5 май 2025 яңалыклары
-
Кочко-Пожарда милләт аналары очрашты
Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны бик зур. Эшлекле, сәләтле, булдыклы ханымнарыбыз бихисап безнең. Яше, һөнәрләре буенча төрле булсалар да, аларны бик мөһим һәм күркәм бер сыйфат берләштерә – барысы да хәлләреннән килгән тик туган телебезне, рухи мирасыбызны саклау, үстерү өчен янып, җан атып эшли. Шуның өстенә, асыл затларыбыз төп бурычлары – гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү турында да онытмый, бу вазифаны уңышлы алып бара.
