Журнал «Безнең мирас»

Гөнаһ

🏷 Admin

Гөнаһ (фарсыча – канунга каршы, язык эш) – дини-әхлакый кануннарга каршы килә торган гамәлләрне, сүзләрне һәм фикерләрне бәяли торган дини төшенчә.

 

Аллаһ билгеләгән кануннарны үтәмәү «Аллаһ теләге»нә каршы килү булып санала һәм, Яралтучы кичермәсә, моның өчен тәмуг җәзасы бирелә.

 

Кешеләргә гөнаһларыннан тәүбә итәргә кушып, Коръәндә болай диелә: «Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавын үтенегез, җәннәткә керергә тырышыгыз. Оҗмахның киңлеге күктән җиргә кадәр, ул – Аллаһтан куркучылар өчен...»

 

Гөнаһ кылган бәндә бары тик Аллаһы Тәгалә каршында гына җаваплы, Аллаһ кына гадел хөкемдар. Ул, тәүбә итеп, намаз укып, хәер-сәдака биреп, Аллаһының шәфкатенә һәм гөнаһларын ярлыкавына ирешә ала.

 

 

Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,

фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993) файдаланып,

Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б.65.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру