Күренекле талант иясе, шагыйрь, прозаик, юморист Фаил Шәфигуллинның арабыздан китүенә инде 30 елдан артык вакыт үтте, әмма исеме дә, иҗаты да онытылмый. Шушы арада «Төрек дөньясы: тарих вә мәдәният» журналында (2024 ел, август) Фаил Шәфигуллинның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан киң колачлы мәкалә дөнья күрде. «Казан татар әдәбиятының юмор остасы, шагыйрь, публицист: Фаил Шәфигуллин» исемле мәкалә әдипнең 85 еллыгына багышланган, авторы – ватандашыбыз, бүгенге көндә Әнкарада яшәп иҗат итүче галимә Роза Корбан.