Журнал «Безнең мирас»

Хәятем!

Исемә төшә кечкенә бала чакларым,
Беренче башлап мәктәпкә барганнарым.
Соңрак абый белән сабан сөргәннәрем,
Җәйге кичләр ат көтәргә йөргәннәрем.
Әл дә онытмыйм авылыбызның зур кырларын,
Су буйларын, гөрләгән Сабан туйларын.
Уралда урман кискәндә күкрәк белән
«Карурман» дип җырлаган Урал көйләрен.
Җәйге кичләр яшел хәтфә болыннарда
Үрелеп-киерелеп тирләп печән чапканнарым.
Көз кичләре салкын сизми, армый-талмый,
Таудан-тауга, аудан-ауга йөргәннәрем.
 
Киң Ватанда киләчәктә ак тормышлар
Төзермен дип балалыкдан теләсәм дә,
Теләгемнең хыялында уйламадым
Киләчәктә башымның ниләр күрәсен.
Ничә тапкыр, ничә җирдә төрмәләрдә,
Ничә еллар сөргеннәрдә изелгәнем.
Ничә тапкыр ачлыктан шешенгәннәрем,
Йә, бу көн, дип, йә, үләм, дип качканнарым.
Бәхетсез икәнлегемне соңрак сиздем,
Милләтемнең изелгәнлеген аңладым.
Ләкин киләчәктән өметемне өзмичә,
Бер көн безгә дә азатлык булыр диеп.
Тормыш миңа никадәр авыр булса да,
Ватанымнан аерылсам, озаклашсам да,
Билем бөкрәеп, күзем күрмәс картайсам да, –
Мин җырлармын Урал көйләрен һаман да.
Әхмәд Гәрәй
Серакуза, 1946
Фото: pixabay

Теги: Әхмәд Гәрәй Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру