30 октябрь 2024 яңалыклары
-
Күләгәдә калдырылган шәхес
Камил Мотыйгый – Төхфәтуллин минем күз алдыма милли азатлык өчен көрәш башланган чорда ирек өчен көрәшүчеләрнең иң алгы сафында атлаучы шәхес буларак килеп баса. ХХ гасыр башында аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Мөселман дөньясының атаклы бер уку йортын – Әл-Әзһәр университетын 1902 елда тәмамлап кайткач та, ул үзе яшәгән Җаек (Уральск) каласында татар матбугатын булдырырга керешә.