Beznenmiras.ru автор яңалыклары
-
Казан уртасында Кабан шәһәрлеге
Бүгенге көндә археологлар тарафыннан Болгарның Алтын Урда чорындагы тормышы, яшәеше белән кызыксыну актуальләште. Бик күп фәнни эшләр язылды, тикшеренүләр уздырылды һәм бу чорга туры килгән яңа казылмалар һәм тарихи биналар табылды. Шулар арасында Казан шәһәренең уртасында урнашкан, нибары 1947 елда гына тикшерелә башлаган Кабан шәһәрлеге хәзерге вакытта икеләтә кызыксыну уятты. -
100 ел элек татар дөньясы
Иптәш Нәфисә Казакованың тәшәббесе (тырышлыгы) белән Болак буендагы сабикъ (элекке) 2 нче гимназия бинасында эшсез калган татар хатын-кызлары өчен тегү артеле ачылды. Артельдә 35ләп хатын-кыз эшли. Алар өчен 35 машина бушлай алынды. Бу артель Мәгариф халык комиссариаты өчен кием-салым әйберләрен хәзерләде һәм бу көннән башлап АРА өчен эшли башлый. Артельдә хосусый кешеләрнең тышкы һәм эчке киемнәрен тегәргә дә заказлар алына. -
Ислам. Дини сүзлек
Габд/габде (гарәпчә – кол, күплектә – «гыйбад») – ул ислам динендәге халыкларда «Аллаһ колы» мәгънәсендә кеше исемнәренә кушып йөртелә. Мәсәлән, Габдаллаһ – Габдулла – Аллаһ колы; Габд әл-Кадыйр – Габделкадыйр – Иң Кодрәтленең колы; Габд әл-Латыйф – Габделлатыйф – Шәфкатьленең колы; Габд әр-Рәхман – Габдерахман – Миһырбанлының колы. -
Нәкый Исәнбәт: «Безнең халык шагыйрьләре, ташны баш белән ярып, тормышта үз юлын алганнар...»
Татарстан радиосы фондында татар әдәбиятында һәм сәнгатендә якты эз калдырган олуг шәхесләрнең язмалары бар. Күпләре инде якты дөньядан китеп барса да, төрле вакыйгалар уңаеннан радиода ясаган чыгышларында аларның мөбарәк тавышлары, фикерләре саклана. Шулар арасында мәшһүребез Нәкый Исәнбәтнең (1899-1992) 1966 елда (ярты гасыр элек!) Тукай-Кырлай мәктәбе укучылары алдында сөйләгән сүзләре дә, безнеңчә, бүген дә аерым игътибарга лаек. Әлеге язманы редакциягә 2020 елның башында, вафатына берничә ай кала, шагыйрь һәм радиожурналист Рөстәм Акъегет (1951-2020) тапшырган иде. Бу язма күренекле шәхесләребезне яд итү булсын.