Мужыт чыгар әле

— Туфан абый, «Кызыл тышлы дәфтәр»еңә бер булган хәл.

Безнең авылда кияүгә чыга алмый картайган бер кыз бар иде. Бигүк чибәр дә түгел иде инде. Моның кияүгә чыкмавына әнисе бик борчыла иде. «Минекеләр» дип мактанырга ярата торган кешеләр була бит, бу да шундый иде. Мактансаң-мактанмасаң да, кияү табылмый кызга. Инде утыздан узып бара. Җитмәсә әле:

— Кызың кайчан кияүгә чыга инде? — дип, апаны үртәп тә торалар.

Шуннан Ташкент ягына китте бу кыз. Ул чакта авылда кияү табылмаган кызлар, шул якка китеп, үзбәккәме, таҗиккамы чыгалар иде.

Китте бу. Әнисенә хатлар язып тора. Бер хатында кыз «мужыт әле кияүгә дә чыгармын» дигән сүз язган.

Кызының шушы хатын бөтен авылга укытып чыкты апа.

— Танып бетерә алмыйм бу төшен, нәрсә дип язган? — ди дә берәрсенең кулына хатны тоттыра. «Мужыт әле кияүгә дә чыгармын»ны укып бирәләр моңа.

— Алай икән, — дип, хатны икенче берәүгә укытырга китә апа.

 

Туфан Миңнуллин

Фото: pixabay

Комментарий язарга