Журнал «Безнең мирас»

Бәрәкәтле мирас ядкярләре

Күренекле татар драматургы, артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның (1887-1938) иҗади мирасы бай һәм бәрәкәтле. Аның моңарчы басылмаган, күп укучыларга билгесез әсәрләре дә бар һәм соңгы вакытта аларны өйрәнү, бастырып чыгару дәвам итә [1].


Замандашыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит ага Батулла – Кәрим Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә, саклауга, танытуга зур өлеш керткән фидакяр шәхес. Ул Кәрим Тинчуринның гарәп язуындагы биш кулъязмасын 2014 елның 9 октябрендә Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итеп бирде. Мәшһүр драматургның үз кулы белән язылган бу әсәрләр мәдәниятебез тарихы өчен аеруча кыйммәтле һәм кадерле ядкярләр.


Тинчуринның китапханәгә тапшырылган кулъязмалары түбәндәгеләр:
1) Чит илләрдә: хыялый комедия. А.Толстой һәм К.Чапек буенча язучысы К.Тинчурин. 1925 ел. 71 кәгазьдә;
2) Нәни абый: комедия. 4 пәрдәдә. [1925 ел]. 42 кәгазьдә;
3) Каракүз: борынгы тормыштан музыкалы мелодрама. 4 пәрдә, 5 күренештә. 1929 ел. 68 кәгазьдә;
4) Туран иле: мәзәк. [1930 ел]. 8 кәгазьдә;
5) «Ак каен» шигыре. [1920 нче еллар]. 1 кәгазьдә. Елы билгесез.
Милли драматургиябез классигы Кәрим Тинчурин иҗат иткән әлеге әсәрләрне, һичшиксез, белгечләр әтрафлы өйрәнер. Ихтимал, режиссёрлар аларны сәхнәләштерер дә, чөнки моннан 85-90 еллар элек иҗат ителгән булсалар да, бу әсәрләр хәзерге тамашачыны кызыксындырырлык һәм уйландырырлык куәткә ия. «Каракүз» һәм «Нәни абый» әсәрләре шундый максатларны күздә тотып гамәлдәге татар язуына күчерелде, басмага тәкъдим ителде.


***
Кәрим Тинчуринның «Каракүз» мелодрамасы «Зәңгәр палас» драмасының төп калыбына охшаш (шуны искәртергә кирәк, «Зәңгәр палас» драмасының тексты 2007 һәм 2011 елларда басылып чыкты [2]).


Рабит Батулла мәгълүматы буенча, К.Тинчуринның «Зәңгәр палас» әсәре «ХХ гасырның егерменче еллары башында шактый зур популярлык казанган урыс драматургы Любовь Столицаның «Голубой ковёр» әсәре буенча язылган» [3].


Драматург Л.Н.Столица (1884-1934) «Голубой ковёр» исемле шигъри-романтик драмасын 1916 елда Мәскәүдәге Камера театры өчен махсус язган һәм ул режиссёр А.Я.Таиров (1885-1950) тарафыннан 1917 елның гыйнварында сәхнәгә куелган. Урыс драматургиясе тарихы белгечләре тарафыннан «Голубой ковёр» пьесасы, гәрчә андагы баш геройлар һәлак булса да, әлеге авторның иң якты драма әсәре, дип бәяләнгән. Л.Столица 1918 елдан соң гаиләсе белән мөһаҗирлеккә киткән һәм Болгариянең София шәһәрендә яшәп, шунда дөнья куйган.


Кәрим Тинчурин иҗат иткән «Зәңгәр палас» пьесасының премье­расы 1923 елның 15 апрелендә булган [4]. Премьера уңаеннан галим һәм әдип Гали Рәхимнең (1892-1943) зур мәкаләсе басылган. Ул «Зәңгәр палас»ны «...бу кышта куелган әйберләр арасында аерылып тора торган, үзенә бертөрле (оригинальный) әйбер. Бу әсәр бер тарихи пьеса, дип уйланмасын. Ул тарихи шәхесләрне һәм тарихи вакыйгаларны тасвир кыла торган тарихи драма түгел, бәлки хыялый һәм халис рухи (психологический) бер әсәр» [5] дип билгеләгән. Мәкалә авторы әсәрдәге типларның характеры Шекспирча ачылган һәм Тинчурин шигъри текстны уңышлы тәрҗемә иткән, дип тә бәяләгән.


«Зәңгәр палас» драмасының 1923 елда театрда уйналуы уңаеннан урыс телендә чыккан башка бер мәкаләдә К.Тинчурин әсәренең мөстәкыйль булганлыгы катгый итеп әйтелгән: «Недавно в Татгостеатре состоялся бенефис главного режиссёра Татдрамы Карима Тенчурина. Ставилась его же драма «Голубой ковёр», написанная по сюжету драмы Л.Сталицы того же названия, но имеющая мало общего с ней. По содержанию текста основная идея «Голубого ковра» К.Тенчурина совершенно различна от основной идеи драмы Л.Сталицы... Драма К.Тенчурина также, как драма Л.Сталицы имеет символический характер; событие происходит на историческом фоне жизни дворца татарских ханов ХIV века; но герои – не исторические личности» [6] (орфография һәм пунктуация оригиналдагыча бирелә. – Редакция).


«Нумерсыз урындык» имзасы белән язган автор тарафыннан «Зәңгәр палас» драмасының 1925 елда куелуы матбугатта яктыртылган [7]. Ә ул чорда андый имза белән Фәтхи Бурнаш язганлыгы мәгълүм [8]. Мәкаләдә язылганга караганда, 1925 елның 1 мартында актриса Фатыйма Ильская бенефисында «Зәңгәр палас» уйналган, рольләрне Ф.Ильская, Уральский, Камал III, К.Шамил, Камская, Араповалар башкарган. Мәкалә авторы әсәрнең уңышсыз һәм кимчелекле яклары дип, шигъри текстның җөмләләре катлаулы һәм гарәп-фарсы сүзләре күплеге, монологларның һәм, гомумән, тамашаның озын булуын күрсәткән. Мәкаләдә «Тинчурин иптәш киләчәктә бу әсәрен озаграк утырып эшләсә, бәлки, без көткән нәрсә туар, дип уйлыйбыз» дигән теләк ирештерелгән. Кәрим Тинчурин, үз нәүбәтендә, шушы теләкләрне дә исәпкә алып, яңартылган «Каракүз» мелодрамасын иҗат итәргә алынгандыр, дип уйларга нигез бар. Шуны да искәртергә кирәк, 1931 елда Татарстан әдәбият һәм нәшрият баш идарәсе тарафыннан К.Тинчуринның «Зәңгәр палас» драмасын, башка күп кенә пьесалар белән беррәттән, сәхнәдә уйнау тыелган [9].


Тинчуринның «Зәңгәр палас» драмасы төп каһарманнарның үлеме белән тәмамланган. Ә «Каракүз»нең сюжеты башкача, мавыктыргычрак корылган, комик күренешләр белән баетылган. Аның текстында шигъри һәм чәчмә сөйләм аралаштырып бирелгән. Ике әсәрдәге кабатланган урыннар (җырларда) булган кебек, аермалар да шактый. Һәрхәлдә, «Каракүз» мөстәкыйль әсәр буларак иҗат ителгән. Ул төп каһарманнарның иреккә качуы белән тәмамлана.


Кәрим Тинчуринның хәләл җефете Заһидә Тинчурина үз хатирәләрендә «Каракүз»не драма­тургның халыкка билгесез ун-унике әсәреннән берсе буларак искә ала [10].


«Нәни абый» әсәренең кулъязма тексты тулы түгел, аның ахыргы өлеше язылып бетмәгән. Әлеге дәфтәр, ихтимал, Кәрим Тинчуринның иҗади хезмәте дәвамында эшкәртелгән яисә үзгәртелгән текстларының берседер, дип уйларга мөмкин. Ләкин тулы булмаса да, бу пьесаның мәгълүм өлешеннән шактый тулы манзара күзаллана.


Галим Һәнүз Мәхмүтов К.Тинчуринның «Нәни абый» комедиясе аның «Ятлар» һәм «Шомлы адым» исемнәрендәге драмаларыннан үзгәртелгән, дип язган фикер [11] белән килешеп булмый. Чөнки әйтелгән әсәрләрнең уртак ягы – катнаш никах проблемасының үзәккә куелуында гына. Сюжетлары төрле.


«Нәни абый»да әлеге мәсьәлә коммунистлар партиясе әгъзасының атеистлыгы белән бергә үрелгән. Әсәрдә шулай ук 1920 нче елларда ук тамыр җәйгән яшь совет бюрократиясенең фаш ителүе дә мөһим. Йорт идарәсе җыелышының барышы, канцеляриядә эшнең оештырылу һәм үтәлеш рәвешләрен драматургның оста итеп тасвирлавы сокландыра. К.Тинчурин пьесасында үзәккә куелган, татарча бихисап хаталар белән язылган элмә такта проблемасы безнең заманга аваздаш. Комедия каһарманнарының кайбер типлары да хәзерге тормышка ят түгел.


Пьесаның ундүртенче күренешендә «Әүвәлгеләр, ГПУ агенты һәм кызылармеец» дигәннән соң автор тарафыннан берни дә язылмаган. Ягъни, текст шунда тукталып, тәмамланмыйча калган. Бу әсәрнең 1925 елда сәхнәдә уйналуына багышлап язылган мәкаләдә «Нәни абый» спектакленең баш герое кулга алыну белән тәмамланганы әйтелгән [12].


Татар дәүләт театры үзенең 1925 елгы сезонын 4 ноябрьдә, чәршәмбе көнне, Кәрим Тинчуринның «Нәни абый» әсәре белән ачып җибәргән. Бу турыда «Красная Татария» газетасында Фуат Саллавиның алхәбәре чыккан. Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: «Сегодня Таттеатр открывает сезон. Открывает пьесой главного режиссёра театра Карима Тенчурина «Нани абы» («Маленький дядя»). Это – опыт бытовой комедии наших дней. И знаменует собой уход театра от дешёвых сказок и феерий, которые прочно держались в репертуаре до сего времени... На сезон приглашён оркестр под управлением Салиха Сайдашева» [13].


«Нәни абый» пьесасы 1931 елда сәхнәләрдә куелудан тыелган [14].


«Чит илләрдә» комедиясе үзәгенә бөтендөнья революциясенең тормышка ашу хыялы куелган. Тәҗрибәле драматург анда да татарларны катнаштыру җаен тапкан – әсәрнең башыннан-ахырынача Америкадагы ике татар мөһаҗирен тасвирлаган. Эмигрантлар характеры аша милли һәм шәхси үзенчәлекләр комик һәм сатирик вазгыятьләр эчендә ачылган. Әйтик, аларның берсе американнарга Тәтеш кантонын, икенчесе Эстәрлене сату турындагы тәкъдимнәре, робот-машиналарны иманга китертү, татарча такмаклап, вак сәүдәгә өйрәтүләр һәм башка шундый күренешләр гаҗәеп кызыклы.


«Туран иле» әсәре офыктан-офыкка җәелгән зур төрки-татар дәүләте – Туран илен төзеп, Казан шәһәрен аның башкаласы итү уйдырмасы турында. Анда ХХ гасыр башында яшәгән реаль шәхесләр сурәтләнгән булуга караганда, әлеге сатирик әсәр үз чорының идеологик заказы сыйфатында язылган, дип әйтергә мөмкин.


***
Кулъязмаларның барысына да хас үзенчәлек – Кәрим Тин­чурин әсәрләренең ашыгыч рәвештә язылганлыгы күзгә таш­лана. Бу күренешнең объектив сәбәпләре Заһидә Тинчурина истәлекләрендә ачык итеп әйтелгән: «Тинчурин язган 33 пьесаның, чагыштырмача алганда, бик азы гына басылып чыкты. Гадәттә, ул бик ашыгып яза иде, чөнки ул иҗат итә башлаган елларда әле театр яңа оешып кына килә һәм яңа әсәрләргә мохтаҗлык бик зур иде. Театрда бик күп эшләгәнгә күрә, Тинчурин бары тик буш вакытларында гына кулына каләм ала һәм күбесенчә төнлә белән, төнге 1дән 6га кадәр, башын күтәрми язып утыра иде. Ә 11дә инде ул театрда репетициядә. Яңа пьесаны тиз-тиз укыйлар, киңәшәләр һәм сәхнәгә әзерлиләр, ә пьесаны бастырып чыгару турында уйларга вакыт юк» [15].


К.Тинчурин кулъязмаларында кайбер сүзләр хәзерге татар орфографиясенә туры килми. Мәсәлән, дөрест, мондай, ниндәй, андай, ийе, маңлай, өзем (йөзем), тамук (тәмуг), ямә (яме), җылау, җомгак, җуан, төслүк һ.б. Автор имлясын төгәлрәк сак­лау максатында бу басмада андый сүзләр төп текстлардагыча калдырылды.


«КАРАКҮЗ»


РАБИТ БАТУЛЛА. КҮН ЧЕМОДАНДА САКЛАНГАН ХӘЗИНӘ


______________________________________________


1. Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары = Карим Тинчурин и татарское искусство: материалы Всероссийской научно-практической конференции / [төз. һәм фәнни мөх. Р.Исламов]. – Казан, 2007. – 336 б.; Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / [төз.: И.Һадиев, Р.Батулла]. – Казан: Җыен, 2011. – 688 б.


2. Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате... – Б.238-333; Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.140-221.


3. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.422.
4. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.14.


5. Рәхим Г. «Зәнгәр палас» // Кызыл Татарстан. 1923. – 20 апрель. Халис – саф.


6. Ибрагим. «Голубой ковёр» (в Татгостеатре) // Известия ТатЦИКа. – 1923. – 1 мая.


7. «Нумерсыз урындык». «Зәнгәр палас» // Кызыл Татарстан. – 1925. – 4 март.


8. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.617.


9. Сәхнәгә куярга ярый һәм ярамый торган сәхнә әсәрләре исемлеге. – Икенче басма. – Казан: Татиздат, 1931. – Б.19.
Бу кулланмада идеологик, сәнгати эшләнеш һәм эчтәлекләре ягыннан тыелган пьесаларның исәбе – 246. Ә уйнарга ярый, дип билгеләнгәннәре – 208 пьеса. Мондый исемлекнең беренче басмасы 1924 елда дөнья күргән.


10. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.445.
11. Мәхмүтов Һ. К.Тинчурин иҗаты һәм тәнкыйть // Традиции и новаторство в творчест­ве Карима Тинчурина: сборник статей. – Казань: Полигр. комб. им. К.Якуба, 1990. – С.54; Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.414.


12. «Дәү абый». Дәүләт татар театрында кышкы сезон ачылды // Кызыл Татарстан. – 1925. – 10 ноябрь.


13. Саллави Ф. Татгостеатр // Красная Татария. – 1925. – 4 ноября.


14. Сәхнәгә куярга ярый һәм ярамый торган сәхнә әсәрләре исемлеге. – Икенче басма. – Казан: Татиздат, 1931. – Б.16.


15. Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык... – Б.445.


Теги: Раиф Мәрданов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру