22 март 2024 яңалыклары
-
Ислам. Дини сүзлек
Зикер (гарәпчә – искә алу, искә төшерү) – Аллаһны олылауга багышланган махсус доганы (зикерне) күмәк аваз белән (зикер-җали) яки эчтән генә (зикер-хафи) уку. Суфилар аерым бүлмәләргә – хөҗрәләргә бикләнеп, күңелләрен Аллаһка юнәлтеп, «Аллаһ» яки «Раббым» сүзен, бигрәк тә «лә-иләһә илләллаһ» кәлимәсен кабатларга, әлеге сүзләрне йөрәкләренә сеңдерергә тиешләр.
![Выпуск журнала март](http://beznenmiras.ru/images/uploads/categories/2024/6/24/824b35db10fbe284e644641f1ca71da6.jpg)