Дөньяда сүзем калыр... Уку өчен 1 минут

ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...

ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...

Урам малае кебек син, мәхәббәтем: Атлаган һәр адымыңда ватык кала. Иелсәм күз камаштырган пыялага, «Алтын ул!» – дип, бер көчлесе тартып ала.

ЭЛЬС ГАДЕЛ (16.12.1936-2002)

 

Сүз – ук кебек. Тартылдымы җәяң,

Очып кадалырга тора ул.

«Кемгә аттың?», «Кемгә тидем?» – диеп,

Аһ ормаслык булсын коралың.

 

Хакның хагы: кием теккәндә дә,

Җиде үлчә, бер кат кис, дигән.

Сүз – ефәк ул. Каючыга әйткән –

Шагыйрьләргә мең кат төс икән.

 

 

***

Әнкәм алтын күз нурына манган

Бер бишектер туган җиркәем.

 

 

***

Урам малае кебек син, мәхәббәтем:

Атлаган һәр адымыңда ватык кала.

Иелсәм күз камаштырган пыялага,

«Алтын ул!» – дип, бер көчлесе тартып ала.

 

 

***

 

Дуслык, туганлык, сөю ул – зур төен,

Зур бердәмлек төенен син кисеп кара!

Дуслык, туганлык, сөю ул – бер галәм,

Галәмнең тартылу көчен җиңеп кара!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи