Наис Гамбәр. И мәхәббәт!

Һәр тән буйлап ага бер агымсу,
Һәр күкрәктә ага бер җырым, —
Җанны кап урталай ярып үткән,
Телеп-телеп үткән бер җылым.

И мәхәббәт! Шөкер, миндә дә бар,
Синнән калган шушы бер яраң.
Аны уйлыймын да үлеп тереләм,
Өр-яңадан туып яңарам.

Комментарий язарга