Моңсу халәт

Җанга салкын, Йөрәк никтер өши,
Энҗе күздә салкын яшь көлә.
Кочагыңа синең ташланасым,
“Аңла мине” диясем килә.

Газап, миннән шашып көлә-көлә,
Үтә җанның иң-иң түренә.
Җиңелергә теләмәгән йөрәк
Тибешеннән кан-яшь түгелә.

Болыт булып ак кар төшә җиргә —
Бар дөньяда гүзәл манзара.
Мин җиңәргә тиеш бу халәтне!
Кит җанымнан, Сагыш, кит, Кара!

Җиңелергә бер дә яратмыйм мин,
Яратам тик көлеп яшәргә.
Кайгы болытларын алып ташлап,
Вакыт миңа җиргә төшәргә.

…Төшә җиргә ак кар. Алар белән
Ак тынычлык иңә җаныма.
Күзләремдә бәхет көлә. И сагыш-моң,
Син кабаттан миңа сарылма.

 

Гөлнара Җәлилова

Фото: pixabay

Комментарий язарга