у-у (җылый).
К а р а к ү з (Хөрмәбануга). Ят шунда, кузгаласы булма! (Капкага барып). Ватасы булмагыз! Басып керергә хакыгыз юк. (Тибә-тибә). Керәсе булмагыз дим! Ватмагыз дим! (Ишек ачыла, сакчылар керә). Сукыр чебеннәр төсле кая керәсез? (Сугыша башлый).
Б е р е н ч е с а к ч ы. Йорт иясе кем?
Г ө л г е н ә. Мин, бәкләр.
Б е р е н ч е с а к ч ы. Олыс бәге боерыгы белән әйтәм, турысын сөйлә!.. Бу капкадан качкын чураның кереп киткәнен күргәннәр.
Х и к ә я т б а н у. Бездә беркем дә юк.
Б е р е н ч е с а к ч ы. Синнән сорыйм, кортка!
Г ө л г е н ә. Без качкыннар асрамыйбыз.
К а р а к ү з. Эчкәреге хатын-кызлар арасына басып керү боерыкта да, ярлыкта да юк.
Б е р е н ч е с а к ч ы. Ир-аттан беркем дә юкмы?
К а р а к ү з. Сездән башка хәтта ата чебен дә юк.
Б е р е н ч е с а к ч ы (Икенче сакчыга). Тенте! Ә сез урыннарыгыздан кузгалмагыз!
К а р а к ү з. (Икенче сакчыны этеп җибәреп). Бу вакытта эчкәрене тентергә хакыгыз юк!
Б е р е н ч е с а к ч ы. Олыс бәгенә шикаять итәрсез! Юл куй!
К а р а к ү з. Куймыйм.
Б е р е н ч е с а к ч ы. Юл куй дим мин сиңа!
К а р а к ү з. Куймыйм.
Б е р е н ч е с а к ч ы (Икенче сакчыга). Юлны арчы!


Икенче сакчы Каракүзне читкә бәрә.


К а р а к ү з. Кагылма миңа!
Л а л ә б а н у (кычкырып беренче сакчыга каршы килеп). Кем кирәк сезгә, кем кирәк?.. Ышанмыйсыз икән, мине алыгыз, алыгыз!
Б е р е н ч е с а к ч ы. Юл куй!
Х ө р м ә б а н у (мендәр арасыннан). Егылам, егылам, егылам... әбәү-ү-ү-ү!!! (Илереп кычкырып, егылып төшә. Мендәрләр тарала – Иделбай күренә).
К а р а к ү з. (Иделбайны капларга тырышып, Хөрмәбануга тибеп). Бәрәкәтсез!
Б е р е н ч е с а к ч ы. Бу кем?
К а р а к ү з. Кая?
Б е р е н ч е с а к ч ы. Юл куй! (Бәреп җибәрә). Бу кем?
К а р а к ү з. Бумы? Бу, бу, бу минем абыем.
Б е р е н ч е с а к ч ы. Нигә ул анда?
К а р а к ү з. Ни, ни, аны бик каты бизгәк тота.
Б е р е н ч е с а к ч ы. (Иделбайны җилкәсеннән тотып торгызып башыннан чалмасын тартып алып). Тор! Әһә! Әйдә!..
И д е л б а й (паузадан соң). Гомерегез озын булсын, абызлар! Насыйп булмады...
Б е р е н ч е с а к ч ы. Кортка, син дә, әйдә!
К а р а к ү з. Ул йөри алмый, үзем барам!..


Чыгалар. Башкалар җылашып калалар.


Пәрдә төшә.


ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ


Бик бай сарай алды бакчасы. Фанталлар, беседкалар, төрле көньяк агачлары һәм гөлләр. Бакчаның бер ягында сарай баскычы һәм фасады. Артта крепость дивары. Өстән түбәнгә таба киң таш баскыч. Арттан тау итәгендә иске Шәрык шәһәре күренеше. Көндез.


I күренеш


Чүреләр.


Чүреләр комганнар, тазлар күтәреп җырлап чыга.


Җыр


З ә н җ ә ф и л. Таң нурлары алсу, алсу.
Б а р ы с ы.
Алсу чыклар, сандугачлар, карлыгачлар –
Бизәге шул, теләге шул, саба таңы бүләге.
З ә н җ ә ф и л. Яшь йөрәкләр ярсу, ярсу.
Б а р ы с ы.
Ярсып сыза, гомер уза, каннар кыза –
Йөрәктә шул, күкрәктә шул, тиң табылмый яшь дәрткә.
З ә н җ ә ф и л. Аллы-гөлле нәфис гөлләр...
Б а р ы с ы.
Күңеллеләр, сөйкемлеләр, бәхетлеләр –
Түтәлдә шул, үскәндә шул, күбәләкләр үпкәндә.
З ә н җ ә ф и л. Саба җиле синнән һәрдәм...
Б а р ы с ы.
Сәлам көтәм, хәбәр көтәм, хәтәр көтәм –
Фиракта* шул, озакта шул, ярым калды еракта.


Мелодекламация. Музыка.


Й о л д ы з б а н у.
Аһ, матур яз! Кочагыңда,
Сайрар кошлар җыры астында,
Күрекле гөлләр астында...
Б а р ы с ы. Аһ, дөнья ниндәй күңелле!
Й о л д ы з б а н у.
Таң уяткан тын күлләрдә
Кояш нурларын сипкәндә,
Җилләр назлап тирбәткәндә...
Б а р ы с ы. Аһ, дөнья ниндәй күңелле!
Й о л д ы з б а н у.
Киң күкрәк, дәртле йөрәк
Карап калса үткәндә,
Сөйгәнең сөеп үпкәндә...
Б а р ы с ы. Аһ, дөнья ниндәй күңелле!


Җыр


З ә н җ ә ф и л.
Күңелле дөнья, дуслар зарыгып үткәндә
Читтә, еракта дуслар гомер сөргәндә,
Былбыл моңнары, чишмә сулары,
Нәфис сөнбелләр сөендермиләр.
Б а р ы с ы.
Нәфис сөнбелләр сөендермиләр.
Дәртле күңелләр тоткында чакта, коллыкта чакта...
З ә н җ ә ф и л.
Ал күбәләкләр, дуслар, талпынып очканда,
Шат күбәләкләр, дуслар, гөлгә кунганда,
Күңелләр таша, аһ, чиктән аша,
Нигә мин дә шул күбәләк түгел?!
Б а р ы с ы. Нигә мин дә шул күбәләк түгел?!
Ашкына күңел тоткында чакта, коллыкта чакта...


Мелодекламация. Музыка.


Ыспай хәрәкәтләр белән талпына-талпына, сөйләнеп, биергә хәзерләнәләр.


Б е р е н ч е ч ү р е.
Күбәләктәй канат кагып очсаң иде,
Ерак-ерак саф күкләргә, зур тауларга!
Алтын төсле шәүлегәнгә әверелеп,
Талга кунып, мәңге җырлап торсаң иде.
Үз иркеңдә, сызылып таңнар аткан чакта,
И к е н ч е ч ү р е.
Болан төсле, таш-тауларда, далаларда,
Ирекле булып, теләгәнчә йөрсәң иде!
Үз көнеңне үз башыңа күрсәң иде.
Ө ч е н ч е ч ү р е.
Балык булып саф суларда йөзсәң иде,
Диңгезләрне, мохыйтларны* кичсәң иде!


Балет башлана. Музыка.


II күренеш


Әүвәлгеләр һәм Зәкятбану.


З ә к я т б а н у. Җитәр сезгә, әрсез җаннар, килбәтсезләр, килмешәкләр! Һә, тапканнар эш – бакча буйлап кәҗәләрдәй сикерешәләр.
(Зәнҗәфилгә). Комганыңны аударма!
(Беренче чүрегә). Сабын китер, күбек китер!
(Йолдызга). Ә син сөлгегә бар!
Й о л д ы з б а н у (гөлләр түтәле яныннан үткәндә).
Матур гөлләр, нәфис гөлләр, күрекле гөлләр!..
З ә к я т б а н у (аны дорфа рәвештә этеп җибәреп).
Синең ише чүре өчен үсмәгәннәр,
Бикәләрнең зәүкы өчен үскән алар.
Й о л д ы з б а н у.
Нәфис гөлләр, җиләкләр, җефәкләр,
Төрле-төрле асылташлар, бизәкләр,
Барысы да бикәләргә бүләкләр.
Ә безгә?! Безне, кагылсаң да, сүгәләр.
З ә н җ ә ф и л. Кычкыралар, бакыралар.
Б е р е н ч е ч ү р е. Оралар, сугалар.
Й о л д ы з б а н у. Этәләр, төртәләр.
З ә н җ ә ф и л. Чеметәләр, тибәләр.
З ә к я т б а н у. Җитәр, җитәр!
З ә н җ ә ф и л. Хәер.
Бикәләрнең сәгатьләре инде тулган,
Олыс бәге өчесен дә сөймәс булган.
З ә к я т б а н у. Ялган!
Гәрчә күптән ул хәрәмгә кермәсә дә,
Бикәләрне айдан бирле күрмәсә дә,
Әмма бүген боерык булды күренергә,
Шуның өчен ашыгалар су керергә.
Й о л д ы з б а н у. Тс-с-с! Чыгалар...
З ә к я т б а н у. Каршы барыгыз!..


Кызлар чыгалар, Зәкятбану каршы бара.


III күренеш


Әүвәлгеләр, Зөбәрҗәт, Айтүрә һәм Анастач.


З ә к я т б а н у. Хәерле таң, бикәләр, боерыгыз иркәләр!


Бикәләр кәнизәкләр арасында чайкалып кереп, Зөбәрҗәт уңга, Анастач сулга, Айтүрә уртага урнашалар. Көзгегә карашалар. Пауза.


З ө б ә р җ ә т. Зәнҗәфил!
Кара сана, ниндәй минем зиннәтләрем,
Һинд суларын күреп үскән энҗеләрем!
Такыямның күрекле ташы – зөбәрҗәт,
Матур йөзгә килешә икән чибәр зат.
А й т ү р ә. Йолдызбану!
Әйт, бизәнүем килешкәнме?
Кершәннәрем, иннекләрем шәп төшкәнме?
Хәер, йөзем шундай саф. Нәкъ яшь бала.
Караганда хәтта көзге дә ояла.
А н а с т а ч (чүрегә).
Чәчләремнең бөдрәләре тузмаганмы,
Керфекләрем кашларымны узмаганмы?
Ә күзләрем төс сайлаган зәңгәр күктән,
Бәгем мине көтә булыр, сагынып күптән.
З ө б ә р җ ә т.
Күлмәгемне күргәнең юк бит әле,
Изүләрен, итәкләрен син күр әле.
Хода кушса, бүген бәгем бик сөяр,
Әмма инде дошманнар тәмам көяр.
(Башкаларга кыек карап ала).
А й т ү р ә.
Хына яктым кашыма, чәчләремә,
Ант итсәм дә, охшармын мин бәгемә.
Пөхтә, тулы хатын-кызларны ирләр
Сөйгәннәр, сөяләр һәм сөярләр.
З ө б ә р җ ә т. Мактан, мактан!..
Суга кергәч, буяуларың эзе калмас.
Сәлперәгән җуан тәнең күренгәндә,
Бәгем түгел, чүрәкче* дә сиңа бакмас.
А й т ү р ә.
Ялан өсткә бәккә әгәр син күренсәң,
Менә булыр иде хикмәт, әгәр белсәң.
Хи-хи-хи...
Кием киеп, мин матур дип син йөр әле.
Ә киемсез син нәкъ арык, чын кара чутыр шүрәле!
А н а с т а ч.
Җуан, симез хатын-кыз ирләр өчен имгәк ул,
Үтә арык булганчы, булмаганы мең алтын.
Иркә ирләр андайларны яратмыйлар, сөймиләр,
Хатын-кызның солтаны – минем төсле булганы!
З ө б ә р җ ә т. Синең төсле ди нәкъ...
А й т ү р ә. Алай. Хи-хи-хи... Салам төсле сары чәчле, ди.
З ө б ә р җ ә т. Песи төсле зәңгәр күзле, ди.
А й т ү р ә. Сипкеле, сипкеле әфәләм* йөзле, ди.
З ө б ә р җ ә т. Кукайган* ташкурчак төсле, ди.
А н а с т а ч.
Минем күзләр фирәзәдәй, саф күк төсле,
Шуның өчен бәгемнең дә сөеклесе.
З ө б ә р җ ә т. Синме, син Мәскәү эте!
А й т ү р ә. Син тәмуг уты!
А н а с т а ч (Зөбәрҗәткә). Син кара чутыр!
(Айтүрәгә) Ә син пешмәгән камыр!
З ө б ә р җ ә т. Каян килгән матурлар... Берегез черегән чикләвек, икенчегез ташбака!
А й т ү р ә. Ә син орчык! Аждаһа!..
(Анастачка) Ә син Мәскәү калдыгы, кахбә!*
З ө б ә р җ ә т (Анастачка). Черегән чикләвек!
(Айтүрәгә) Ташбака! (Кабатлый).
А й т ү р ә (Зөбәрҗәткә). Орчык! Аждаһа!
(Анастачка) Мәскәү калдыгы, каһба! (Кабатлый).
А н а с т а ч (Зөбәрҗәткә). Кара чутыр!
(Айтүрәгә) Пешмәгән камыр! (Кабатлый).


Соңгы җөмләләрен барысы бергә сөйләп, бер-берсен төрткәләшәләр.


З ә к я т б а н у (аралап).
Әй, гүзәл гөл шаһлары, җир хурлары!
Көнләшәләр сездән саф күк йолдызлары.
Йөзегездә уйный кояш, ай нурлары,
Сез генә тик күрекле баг былбыллары!
Берегез ай, икенчегез якты кояш!
Өченчегез таң нурыдай балкып тора.
Сыннарыгыз талчыбыктай, үзегез яшь,
Күзләрегез җәүһәрләрдәй янып тора.
Син канәфер, син шәфталу, ә син бадьян.
Син карлыгач, син тутый кош, син сандугач.
Ниндәй үпкә кала инде, уйласаң,
Матурлыкта өчегез дә тиң булгач!
З ө б ә р җ ә т.
Мин ачуланмыйм, ну-у-у... бигрәк эссе һава,
Яңгыры да юк бүген, кирәкмәгәндә ява...
А й т ү р ә.
Мин үпкәләмим, үпкә йөзне саргайта,
Әнә, сыерчыклар да ояларына кайта...
А н а с т а ч. Каш җыеру зәңгәр күзгә килешми,
Киң күңелемә ачу-үпкә ирешми.
З ө б ә р җ ә т. Ефәк пәрдәң бигрәк ыспай, бик килешле бүген сиңа!
А й т ү р ә. Бу ниндәй таш, бигрәк күрекле, әйтсәнә миңа?
А н а с т а ч. Буй-сыннарың бигрәк нәфис, бигрәк зифа!
А й т ү р ә. Саф суларда коенганда бигрәк сылу күренәсең!
З ө б ә р җ ә т. Ак кардан ак тәннәреңә нәрсә генә сөртәсең?
А н а с т а ч.
Һинд диңгезе лаләләрен суга салып,
Җуынсаң син дәррәү китәрсең агарып.
З ө б ә р җ ә т.
Әгәр йотсаң зәл тамырын нанга* салып,
Бер атнада ук калырсың син ыспайланып.
З ә к я т б а н у.
Иркә бикәләр, күрекле бикәләр,
Сабын, болыт, зәгъфран бар әзер!
Б а р ы с ы. Хәзер, хәзер...
А й т ү р ә. Олыс бәккә чибәрләнеп күреник әле.
З ө б ә р җ ә т. Әйдә, ахирәт, алдан син бар!
А й т ү р ә. Юк, ахирәт, син бар!
З ө б ә р җ ә т. Син олы хатын, төп хатын.
А й т ү р ә. Булса тагын, син акыллы.
З ө б ә р җ ә т. Син җумарт. Син уз!
А й т ү р ә. Син зирәк. Син уз!
А н а с т а ч. Сатулашмагыз, әйдәгез! (Чыга башлый).
З ө б ә р җ ә т. Тукта, тукта!
А й т ү р ә. Анастач, бәгърем! Синеңчә, кем алдан барырга тиеш?
А н а с т а ч. Кайсыгыз картрак, шул барсын!
З ө б ә р җ ә т. Әйттем бит, хи-хи-хи...
А й т ү р ә. Алайса син алдан бар!
А н а с т а ч. Карчыклар барында мин батырчылык итәмме соң?!
З ө б ә р җ ә т. Әйттем бит, һи-хи-хи...
А й т ү р ә. Синеңчә, әллә мин карчыкмы?
З ө б ә р җ ә т. Сүз дә юк.
А й т ү р ә. Ничек сүз дә юк?
З ө б ә р җ ә т. Шулай.
А й т ү р ә. Ничек ул алай?!
З ө б ә р җ ә т. Шулайның алае булмый, әйдә, уз алга!
А й т ү р ә. Кагыласы булма!
З ө б ә р җ ә т. Төртмә! Нигә төртәсең?
А й т ү р ә. Үзең ич сукыр чебен төсле күзгә керәсең.
З ә к я т б а н у (араларына кереп). Күрекле бикәләрем сау булсыннар! Минем арттан яшьләр генә иярә ала.
А й т ү р ә. Үзем, үзем! Җибәрегез, җибәрегез мине алга!
З ө б ә р җ ә т. Тора тор, ашыкма!
А н а с т а ч. Туктагыз, тукта!
А й т ү р ә. Муеныңны сузма!
(Бергә). А н а с т а ч. Этмә!
З ө б ә р җ ә т. Төртмә!
А й т ү р ә. Җибәрмә, җибәрмә!


Кабатлыйлар. Төрткәләшеп чыгалар.


IV күренеш


Җанбәк, Корылтай, Бәйрәмкол, Укбай, Сөрембай.


Җ а н б ә к (ачуланып, шаулап керә. Артыннан башкалар керәләр). Йорт күрмәгән хурлык, ил күрмәгән сансызлык. Кара йөрәк шатланганда, йөзе кара Илбәк хаҗи бәйрәм иткәндә, мин, мин – Олыс бәге!.. У-у-у-у, бр-р-р-р...
Б ә й р ә м к о л. Олыс бәге сау булсын!
Җ а н б ә к. Өндәмә!
Б ә й р ә м к о л. Корычборын әле...
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у, бр-р-р... Бу сансызлыкны, бу хурлыкны кемнең күргәне бар, кемнең күргәне бар дим, йә!
Б ә й р ә м к о л. Олыс бәге сау булсын!
Җ а н б ә к. Өндәмә! Йә, әйтегез, әйт, кемнең күргәне бар дим, йә, йә!
Б ә й р ә м к о л. Бу җиңелү...
Җ а н б ә к. Өндәмә!.. У-у-у-у, Илбәк хаҗи, у-у-у-у-у, кара йөрәк! У-у-у-у-у, ишәктән туган ишәк! Минем кулыма төшкән көнеңдә дөньяга тууыңа үкенәчәксең! У-у-у-у, сугымнан туган сугым! У-у-у, эттән туган эт! У-у-у-у-у... Йә, йә, йә!
К о р ы л т а й. Олыс бәге сау булсын!
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у, Илбәк хаҗи, у-у-у-у-у, кара йөз! У-у-у-у, җир бит! Бүгенге оятсызлыгыңның ачуын миндә дип беләсең, у-у-у, мин сине! У-у-у-у, мин аны! У-у-у-у-у-у...
К о р ы л т а й. Олыс бәге шат булсын!
Җ а н б ә к. Өндәмә!.. Йә, йә, йә!
К о р ы л т а й. Күңеле тыныч булсын!
Җ а н б ә к. Өндәмә!.. Йә, йә, йә!
К о р ы л т а й. Илбәк хаҗи иртәгә үк җиңеләчәк һәм бик каты җиңеләчәк.
Б ә й р ә м к о л. Ийе, ийе. Һәм бик каты җиңеләчәк.
Җ а н б ә к. Нигә соң ул бүген җиңелмәде?
Б ә й р ә м к о л. Бүген Корычборынның кәефе юк иде.
Җ а н б ә к. Син аны кайдан белдең, ә?
Б ә й р ә м к о л. Беренче канат тибрәтүеннән үк күрдем.
Җ а н б ә к. Нәрсә, нәрсә дидең?!
Б ә й р ә м к о л. Дошманны күрүгә ташланмавы, бу да аның исән түгеллеген күрсәтә.
Җ а н б ә к. Нигә соң син сырхау батырлар белән миннән мәйдан тоттырасың?
Б ә й р ә м к о л. Мин бит...
Җ а н б ә к. Өндәмә! Ә, йә, йә, ә!
Б ә й р ә м к о л. Мин, мин...
Җ а н б ә к. Өндәмә! Ә, ә, йә... әйт, Илбәк хаҗидан күпме ришвәт алдың, ә, ә, йә?!
Б ә й р ә м к о л. Бер бакыр тәңкә алган булсам, урыным дар агачында булсын.
Җ а н б ә к. Өндәмә! Йә, йә, йә!
Б ә й р ә м к о л. Әгәр дә бер бакыр...
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у-у, бр-р-р-р... Намусымны, абруемны таптаткан, ун мең алтынымны оттырган җинаятьчене чыгарыгыз каршыма! У-у-у-у!.. Күз алдымда җәзасы бирелсә, йөрәгемә җиңелрәк булыр... чыгарыгыз! У-у-у-у, бр-р-р-р!
Б ә й р ә м к о л. Бик күп мәйданнар тотып өстен чыккан батырны, башы-күзе исән чакта тапшырам, бәгем!
Җ а н б ә к. Өндәмә! (Бытбылдыкны кулына алып). Син нишләдең, Корычборын, ә, йә, йә?! Өндәмә!.. Йортның данын таптаттың бит син, ә, йә, йә, йә!.. Өндәмә!.. У-у-у, сине, ишәктән туган ишәк, эттән туган эт! Ә, йә, йә... беләсеңме, мин синең бу эшең өчен өстеңә йөз песи җибәреп, у-у-у-у-у! Ә, йә, йә!.. Өндәмә! Алыгыз, ал, канатлары кулларымны яндыра, У-у-у-у, бр-р-р-р!
Б ә й р ә м к о л (кошны алып). Бик күп ярышларда өстен чыккан батыр көчле куллы, йомшак күңелле иясеннән мәрхәмәт көтә.
Җ а н б ә к. Өндәмә! Ә, йә, йә! Минем ачуым зур аңа... У-у-у-у! Ул йортның абруен, намусын бер сәүдәгәрдән таптатты... Ун мең алтынымны оттыртты... Бәхиллегем юк аңа! У-у-у-у, сине, Илбәк хаҗи! У, мин сине эттән туган, ишәктән туган сугым! Өндәмә!.. Китерегез җәза чыбыгын, җәза, җәза! У-у-у-у, бр-р-р-р!
К о р ы л т а й. Укбай!
У к б а й. Баш иям. (Чыга).
Б ә й р ә м к о л. Бик күп көрәшләрдә, ярышларда өстен чыккан Корычборын батырның бүгенге гөнаһын батыр йөрәкле Олыс бәге кичмәс микән?
Җ а н б ә к. Өндәмә! Җәза, җәза! Күз алдымда суктырыгыз куркак җанны!
К о р ы л т а й. Олыс бәге, бер юлга, бәлки, шелтә белән генә калдырыр?
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у...
К о р ы л т а й. Бер атна ач тоту артык булмасмы?
Җ а н б ә к. Бр-р-р-р-р-р-р!
К о р ы л т а й. Олыс бәкнең теләге шул икән, җирендә булыр.
У к б а й. Чыбык әзер, боерыгыз! (Корылтайга бирә).
Җ а н б ә к. Җәза башлансын! У-у-у-у!
К о р ы л т а й. Бу гөнаһкяр бытбылдыкка Олыс бәге ничә чыбык тиеш таба?
Җ а н б ә к. Йөз чыбык орылсын!
К о р ы л т а й. Бәгем?!
Җ а н б ә к. Өндәмә! Илле чыбык булсын!
Б ә й р ә м к о л. Күтәрә алмас...
Җ а н б ә к. Өндәмә! Кырык булыр!
Б ә й р ә м к о л. Зәгыйфьләнеп калыр.
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у, егерме!
Б ә й р ә м к о л. Сырхап калыр.
Җ а н б ә к. Ун, ун, ун, у-у-у-у!..
К о р ы л т а й. Әйтә-әйтә сугылган биш чыбык та җитә калыр.
Җ а н б ә к. Өндәмә! Ун, ун! Һәрбер оттырган мең алтынга бер чыбык! У-у-у-у!.. Җәза туен башкаруны сиңа боерам, Корылтай!
К о р ы л т а й. Бәгем...
Җ а н б ә к. Өндәмә, башла! Сүзем!
К о р ы л т а й (торып, мәһабәт тавыш белән). Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы Олыс бәгенең боерыгы белән, бик күп ярышларда өстен чыккан, бүгенге ярышта Илбәк хаҗиның Мәрҗәнборыны тарафыннан җиңелгән Корычборын атлыг* батыр бытбылдыкка ун чыбык орырга сүзем. Бытбылдыклар башлыгы Бәйрәмкол тарханга Корычборын атлыг бытбылдыкны Сөрембайга тапшырырга сүзем. Олыс бәге боерыгы белән Укбайга җәза чыбыгын алырга сүзем!
Б ә й р ә м к о л. Батыр йөрәкле, нечкә күңелле, мәрхәмәтле бәгем, суктырмагыз аны?!
Җ а н б ә к. Өндәмә!
Б ә й р ә м к о л. Аның урынына мине суктырсыннар!
Җ а н б ә к. Сиңа башка җәза булыр, суктырырга сүзем!.. Башлансын!
У к б а й (суккан саен әйтә бара). Җиңелмә, җиңелмә, батыр бул, батыр бул, дәүләт малын туздырма, авырма, авырма, авырма!
Җ а н б ә к. Өндәмә! Бер тәүлек ашатмаска, бер атна көне-төне читлеге янында өч песи тотарга, ун көннән арслан канын чукыта башларга сүзем!
Б ә й р ә м к о л. Арслан каны?!
Җ а н б ә к. Өндәмә... Шул вакыт эчендә син аны табарга тиешсең. Табалмасаң, бытбылдыклар башлыгы Җирбай булыр. Син Зәкятбану карчыкның комганын ташырсың. Өндәмә! Корылтай, Укбай, Сөрембай, тыңлагыз! Хәзер даруга бәгенә, тамгачыга, тартнакчыга сүземне әйтегез – Илбәк хаҗи һәм башка сатучыларның йөкләрен карап, биш мең алтын җыйсыннар Вә дәхи кылан алучы, салыг саючы*, ясак җыюларга бер көн эчендә биш мең алтын тайярларга сүзем!.. Вә дәхи иртәгә хәтле күземә күренәсе булмагыз. Юкса, бытбылдык хәленә төшәрсез! Сүзем!
К о р ы л т а й. Олыс бәге сау булсын! Гомере озын булсын!
Б ә й р ә м к о л. Батыр бытбылдык...
Җ а н б ә к. Өндәмә! Барыгыз! (Барысы да чыгып китәләр. Җанбәк бакча буйлап ачуланып йөренә). Минем ачуымны җолуы авыр булыр сиңа, Илбәк хаҗи, у-у-у-у, мин сине, эттән туган эт, у-у-у, мин сине, базар сугымы! У-у-у, бр-р-р-р!


V күренеш


Җанбәк һәм Каракүз.


Җыр


К а р а к ү з. Бакчадагы гөл төсле, ак теләк теләп...
Җ а н б ә к. Менә хикмәт.
К а р а к ү з. Үткен, ирекле җил төсле, саф теләк теләп...
Җ а н б ә к. Менә имгәк...
К а р а к ү з. Чишмәдәге су төсле, пакь теләк теләп...
Җ а н б ә к. Менә тинтәк...
К а р а к ү з. Җырлар өчен килдем, ай... мин килдем...
Җ а н б ә к. Кайчаннан бирле соң син тилердең, дим?..
К а р а к ү з. Диңгез үкереп шаулаганда бусагаңда,
Җ а н б ә к. Өндәмә!..
К а р а к ү з. Үкереп яңгырлар яуганда бусагаңда,
Җ а н б ә к. Нәрсә, кайда?
К а р а к ү з. Кайгылылар җылаганда бусагаңда,
Җ а н б ә к. Менә маңка!
К а р а к ү з. Җырлар өчен килдем, ай... мин килдем...
Җ а н б ә к. Кайчаннан бирле соң син тилердең, дим? Ят кеше, йа, Ходай!
К а р а к ү з. Нигә курыктың болай?
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к (шашынып). Син, син!
К а р а к ү з. Йә, мин, мин.
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Нигә болай кабарынасың?
Җ а н б ә к. Син ничек монда кердең?
К а р а к ү з. Ә син ничек кердең?
Җ а н б ә к. Нигә кердең?
К а р а к ү з. Син нигә кердең?
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к (шашынып). Син кем?
К а р а к ү з. Син кем?
Җ а н б ә к. Мин, мин, у-у-у-у-у, бр-р-р-р...
К а р а к ү з. Төелдең* ич! (Аркасына суга-суга) Алла диген, Алла диген, Алла диген!
Җ а н б ә к. Әһә, син шулай икән әле! (Кылычын чыгара).
К а р а к ү з. Йә!
Җ а н б ә к. Өндәмә! Башың исән чакта югал күземнән!
К а р а к ү з. Ә-тә-тә-тә!.. Күркә мени, ниндәй кабарынган, аха-ха-ха!..
Җ а н б ә к. Югал дим! (Һөҗүм итә, куышып йөриләр).
К а р а к ү з. Әлләли, бәлләли, җитә алмый! Әлләли, бәлләли, җитә алмый! (Кабатлый).
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к. Өндәмә, дим!..
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к. Син!! Син!.. Син, син (кычкырып башлап, акрынлата бара). Һә, кара, кара! Һә, син үзең, тегеләй, ни икәнсең...
К а р а к ү з. Ни?
Җ а н б ә к. Һә... Матур гына икәнсең. Һә... чибәр генә икәнсең. Һә... бигрәк чибәр, гүзәл икәнсең!
К а р а к ү з (хәсиятләнеп). Йә?!
Җ а н б ә к (тавышын йомшартып). Син кем, чибәр кыз, кайдан? Нишләп йөрисең?
К а р а к ү з. Биеп йөрим мин киң дөньясында!..
Җ а н б ә к. Биеп?!
К а р а к ү з. Рәхәт лә миңа саф күк астында.
Җ а н б ә к. Һә!..
К а р а к ү з.
Кошчык шикелле, мин үзем ярлы.
Йортым саф һава, җиһан да данлы.
Җ а н б ә к. Алай икән, ярлы бала икәнсең.
К а р а к ү з. Дөрес, ярлы, ләкин бәхетле.
Җ а н б ә к. Бәхетле?..
К а р а к ү з. Шулай, бәхетле!
Чөнки мин саф җилдәй ирекле!
Җ а н б ә к. Һә, алай икән!.. Кайда һәм ничек торасың?
К а р а к ү з. Салкын күләгә – түшәгем минем,
Җ а н б ә к. Һә, кардәш-кабиләң, дус-ишләрең бармы?
К а р а к ү з. Сайрар былбыллар – дусларым минем. (Чәчкәләрне өзгәләп, башларын бизи).
Җ а н б ә к. Һә, һә, һә!.. (Тегәләп* озак карый).
К а р а к ү з. Нәрсә карыйсың, әллә танымыйсың?
Җ а н б ә к. Һә, кем соң син?
К а р а к ү з. Әйттем ич.
Җ а н б ә к. Ниндәй кәсеп белән торасың?
К а р а к ү з. Мин хәерче.
Җ а н б ә к. Хәерче?!
К а р а к ү з. Ийе, хәерче. Ләкин ирекле.
Җ а н б ә к. Ә минемчә, син күрекле...
К а р а к ү з. Ятлар өчен йөрәгем бикле.
Җ а н б ә к. Юк, хәйләкәр төлке!
К а р а к ү з. Төлке... Ха-ха-ха!
Җ а н б ә к. Өндәмә... Менә бу багны күрәсеңме?
К а р а к ү з. Күрәм.
Җ а н б ә к. Бу багда өзем* бар, шәфталу бар, анар бар. Әйт, яратканың нәрсә?
К а р а к ү з. Яратканым туры сүз.
Җ а н б ә к. Әй, син, майлы күз!
К а р а к ү з. Минем исемем алай түгел.
Җ а н б ә к. Ничек соң?
К а р а к ү з. Минем исемем Каракүз!
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Ихлас, шулай.
Җ а н б ә к. Һә, алай!..
Күзнең карасы, йөрәк ярасы...
Буйның зифасы, күңел шифасы.
Йөзнең гүзәле, ал гөлнең үзе... дәй-й-й!
К а р а к ү з. Бәй-й-й!.. Нәрсә туглыйсың?
Җ а н б ә к. Өндәмә!.. Син, килбәтең зифа икән. Кашың да кыйгач икән, күзләрең дә кара икән, исемең дә җисемеңә тап икән! Нигә соң ят кешеләр бакчаларына кереп, карга шикелле кычкырып йөрисең?
К а р а к ү з. Каргача. Карга ничек кычкыра соң?
Җ а н б ә к. Менә нәкъ синеңчә.
К а р а к ү з. Минемчә, ха-ха-ха! Ул ниндәй була соң?
Җ а н б ә к. Нәрсә?
К а р а к ү з. Карга.
Җ а н б ә к. Кычкыра белгәч, үзен дә беләсең булыр.
К а р а к ү з (җанланып). Беләм, беләм... Ул карга дигән кош, менә нәкъ, нәкъ синең шикелле була ул.
Җ а н б ә к. Каракүз, өндәмә!
К а р а к ү з. Йә әле, баягыча, «у-у-у-у, бр-р-р-р» дип кычкырып кара әле?!
Җ а н б ә к (кәефе китеп). Каракүз, син минем кем икәнлегемне белеп, абайлап сөйләшәсеңме?
К а р а к ү з. Белмәсәм, сөйләшмәс тә идем.
Җ а н б ә к. Соң алай булгач...
К а р а к ү з. Нәрсә булгач?
Җ а н б ә к. Минем алдымда әдәплерәк булуыңны теләр идем мин.
К а р а к ү з. Әдәплерәк! Соң, син кем ул хәтле?
Җ а н б ә к. Беләм дидең бит.
К а р а к ү з. Беләм шул.
Җ а н б ә к. Белмисең булыр. Юкса, болай сөйләшергә батырчылык итә алмас идең.
К а р а к ү з. Мин белмимме?
Җ а н б ә к. Белсәң, әйт!
К а р а к ү з. Синме?
Җ а н б ә к. Ийе, мин.
К а р а к ү з. Син... син карга!
Җ а н б ә к (ачуланып). Каракүз!
К а р а к ү з. Кабарынма, канатың сынар!
Җ а н б ә к (каты ачуланып). Каракүз!!
К а р а к ү з. Ә-тә-тә-тә-тә-тә. Кара, ниндәй кабарына... Әллә син, теге ниме – әтәч, каргамы?
Җ а н б ә к (кылычына ябышып). Каракүз, үзеңә булган ригамны* югалтма!
К а р а к ү з. Ай-яй-й-й!.. Үзеңдә, тегеләй, гайрәт бар икән бабай!
Җ а н б ә к. Синең күзеңдә бабай буласым килми.
К а р а к ү з. Алайса, малай...
Җ а н б ә к. Анысына бу сакалым риза булмый.
К а р а к ү з. Алайса, алайса, бүз* җегет...
Җ а н б ә к. Каракүз!
К а р а к ү з. Карга дидем – яратмадың, бабай дидем – кәефең китте, малай дигәч – сакал дидең. Кем соң син?
Җ а н б ә к. Мин бу илнең мәртәбәле бер кешесе.
К а р а к ү з. Минемчә, син бу илнең мәртәбәле кешесенә караганда, мәртәбәсез каргасына күбрәк охшыйсың.
Җ а н б ә к. Әгәр дә синең бу матур күзләрең, шул зифа буең булмаса, мин сине... Тукта, тукта, Каракүз! Син минем ихтыярымны алдың. Син кыр чәчәге төсле, караган саен матурлана, гүзәлләнә барасың. Ярый, бу турыда сүз бетсен. Син нәрсәгә монда кердең, йомышың ни?
К а р а к ү з. Мин ачык капкалардан һәр йортка шулай керә торам. Җырлыйм, биим.
Җ а н б ә к. Җырыңны ишеттем. Ә биюеңне күргәнем юк әле.
К а р а к ү з. Мин бер айдан бирле биемәскә булдым.
Җ а н б ә к. Ни өчен?
К а р а к ү з. Келәмем юк.
Җ а н б ә к. Биер өчен келәм кирәк мени?
К а р а к ү з. Ийе, ийе... Бер ай элек мин күргән келәм кирәк. Гөлбостан келәм кирәк!


Музыка. Мелодекламация.


Зур мәйданнарда утлар эчендә
Уйнап торганда сорнай-кәрнәйдә,
Җырлыйсым килә, биисем килә,
Күрекле келәмдә, бостан келәмдә.
Утлы хыяллар яшь чакта гына,
Күңел бизәге була алалар.
Аларга мәйдан шул чакта гына,
Шул чакта гына алар яналар.
Шул чакта гына күңел яктыра,
Шул чакта гына тора аласың.
Шул чакта гына, аһ, шул чакта гына,
Дөнья кадерен белеп каласың.
Сикереп-талпынып, яшь болан төсле,
Биегән чакта киң мәйданнарда,
Җилдәй ирекле, җендәй күрекле,
Булып күренә шул чакта дөнья!
Шул чакта гына коллык-богаудан
Котыла ала ярсыган күңел.
Шул чакта гына талпына күңел,
Аһ, нигә соң мин ирекле кош түгел?!
Җ а н б ә к. Чү әле, чү, Каракүз, чү! Хикмәт булып китте әле монда. Икенең берсе, аңлыйсыңмы, икенең берсе: йә син юлдан адашкан, йә мин саташкан!..
К а р а к ү з. Йә?
Җ а н б ә к. Йә син дивана, йә мин җүләр.
К а р а к ү з. Йә...
Җ а н б ә к. Син шул сүзләрне мәйданнарда сөйләп йөрисеңме?
К а р а к ү з. Йөрсәм ни?
Җ а н б ә к. Сакчылар, баскаклар, казыйлар нәрсә карыйлар?!
К а р а к ү з. Алар бушамыйлар, халыкны талыйлар.
Җ а н б ә к. Мондай сүзләр сөйләүчеләр бездә дар агачлары сайлыйлар!..
К а р а к ү з. Нәрсә?
Җ а н б ә к. Өндәмә! Әйт, үзең теләгән бостан келәмдә биисең киләме, әллә дар агачына асыласың киләме?
К а р а к ү з. Аңламыйм!
Җ а н б ә к. Бер шартымны үтәсәң, җаның теләгән келәм алдыңда булыр. Үтәмәсәң, дар агачы!
К а р а к ү з. Ниндәй шарт ул?
Җ а н б ә к. Өндәмә!.. Тыңла, мин сиңа җаның теләгән бостан келәм* алып бирермен. Ә син шуңа каршы мине сөяргә тиешсең!
К а р а к ү з. Сине сөяргә?!
Җ а н б ә к. Ийе, мине – Олыс бәген.
К а р а к ү з (куркып чүгәләп). Син Олыс бәге мени?!
Җ а н б ә к. Соң, кем дип белдең?
К а р а к ү з. Нигә соң аны баштук әйтмәдең?
Җ а н б ә к. Башта әйткән булсам, нишләр идең?
К а р а к ү з. Качкан булыр идем.
Җ а н б ә к. Хәерче урам кызына Олыс бәген сөю мәртәбә түгел мени?
К а р а к ү з. Кызык...
Җ а н б ә к. Җавап көтәм!
К а р а к ү з. Мин мәртәбәләр яратмыйм.
Җ а н б ә к. Нәрсә?!
К а р а к ү з. Сөя алмам, булмас! (Китә башлый).
Җ а н б ә к. Өндәмә, тукта!.. Әгәр үзең теләп сөймәсәң, мин сине икенче төрле юллар белән мине сөяргә куша белермен. Әмма ул чагында бостан келәм...
К а р а к ү з. Булмас, кирәкми! (Китә башлый).
Җ а н б ә к. Тукта! Өндәмә! Каракүз, сиңа соңгы сүз... Үзең теләп мине сөйсәң, шул гөлләрнең күбәләге булырсың! Назлы бикә булып сараема керерсең!
К а р а к ү з. Өченче, дүртенче әллә бишенче, уф, булмый... Хәер, бәгем, хәерче кыз, шат Каракүз кирәксенми Олыс бәкнең бакчаларын, сарайларын. Алтын читлек эчләренә керәсем килми, килми! (Китә).
Җ а н б ә к. Өндәмә, тукта!
К а р а к ү з.
Сарайларга ябылырлык ни гаебем бар?
Ахмак түгел, җүләр түгел, угры түгел...
Җ а н б ә к.
Әгәр күрсәң сараемның син эчләрен,
Ваз кичәрсең борын әйткән сүзләреңнән.
Бостан келәм каплый аның идәннәрен,
Ләгыль*, якут бизи аның түшәмнәрен.
Ишекләре карагачка көмеш белән
Һинд остасы кулы белән нәкышләнгән.
Диварлары тулы төрле чигеш белән,
Таучалары чын сәдәфләрдән эшләнгән.
Сорнайчылар, кәрнәчеләр уйный анда,
Илдә булган барлык ризык тулы анда!
К а р а к ү з.
Ул зиннәтле сарайларда иртә һәм кич
Уен-көлке, зур хөрмәтләр мул булса да;
Андай зәвык, сафаларга мәйлем юк һич.
Гәрчә анда ләгыль, җәүһәр күп булса да.
Ирек кирәк. Миңа ул кирәк – ялгызы.
Сарайлар тар миңа. Мин ирек кызы!.. (Качып китә).
Җ а н б ә к. Качты, качты, качты!.. Тотыгыз, тот!.. Сакчылар, баскаклар, каравыллар!.. Карак, карак, карак!.. Йөрәгемне урлап качты нәкәс кыз!..


Бикәләр, чүреләр шаулашып керәләр.


VI күренеш


Җанбәк, Зөбәрҗәт, Айтүрә, Анастач, Зәкятбану һәм чүреләр.


Б а р ы с ы. Ни булган, нәрсә бар, кем качкан?!
Җ а н б ә к. Өндәмә! У-у-у-у, бр-р-р-р!.. Бүгенге бәхетсезлекләрдән күз алларым караңгылана. Бытбылдыгым җиңелде, монысы качты. Ә болары килеп алдыма басты. Уф-ф-ф! Үләм, үләм, у-у-у-у, бр-р-р-р! Өндәмә! Карагыз инде, кара, бер көтү бит... Ә ул үзе генә иде, ялгыз гына иде. Качты, качты, нәкәс, у-у-у-у, бр-р-р-р!!!
З ә к я т б а н у (Җанбәкнең алдына килеп).
Бикәләрнең су керүе тәмам булып,
Аманлыкны ирештерәм каршыгызда.
Җ а н б ә к. Өндәмә!!! Уф, уф, уф!
Б а р ы с ы. Олыс бәге кәефсез бүген, кәефсез бүген,
Б и к ә л ә р. Нәрсәгәдер хәтере калган, үпкәләгән!
З ә к я т б а н у.
Илчеләргә гәрчә үлем булмаса да,
Арысланга илче булып куян бармас.
Гәрчә бүген бәкнең кәефе булмаса да,
Сезне, шаять, кабул итәр, кире какмас.
А й т ү р ә. Бараммы соң, Ходам сакласын!
А н а с т а ч. Барыр хәлем юк. Теләсә генә ассын!
З ә к я т б а н у. Бармыйча ярамый, бәкнең хәтере калмасын.
З ө б ә р җ ә т. Хәер, бер сүз өчен тотып асмас әле. (Бәккә).
Якты аем, күзем нуры, яраттыңмы,
Сикереп суга төшүемне күргән чакта?
Су кызыдай ыспай тәнем яраттыңмы,
Ишелә-ишелә тын хәвызда* йөзгән чакта?
Ә Айтүрә миңа күзе кызыгып чумган иде,
Дөбер-шатыр төпкә китте, нәкъ ташбака,
Дулкыннан хәтта хәвыз ташып китте,
Чыгалмый бит, су төбендә сәлперәп ята.
Күрдеңме, син суга капланып йөзгәнен,
Симездер, җуандыр, нәкъ су сыеры;
Күрсәң тагын Анастачның бизәнгәнен,
Менә инде ил көлкесе, кеше хуры!
Җ а н б ә к. Өндәмә!
З ө б ә р җ ә т.
Көмеш төсле саф хәвызда чумган чакта
Балык төсле йөзгәнемне күрдеңме син?!
Җ а н б ә к. Өндәмә!..
З ө б ә р җ ә т.
Бүген миңа бәк янында җай булмас.
Ни кылса да, сабыр итми хәл булмас.
А й т ү р ә.
Мин бармыйча, бәкнең күңеле ачылмас.
(Бәккә). Көннәр буе көтеп алган батыр яр!
Сиңа көндәш ир булучы табылмас.
Рөхсәт итсәң, ике генә сүзем бар.
Ак кар төсле мәрмәр ташта утырганда,
Яраттыңмы ак сөт төсле тәннәремне?
Ак һәйкәлгә охшыйммы, басып торганда?
Яраттыңмы куе, тузган чәчләремне?
Әмма синең Зөбәрҗәтең нәкъ шүрәле,
Әйтерсең лә, көндә кипкән арык чуртан;
Анастачың ясанганын син күр әле,
Чишенгәчтен: бу нәрсә дип, мин дә куркам.
Бер кат күлмәк, ул да җефәк. Күрәсеңме?
Ыспайланып ниндәй тора, менә дигән!
Анастачның киенгәнен күрсәң иде,
Бар җиренә ыспай итеп мамык төйгән.
Җ а н б ә к. Өндәмә!
А й т ү р ә. Күрдеңме син ак камыштай билләремне?
Җ а н б ә к. Бр-р-р-р-р!!!
А й т ү р ә.
Нигә генә бизәндем, нигә буяндым,
Нигә яман төшләр күреп уяндым?..
А н а с т а ч. Әйттем бит, әйттем бит, мине көтә ул!
(Бәккә) Күрдеңме син җефәк төсле чәчләремне?..
Җ а н б ә к. У-у-у, бр-р-р-р!!!
А н а с т а ч (качып). Бетте, җитте, җитте...
Җ а н б ә к (моңаеп).
Җыр
Очты кош тирәктән, калдым мин гариб,
Качты көч йөрәктән, калдым мин гариб.
Аһ, нигә соң бу, нигә соң, бу кыз баланы күрдем,
Аһ, нигә соң шул, нигә соң, шул бивафаны* сөйдем?!
Нечкә бил, Каракүз, кил, кил, кил!
Б а р ы с ы.
Аңа ни булган?!
Җылап маташа?
Әллә котырган
Кара, саташа!..
Карагыз, кара!..
Нигә аһ ора?!
Карагыз, кара –
Кемне чакыра?!
Җ а н б ә к.
Янды дәрт, юк шул рәт, калдым мин гариб,
Сүнде ут, юк шул юк, калдым мин гариб.
Аһ, нигә соң бу, нигә соң бу кыз баланы күрдем,
Аһ, нигә соң шул, нигә соң шул бивафаны сөйдем?!
Нечкә бил, Каракүз, кил, кил, кил!


Сакчылар Каракүзне тотып алып керәләр.


Б а р ы с ы. Аңа ни булган?!
Җ а н б ә к. Әһә, тотылган!
Б а р ы с ы. Җылап маташа...
Җ а н б ә к. Качып маташа.
Б а р ы с ы. Әллә котырган?
Җ а н б ә к. Әллә ни булган.
Б а р ы с ы. Кара, саташа!
Җ а н б ә к. Кара, талаша!
Б а р ы с ы. Карагыз, кара!
Җ а н б ә к. Качырма, кара!
Б а р ы с ы. Карагыз, кара!
Җ а н б ә к. Кил монда таба!
Б а р ы с ы. Кемне чакыра?!
Җ а н б ә к. Өндәмә, тукта!


Пәрдә төшә.


ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ


Иске Шәрык шәһәрендәге ачык базар, кибетләр, чәйханәләр, мәйдан. Тау итәгендә – артта шәһәр күренеше. Шәһәргә базардан бормалы зур баскыч күтәрелә. Баскыч югарыда тармаклана.


I күренеш


Дәрвишләр һәм сәүдәгәрләр.


Пәрдә күтәрелгәндә дәрвишләр мөнәҗәт әйтәләр, сәүдәгәрләр һәм халык берәм-берәм базарга җыелалар. Иртәнге таң, кояш чыккан.


Җыр


I д ә р в и ш.
Күрәсезме, калтыраган бу кулларны?
Алар сезгә ярдәм сорап сузылганнар.
Исегездән чыгармагыз ач колларны,
Сугышларда сезнең өчен кан койганнар!
II д ә р в и ш.
Бүген мин булсам, иртәгә син,
Шул урында булуыңа бул әмин!..
Х ә е р ч е л ә р.
Дөнья шулай әзәлдән,
Мәрхәмәт юк аңардан,
Качып булмый әҗәлдән,
Тар ләхеттән, кабердән!
I д ә р в и ш.
Бер көн килер, кара туфрак сезне кысар,
Байлыгыгыз җылан булыр гүрегездә!
Талап җыйган дәүләтегез сезне сытар,
Хөкем көнне богау булыр үзегезгә!
II д ә р в и ш.
Бүген мин булсам, иртәгә син,
Шул урында булуыңа бул әмин!
Х ә е р ч е л ә р.
Дөнья шулай әзәлдән,
Мәрхәмәт юк аңардан,
Качып булмый әҗәлдән,
Тар ләхеттән, кабердән!
I с ә ү д ә г ә р. Баллы пөстә*, рәхәтле ком, пәхләвәләр,
Тәмле өзем, татлы кавын һәм хәлвәләр!
II с ә ү д ә г ә р.
Ука, җефәк, чин әдрәс һәм ныкмата,
Бикасапның* асыллары монда ята!
III с ә ү д ә г ә р.
Ак сарымсак, кызыл борыч, һәйбәт суган,
Арзан чакта мал бар чакта апкал*, туган!
IV с ә ү д ә г ә р.
Тәкә читек, чигүле итек бездә бар!
Алып калың, алып калың, вакытым тар!
I б а л а.
Армуд*, өрек һәм анар,
Алма, өзем, тут*, кыяр.
Барысы да монда бар,
Миннән алганнар уңар!
V с ә ү д ә г ә р.
Энҗе, мәрҗән, янып торган чын якут,
Ахак, җәүһәр, зөбәрҗәтләр бездә күп!
II б а л а.
Тәмле ширбәт, баллы ширбәт бездә бар.
Эчләрендә туңып торган боз да бар!
С а ч т а р а ш.
Сач китәрәм, сач китәрәм,
Тырнак кисәм, каш төзәтәм.
Сакал ясыйм өммәтчә,
Мыек кыркам сөннәтчә.
Әй, халайык, боерың, әйдә!
III б а л а.
Кәләвәнең кайнары,
Агып тора майлары.
Ашаганда тешең сынса,
Эзлә мине аннары!
Җ ө р ә к ч е.
Балы бар, мае бар,
Суы бар, тозы бар,
Тәме бар, таты бар,
Һәртөрле заты бар.
Алганга бәрәкәт,
Сатканга хәрәкәт,
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Җөр-р-р-р-рәк!


Җыр


(Сәүдәгәрләр җырлый)
Б а р ы с ы.
Әй, әй-й-й-й-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!
С ә ү д ә г ә р.
Хәйләсез сәүдә булмый,
Сәүдәсез табыш булмый,
Табышсыз сатыш булмый,
Сатышсыз тормыш булмый.
Б а р ы с ы.
Әй-й! И-й-й! И-й-й-й! И-й-й! И-й-й! И-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!
С ә ү д ә г ә р.
Чын сәүдәгәр сынатмас,
Малын бурычка сатмас,
Гадел сату италмас,
Алдамаган саталмас.
Б а р ы с ы.
Әй-й! И-й-й! И-й-й-й! И-й-й! И-й-й! И-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!


II күренеш


Әүвәлгеләр, Корылтай, Бәйрәмкол, Укбай һәм Сөрембай.


У к б а й (алдан кереп). Олыс бәге киңәшчесе Корылтай тархан боера!
С ө р е м б а й. Бытбылдыклар башлыгы Бәйрәмкол тархан килә!


Халык юл куя, олылык күрсәтә.


А к с а к а л. Илнең терәкләре, йортның бизәкләре боерсыннар.
К о р ы л т а й. Илнең өлкән балалары: сәүдәгәрләре, алыпсатарлары, һөнәрчеләре, туктагыз! Олыс бәге боерык сүзен сезгә әйтәм, тыңлагыз!..
А к с а к а л. Олыс бәге боерыкларын тыңларга базар балалары тайяр тора, ни теләге бар?
К о р ы л т а й. Олыс бәкнең яшь бикәсе келәм даулый.
А к с а к а л. Берне түгел, унны тайярларбыз.
Б ә й р ә м к о л. Тора тор, кем, атыңны хәтерләмим. Иң элек тыңлап тор! Олыс бәкнең яшь бикәсе даулаган келәм, беренчедән, зур булсын! Аркылысы буйга тиң булсын. Ефәкләре ялтыр булсын, бизәкләре бытбылдык күзедәй вак булсын! Шат булсын, саф булсын, түрендә бостан булсын, бәясе арзан булсын!
К о р ы л т а й. Шундай бер келәм мәйданда бармы?
А к с а к а л. Олыс бәге сараена төс булырлык андай келәмнең мәйданда ише юк.
К о р ы л т а й. Шундай бер келәмнең өч тәүлек эчендә табылуын Олыс бәге базар халайыкы өстенә йөкләргә сүзен әйтте.
Б ә й р ә м к о л. Шул күрсәтелгән вакыт эчендә яшь бикә даулаган шул келәм табылмый икән, базарның аксакалларына зиндан! Тамгачы, тартнакчыларга* ушандак* зиндан! Сәүдәгәрләр, алыпсатарларга бергә ун өлеш салым арттырылачак. Һөнәрчеләрдән биш җан сатылачак. Корылтай тарханны – этләр сакчысы, мине – комган ташучы итәчәк! Кыскасы, келәм табылмаса, кыямәт булачак!
К о р ы л т а й. Шундай бер келәм базарда бармы?
А к с а к а л. Олыс бәге сараенда табылмаган андай келәмнең базарда табылуы мөмкинме?
К о р ы л т а й. Шундай бер келәм шәһәрдә бармы?
А к с а к а л. Олыс бәкнең киңәшчеләре, тамгачылары, тартнакчылары күрә алмаганны...
К о р ы л т а й. Шундай бер келәм йортта бармы?
А к с а к а л. Табылуы шикле булыр.
К о р ы л т а й. Шундай бер келәм илдә бармы?
I с ә ү д ә г ә р. Халайык, туктагыз! Келәм остасы мәрхүм Шихай бабайның кызы Гөлгенә әби килә.
Б ә й р ә м к о л. Килсен, килсә ни!?
I с ә ү д ә г ә р. Келәмнәр токымын шәһәрдә аңардан яхшырак белүче кеше юк.


III күренеш


Әүвәлгеләр, Гөлгенә, Лаләбану, Хикәятбану һәм Асылбану.


Җилкәләрендә келәмне күтәреп керәләр.


А к с а к а л (каршы барып). Әйдүк, әйдүк, Гөлгенә тудыкай, әйдүк!
Б ә й р ә м к о л. Кара әле, кем, кортка, исемеңне хәтерләмим, келәмнәр токымын яхшы беләсең диләр сине.
Г ө л г е н ә. Беләм дип әйтә алмыйм. Кулдан килгән киңәшне бирүдән баш тартмыйм.
Б ә й р ә м к о л. Кем, кортка, исемеңне хәтерләмим. Безгә яхшы, һәйбәт, бик күркәм бер асыл келәм кирәк. Үзе зур булсын, аркылысы буйга тиң булсын. Нәкышләре, бизәкләре, үрнәкләре бытбылдык күзедәй вак булсын. Шат булсын, саф булсын. Түрендә бостан булсын. Бәясе ни булсын... ни, теге... кыйммәт, бик кыйммәт булсын! Шундай бер келәмнең кайда барлыгын әйтсәң, йә урынын күрсәтсәң, ун алтынга ия булырсың.
Г ө л г е н ә. Андай бер келәм бар, әгәр дә...
Б ә й р ә м к о л. Бар? Кая, кемдә?
Г ө л г е н ә. Сабыр.
Б ә й р ә м к о л. Базарда?
Г ө л г е н ә. Сабыр.
К о р ы л т а й. Шәһәрдә?
Г ө л г е н ә. Базарда да, шәһәрдә дә түгел.
Б ә й р ә м к о л. Соң, кая?
Г ө л г е н ә. Илдә бер генә ул, әгәр дә яратсагыз, андай бер келәм бар.
А к с а к а л. Ни сөйлисең, Гөлгенә тудыкай?!
Г ө л г е н ә. Шулай!.. Илдә берәү генә ул.
Б ә й р ә м к о л. Кая?
К о р ы л т а й. Кемдә?
Г ө л г е н ә. Миндә...
А к с а к а л. Синдә?! (Корылтай белән Бәйрәмколга). Бу кортканың акылына...
Г ө л г е н ә. Ийе, миндә, миндә, менә ул!
А к с а к а л. Карамыйча, бер сүз дә әйтеп булмый... Карарга кирәк, ийе, карарга кирәк... Коры сүзгә генә ышанып булмый, Гөлгенә тудыкай, ышанып булмый...
Г ө л г е н ә. Балалар, келәмне җәегез, сәүдәгәрләр күрсеннәр.
Б а р ы с ы. Йа, йа, йа!!! Бу нәрсә бу?!!
I с ә ү д ә г ә р. Бу аңа каян килгән?!
А к с а к а л. Кайда бу эшләнгән?!
Б ә й р ә м к о л. Анысында эшем юк, келәм менә дигән.
К о р ы л т а й. Һәйбәт, һәйбәт, һәйбәт!
А к с а к а л. Халайык, яшем җитмешкә җитеп, бик күп базарлар, бик күп келәмнәр күрдем... Әмма мондай келәмгә дучар булганым юк иде.
Б ә й р ә м к о л. Үзе, үзе, тап үзе. Нәкышләре дә нәкъ бытбылдык күзе. Күктән көткәнне Ходай җирдән бирде, кем, Корылтай!
К о р ы л т а й. Шулай, шулай...
Б ә й р ә м к о л. Ярый, карчык, гомерең озын һәм ак булсын, каберең тирән һәм нык булсын! (Читкә китә). Келәм безнеке!
Г ө л г е н ә. Бәясе турында аңлашканыбыз юк бит, сәүдәгәрләр.
Б ә й р ә м к о л. Нигә кирәк аңлашу?! Табылды, бетте, келәм безнеке!
Г ө л г е н ә. Келәм минеке!
К о р ы л т а й. Син үзең кемнеке, кортка?
Б ә й р ә м к о л. Алай, син үзең кемнеке? Хи-хи-хи.
Г ө л г е н ә (аптырап аксакалга). Болар кемнәр, нәрсә сөйлиләр?
Б ә й р ә м к о л. Укбай, Сөрембай, алыгыз!
Г ө л г е н ә. Болар кемнәр?
К о р ы л т а й. Олыс бәкнең боерыгы буенча бу келәм сарайга алына.
Г ө л г е н ә. Йа, Ходай, Олыс бәге!
Л а л ә б а н у. Кагылмагыз!
Х и к ә я т б а н у. Сез нишлисез?
А с ы л б а н у. Әнкәй, әнкәй...
Г ө л г е н ә. Җанымны алыгыз! Җанымны!..
К о р ы л т а й. Бу хатыннарны юлдан алыгыз!
Г ө л г е н ә. Халайык, ярдәм итегез, ярдәм итегез, ярдәм!


Кызлар үз сүзләрен кабатлыйлар. Шаулашып чыгалар.


А к с а к а л (паузадан соң). Шомлы сәгатьтә бусагасын атлап чыккан икән бу кортка!
I с ә ү д ә г ә р. Яхшы иткән. Сине зинданнан, безне салымнан коткарды. Ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән карчыкка мондай бостан келәмнең һич кирәге юк. Бик яхшы булды, бик һәйбәт булды.


Базар яңадан шаулый башлый.


II с ә ү д ә г ә р.
Ука, җефәк, чин әдрәс һәм ныкмата,
Бикасапның асыллары монда ята!
IV с ә ү д ә г ә р.
Тәкә читек, чигүле итек бездә бар!
Алып калың, алып калың, вакытым тар!
III с ә ү д ә г ә р.
Ак сарымсак, кызыл борыч, һәйбәт суган,
Арзан чакта, мал бар чакта, апкал туган!
I с ә ү д ә г ә р.
Баллы пөстә, рәхәтле ком, пәхләвәләр,
Тәмле өзем, татлы кавын һәм хәлвәләр!
II б а л а.
Тәмле ширбәт, баллы ширбәт бездә бар.
Эчләрендә туңып торган боз да бар!
V с ә ү д ә г ә р.
Энҗе, мәрҗән, янып торган чын якут,
Ахак, җәүһәр, зөбәрҗәтләр бездә күп!
I б а л а.
Армуд, өрек һәм анар,
Алма, өзем, тут, кыяр...
Барысы да монда бар,
Миннән алганнар уңар!
II б а л а.
Тәмле ширбәт, баллы ширбәт бездә бар.
Эчләрендә туңып торган боз да бар!
III б а л а.
Кәләвәнең кайнары, агып тора баллары.
Ашаганда тешең сынса, эзлә мине аннары!
С а ч т а р а ш.
Сач китәрәм, сач китәрәм,
Тырнак кисәм, каш төзәтәм.
Сакал ясыйм өммәтчә,
Мыек кыркам сөннәтчә.
Әй, халайык, боерың, әйдә!..
Җ ө р ә к ч е.
Балы бар, мае бар,
Суы бар, тозы бар,
Тәме бар, таты бар,
Һәртөрле заты бар.
Алганга бәрәкәт,
Сатканга хәрәкәт,
Хәрәкәттә бәрәкәт.
Җөр-р-р-р-р-р-рәк!..


Җыр


(Сәүдәгәрләр җыры)
Б а р ы с ы.
Әй-й! И-й-й! И-й-й! И-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!
I с ә ү д ә г ә р.
Хәйләсез сәүдә булмый,
Сәүдәсез табыш булмый,
Табышсыз сатыш булмый,
Сатышсыз тормыш булмый.
Б а р ы с ы.
Әй-й-й! И-й-й! И-й-й! И-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!
I с ә ү д ә г ә р.
Чын сәүдәгәр сынатмас,
Малын бурычка сатмас,
Гадел сату итәлмас,
Алдамаган саталмас.
Б а р ы с ы.
Әй-й-й! И-й-й! И-й-й! И-й-й!
Оста, үткен сәүдәгәр,
Исеңдә тот син мәгәр!
Туфан булса да әгәр,
Отылмас чын сәүдәгәр!


IV күренеш


Әүвәлгеләр, бикәләр, Зәкятбану һәм чүреләр.


Бикәләр кереп, базарны әйләнәләр. Сәүдәгәрләр сүзләрен кабатлыйлар. Почмакка утырып бикәләр, ашый-ашый, сөйләнәләр.


З ә к я т б а н у.
Әй, халайык, юл бирегез, юл бирегез!
Назбикәләр боералар, аң булыгыз!
З ө б ә р җ ә т.
Базары да әллә нигә тонык бүген,
Малларын гел яшерергә тырышалар.
А й т ү р ә.
Халкы да әллә ничек, бозык бүген,
Күз уйнатып, шаярырга маташалар.
А н а с т а ч.
Әнә теге яшь сәүдәгәр миңа охшады,
Үткән чакта кашы белән дә ымлады.
З ә к я т б а н у.
Яшь бикәбез бу халыкны узындырган.
Алар белән чытлыкланып, уйнап-көлеп,
Барысын да юлларыннан ул яздырган,
Җир йотмыйча, ничек шуңа тора түзеп?!
А н а с т а ч. Кем, минме?
З ө б ә р җ ә т. Әй, тик тор сана! Син яшьмени?
А й т ү р ә. Алай!.. Бер ни булса, хәзер үзен китереп кыстыра!
З ө б ә р җ ә т. Әйтәсе дә юк. Җыен бозык, җыен килмешәк безгә тулган.
А й т ү р ә. Кичәге хәерче, урам эте бүген бикә булган.
А н а с т а ч. Ә, аны әйтәсез икән. Шулай, шулай!
З ә к я т б а н у. Шул, шул.
Тәртип белсә, сәламлектән качмас иде.
Базарларда йортсыз эттәй чапмас иде.
З ө б ә р җ ә т. Үзе дә шул базар чүбе, базар эте.
А н а с т а ч. Бәкнең шуңа исе китә бит тагы.
А й т ү р ә. Хурланмыйча иркәли шул мордарны!
З ә к я т б а н у.
Ахырзаман якын булгач, хатын ирнең
Җилкәсенә атланып ук җөрер, дигән.
А й т ү р ә. Гөнаһ салып күңеленә Олыс бәкнең...
З ө б ә р җ ә т. Дәҗҗал кызы бикә булып безгә килгән.
А й т ү р ә.
Шул хурлыктан тәмам корып-кибеп беттем.
Ал гөл төсле янып торган ак йөзләрем
Саргайдылар, көзге гөлдәй сулып калдым.
Җылый-җылый шешенеп беттеләр күзләрем.
Иртә белән бадәм кушып пәхләвәләр
Пешерергә чүре кызга кушкан идем.
Аш үтәме алда торганда бу бәлаләр,
Ярдәм итми, сөйдергеч тә таккан идем.
З ө б ә р җ ә т.
Мине дисәң, әллә шаша башлаганмын,
Бүген иртә, сәдәфле зур тарагымны
Хәсрәтемнән сындыргалап ташлаганмын.
Ачуымнан чәйнәгәнмен бармагымны...
А н а с т а ч.
Җәүһәр кашлы алкаларым килешсә дә,
Күңелләрем һич күтәрелми тагарга.
Көне-төне күңелем шул үләксәдә,
Юк итәргә ниндәй хәйләләр табарга?!
З ә к я т б а н у. Һай, бу турыда кайбер эшләр мин сизенәм.
Б а р ы с ы. Нәрсә, нәрсә?!
З ө б ә р җ ә т. Сөендерсәң йөзегемне бирер идем.
А й т ү р ә. Сөенечкә беләзегем бирер идем.
А н а с т а ч. Тик әйт кенә, теләгәнең, теләгәнең бирер идем.
З ә к я т б а н у.
Ходай миңа сизгерлекне бүләк иткән,
Хәерче кыз – яшь бикәнең бүлмәләрен
Төннәр буе саклап йөрим сиздермәстән,
Үтә күрәм ул наянның хәйләләрен.
Мондай сүзләр сөйләнмиләр әшкяра*,
Яшерен серләр һич бер кемгә фаш булмасын.
Була күрмик ил күзендә мәсхәрә.
Читкә китик, тыңлаучылар булмасын!
Б а р ы с ы. Әйдә, әйдә! (Чыгып китәләр).


V күренеш


Әүвәлгеләр, беренче бала, икенче бала.


I б а л а (чабып кереп). Коллар, коллар алып киләләр!
II б а л а. Алдайсыңдыр, җүләр!
I б а л а. Икмәктер әгәр, әнә-ә, әнә, киләләр!


VI күренеш


Әүвәлгеләр, кәрван башлыгы һәм коллар.


Богаулы коллар. Кәрванбаш аларны сафка тезә, камчылый, төртә-этә. Коллар бик арганнар.


Х ө р м ә б а н у. Ниндәй ачлар, ялангачлар, төмсәнгәннәр*!
I б а л а. Әнә, әнә, камчы эзе сыртларында.
К а р т х а т ы н. Чат сөякле калганнар бит, мескенкәйләр!
Х ө р м ә б а н у. Кан әсәре калмаган ак йөзләрендә.
К а р т х а т ы н. Мескеннәр!
Х ө р м ә б а н у. Вакытым иркен булса иде, Чибәр абызга, Сөйгәнем абызга, Күрекле абызга барып, очып кына килер идем. Вакытым юк шул, менә тын алырга да вакытым юк. Әле, менә бакчага барышлый сиңа ияреп кенә монда килдем. Юк вакытым һич... Әллә барып, базарга коллар китерделәр дип әйтәсе икән үзләренә, ә?..
К а р т х а т ы н. Бичаралар.
Х ө р м ә б а н у. Сиңа әйтәм бит, барып әйтәсе микән үзләренә? Ялан-ялан коллар китермиләр бит. Кызык ич... Тукта әле, кая киттең? Сиңа ияреп йөрергә вакытым юк ла минем! (Чыгалар).


VII күренеш


Әүвәлгеләр, Укбай, Сөрембай һәм Каракүз.


Укбай белән Сөрембай камчыларын бутап керәләр.


У к б а й.
Иркә, күрекле бикә, безгә юл бирегез!
Юл бирегез нурлар чәчкән ак йолдызга!
К а р а к ү з (базарны әйләнә, колларга ерактан дикъкать белән карап тора).
Укбай,әнә анда ниндәй халык басып тора,
Күңелсезләр, тилмергәннәр, боекканнар?
Кем фәрманы, богаулаткан – барып сора!
У к б а й. Баш өсте... (кәрванбашы янына бара).
К а р а к ү з. Бичаралар!
Богауларын көчкә-көчкә күтәрәләр.
Ниндәй гөнаһ бу хурлыкка буйсындырган,
Нигә болай адәмнәрне тилмертәләр?!
У к б а й (килеп).
Илдән-илгә коллар алып йөри торган
Ерак илдән монда килгән кәрван икән.
К а р а к ү з.
Әнә теге, кара кашлы чибәр җегет,
Әнә, әнә, аерым тора сылу уктай.
Кара ниндәй, гүя тауга кунган бөркет.
Кем икәнен, бар, белеп кил, батыр Укбай!
У к б а й. Баш өсте...
К а р а к ү з.
Сын, килбәте ниндәй зифа, ниндәй сылу,
Ак таң төсле, серле аның ак йөзләре.
Серле җегет, ийе, серле. Чү, кем соң бу?!
Тукта, тукта, мин бит аны күргән төсле...
Кайда күрдем, хәтерләмим, кем соң бу кол?!
Сын, торышы... күз карашы белгән төсле,
Кем соң, кем ул?.. Тукта, тукта ул бит, бу – ул!
У к б а й.
Гүзәл бикә, ул җегетнең кем икәнен
Кәрван башы үзе дә әле белми икән.
К а р а к ү з (кәрванбаш катына барып, колга җентекләп карап). Ниндәй бәһа куйдың син бу яшь колыңа?
К ә р в а н б а ш. Биш йөз данә алтын гына.
К а р а к ү з (янчык белән акчаны Укбайга биреп). Түлә аңа!


Ерактан хатын-кыз җылаган тавыш килә, аһ орып Гөлгенә кызлары белән керә.


VIII күренеш


Әүвәлгеләр һәм кызлары белән Гөлгенә.


К а р а к ү з. Бу ниндәй тавыш, ниндәй зар?
У к б а й. Болай гына, хатын-кыз тавышы гына. Сөрембай, бар, туктасыннар! (Гөлгенә күренә).
К а р а к ү з. Тукта! Мин күнеккән зарлар тыңларга... (Иделбайга) Ә син, акыллым, менә монда утыр! Аргансыңдыр, басып тора-тора. Чишегез кулларын!
Г ө л г е н ә. Аһ, явызлар, кансызлар! Ил каргышы башыгызга җитсен! Йорт бәласе юлдашыгыз булсын! Токымыгыз ваба корбаны булсын! Җаннарыгыз горбәттә* чыксын! Билем бөкрәйде, күзләрем сукырайды шул келәмне ардаклап. Таянычым, җуанычым ул иде, алдылар, таладылар. Явыз, кансыз Олыс бәге талады...
У к б а й, С ө р е м б а й (ташланмакчы булалар). Нәрсә?!
К а р а к ү з. Туктагыз!
А к с а к а л. Акрын, тудыкай, ярамый!
Г ө л г е н ә. Алсын, җанымны да алсын... Талады, дәйюс*, талады...
А к с а к а л. Ярамый дим, ярамый! Олыс бәге таламый, күргәнне ала гына. Бары шул гына. Әйтергә ярамый.
Г ө л г е н ә. Бу ятимнәр кая барырлар, кемгә сыгынырлар, кемгә сыенырлар?! Гомер буена эшләнгән эш бит ул. Һәрбер нәкышендә, бизәгендә күз нурларым теркәлгән. Һәрбер чигешендә йөрәк тамырларым уралган. Һәрбер каймасына гомер көннәрем тукылган. Халайык, әйтегез, киңәш бирегез, бу ятимнәр белән кая барыйм?!
I с ә ү д ә г ә р. Үзең, кортка, кабергә юнәл, кызларыңны миңа җибәр! Ха-ха-ха...
К а р а к ү з. Тукта, син, алчак* базар калҗасы! (Йөзен каплап) Әбекәем, нигә җылыйсың?
Г ө л г е н ә. Күз нурларым корбаны, ардаклы келәмемне, менә бу ятимнәрнең ризыкларын Олыс бәге яңа сөяркәсе өчен талап алып китте.
К а р а к ү з (онытылып). Әлеге, теге күрекле келәмме?
Г ө л г е н ә. Яшьлегем, шатлыгым, бөтен барлыгым яңа тукылган келәм.
К а р а к ү з. Әбекәем, сабыр, җылама! Чарасын табарбыз. (Борылып). Укбай, Сөрембай белән хәзер барып, бу кешедән талап алынган келәмне монда китерегез!
У к б а й. Булмый торган йомыш, ул келәм Олыс бәге боерыгы белән...
К а р а к ү з. Менә хәзер минем боерыгым белән шул келәмне монда алып киләсе булыгыз!
У к б а й. Булмый торган йомыш...
К а р а к ү з. Мин сезгә боерам!
У к б а й. Булмый торган йомыш, боерык белән бер алынган нәрсә...
К а р а к ү з. Җитәр! (Йомшак тавыш белән). Укбай, батыр җегет син. Сөрембай, син акыллы бала. Ул келәм минем өчен алынган. Мәйданда, менә бу алчак сатучылар алдында күрәсем килә ул келәмне. Аның иясе мин икәнлекне күрсәтәсем килә. Барыгыз, дәррәү алып киләсе булыгыз!..
У к б а й. Баш өсте! (Чыгалар).
К а р а к ү з. Әй, җөрәкче, ширбәтче, хәлвәче, монда килегез!
Б а р ы с ы (җыелып). Ни боерасыз? (Һәркайсы үз малын башта язылганча мактый башлый).
К а р а к ү з. Туктагыз!.. Менә сезгә тәнкәләр, бу җегетне ашатыгыз, эчертегез, сыйлагыз! (Ашаталар). Ә сез, чибәрләрем, кайгырмагыз. Сабыр итегез! «Сабыр төбе – сары алтын» дигәннәр бабайлар. Ә сез, сатучылар, үз эшегездә булыгыз, сатыгыз, алыгыз, талашыгыз, алдашыгыз! Бу тамаша сезнең өчен түгел... (Хәерчеләргә). Нихәл, дуслар, сезнең белән соңгы очрашуга шактай вакыт узып китте бугай... Менә сезгә! (Акчалар тарата).
Д ә р в и ш.
Күрәсезме, калтыраган бу кулларны,
Алар сезгә ярдәм сорап сузылганнар.
Исегездән чыгармагыз ач колларны,
Сугышларда сезнең өчен кан койганнар.
Х ә е р ч е л ә р.
Бүген мин булсам, иртәгә син,
Шул урында булуыңа бул әмин!
Дөнья шулай әзәлдән,
Мәрхәмәт юк аңардан,
Качып булмый әҗәлдән,
Тар ләхеттән, кабердән!
Д ә р в и ш.
Бер көн килер, кара туфрак сезне кысар,
Байлыгыгыз җылан булыр гүрегездә.
Талап җыйган дәүләтегез сезне сытар,
Хөкем көнне богау булыр үзегезгә!
Х ә е р ч е л ә р.
Бүген мин булсам, иртәгә син,
Шул урында булуыңа бул әмин!
Дөнья шулай әзәлдән,
Мәрхәмәт юк аңардан,
Качып булмый әҗәлдән,
Тар ләхеттән, кабердән!
К а р а к ү з. Менә хәзер синең белән танышыйк...
И д е л б а й. Тыңлыйм, бикәм.
К а р а к ү з. Синең мине берәр яры күргәнең юкмы?
И д е л б а й. Юк, бикәм.
К а р а к ү з. Хәтерләп кара!
И д е л б а й. Һич, бикәм.
К а р а к ү з. Яхшылап хәтерлә! Тавышым таныш түгелме?
И д е л б а й. Һич, бикәм.
К а р а к ү з. Шулаймы?
И д е л б а й. Шулай, бикәм.
К а р а к ү з. Әгәр очрашкан булсаң, ә?..
И д е л б а й. Асылзадә бикәләр белән очрашу, һай, юк, юк. Аксөякләр белән гомеремдә булышканым юк.
К а р а к ү з. Аксөяк дидеңме?
И д е л б а й. Шулай, бикәм.
К а р а к ү з. Ха-ха-ха... Бу киемнәргә киенгәнче минем дә сөякләрем башка кешенеке төслүк булган булса кирәк. Бу җефәкләр генә аларны агартмаган булсалар тагы! Ха-ха-ха... Ярый, бу турыда сөйләшергә алда көннәр бар әле... Кай илләрдән син, җегет?
И д е л б а й. Ерактан, бик ерактан...
К а р а к ү з. Алай да?
И д е л б а й. (Музыка, мелодекламация).
Ерак-ерак зур илләрдән,
Төн ягыннан, тугайлардан,
Иксез-чиксез зур кырлардан,
Шаулап торган урманнардан.
К а р а к ү з. Үз илеңдә нишли идең?
И д е л б а й.
Ак каеннан төшкән салкын күләгәдә,
Келәм төсле куе яшел чирәмнәрдә,
Биш басмалы кураемда уйный-уйный,
Көтүләрне бүреләрдән саклый идем.
К а р а к ү з. Бу богауларның җыры кайдан башлана соң?
И д е л б а й. Җыр
Шау булып, саф булып
Дөньяга мин тудым...
Дөньяда ак көн һич
Күрмәдем, күрмәдем.
Яшь идем, кол булдым.
Шат идем, кол булдым.
Базарда мал итеп
Саттылар, саттылар...
Үз көчем белән мин
Көн күрдем, ил кордым.
Дөньяда ак көн һич
Күрмәдем, күрмәдем.
Яшь идем, кол булдым.
Шат идем, кол булдым.
Базарда мал итеп
Саттылар, саттылар...
Айлы тын кичләрне
Сизмәдем, белмәдем.
Дөньяда ак көн һич
Күрмәдем, күрмәдем.
Яшь идем, кол булдым.
Шат идем, кол булдым.
Базарда мал итеп
Саттылар, саттылар...
Унсигез яшьтә мин
Богауга тап булдым.
Дөньяда ак көн һич
Күрмәдем, күрмәдем.
Яшь идем, кол булдым.
Шат идем, кол булдым.
Базарда мал итеп
Саттылар, саттылар...
К а р а к ү з (пәрдәсен ачып). Кара миңа!
И д е л б а й. А... Каракүз!!!
К а р а к ү з. Тс-с-с! Артык һичбер сүз...


IХ күренеш


Әүвәлгеләр, Корылтай, Бәйрәмкол, Укбай һәм Сөрембай.


К о р ы л т а й. Иркә бикә шат булсын, кояш төсле яшь булсын! Теләгән келәмегез табылды...
Б ә й р ә м к о л. Мин таптым.
К о р ы л т а й. Юк, Бәйрәмкол, мин таптым.
Б ә й р ә м к о л. Куй, Корылтай, алдан мин күрдем.
К о р ы л т а й. Син читтә идең, башлап мин күрдем.
Б ә й р ә м к о л. Куй, Корылтай, мин бит «ә-ә-әнә!» дидем!
К о р ы л т а й. Дөрес, син «ә-ә-әнә!» дидең, ә мин «менә!» дидем.
К а р а к ү з. Ярый, икегез дә тапкан булсын! Ризамы?
Б ә й р ә м к о л. Корылтай риза булса, мин...
К о р ы л т а й. Иркә бикәбез ничек теләр, шулай булыр.
Б ә й р ә м к о л. Алайса, мин таптым.
К о р ы л т а й. Ничек инде син?!
К а р а к ү з. Өзелеп көткән келәмем кайда соң?
К о р ы л т а й. Карагыз, менә ул! (Җәяләр).
Б ә й р ә м к о л. Келәмнәрнең дә кендеге инде бу келәм. Нәкышләре бытбылдык күзедәй вак, вак, вак, вак, вак! Бик зур авырлыклар соңында гына кулга төшерә алдым бу асылзатны. Көн йокламадым, төн йокламадым. Көн чаптым, ай чаптым, ел чаптым дигәндәй, бөтен базарны, бөтен шәһәрне, бөтен дөньяны айкап чыктым... У-у-уф!
К о р ы л т а й. Дөрес, бикә, ул бик тырышты. Ләкин таба алмады. Ә мин таптым.
Б ә й р ә м к о л. Ә?!!
К а р а к ү з. Келәм һәйбәт, күрекле, гөлбостаны төсле җанлы. Җитешмәгән җире юк, килешмәгән җире юк, килешмәгән урыны юк... Шулай да, мин теләгәнчә үк түгел. Бердән, күләме кечкенә, икенчедән, сары үрнәкләре бик сары... Мин сары төсне яратмыйм.
Б ә й р ә м к о л. Ә?!!
К а р а к ү з. Миңа саф булсын, шат булсын! Бу – кайгылы. Сез аны хәзер иясенә кайтарыгыз!
Б ә й р ә м к о л. Сезгә ярамаса, безгә ярар ул. Нигә кайтарырга?
К а р а к ү з. Хәзер – күз алдымда кайтарыгыз!
Б ә й р ә м к о л. Кергән малда бәрәкәт бар, ди казый. (Келәмне* өстери башлый).
К а р а к ү з. Әй, син, бытбылдык батыр! Кагыласы булма аңа!.. Дәррәү иясенә кайтарыгыз!
Б ә й р ә м к о л. Аның иясе еракта, бик еракта...
К а р а к ү з. Куй! Әгәр дә моннан соң бу келәмгә кагыла торган булсаң, миңа үпкәләмә. Бөтен бытбылдыкларыңны песиләрдән талатырмын!
Б ә й р ә м к о л (келәмне ташлап). Кулым тотмас, күзем күрмәс.
К а р а к ү з. Әбекәй, якын кил!
Г ө л г е н ә. Барам, бала, барам.
К а р а к ү з. Бу келәмнең иясе синме?
Г ө л г е н ә. Мин, бала, мин.
К а р а к ү з. Келәмеңне сиңа кире кайтарам.
Б ә й р ә м к о л. Ә?!!
Г ө л г е н ә. Бәхет юлдашың, шатлык кордашың булсын, бала!
Л а л ә б а н у. А-а-а-а, изгелеген күрсәттең син безгә, абыз!
Х и к ә я т б а н у. Онытмабыз без сине, ардаклы абыз!
А с ы л б а н у. Куандырдың безне, абыз.
К а р а к ү з. Бу келәмне сезнең кайсыгыз тапкан иде әле?
Б ә й р ә м к о л (Корылтайга күрсәтеп). Әнә ул!
К о р ы л т а й. Бикәбезнең колаклары исән булсын!
Б ә й р ә м к о л. Нигә мин «әнә-нә-нә!» дидем, ә син «менә!» дидең.
К а р а к ү з. Сине анда Олыс бәге көтеп калды, карт. Ә синең бытбылдыкларың тирәсендә кара песи күрдем.
Б ә й р ә м к о л. Ә...
К о р ы л т а й. Иркә бикә исән булсын! Келәм табучыны онытмасын.
Б ә й р ә м к о л (чыга-чыга). Нигә, мин бит «әнә...» дидем, ә син «менә» дидең.
К о р ы л т а й. Дөрес, син «әнә» дидең, ә мин читтә идем.
Б ә й р ә м к о л. Юк, юк, син «менә» дидең, мин читтә идем. (Чыгалар).
К а р а к ү з. Дусларым, келәмегезне сатып алырлык байлыгым юк. Сез аны шул мәйданда җәеп, биер өчен, барлыгы бер генә биер өчен иҗарәгә* бирә аласызмы?
Г ө л г е н ә. Баш өсте, бала, баш өсте.
Л а л ә б а н у. Үзебез матурлап җәеп бирик.
Х и к ә я т б а н у. Теләгәнчә бие, абыз!
А с ы л б а н у. Рәхим ит, абыз! (Җәяләр, төзәтәләр).
К а р а к ү з. Бүгенге бөтен байлыгым шушы букчада... (бирә).
Г ө л г е н ә. Кирәк түгел, бала. Изгелегеңә каршы сүз тыңлау гына.
Л а л ә б а н у (букчаны карап). Алтыннар!
Х и к ә я т б а н у. Алтын, барысы да алтын!
А с ы л б а н у. Кая, кая?..
Г ө л г е н ә. Изге бала, син ялгышмадыңмы, алтыннар бит?!
К а р а к ү з. Инде йөземә карагыз! (Пәрдәсен ача).
Б а р ы с ы. Каракүз!..
К а р а к ү з. Җитте... Әй, сез, ширбәтчеләр, хәлвәчеләр, кунакларымны сыйлагыз! Син, җегет, менә монда утыр, ә сез менә шулай... Табын күрекле булсын, ямьле булсын! Барлык утлар яндырылсын, мәйдан яктырсын! Сазчылар чалыгыз*!.. (Саз алып).


Музыка.


Зур мәйданнарда, утлар эчендә
Уйнап торганда сорнай-кәрнәйдә,
Җырлыйсым килә, биисем килә
Күрекле келәмдә, бостан келәмдә.


Җыр.


Мәзлум ярым, ник моңландың? Кил, кил, миңа кил!
Башың салып ник уйландың? Кил, кил, миңа кил!
Б а р ы с ы.
Зыңла, зыңла, зыңла, зыңла!
Зыңла алтын чәчтәңкә!
Зыңла, зыңла, зыңла, зыңла!
Чулпы тимәсен тәнгә!
Б е р е н ч е б ү л е к. Бикә күңеле келәмдә!
2 н ч е б ү л е к. Түгел, түгел, бүтәндә!
Б е р е н ч е б ү л е к. Соң кемдә?
2 н ч е б ү л е к. Бүтәндә!
Б а р ы с ы. Вәһ, вәһ, вәһә, вәһә, вәһә, вәһә...
К а р а к ү з.
Ниндәй уйлар уйландыра. Кил, кил, миңа кил!
Ниндәй ачу, әйт, яндыра?! Кил, кил, миңа кил!
Б а р ы с ы. (Кайтарманы кабатлыйлар).
К а р а к ү з.
Юл тотканда ирекле илгә. Кил, кил, миңа кил!
Юлдаш итәрмен сине дә. Кил, кил, миңа кил!
Б а р ы с ы. (Кайтарманы кабатлыйлар).
К а р а к ү з.
Биегәндә уйный каным. Кил, кил, миңа кил!
Корбан булсын сиңа, җаным! Кил, кил, миңа кил!
Б а р ы с ы. (Кайтарманы кабатлыйлар).


Каракүз биеп бетерүгә Иделбайның алдына ята.


Б а р ы с ы. Бу ни хәл бу, һа-һа-һа-һа-һа!!! (Гаҗәпләнеп катып калалар).
Пәрдә төшә.


ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ


Беренче бүлек-күренеш


Пәрдә аркылы уңнан-сулга сузылган балханә сымак бина. Бу бина нечкә баганалар өстендә тора. Уңда һәм сулда нечкә, биек, бизәкле ишекләр.


I күренеш


Корылтай һәм Бәйрәмкол.


К о р ы л т а й.
Бу яшь бикә, а-һа-һай, һа-һай-һай!
Мәрмәр таштай нык икән лә үз сүзендә!
Б ә й р ә м к о л. Әйтмә, әйтмә, кире беткән, кире икән.
К о р ы л т а й.
Йорт күрмәгән, ишетелмәгән эшләр белән
Дан тотарга азаплана ил күзендә...
Б ә й р ә м к о л. Дөрестән дә...
Ниндәй хикмәт уйлаган бит, чүпрәк баш,
Бәкнең башын әйләндерүе җитмәгән,
Бакча әйләндерттерергә уйлаган...
Ай, син, наян, ай, син, фетнә, әрсез баш!
Әйләнә диген?
К о р ы л т а й. Әйләнә.
Б ә й р ә м к о л. Чын-чыннан әйләнгәндәй әйләнәме?
К о р ы л т а й. Әйләнә.
Б ә й р ә м к о л. Әйләнә диген, ә?!
К о р ы л т а й. Әйләнә.
Б ә й р ә м к о л. Бөтен бер бакча әйләнә диген?!
К о р ы л т а й. Әйләнгәндә дә ниндәй әйләнә әле... Зыр-р-р, зыр-р-р-р килә!
Б ә й р ә м к о л. Бакча әйләнә диген?!!
К о р ы л т а й. Әйләнә.
Б ә й р ә м к о л. Сихер беләдер, күз буадыр.
К о р ы л т а й. Белмим, әйләнгәне хак..
Б ә й р ә м к о л. Менә хикмәт!.. Шайтандыр ул!
К о р ы л т а й. Шайтан дисәң, түбәсендә юк мөгезе.
Б ә й р ә м к о л. Әллә пәриме икән?
К о р ы л т а й. Пәри дисәң, маңлаенда ике күзе.
Б ә й р ә м к о л. Алайса, җендер ул!
К о р ы л т а й. Җендер дисәң, адәм төслүк болай үзе.
Б ә й р ә м к о л. Менә хикмәт, менә бәрәкәт, менә әкәмәт, менә кәрәмәт! Бакча хәтле бакча әйләнсен, имеш. Юк, юк, үз күзем белән күрмичә, ышаныр хәлем юк. Менә мин, кеше булсам да, булдыра алмыйм.
К о р ы л т а й. Булдыра алмыйм?!
Б ә й р ә м к о л. Ийе. Башымны муен өстендә орчык төсле зырылдатып әйләндерә алмыйм. Кайчагында бик әйләндерәсе килә дә бит. Булмый. Муен тамырлары... Әй, бакча әйләнгәндә агачларның тамырлары нәрсә карап торалар соң?
К о р ы л т а й. Анысын бүген төнлә агачларның үзләреннән сорарсың.
Б ә й р ә м к о л. Нигә?! Әйләнмәле бакчаны бүген төнлә күрсәтәләрме әллә?
К о р ы л т а й. Ийе. Бүген төнлә күрсәтәбез.
Б ә й р ә м к о л. Күрсәтәсез?.. Моңарчы нигә миңа әйтмәдең соң? Бытбылдыкларны ябып ятарга кирәк, ләбаса.
К о р ы л т а й. Бытбылдыкларның кирәкләре булмас.
Б ә й р ә м к о л. Ни сөйлисең син?! Бытбылдыкларсыз тамаша була мени, кызык була мени!
К о р ы л т а й. Ул турыда боерык булганы юк.
Б ә й р ә м к о л. Алай!.. Уйлап торам, торам да мин, шулай хәйран калам кем, Корылтай! Ник яраткан гыйшык дигән чирне бу Ходай?!
К о р ы л т а й (кояшка кулын маңлаена куеп карый). Вакыт та җитә бугай.
Б ә й р ә м к о л. Шулай диген, Корылтай, бакча әйләндерәбез диген. Бытбылдыклар сугыштырырга боерык юк диген... Әгәр дә мәгәр шулай Олыс бәкнең бытбылдыклардан бөтенләйгә күңеле кайтса, мин кая барам инде?!
К о р ы л т а й. Бу арада үзе дә ул серле күренә.
Б ә й р ә м к о л. Кем?
К о р ы л т а й.
Кем булсын, шул инде, тинтәк яшь бикә.
Тәмам шиңгән, төксәргән, ак изардай*.
Б ә й р ә м к о л.
Шаукым булса да булгандыр йөрәгенә...
Әйләнмәле бакча уйлау бит ул, ай-һай-һай!
К о р ы л т а й. Бу көннәрдә Олыс бәге дә шат күренми.
Б ә й р ә м к о л.
Күренү кая?! Шул җен кызы төшкән бирле
Бытбылдыклар сугышына да йөрми.
К о р ы л т а й. Шулай инде кем, Бәйрәмкол. Ат азгыны – тайга, эт азгыны – майга, ир азгыны – байга, сукыр – айга, ялкау – Ходайга иярер дигәннәр бабайлар. Ә безнең Олыс бәгебез йортсыз-җирсез, кабилә-токымсыз хәерче бер кызга ияреп, әйләнмәле бакчалар корып, йортын бөлдереп, кеше көлдереп йөреп...
Б ә й р ә м к о л. Тс-с-с, акрын! Шымчылар!
К о р ы л т а й. Ә?!
Б ә й р ә м к о л. Ә, ни икән, теге икән, сарайдан бикәләр...
К о р ы л т а й. Әллә монда киләләрме?
Б ә й р ә м к о л. Шулай булырга кирәк.
К о р ы л т а й. Уф, котны алдың!.. Ярый, туйга хәзерләнә башларга кирәк.
Б ә й р ә м к о л. Кара, кара, ниндәй тәгәриләр, әйтерсең лә җомгаклар.
К о р ы л т а й. Болары да шул, күшәүдән башканы белмәгән имгәкләр...
Б ә й р ә м к о л. Барып чыккан тинтәкләр.
К о р ы л т а й. Әрәмтамаклар.
Б ә й р ә м к о л. Ташкурчаклар.
К о р ы л т а й. Бирәннәр.
Б ә й р ә м к о л. Үләтләр.
К о р ы л т а й. Көяләр...
Б ә й р ә м к о л. Тс-с-с, киләләр.
К о р ы л т а й. Алма кортлары (чыга-чыга).
Б ә й р ә м к о л. Хәлвә мурлары! (Чыгалар).


II күренеш


Зәкятбану, Зөбәрҗәт, Айтүрә һәм Анастач.


З ә к я т б а н у (кереп карана).
Б а р ы с ы (кереп, яшерен тавыш белән). Йә, йә?
З ә к я т б а н у. Гаҗәп кызык бер тамаша булачак, ди.
Б а р ы с ы. Йә, йә?
З ә к я т б а н у. Әйтәм ләсә, төннәр буе керфек какмыйм.
А й т ү р ә. Соң, ул аны үзе әйләндерәчәкме әллә?
З ә к я т б а н у. Эш бакчаның әйләнүендә түгел.
Б а р ы с ы. Йә, йә?!
З ә к я т б а н у.
Тамашаның иң кызыгы, иң хурлыгы
Каракүзнең шунда чыгып биюендә!
А й т ү р ә. Халык күзендә?!
З ө б ә р җ ә т. Оят бетсә бетә икән.
А н а с т а ч. Оялырга кем соң ул? Каян килгән...
З ә к я т б а н у.
Кызык та сез, хи-хи-хи, оят дисез,
Оят белсә, хәя белсә, мәйданнарда,
Халык алдында, көн күзендә әрсезләнеп,
Мәймүн* төсле, сикереп тә йөрмәс иде!
Б а р ы с ы. Йә, йә?!
З ә к я т б а н у.
Бүген төнлә әйләнмәле шул бакчада
Биемәкче була икән шул бакчада!
З ө б ә р җ ә т. Оялмыйча!
А й т ү р ә. Хурланмыйча!
А н а с т а ч. Гарьләнмичә!
З ө б ә р җ ә т.
Сикерергә җиңелрәк булсын өчен
Әллә тагы, яланаяк та биер ул!!
Б а р ы с ы. Хи-хи-хи!..
А й т ү р ә.
Әллә тагы, ирләр күзе төшсен өчен
Шүрәледәй ялангач та йөрер ул!
Б а р ы с ы. Хи-хи-хи!..
А н а с т а ч.
Әллә тагы, халык күңеле булсын өчен
Кызыкчыдай, мәтәлчек тә атыр ул!
Б а р ы с ы. Хи-хи-хи!..
З ә к я т б а н у.
Әмма минем уйлавымча, бүген кичкә
Йорт күрмәгән хәйран эшләр булачаклар.
Ул тамаша оятыннан, хурлыгыннан,
Каракүздән Олыс бәге үзе качар.
Б а р ы с ы. Качар дисеңме?
З ә к я т б а н у. Качар.
А й т ү р ә. Качып кына калу эш мени, сарайдан ук кусын иде ул аны.
А н а с т а ч. Читкә, еракка, еракка сатып җибәрсен иде ул аны.
З ө б ә р җ ә т. Халык алдында, шул әйләнмәле бакчасында астырсын иде ул аны!
А й т ү р ә.
Ә әгәр дә исе китеп биюенә,
Шатлыгыннан безне аңа бүләк итсә?
З ө б ә р җ ә т, А н а с т а ч. Китсә, китсә!..
А й т ү р ә. Юк, чынлап шулай итсә...
З ө б ә р җ ә т, А н а с т а ч. Китсә, китсә!..
З ә к я т б а н у.
Әгәр дә Олыс бәге аны сезгә
Кер җуучы, аш ташучы чүре итсә?!
А й т ү р ә. Китсә, китсә, итә генә күрмәсен.
А н а с т а ч. Көн күрсәтмәс ул үксә*...
З ө б ә р җ ә т. Чүре дә итмәсен, сарайда да тотмасын.
А й т ү р ә. Кирәге юк, кирәге юк, кала гына күрмәсен.
А н а с т а ч. Җыеныбыз арасыннан кара мәче уздырыр.
Б а р ы с ы. Уздырыр, оятсыз, уздырыр!
А й т ү р ә. Пәхләвәгә зәһәр кушып агулап та үтерер!
Б а р ы с ы. Үтерер, кансыз, үтерер!
А н а с т а ч. Йә сихерләп, бәкне бездән гомерлеккә биздерер.
Б а р ы с ы. Биздерер, кахбә, биздерер!
З ә к я т б а н у.
Хәер, инде ул табышмак үзлегеннән
Фаш булачак, тамашада куя иңгәч.
Хәйлә миннән, күреклеләрем, бүләк сездән,
Аң булыгыз уен беткәч, утлар сүнгәч...
Б а р ы с ы. Караңгыда, караңгыда!..


Җыр
Б а р ы с ы.
Төнге гыйфрит шомлы кара канатларын
Җир өстенә җилпәзәләп җәеп салгач,
Караңгы төн урап алгач бөтен барын,
Шәфәкъ баткач, сарай тынгач, утлар сүнгәч
Үткер ябалак шомлы тын төндә сакта торачак,
Кара ярканат серле бу эштә шаһит булачак...
З ә к я т б а н у. Шәфәкъ баткач...
Б а р ы с ы. Шәфәкъ баткач.
З ә к я т б а н у. Сарай тынгач...
Б а р ы с ы. Сарай тынгач.
З ә к я т б а н у. Утлар сүнгәч...
Б а р ы с ы. Утлар сүнгәч... Караңгыда!.. Караңгыда!
Төн дуслары, үткен күзле ярканатлар
Кара төнне каралтырга фәрман алгач,
Аның гомерен сагаларга чыгачаклар...
Шәфәкъ баткач, сарай тынгач, утлар сүнгәч...
Уткүз ябалак шомлы, тын төндә сакта торачак,
Кара ярканат серле бу эштә шаһит булачак!..
З ә к я т б а н у. Шәфәкъ баткач...
Б а р ы с ы. Шәфәкъ баткач.
З ә к я т б а н у. Сарай тынгач...
Б а р ы с ы. Сарай тынгач.
З ә к я т б а н у. Утлар сүнгәч...
Б а р ы с ы. Утлар сүнгәч... Караңгыда!.. Караңгыда!
(Ант иткән төсле).
Буйсынабыз төнге гыйфрит теләгенә,
Агуланган үткен пычак кадалачак.
Кадалачак бүген аның йөрәгенә
Шәфәкъ баткач, сарай тынгач, утлар сүнгәч.
З ә к я т б а н у. Шәфәкъ баткач...
Б а р ы с ы. Шәфәкъ баткач.
З ә к я т б а н у. Сарай тынгач...
Б а р ы с ы. Сарай тынгач.
З ә к я т б а н у. Утлар сүнгәч...
Б а р ы с ы. Утлар сүнгәч!.. Караңгыда!.. Караңгыда!
З ә к я т б а н у. Тс-с-с! Туктагыз, монда килә...
А н а с т а ч. Ул кайгылы, каны киткән йөзләрендә.
А й т ү р ә. Зәһәрле ут янып тора күзләрендә.
З ө б ә р җ ә т. Безнең өчен бу яхшы фал, тукта, тимә!..
Б а р ы с ы.
Буйсынабыз төнге гыйфрит теләгенә,
Агуланган үткен пычак кадалачак.
Кадалачак бүген синең йөрәгенә!
Шәфәкъ баткач, сарай тынгач, утлар сүнгәч.
(Чыга-чыга). Караңгыда!.. Караңгыда! (Чыгалар).


Музыка уйнап тора. Зур паузадан соң Каракүз керә.


III күренеш


Каракүз ялгызы.


Сакчы утлар кабыза.


К а р а к ү з (кайгылы кыяфәттә).


Җыр


Менә тиздән төнге гыйфрит канатларын
Канатларын җир өстенә җәеп салыр.
Менә тиздән күптән көткән теләкләрем
Ак көн төсле күз алдымда пәйда булыр.
Шатландырмый саф күкле көн, йолдызлы төн
Шөбһәләрдән йөрәккәем һич арынмый,
Һич арынмый ярсый, ярсый күңлем минем. (Пауза).
Менә туды кичке йолдыз, зәңгәр җәүһәр,
Йолдызкаем, син сүнгәнче торырмынмы?
Кичке шәфәкъ, әйтче миңа, нәрсә булыр?
Сине кабат ирекле килеш күрерменме?


IV күренеш


Каракүз һәм Иделбай.


И д е л б а й (каушап). Каракүз!..
К а р а к ү з (куркып, сискәнеп). А, бу син... Тиз, тиз! Нигә соңардың?
И д е л б а й.
Сакчыларның күзләренә күренмичә,
Чак-чак кына үтә алдым бу бакчага.
Бу ни хәл бу?.. Шау-шу, ыгы-зыгы бөтен җирдә?!
К а р а к ү з. Сарай шулай хәзерләнә тамашага.
И д е л б а й. Ниндәй тамашага?
К а р а к ү з. Тыңла!..
Бүген төнлә утлар янгач кандилләрдә
Бу бакчада булачак зур бер тамаша.
Төрле утлар яначаклар: ал-гөлләр дә,
Шул сәгатьтән миңа яңа көн башлана.
И д е л б а й (каушап). Синең туең?!
К а р а к ү з. Ийе, туем.
И д е л б а й. Аһ, әгәр дә ачуым күк миндә бер көч булса иде... Барлык җиһан болытларын бергә җыеп, ул туйларны, сарайларны диңгезләргә агызыр идем бер сырылып.
К а р а к ү з. Бу тозактан качалмагач, аптырагач, Олыс бәктән әйләнмәле гаҗәп бакча ясаттырдым. Тыңла, менә шул хәйлә бүген безне моннан коткарачак!
И д е л б а й. Ышана алмыйм...
К а р а к ү з. Ни өчен?!
И д е л б а й.
Бу илләрдә Олыс бәге кушмый торып,
Боерыксыз ач этләр дә өрә алмый.
К а р а к ү з.
Иделбай, соңгы сорау, соңгы теләк.
Турысын әйт!..
Минем төслүк, син дә мине сөясеңме?
И д е л б а й.
Аһ, нурлы йөзем, син тагы сорап торасың миннән,
Менә күк шаһит, тик синең өчен сулыйм, яшим мин.
Сөйдем мин сине беренче тапкыр һәм ул соңгысы;
Синсез бу баглар, биек диварлар тоталмас мине,
Кайтармас юлдан бәк сакчысының үткен сөңгесе!
Качкын йөрәкне куркыта алмас сусыз сахралар,
Ирекле җил төсле очасым килә ирекле илләргә;
Киң тугайларга, күптәннән безне көтәләр алар,
Ирекле кошлардай яшәр идек без икәүләп бергә.
К а р а к ү з. Иделбай!..
И д е л б а й. Җыр.
Сулган кыр гөлен сугарган төсле син, Каракүзем,
Мине тергездең үлеп барганда назлавың белән;
Йөрәгем сызлый, урнын тарсына, аһ, Каракүзем!
Син аны тартып алдың үзеңә назларың белән.
Кара төнемне көн иттең син, Каракүзем,
Миңа җан өрдең тоткында чакта, богауда чакта.
Коллык-богаудан коткару белән, син Каракүзем,
Икенче богау – гыйшык богавын салдың җаныма!
К а р а к ү з (сикереп торып). Чү, тукта?! Бу кем?! Курыкма! Баг остасы Шәйбан икән, мин аны чакырткан идем. Яшерен, аңа күренмә! Еракка китмә, кирәк булырсың!


V күренеш


Каракүз һәм Шәйбан.


Ш ә й б а н. Күрекле бикә сау булсын!
К а р а к ү з. Боер, Шәйбан ага, боер! Ниндәй шатлыклы хәбәрләр белән килдең?
Ш ә й б а н. Шатлык зур, бикә. Барлык боерыкларыгыз җиренә җиткерелде. Теләгәнегез – әйләнмәле бакча тәмам булды. Ләкин серле тотка турында эш хәтәррәк тора.
К а р а к ү з. Ничек ул алай?
Ш ә й б а н. Аны каеру белән утлар гына сүнеп калмый, бөтен бакчаның ишелеп, харап булу куркынычы бар.
К а р а к ү з. Ул куркынычтан котылуга юллар бармы соң?
Ш ә й б а н. Ул турыда бик күп уйладым, Шихай оста белән дә киңәштем. Ул да әмәл күрсәтә алмады.
К а р а к ү з. Бу ни дигән эш булды инде?! Алдан нәрсә карадыгыз? Бүген кичкә әйләнмәле бакчада тамаша була дип өндәүчеләр бөтен шәһәрне айкап чыктылар. Ә сез!
Ш ә й б а н. Иркә бикәбезнең күңеле тыныч булсын, әйләнмәле бакча әзер. Ул бөтен шәһәр халкы алдында ут гөле төсле әйләнәчәк. Тик сез теләгән вакытта утларны сүндерү турында гына хәтәр бар.
К а р а к ү з. Йә?
Ш ә й б а н. Шул. Бүгенге утларны сүндерә торган серле тотканы эшләтмәскә кирәк булыр. Вакыты белән мин аны тагы бер сынап карармын.
К а р а к ү з (уйланып). Куркыныч бар дисеңме?
Ш ә й б а н. Бакчаның ишелеп харап булуы бар. Ашыгыч арада барысын да җиренә җиткерү кыен булды.
К а р а к ү з. Мин бит ул серле тотканы каеру белән бакчадагы утларның гына берьюлы сүнүен теләгән идем. Ничек соң ул алай булды?
Ш ә й б а н. Утларны сүндерергә җил үткәрү өчен бакча астыннан куыш юллар сузылды. Серле тотка каерылу белән, шул куыш юлларда һава көч алып, бакча ишелмәгәй иде, дип куркам.
К а р а к ү з. Бәлки, ишелмәс тә әле!
Ш ә й б а н. Бәлки, ишелмәс тә... Бакча өстендә халык күп булу белән авырга килүе бар.
К а р а к ү з. Ә соң серле тотка үз урынына беркетелдеме?
Ш ә й б а н. Беркетмичә ярыймы соң!.. Ансыз бит бакча да әйләнә алмый.
К а р а к ү з. Тамашаны булдырып, куркынычтан котылырга чара бармы?
Ш ә й б а н. Ышанычлы бер кеше табылса, чара бар.
К а р а к ү з. Ышанычлы кеше?!
Ш ә й б а н. Ийе, бүген кичке тамаша вакытында шул серле тотканы урыныннан кузгаттырмас өчен аны саклап торырлык ышанычлы бер кеше кирәк иде. Менә шундай бер кешене сорап килүем иде.
К а р а к ү з. Ышанычлы бер кешем бар. Ул аны саклар.
Ш ә й б а н. Ышанычлы булсын иде.
К а р а к ү з. Йөгенә үзем кердем, мин аны бераздан сиңа җибәрермен.
Ш ә й б а н. Мин аны ничек танырмын?
К а р а к ү з. Анымы?! (Уйлана, пауза). Менә бу ике бер-берсенә охшыйлармы?
Ш ә й б а н. Бер-берсеннән һич аерырлык түгел.
К а р а к ү з. Шулаймы? Менә бу йөзекләрнең берсе сиңа миннән туй бүләгем булсын! (Бирә).
Ш ә й б а н. Күрекле бикәнең гомере озын булсын! Бәхете мул булсын, киң юлы күңеленә тиң булсын!
К а р а к ү з. Ә менә монысын серле тотканы саклаячак ышанычлы кешемнең бәлән бармагында* булыр. Шуның буенча син аны танырсың... Башка йомыш юкмы?
Ш ә й б а н. Юк, бикә. Ул кешегә алдан күрсәтәсе эшләр бар иде.
К а р а к ү з. Юбанмас. Йөзегемне киеп сиңа барыр.
Ш ә й б а н. Сүзегез урынында булыр. (Баш иеп чыга башлый).
К а р а к ү з. Ә, тукта әле! Бәхетсезлеккә каршы, әйләнмәле бакча ишелә калса, син дә аста күмелеп калачаксыңмы?
Ш ә й б а н. Юк, бакча әйләнгән чакта астында җан иясе булмас.
К а р а к ү з. Нигә соң син үзең серле тотканы сакламыйсың?
Ш ә й б а н. Мин аны саклап торсам, бакчаны филләрдән кем арындырыр? Миңа ярамый.
К а р а к ү з. Бакча ишелгәндә кай җиреннән ишелә башлар?
Ш ә й б а н. Үзәктән. Балханә харап булачак. Эчендәге кешеләр дә һәлак булачак. Менә шунысыннан куркам да мин.
К а р а к ү з. Тыныч бул... Серле тотка урыныннан кузгатылмас. Җегет бик ышанычлы, ул аны саклар. Бу сер безнең арада гына калырга тиеш. Юкса, тамашачылар шомланып, бакчага да кермәсләр.
Ш ә й б а н. Әлбәттә, әлбәттә. Сез дигәнчә булыр. Олыс бәкнең үзенә дә әйткәнем юк әле.
К а р а к ү з. Һәм әйтмәскә кирәк булыр. Юкса, шомланып, рәхәте китәр. Менә шул алкаларны кызыңа минем бүләгем итеп тапшыр!
Ш ә й б а н. Иркә бикәм!
К а р а к ү з. Туй бүләгем булыр.
Ш ә й б а н. Иркә бикәм!.. (Кулын үпмәкче була).
К а р а к ү з. Кирәк түгел, кирәк түгел. Миндә бит аларның ишләре бик күп.
Ш ә й б а н. Күп яшә, бикәм, күп яшә!
К а р а к ү з. Эшләрең уң булсын! Бар!
Ш ә й б а н. Күп яшә!..


VI күренеш


Каракүз һәм Иделбай.


К а р а к ү з. Иделбай! (Аңа каршы барып). Серле тотканы син сакларсың, төшендеңме?
И д е л б а й. Төшендем.
К а р а к ү з. Күрәсеңме, эшләр ниндәй уңайлана. Төеннәрнең берсе артыннан берсе чишелә бара. Иртәгә без бу вакытта иректә йә кабердә булачакбыз... Юк, юк, иректә, иректә!
И д е л б а й. Бу сарайдан котылу белән генә эшләр бетәр микән? Шәһәр капкалары, юл башларындагы каравылларны кичү турында батыр бикәм ниндәй чаралар күрергә тели икән?
К а р а к ү з. Эшнең иң авыры да шунда шул. Бердәнбер юл бар әмма!..
И д е л б а й. Ниндәй юл?
К а р а к ү з. Олыс бәкнең мөһерле йөзеген кулга төшерү.
И д е л б а й. Ышанычсыз юл.
К а р а к ү з. Башка юл юк.
И д е л б а й. Ниндәй хәйләләр белән ул мөһерле йөзекне иркә бикәм кулга төшермәк була икән?
К а р а к ү з (кызып). Эш турында сөйләшкәндә «икә, микә, бикә» дип, казначы хатыннары төсле, балланып, очып торма әле!.. Йә, синеңчә ниндәй юл бар соң?..
И д е л б а й. Иркә бикәм...
К а р а к ү з. Тагын!
И д е л б а й. Ниндәй хәйләләр белән соң син ул йөзекне кулга төшермәк буласың?
К а р а к ү з. Менә шулай... Ниндәй хәйлә белән дисеңме?
И д е л б а й. Ийе.
К а р а к ү з. Әйләнмәле бакчаның ачылу шатлыгына, туй хөрмәтенә дигән булып, бармагыма биер өчен сорамакчы булам.
И д е л б а й. Күнмәс.
К а р а к ү з. Әйләнмәле бакчаның утлары, бәлки, күзен чагылдырыр.
И д е л б а й. Күнмәс.
К а р а к ү з. Ялынып, ялварып сорармын.
И д е л б а й. Күнмәс.
К а р а к ү з. Үпкәләп ачуланырмын.
И д е л б а й. Күнмәс.
К а р а к ү з. Җылармын.
И д е л б а й. Күнмәс.
К а р а к ү з. Тукта әле, тутый кош төсле «күнмәс, күнмәс, күнмәс»тән башка сүз белмисеңме әллә? Ничек эшләгәндә күнәр, йә, әйт!?
И д е л б а й. Башка юл юк.
К а р а к ү з. Юк шул... Мөһерле йөзек кулда булмаганда, без шәһәр капкасыннан түгел, сарай капкасыннан да чыга алачак түгелбез.
И д е л б а й. Сорап, сорап та күнмәсә?
К а р а к ү з. Ул чагында, назланган булып, сиздермичә генә...
И д е л б а й. Менә монысы ышанычлырак юл.
К а р а к ү з. Син тапкан түгел шул... Тыңла! Син серле тотка төбендә басып торырсың... Ак гөл тешләп биесәм, «йөзек миндә» дигән ишарә булыр. Син дәррәү серле тотканы каерырсың! Утлар сүнәр. Шул ыгы-зыгыда юл тотарбыз... Өзем бакчасы башында иярләнгән Алтай юргалары безне көтәрләр...
И д е л б а й. Төшендем.
К а р а к ү з (хәнҗәр биреп). Юлдаш булыр. (Акчалар биреп). Боларның да кирәкләре булыр. Шулай, исеңдә тот ак гөлне!.. Менә бу йөзек Шәйбанга сиңа юл күрсәтер.
И д е л б а й. Утлар сүнгәч!..
К а р а к ү з. Караңгыда!.. (Зәкятбану керә).
И д е л б а й. Караңгыда!


VII күренеш


Әүвәлгеләр һәм Зәкятбану.


К а р а к ү з (каушап, борчылып). Ни йомыш?
З ә к я т б а н у.
Күк йолдызы, сарай гөле, күрекле бикә,
Илче булып китердем мин сәлам сиңа!
Сөйгән ярың, данлы хуҗаң Олыс бәге
Рөхсәт сорый керер өчен хозурыңа.
К а р а к ү з. Иделбай, хәзер барып, боерыгымны үтә!
И д е л б а й. Баш өсте, бикәм! (Баш иеп чыга).
К а р а к ү з (уйланып йөри, зур пауза).
З ә к я т б а н у. Җавап көтәм.
К а р а к ү з. Кәефем юк.
З ә к я т б а н у. Олыс бәге дәрман табар.
К а р а к ү з. Киенмәгәнмен.
З ә к я т б а н у. Күреклегә кием нигә?
К а р а к ү з. Юк, юк, бу килеш бәкне кабул итә алмыйм!
З ә к я т б а н у.
Иркә бикәм, кичер мине, бәдбәхетне,
Нәрсәгә дип күз буйыйсыз, сырланасыз?
Кол баладан кызганмаган мәхәббәтне
Ил башлыгы, данлы бәктән кызганасыз?!
К а р а к ү з. Югал, югал, җылан! (Җанбәк керә).


VIII күренеш


Каракүз, Зәкятбану һәм Җанбәк.


Җ а н б ә к. Ә мин анда көтәм, көтәм, көтәм. (Зәкятбануга). Өндәмә, тчу-чу-чу-чут!.. (Зәкятбану нәрсәдер яшерен әйтмәкче була). Өндәмә, тчу-чу-чу-чут!.. (Зәкятбану чыгып китә). Нечкә билем, кара күзем, кил, кил, миңа кил!..
К а р а к ү з. Гаеп итмәсен, бәгем. Болай, бәси* килеш ил башлыгы, данлы бәккә күренәсем килмәгән иде.
Җ а н б ә к. Ниндәй генә кыяфәттә син булсаң да, син миңа ал гөлдәй матур, һавадай саф, судай пакь булып күренәсең.
К а р а к ү з. Куандырдың, бәгем. Сиңа охшасам, син яратсаң, миңа шул җитә. Минем башка теләкләрем юк. Уйлаганым, теләгәнем син генә, бәгем! Тик син генә...
Җ а н б ә к. Мин дә шулай... Менә бүген хәтта аштан соң да йокламадым, бытбылдыкларны тикшереп чыкмадым, ау карчыгаларымны да карамадым... Казначыларны да кабул итмәдем. Сиңа ашкындым, сиңа килдем. Зур сөенче белән килдем.
К а р а к ү з. Синең исәнлегеңне күрү минем өчен иң зур сөенче. Шулай да, ниндәй сөенче алып килгән икән батыр бәгем?
Җ а н б ә к. Әйләнмәле бакча тәмам булды...
К а р а к ү з (гаҗәпләнгән булып). Тәмам булды?!
Җ а н б ә к. Тәмам булды, иркәм, тәмам булды.
К а р а к ү з. (Җыр, бию аралаш).
Күптән көткән!.. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Җан тилмерткән. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Күктән көткән. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Серле бакчам. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Җиргә иңгән. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Җ а н б ә к.
Сиңа дигән! А-на-най, на-най, на-най.
Менә дигән! А-на-най, на-най, на-най.
Мин эшләткән. А-на-най, на-най, на-най.
Бакчаң. А-на-най, на-най, на-най.
Оҗмах икән! А-на-най, на-най, на-най.
К а р а к ү з.
Сүнмәс бу дәрт! Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Шаша йөрәк! Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Синең бүләк. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Тулды теләк. Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Күп яшә, бәк! Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй.
Җ а н б ә к.
Синең йөрәк... А-на-най, на-най, на-най.
Йөрәкмени?! А-на-най, на-най, на-най.
Минем йөрәк... А-на-най, на-най, на-най.
Менә йөрәк. А-на-най, на-най, на-най.
Сиңа бүләк! А-на-най, на-най, на-най.
К а р а к ү з (сүзсез, «Ә-нә-нәй, нә-нәй, нә-нәй»не тәкрарлап* бии. Биеп бетергәч баганага ышыкланып иркәләнә).
Җ а н б ә к. (Җыр).
Янды дәрт йөрәктә, булдым мин гашыйк,
Кил тизрәк, кил тизрәк, булдым мин гашыйк!
Йөрәгем түзми, йөрәгем сызлый, аһ, шашам, саташам!..
Башым әйләнә, телем бәйләнә, аһ, шашам, саташам!
Нечкәбил, Каракүз, кил, кил, кил!
К а р а к ү з (Җанбәкнең аяк алдына ятып). Данлы бәгем, шанлы бәгем, батыр бәгем, синдә бар бер теләгем?!
Җ а н б ә к. Тагын?!
К а р а к ү з. Ахыргы, соңгы теләгем.
Җ а н б ә к. Бакча әйләндерттереп кенә калмыйча, әллә тагы син миннән күкне әйләндерттерергә җыенасыңмы?
К а р а к ү з. Зуррак теләгем бар, бәгем!
Җ а н б ә к. Күктән дә зурмы?
К а р а к ү з. Зуррак, бәгем.
Җ а н б ә к. Күктән дә зур нәрсә соң бар тагын?
К а р а к ү з. Синең башың, бәгем!
Җ а н б ә к. Нәрсә?! Әллә башымны әйләндерттерергә теләвеңме?
К а р а к ү з. Әгәр дә мине сөйсәң, шул сөюеңне бүтән халыкка күрсәтергә теләсәң, соңгы теләгемне дә үтәрсең, бәгем!..
Җ а н б ә к. Башымны әйләндерттерерменме?..
К а р а к ү з. Шул соңгы теләгемне дә үтәсәң, гомерлеккә аяк астыңда туфрак булыр идем.
Җ а н б ә к. Башсыз аяк белән нишләрмен икән мин?
К а р а к ү з. Мине сөярсең...
Җ а н б ә к. Йә, нәрсә соң ул алай? Тыңлап карыйм.
К а р а к ү з. Әйләнмәле ул бакчада утлар, гөлләр арасында биегәндә мөһерле йөзегеңне бармагымда уйнатасым килә.
Җ а н б ә к. Башымны бармагыңда уйната алырсың, әмма мөһерле йөзекне уйната алмассың!
К а р а к ү з. Ни өчен?
Җ а н б ә к. Хан хәзрәтләре үз кулы белән киерткән ул йөзекне ханнан башка һич берәүнең салдырырга хакы юк! Дәүләт канунында ул шулай теркәлгән.
К а р а к ү з. Бер генә кат биер өчен бит. Минем өчен бит, Каракүзең өчен бит.
Җ а н б ә к. Мин аны үзем өчен дә сала алмыйм. Әгәр теләсәң, менә бу сарайны, әйләнмәле бакчаны сиңа бирәм, ал! Әмма йөзекне моннан соң сорарга батырчылык итмә!.. Әгәр теләсәң, карт хатыннарымны көтүләре белән синең ихтыярга тапшырам. Әмма моны сорама!
К а р а к ү з. Бер генә биер өчен бит.
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Бармагыма да кимәм, менә болай гына тотармын...
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К а р а к ү з. Менә монда, теш арамда гына тотармын.
Җ а н б ә к. Өндәмә!..
К а р а к ү з. Гөл сабагына киертеп кенә тотармын.
Җ а н б ә к. Өндәмә монда, өндәмә!


IХ күренеш


Әүвәлгеләр һәм Корылтай.


К о р ы л т а й.
Көчле куллы, җиһан күрке, бәкләр бәге!
Ак көннәрең мәңге үтсен зур шатлыкта!
Тәмам булды яшь бикәбезнең теләге,
Тәмам булды яңа йолдыз киң Шәрыкта!
Халык анда сезне көтә!
Җ а н б ә к. Әйдә!
К а р а к ү з. Бәгем, соңгы теләгем бит!..
Җ а н б ә к. Өндәмә!
К о р ы л т а й. Ил күрмәгән, ишетмәгән гаҗәп бакча!.. Менә!!!
(Музыка, шау-шу. Пәрдә ачыла. Утлар, гөлләргә күмелгән әйләнмәле бакча әйләнеп тора. Бакча уртасында баскычлар белән уралган челтәр балханә). Боерыгыз!


Җанбәк балханәгә менеп, уртага утыра. Аның тирәсенә хатыннары, хөкүмәт кешеләре җыелалар. Барысы да утыра. Музыка дәвам итә. Бакча бер әйләнә, бер туктый.


I ч ү р е. Менә гаҗәп!
Б а р ы с ы. Хәйран!
II ч ү р е. Бигрәк матур!
Б а р ы с ы. Хәйран!
III ч ү р е. Күк капусы төсле якты!
Б а р ы с ы. Хәйран!
Җ а н б ә к. Әй, кем, Корылтай, Бәйрәмкол, Укбай, Сөрембай! Сыйлагыз кунакларны! Минем туемда сорнайчылар, кәрнәйчеләр, биючеләр... Дөнья ике килми!.. (Музыка, шау-шу. Бакча әйләнә).
К а р а к ү з (уртага чыгып).
Күптән көткән якты сәраб* менә бит ул, менә ул!..
Төштә күргән серле хәят менә бит ул, менә ул!
(Биеп) А-ла-ла-ла...
А-ла-ла-ла...
(Иделбайга). Онытма син ак гөлне!..
Нурга баткан хәйран багым, менә бит ул, менә ул!..
Көтеп алган ак теләгем менә бит ул, менә ул!
(Биеп) А-ла-ла-ла...
А-ла-ла-ла...
Онытма син ак гөлне!..
Үткәннәрдән коткаручы, менә бит ул, менә ул!..
Киләчәккә юл салучы, менә бит ул, менә ул!..
А-ла-ла-ла...
А-ла-ла-ла...
Онытма син ак гөлне!..
Үч алучы көчле корал, менә бит ул, менә ул!..
Соңгы теләк, соңгы мәл, менә бит ул, менә ул!
А-ла-ла-ла...
А-ла-ла-ла...
(Җанбәк алдына ята. Балет башлана. Балет ахырында биючеләр арасына төшеп, авызына ак гөл кабып).
А-ла-ла-ла...
А-ла-ла-ла...
(Бакча әйләнә).
И д е л б а й. Азатлыкка! Иреккә!!!


Иделбай серле тотканы каерып бәрә. Утлар сүнә, бакча ишелә, шау-шу, аһ-ваһлар яңгырый. Алдан төшкән ут яктылыгында Иделбай Каракүзне күтәреп кача.


Пәрдә төшә.
10 / VIII – 29.


Текстны басмага Раиф Мәрданов әзерләде


Искәрмәләр:


* Автор кулъязмасында катнашучылар исемлеге язылмыйча калдырылган. Бу басма өчен ул безнең тарафтан өстәлде. – Р.М.
* мавыкланып – мавыгып.
* халайык – халык.
* ардаклы – кадерле. Бу сүз кулъязмада Хикәятбану сөйләмендәге ике урында башта «кадерле» дип язылган һәм өстеннән сызылып, «ардаклы» дип төзәтелгән.
* Кулъязмада: паласны.
* Кулъязмада: палас.
* изенсез – рөхсәтсез.
* гөрифтар – дучар, тоткын.
* тайярланды – хәзерләнде.
* фирак – аерылу.
* мохыйт – океан.
* чүрәкче – вак күмәч пешерүче.
* әфәләм – әллә нинди, шыксыз.
* кукайган – масайган, кукрайган, кабарган.
* кахбә – җилбәзәк, фахишә.
* нан – икмәк.
* атлыг – атлы, исемле.
* даруга бәге – өлкә хакиме; тартнакчы, кылан алучы, салыг саючы – төрле салымнар өчен җаваплы түрәләр.
* төелдең – тончыктың.
* тегәләп – текәлеп, дикъкать белән.
* өзем – йөзем.
* рига – хөрмәт, игътибар.
* бүз – яшүсмер, яшь.
* Кулъязмада: палас.
* ләгыль – асылташ.
* хәвыз – бассейн.
* бивафа – ышанычсыз, ялганчы.
* пөстә – чикләвек.
* бикасап – Урта Азия халыклары куллана торган буй-буй ярым ефәк тукыма.
* апкал – алып кал.
* армуд – груша.
* тут – көньяк җимеше.
* тартнакчы – үлчәүче, үлчәү өчен пошлина җыючы.
* ушандак – шулай ук.
* әшкяра – кычкырып.
* төмсәнгәннәр – күңелләре төшкән.
* горбәт – чит җир, ялгызлык.
* дәйюс – намуссыз.
* алчак – явыз, оятсыз.
* Кулъязмада: паласны.
* иҗарә – вакытлы файдалану өчен хак түләп алу, аренда.
* чалыгыз – уйнагыз.
* изар – тукыма.
* мәймүн – маймыл.
* үксә – үксез.
* бәлән бармак – имән бармак.
* бәси – таркау, җыйнаксыз.
* тәкрарлап – кабатлап.
* сәраб – мираж.

Теги: Кәрим Тинчурин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру