ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...
ФӘРВАЗ МИҢНУЛЛИН (05.08.1934-11.12.1994)
Әдәбият – тормыш агышына тәэсир итәрлек, аны уңай якка үзгәртерлек олы иҗтимагый көч.
***
Әгәр Туфан Миңнуллинның ванна бүлмәсендә ут янмый икән – моңа ул үзе гаепле. Бауман урамындагы кибеткә чи ипи килгән икән – моңа Казанның 6 нчы икмәк заводы гаепле. Инде әдәби тәнкыйть мөшкел хәлгә килгән икән – моңа барыбыз да гаепле.
***
Тәнкыйтьнең адресаты үтә тар, радиусы бик бәләкәй. Бездә тәнкыйть, күп дигәндә, әдәби жәмәгатьчелек өчен, еш кына хәлләрдә исә иҗаты тикшерелә торган язучының үзе, аның якыннары, танышлары өчен языла.
***
Матур-елгыр егетләр, республика табигатенең гүзәл төшләрен тәмам пычратып, гигант заводлар, яңа калалар салдылар да, күкрәкләренә йолдыз тагып алгач, өскәрәк үрмәләделәр. Без, аларны мактап, том-том очерклар, документаль китаплар яздык.
***
Малайлар, бу дөньяда без бер тапкыр яшибез, әлегәчә начар яшәмәдек, киләчәктә дә шулай булсын.
***
Адәм баласының фани дөньяда кимендә ике тапкыр, шул исәптән, минем дә, сөяргә һәм сөелергә хакым бар.
***
Халыклар һәм илләр арасындагы бәйләнешләр бик көчәйгән бүгенге көндә язучыдан тирән белем, киң колачлы иҗат кешесе булу сорала. Сәнгать турында, матур әдәбият әсәрләре турында сүз йөрткәндә, без аларны тормыш белән бәйләнештә карыйбыз, аларга шул ноктадан чыгып бәя бирәбез. Язучылардан без тормышчан тема һәм проблема, тормышчан сюжет һәм тормышчан вакыйгалар, тормышчан образлар таләп итәбез.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА