Чыңгыз Мусин шигырьләре
Хур итмәгез газиз телемне!
Түрә булып җирдә яшәмәдем –
Үз-үземә үзем түрәмен.
Бу дөньяның чиксез матурлыгын,
Хозурлыгын күбрәк күрәмен.
Ярый әле яшим туган җирдә,
Язган монда гамәл кылырга.
Ташка түгел, җиргә басып йөрим,
Гомерем уза изге урында.
Ярый әле маңкорт булмаганмын,
Янам изге телем турында.
Нәселемә язма берүк, Тәңрем,
Үз теленә дошман булырга.
Язмыш бүләк иткән бу гомеремдә
Үз телемдә горур сөйләшәм.
Бу дөньяда яшәү яшәүмени,
Милләтеңне әгәр сөймәсәң?!
Ике телне кушып болгаталар,
Әрнетәләр, никтер, күңелне.
Үз телеңне хурлау – олы гөнаһ,
Хур итмәгез газиз телемне!
Мәкер
Һәр күңелнең була ышанычы,
Була таянычы.
Саф булып та акланмаган гомер
Бигрәк аянычы.
Гаепсездән кимсетелгән йөрәк
Әрни яра сыман.
Кара мәкер яши пычрак эзләп
Тырнак арасыннан.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА