Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Әхмәт Фәйзи (1903-1958) шигырьләре

Күренекле татар прозаигы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә туа.


Башта ул мәдрәсәдә (1911-1915) укый, аннары Уфаның рус-татар мәктәбендә (1915-1917) һәм инкыйлабтан соң, 1917-1921 нче елларда, татар гимназиясендә белем ала.


Әхмәт Фәйзи 1924 елның ахырыннан башлап берничә ел Донбасста татар шахтерлары арасында укыту эшләре алып бара.


«Тукай» романы өчен ул 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә.


Әдип 1958 елның 11 августында вафат булды.


Шагыйрь Әхмәт Фәйзи. 1948 ел. Бакый Урманче рәсеме
***
Алмаларның якты кызыллыгы
Йөзләреңдә синең чагыла төсле,
Әллә алма синең йөзең төсле,
Әллә йөзең синең алма төсле.
Бер карасаң, күзең кара төсле,
Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,
Әллә шомырт синең күзең төсле,
Әллә күзең синең шомырт төсле.
Тияр-тимәс ачык иреннәрең,
Алар берсен-берсе сөя төсле,
Әллә чия синең иренең төсле,
Әллә иренең синең чия төсле.
Син торасың карап күзләремә,
«Мин бит синең җырың!» дигән төсле,
Белмим, белмим, кызый, ахрысы, мин,
Ахрысы, мин сине сөям төсле.
Кыр казлары
Кыр казлары, кая очасыз сез?
Берегез алда, берегез артта сез.
Кыйгылдашып, сез нәрсәне болай,
Күмәкләшеп, җигелеп тартасыз?
Беләм, беләм, җәйне тартасыз сез
Чинар үскән диңгез буена,
Магнолийлар үскән бакчаларга,
Йөзем үскән таулар куйнына.
Җәй үзенең алтын киемендә
Сезнең арттан атлар, агылыр.
Тик сез минем гомеремнең җәен
Алып китәлмәссез барыбер.
Барыбер, барыбер аннан сез кайтырсыз
Минем янга, канат кагынып.
Гомеремнең минем җимешләнеп,
Тулып җиткән җәен сагынып.
Умырзая
(Кыз җыры)
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын.
Боз катлавы кебек көнкүрештән
Чыгасым ла килә тизрәк,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек тиз үрләп.
Умырзая бик тиз үсеп чыга,
Бик аз гына яши тураеп,
Умырзая бик тиз
Башын аска ия,
Умырзая сула моңаеп.
Юк, мин яшәр идем озак-озак,
Минем килми алай буласым:
Умырзая кебек,
Умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым...
Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру