Ана (хикәя)
1941 нче елның шомлы көзе иде бу.
Немецлар, авылда кечкенә генә отряд калдырып, танкларга төялделәр дә көнчыгышка таба китеп бардылар.
Авыл үлгән кебек иде. Танклар авылдан чыгып беткәндә, кояш, урман сыртын үтеп, күздән югалды. Күләгәләр куердылар. Күз бәйләнде. Авыл караңгылык эченә кереп чумды.
Кайдадыр еракта туп тавышлары гөрселди башлады. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйдылар. Түгәрәк тау башында, канатларын дырбайтып, җил тегермәне янарга тотынды. Көчәя барган ялкын шәүләсе өй түбәләрен, сузылып киткән буш урамнарны, тырпаеп торган кое сиртмәләрен яктыртып җибәрде. Һавада дары исе, янгын исе һәм тагын ниндидер ят исләр аңкый иде.
Тәрәзәләрдә ут күренмәсә дә, авылда берәү дә йокламый. Кое янындагы карт өянкедә төн үткәрүче каргаларның да күзләренә йокы керми: янгын шәүләсе һәм ботакка асып куелган кеше гәүдәсе аларны шомландыра булса кирәк. Хәтта абзардагы терлекләргә хәтле, нәрсәдер сизенгән шикелле, бер ятып, бер торып, арлы-бирле сугылып йөриләр.
Мария җиңгинең ябып куярга оныткан дуңгыз баласы ишек алды буйлап әле тегендә, әле монда чаба, хатын, дуңгызның ябылмыйча калуына пошынып: «Теге ләгънәтләрнең берсе тотып суймасын тагын» дип борчылса да, мондый шомлы төндә ишек алдына чыгу түгел, башын мендәрдән калкытырга да курка иде. Шулай да ул сакланып кына тәрәзәдән карады: дуңгыз баласы тәрәзә турысына килеп яткан; ишек алды кызыл яктылык, ниндидер сәер күләгәләр белән тулган; ә өянке ботагындагы мәетнең ябык йөзе, сузылып төшкән яланаяклары аермачык булып күренеп торалар.
Хатын башын тәрәзәдән алды да, йоклый алмыйча яткан улына сыенып:
- Муеннары асларына килсен, бүтән ни әйтим... - диде.
Малай да тәрәзәдән сузылып карады; аның йөзенә кызыл шәүлә төште.
- Я, тик кенә ят әле, зинһар, - дип, әнкәсе аны, аягыннан тартып, урынына яткырды.
Малай бераздан йокыга китте, ләкин ананың күзенә йокы кермәде. Шылт иткән тавышка да сискәнеп һәм сулышын кысып, тыңлап ята иде. Хәзер, менә хәзер килеп керерләр дә ишекләрне каерып ташларлар, баласын, үзен өстерәп алып чыгып китәрләр шикелле тоела иде. Эттән туган килмешәкләр синең туган-үскән җиреңә баш булып, авылларыңны талап, халкыңны мәсхәрә итеп йөргән чакта, син, илнең хуҗасы, шушында туып, шушында үскән, шушы туфракның икмәген ашап, суын эчкән кеше, өеңнән чыгарга куркып ят, имеш. Ни хурлык бит!
Төн урталарында туп тавышлары басылды, янгын сүрелде, һәм Мария җиңги йокыга талды.
Иртән ул уянып киткәндә, кояшның кызыл нуры мич сырына төшкән иде инде. Ул ялт итеп тәрәзәгә карап алды: өянке ботагында мәет юк иде. Күрәсең, аны төнлә белән якыннары алганнар. Мария иркен сулап җибәрде: «Әле авылда безнең кешеләр бетмәгән икән», — дип уйлады ул.
Иңбашларына йон шəлен салды да, дуңгыз баласын карап керергә дип, ишек алдына йөгереп чыкты; чыкса, дуңгыз баласы юк. «Алып киттеләр, ахры, дошманнар!» — дип, каушап, ары чапты, бире чапты, ләкин беркаян да таба алмады. «Тукта әле, малайны уятып эзләргә чыгарып карыйм» дигән уй белән, өйгә йөгереп керде һәм йокысыннан айный алмыйча зәңгәр күзләрен йодрыклары белән уып торган малаен ашыктырып өйдән чыгарып җибәрде. Үзе дә шунда ук ишек алдына йөгереп чыкты һәм улының бакча буйлап юеш бәрәңге саплары арасыннан үкчәләрен ялтырата-ялтырата йөгереп китеп баруын карап калды.
Менә малай бакча башына барып җитте: дуңгыз монда да юк иде. «Кайдан эзләргә соң моны?» дигәндәй, малай артына борылып карады һәм анасының: «Бар, улым, бакчалардан караштыр», дип, кул изәвен күргәч, атылып читән башына менде.
Соңыннан, улының шушы минутлары искә төшкәндә, ананың йөрәге өзгәләнә иде. «Нинди хәерсез сәгатьтә генә чыгарып җибәрдем соң мин аны? Нигә үзем генә бармадым? - дип, тыела алмый елый иде ул.
Малай читәнгә генә менеп баскан иде, кисәк тавыш гөрселдәп китте, һәм шул минутта ук бала, атып төшерелгән кош кебек, иртәнге дымлы туфрак өстенә чалкан барып төште.
Анасы йөгереп килеп җиткәндә, бичара баланың кысылган иреннәре арасыннан, борын тишекләреннән канлы күбек килә башлаган иде. Хатын, сәер генә кычкырып, аның янына килеп тезләнде дә шашып калды. Ләкин ул әле ни булганын төшенеп җитми иде шикелле.
Кисәк ул бөтенесен дә аңлап алды һәм, чайрап яткан баласы өстенә ташланып, аны очынып кочаклый, үбә, уятырга теләгәндәй, тарткалый башлады.
Ахыры бар
Ибраһим Гази
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА