Журнал «Безнең мирас»

Ислам. Дини сүзлек

🏷 Admin

Гошер

 

Гошер (гарәпчә – уннан бер) – мөселманнар ярлыларга бирә торган сәдака. Аны игенчеләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр, болын һәм печәнлек җире, умарталыгы булган кешеләр бирә һәм барлык уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә.

 

Гыйбадәт, гыйбадәт кылу

 

Гыйбадәт, гыйбадәт кылу (гарәпчә – табыну) – Аллаһыга, Аның барлыгына һәм берлегенә ышануыңны-инануыңны белдереп, Аның рәхим-шәфкатенә ирешү максатында тиешле дини йолаларны үтәү. Гыйбадәт кылу – мөселманның төп гамәлләреннән берсе. Мөселман мәчеттә генә түгел, өй шартларында да гыйбадәт кыла ала. Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешүне өмет итеп, мөселманнар намаз, Коръән Кәрим аятьләрен укыйлар, тәкбир әйтәләр, дога кылалар, корбан чалалар һәм ураза тоталар. Намазны мәчеттә уку, ягъни җәмәгать намазы аеруча саваплы санала.

 

Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек»

(төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими)

китабын (1993) файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б. 48. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру