21 октябрь 2025 яңалыклары
-
Зур иҗатның чишмә башы
Татарстан радиосының 1960 еллардагы тарихы турында сүз барганда, иң беренчеләрдән булып күз алдына композитор Фасил Әхмәтовның (1935-1998) сурәте килеп баса. Ул биредә 1962-1964 елларда музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли. Нибары ике ел. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә ул редакция эшчәнлегенә яңа юнәлешләр кертергә өлгерә. -
Таҗетдин Ялчыгол һәм аның исемендәге 12 нче укулар
Казанда, кавемдәшләребез гомер кичергән күп кенә башка төбәкләрдә күренекле шәхесләребезне яд итеп, хәтергә төшереп төрле чаралар уздыру – рухи тормышыбызга хас мөһим күренешләрнең берсе. Андый эш-гамәлләр милли тупланганлыкны, үткән тарихыбыз, мәдәни һәм милли кыйммәтләребез белән кызыксынуны көчәйтә, хәтер дәвамчанлыгын, буыннар бәйләнешен тәэмин итүдә бик тә әһәмиятле фактор булып тора.