Мостай Кәрим Зәки Вәлиди белән сәгать ярым аралашкан

Сәгать ярым гомер
Зәки Вәлиди Туганның соңгы елларында аны күреп калган исән якташларым күп түгелдер, бәлки, бөтенләй юктыр да. Мин аның белән нибары сәгать ярым аралаштым. Шушы вакыт эчендә бер-берсенә каршы төрле уйлар,төрле тойгылар кичердем. Аларның кайберләре, мөгаен, онытылган да булыр иде. Бәхеткә каршы, көнендә үк куен дәфтәренә теркәлеп калганнар. Шуңа карап, хәтер яңарды. Шуны да өстисе килә. Бу очрашу турында әүвәлрәк телгә алган чакларымда кайсыбер аймылышлыклар китүе ихтимал. Чөнки ул вакыт хәтердән әйтелгән, бу юлы дәфтәрдәге язмага таянылды.
1965 елның 23 декабрендә кичләтеп Анкарадан Истанбулга килеп җиттек. 450 чакрым араны машинада уздык. Без өчәүбез — Константин Симонов, тәрҗемәчебез язучы Радий Фиш һәм мин. Килгәч тә иртәгесен сәгать унбердә университетка очрашуга барачагыбызны белдерделәр. Безне озатып йөрүче төрек егетенә кичтән үк мин шундый үтенечемне аңлаттым: «Анда Зәки Вәлиди дигән профессор эшли. Мөмкин булса, аңа хәбәр итсәләр иде, теләге булса, бәлки, башкорт кешесе белән очрашуга килер»,—дидем. Вәгъдә бирде егет, әмма теләгемнең үтәлеренә ышанып җитмәдем. Аңа хәбәр итеп өлгерүләре дә икеле, өлгерсәләр дә, килмәве ихтимал. Барысыннан да болай ул кеше аралар тарафыннан гына түгел, уй-фикерләр ягыннан да күз күрмәс, колак ишетмәс ераклыкта, калын, биек психологик диварның аръягында тора.


Университетка барган юлымда мин бик-бик чуар кичерешләргә баттым. Кызыксыну да, шомлану да, каушау да, күреп танырга, аңларга теләү дә булды. Заманында башкорт илен аякка бастырган, юлында арлы-бирле ташланган, соңыннан гаепләүгә һәм каһәрләүгә дучар ителгән кеше нинди икән ул? Беләм, мин дустым яки теләктәшем белән күрешергә бармыйм. Аның эшенә һәм шәхесенә карата күптән чыгарылган рәсми хөкемнән тыш минем үз бәям юк. Юк диярлек…
«Диярлек» дип, чак кына алгарак узып, шуңа әйтәм. Ул елларда мин Башкортстандагы гражданнар сугышы чоры турында роман язарга хыяллана идем, һәрхәлдә, бөтен материаллар белән дә таныштым. Бу әсәрдәге бер образның, әйтергә кирәк, төп образның прототибы Зәки Вәлиди булырга тиеш иде. Шолоховның Григорий Мелеховы кебег- рәк, Иблис куәтле адәм, үрсәләнүче, фаҗигале җан иясе, кыскасы— үтә катлаулы шәхес итеп күз алдына китерергә тырыштым мин аны. Билгеле, дошман итеп таныдым. Ул чагында мин шушы ниятем турында бәгъзе иптәшләрем белән дә фикер алыштым. Киңәш итүчеләр дә булды. Ләкин уем гамәлгә ашмады. Хәерлегә булгандыр. Сабырлык белән сүлпәнлек коткарды. Югыйсә, өстән генә уйлап, ашык- пошык эш итсәм, үзгәрүчән сәясәт кануннарына ияреп, тарихи шәхескә ахыргы хөкемне чыгарсам (әдәбиятның хөкеме җаваплы аның), бүген, ихтимал, үкенечләр дә кичерер идем. Төп тоткарлык шуннан килеп чыкты: нинди ягы белән генә булса да, тарихта калачак бу эшмәкәрнең катлаулы эчке дөньясын ачу, холкын өйрәнү һәм тасвирлау өчен аның гыйльми хезмәтләрен, фәлсәфи карашларын, үз заманына биргән бәясен белү кирәк. Ә мин нәрсә беләм бу җәһәттән? Белергә теләсәм дә, кайдан алыйм? Мине икеләндергән сәбәп шушы булды.
Университетка уңайлаганда әле мин үземнең булачак персонажымның төп нөсхәсен күрәм дип бардым.
Ректор бүлмәсендә ун-унбишләп кеше. Гел профессорлар, студентлар өч-дүрт кенә. Әңгәмә башланыр алдыннан тәбәнәк буйлы, нык, тыгыз гәүдәле, сирәгәйгән саргылт ак чәчле, соргылт күзлекле кеше килеп керде. Берәүгә дә караш салмый гына гафу сорады.
— Кичерегез, мин кафедрада көтә идем, — диде. Тавышы тыныч, сабыр.
— Зәки Вәлиди Туган,—дип таныштырды хуҗа.
Шулай да мин тәүдә күзләремә ышанмыйчарак тордым. Аптырап калдым, хәтта тартындым. Кайда гына, кайсы шартларда гына тап булмасын, Зәки Вәлиди бит әле ул. Менә дөнья нинди икән! Кул бирештек. Янәшәмдә дәһшәтле гаскәр башлыгы түгел, тормыш басып йончыткан карт басып тора. Иреннәре белән генә елмая, соргылт күзлек артындагы күзләренең карашы әле тере, җитез. Ул кулын кире алырга ашыкмады. Мин исемемне әйттем. Тәүдә ишетеп җиткермәде бугай, кабатлагач, башын какты.
Ул озын киң өстәлнең аргы ягына минем каршыга килеп утырды. Ике-өч минут сүзгә кушылмады. Мин аның төс- сынын хәтердә калдырырга тырышып, күзәтергә керештем. Яшь чагында бите, мөгаен, сипкелле, чәче җирәнрәк булгандыр… Нинди төстәге атны яратты, нинди асыл хатыннарны сөйде икән… Төрлечә гөман итәм. Ә нәрсә беләм соң мин батараф утырган бу тыныч кешенең эченә гомер буе җыелган серләр, шикләр, газаплар, үкенүләр хакында?
Бераздан ул минем янәшәмә чыгып утырды. «Димәк, сез Башкортстаннан?»—диде төрекчәләп.— «Әйе,— дидем мин.—Ничек, башкортча сөйләшәбезме?»—«Белгән тиклем башкортча»,—дип җаваплады. Башта әңгәмә башкортча диярлек барды. Шуннан ул типтәрчәрәк итеп сөйләргә күчте.
Мин аның әүвәлге хезмәтләре, революция чорындагы эшчәнлеге турында сорашмадым. Үзе дә сөйләргә теләмәде, мине дә уңайсыз хәлгә куймаска булды, күрәсең. Ни дисәң дә, әле тик 1965 генә ел иде. Соңыннан сүз барышында ул шуны да әйтеп үтте: «Афзал Таһировны гаепләгәндә төп дәлил итеп аның Төркиядә, имештер, минем белән очрашуын китергәннәр икән. Без бөтенләй күрешмәдек. Ул чакта мин Лондонда идем. Таһиров бары кечкенә генә язу калдырган иде. «Сезне күрергә теләгән идем. Өйдә булмадыгыз. Сәлам». «Гамәлдә әнә нинди яман нәрсә килеп чыккан»,—дип өстәде.
Сүз нигездә тарих фәне турында барды. Ул шушы уку йортында төрек тарихын, шул исәптән «шимал төрекләре»—төньяк төрекләре—тарихын укыта икән. «Башкортостан тарихы буенча әсбаплар җитәме соң?»—дигәч, алар- ның азлыгыннан зарланды. Кайсыбер китапларны Хельсинкида һәм Парижда табуын әйтте. СССР белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр шулай җайлануга таба барса, бәлки, турыдан-туры хәбәрләшеп, китап-журналлар алышып яшәрбез әле, дигән өметне сиздерде. Раил Кузеевның тарихи тикшеренүләренә, шәҗәрәләр турындагы китабына югары бәя бирде, аның киң мәгълүматлы талантлы тарихчы булуын хуплап телгә алды. «Кузеевта миңа мәгълүм булмаган күп белешмәләр бар»,—диде. Әбүбәкер Усмановның хезмәтләрен яхшы сүз белән искә алды. Шәмсун Тибиевны сәләтсез дип атады. Риф Рәимовка хәтта күбрәк тукталды. Ул тарихчының хезмәтендә башкорт милли хәрәкәтенең аерым чорларына дөрес бәя бирелмәсә дә, байтак хата чыгымталар чыгарылса да, авторның сәләтле галим икәнен белдерде. Профессорның болай фикер йөртүе миңа сәер дә, гаҗәп тә тоелды. Хәтеремдә калуынча, Рәимовның китабында Зәки Вәлиди башкарган эшләр күбесенчә яки тулысынча тискәре яктан күрсәтелә. Шуңа карамастан… Янәшәмдә утырган кеше бу очракта политик булып түгел, төпле акыллы зур галим булып уй йөртә, фән алдында шәхси үпкәләренә юл куймый. Аның шушы кылыгы миндәге эчке кыркулыкны, ятсынуны киметте. Аның да күңеле эрегәндәй итте, тавышында ихласлык артты. Гүя аңа туган туфракның җылы сулышы кагылды. Миңа шулай тоелды. Әгәр шушы сулыш кагылмаса, соңыннан, мине озата чыккач: «Курай моңы язылган граммафон пластинкасы җибәрә алмассызмы?..»—димәс иде.
Ул бертын сүзсез торды, күрәсең, уйлары еракка киткәндер, капыл сорап куйды: «Минем замандашлардан кемнәр бар әле?» Белгәнемне әйттем: «Мөхәммәтша Буранголов белән Сәйфи Кудаш… Икесе дә имин-аман». «Алай икән. Кудаш миннән яшьрәктер. Мин үзем дә бит дөресрәге 1891 дә туганмын. 1890 да түгел. Яңа мәгълүмат табылды. Хәер, монысын тик кенә әйтәм…» Үз фамилиясенә өстәлгән «Туган» кушымтасын да аңлатып үтте. «Олы атаем Иштуганның «Иш»ен ташлап, «Туган»ын алдым. Төрекчә болай кулаерак яңгырый»,—дип ачыклады.
Тора-бара ачыла төшеп, ул гаиләсе, үзе, көндәлек хәстә-рләре, мохтаҗлыклары турында бәян итте. Төркиягә 1925 елда килеп тора башлаган. Аңа тикле Урта Азиядә, Әфган- станда, Франциядә яшәгән. 1940 елда өйләнгән. Икенче дөнья сугышы елларындагы эшчәнлегенә кагылмады, мин дә сорашмадым. Чөнки ул четереклерәк мәсьәлә. Исәнбикә исемле кызы, Субидай атлы улы бар икән. Исәнбикә Тайваньда (Формозала) тел-тарих гыйлемен өйрәнә, Субидай Анкарада университетта укый, ди. «Балаларыгызда Ватан тойгысы бармы?»—дигән соравыма ул: «Улым рус телен өйрәнә»,—дип җаваплады. Китапханәсендә 30 мең китап барлыгын, архивында Башкортстан тарихына кагылган кыйммәтле мәгълүматлар-истәлекләр саклануын әйтте. «Ул архивның, ул мирасның арытабан язмышы ничегрәк булыр икән?»—дип үз ягыбызга ишарә ясадым. Сөйләшеп килешергә мөмкинлекне аңлатты. Өфөгә кайткач, мин шул хакта җитәкчеләргә сөйләдем. Миннән соң күп тә үтми Әхнәф Харисов Истамбулга барып кайтты. Әмма сөземтәсе чыкмады бугай.
Кул астымда «Кузыкорпәч белән Баянсылу» һәм «Торналар кайтканда» дигән шигырь китабым бар иде. Шуларны мин утырдашыма күрсәттем. Кулына сузарга уңайсызландым. «Мөмкин булса, имзагызны язып калдырыгыз миңа»,—диде. Мин яздым. Ул ризалык белән кабул итте.
Сәгать ярым бер бүлмәдә янәшә утырдык. Минем белән дә сөйләште, башкаларның да сүзенә кушылгалады, әмма тыштан караганда бернинди дә тойгы сиздермәде—үкенү дә, кинә дә, сагыну да белдермәде. Безне ул баскыч төбенә тикле озата килде. «Кайсы отельдә туктадыгыз?»—дип сорады. «Кеннеди» отелендә»,—дидем. Иң соңгы минутта гына әйтә алды: «Курай моңы язылган граммофон пластинкасы җибәрә алмассызмы?..» Хушлаштык.
Бу очрашудан соң без төрек язучылары белән күрештек. Төрек укымышлылары арасында Зәки Вәлидинең бәгъзе еллардагы сәяси һәм иҗтимагый эшмәкәрлеге бер төрле генә бәяләнми, тәнкыйть тә ителә икән. Алар сүзеннән шуны аңладым.
Теге чактагы карашымнан чыгып түгел, хәзерге аңлавыма таянып, әйтер идем: дөньяга билгеле олы галим, дәүләт эшлеклесе, катлаулы зур шәхес борылмалы озын юл үткән, аның сәяси, иҗтимагый, тарихи, фәлсәфи карашларына, ягъни тулаем бөтен хезмәтенә, аның бар булмышына, хакны нахак белән бутамый, бер чиктән икенче чиккә ташланмый, дөрес бәя куяр заман килде. Беренче чиратта бу эшне безнең тирән тарихи мәгълүматлы, киң аналитик карашлы галимнәребез башкарыр, дип ышанам.
Берничә көннән без Назыйм Хикмәт төрмәдә утырган Бурса каласына киттек. Әйләнеп кайтуыма портье миңа җилемләнмәгән пакет тапшырды. «Олы яшьтәге бер әфәнде калдырып китте»,—диде. Пакетта Зәки Вәлидинең кечкенә генә китабы — «Тәрҗемәи хәл»енең баш өлеше, янә бер гыйльми брошюрасы, визит карточкасы һәм тонык чыккан, зур булмаган фотосурәте бар иде. Китапка автограф та куелган иде бугай. Менә ни өчен ул минем кайсы отельдә тукталуымны сораган икән.
Өйгә кайткач, бу истәлекләр маҗарага тарыды. Тәэссоратлар суынгалаганчы дип мин тиз арада Язучылар союзына байтак халык җыеп, Төркиягә ясаган сәяхәтем турында сөйләдем. Каләмдәшләремә күрсәтергә дип әлеге «Тәрҗемәи хәл»не, брошюраны, рәсемне алып бардым. Китапларны, кулдан кулга йөртеп, әйдә укып карарга дип иптәшләр сорап алды. «Күз салырга гына» дип биргән сурәтнең дә кире миңа урап кайтмавын азактан гына белдем. Бер елгыры йомды, күрәсең. (Әгәр хәзер ул рәсемне газетада яки журналда кемдер берәү бастырып чыгарса, гаеп итү юк. Ихлас әйтәм.)
Ике-оч көн үттеме-юкмы, Вәзих Исхаков, коты очып, иртә таңда миңа килеп керде. «Башлар китте, агай!»—диде ишек төбендә үк.—Төнлә килеп «Тәрҗемәи хәл»не алып киттеләр. Кемдер тишкән, күрәсең. Мин шунда ук КГБга шылтыраттым. «Ул автор, ул исем безнең илдә тыелган. Сез ярамаган эш эшләгәнсез. Китаплар бездә сакланыр. Бик хаҗәте чыкса, килеп укырсыз»,— дигән җавап ишеттем. Ул чакта мин РСФСР Верховный Советы Председателенең урынбасары булсам да, дөньяда бары 1966 ел гына иде әле. Шулай да, Вәзихне башлар бәладән котылуына ышандырып, тынычландырып озаттым.
Күптән түгел үзебездәге КГБ җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем, китапларны табып кайтарырга вәгъдә бирделәр. Ә визит карточкасы теге чакта куен дәфтәре эчендә калган. Ул әле килеп чыкты.
Чирек гасыр гомер узып китте. Шушы вакыт эчендә булган тагын бер хәл хәтердә нык калды. 1974 елның көзендә мине ЮНЕСКО китапханәсендә чыгыш ясау өчен Мюнхенга чакырдылар. Кичәдән соң бер төркем татарлар минем яныма җыелды. Аларның төрлесе төрле эш белән Төрки- ядән килгән. Берәүсе миңа Истанбулда сирәк-саяк чыга торган «Казан» журналының калын гына тупламасын тапшырды. Кунакханәгә кайткач, беренче журналны ачтым. Некролог. Шушы некрологны укып, Әхмәтзәки Вәлиди Туганның 1970 елда вафат булуын тәгаен белдем. Тышта пыскак яңгыр ява иде…
1990

Комментарий язарга