Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәдьярларга тиң шәхес

Күпгасырлык татар сүз сәнгате әдип-шагыйрьләргә гаять бай. Аларның саны гына да, мөгаен, ике-өч меңгә якынаядыр. Әмма, ни кызганыч, элеккеге иҗат әһелләренең күпчелеге әле бүгенге укучыга юньләп билгеле түгел.


Бер гаҗиб бу кем шәһәрнең эче тулуг:
Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.


XVI йөзнең урталарында Казан каласын күздә тотып язылган әлеге юллардан бу шәһәрдә шагыйрьләрнең бик күп булуы аңлашыла. Әмма без аларның бары дистәдән артыгын гына беләбез. Болгар-Хәзәр, Алтын Урда, XVII йөзләр белән дә шундый ук хәл. Гомумән, әдәбият тарихын өйрәнү — шактый кыен һәм катлаулы шөгыль. Ә инде борынгы һәм урта гасыр, өлешчә XIX йөз татар сүз сәнгатен гыйльми тикшерү аеруча авыр һәм мәшәкатьле. Чөнки ул, саф әдәбиятчы булудан тыш, шактый дәрәҗәдә телче, тарихчы, археограф, текстолог, дин белгече булуны, гарәп, фарсы, төрки телләреннән һәм әдәбиятларыннан хәбәрдарлыкны да таләп итә. Шуңа күрә дә бу өлкәгә керүчеләр, анда нәтиҗәле эшләүчеләр бик аз. Г.Утыз-Имәни, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхреддин, Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, Н.Хәким, Н.Исәнбәт, Б.Яфаров, Г.Таһирҗанов. Х.Госман, Үлмәс Беляева, А.Фәтхи, М.Госманов, М.Әхмәтҗанов, М.Гайнетдинов һәм янә берничә исем. Шакир Шиһап углы Абилов (1915-2004) әнә шул чагыштырмача аз санлы фидакяр затлар арасында үзенә лаеклы урынны били. Ни куаныч, миңа бу олуг шәхес белән өч дистә елдан артык аралашырга, хезмәттәшлек кылырга туры килде. Ул минем кандидатлык диссертациясенең (1972) рәсми оппоненты, аерым хезмәтләремнең мөхәррире, рецензенты булды; минем хакта мәкаләләр дә язды. Әгәр дә мин фәндә азмы-күпме уңышларга ирешкәнмен икән, монда Шакир аганың да сизелерлек өлеше бар. Мин — әтисез үскән ятим бала. Бу мөхтәрәм остаз миңа кайвакыт «Хатыйп улым» дип дәшә иде. Шунда минем күңелләр тулып киткәне әле дә хәтеремдә.


Шакир аганың гомер юлы шактый озын, борылмалы, катлаулы [1]. Ул, күп кенә соңгы дәвер татар зыялылары кебек Казан артыннан, яисә Әлмәт, Актаныш, Буа тарафларыннан түгел, ә Урал артыннан — Чиләбе якларыннан. Биредә хәзерге Коншак (Конашак) районы составында үзе дә район үзәге кебек зур, рәсми телдә, Усть-Багаряк дип йөртелә торган татар авылы (Түбәнавыл) бар. Ул Чиләбедән 120 чакрым ераклыкта. Аның бер өлеше элегрәк Яңавыл исемле аерым бер карья булган. Хәзер инде алар кушылган. (Мин биредә 1968 елның июль башларында Казан дәүләт университетының беренче курс студентлары белән фольклор экспедициясендә булган идем. Концертлар да куеп йөрдек. Арада Рашат Низамиев, Рәшит Бәшәр, Нәҗибә Сафина, Әнвәр Хәйри, Рушания Низамова һәм киләчәктә әдип булып танылачак янә берничә студент бар иде). Булачак галим 1915 елның 18 июнендә (Кайбер чыганакларда 15 нче июлендә) нәкъ менә шушы, матур табигатьле Яңавылда игенче гаиләсендә дөньяга килә. Фәндә бу авылга XVII-XVIII гасырларда мишәр татарлары нигез салган, дип карала.


001-shakir-abilov


Шакир аганың нәсел-нәсәбе шактый укымышлы була. Аның үзе сөйләвенчә, бабасы Коръәнне яттан белә, китаплар күчереп яза. 1943 елда бакый дөньяга күчкән Шиһап абзыйның 7 баласы була (Шакир — шуларның бишенчесе), шуның өчесе Бөек Ватан сугышында ятып кала, берсе фин сугышыннан инвалид булып кайта.


Ш.Абилов әүвәл үз туган төбәгендәге мәктәпләрдә укый. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, 1932-1934 елларда Свердловск педагогия институты каршындагы татар-башкорт рабфагында белем ала. Биредә аны татар теле һәм әдәбиятыннан Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан белән аралашкан, үзе дә әдәби иҗат белән шөгыльләнгән Ризван Алуши (Ибраһимов) (1883-1938) укыта. Булачак галим бу елларда тел-әдәбият белән ныклап кызыксына башлый, шигырьләр дә язгалый. Сүз сәнгате белән мавыгу 19 яшьлек Шакирны Оренбург педагогия институтының татар филология бүлегенә алып килә. Биредә ул 1934-1938 елларда укый.


Мәгълүм ки, Оренбург XIX йөзнең икенче яртысында-ХХ гасырның беренче чирегендә татар яшәешенең, мәдәниятенең Казан кебек дип әйтерлек мөһим бер үзәге була. Биредә атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсе, театр эшли, «Вакыт», «Шура» кебек мәшһүр гәҗит-журналлар чыга, күп меңләгән тираж белән татар китаплары басыла. Ризаэддин Фәхреддин, Дәрдемәнд, Фатыйх Кәрими, Шәриф Камал, Шакир Мөхәммәдов, Зариф Бәшири, Һади Такташ, Шәехзадә Бабич, Афзал Таһиров һәм күп кенә башка әдипләр бу шәһәрдә гомер кичерә яисә яшәп ала. Өстәвенә 1920-1925 елларда Оренбург Казакъ («Кыргыз») автономияле җөмһүриятенең башкаласы да булып тора. (Аннан ул Кызыл Ордага, бераздан Алматыга күчерелә.) Анда татар зыялылары казакъның Сәкен Сәйфуллин (1894-1938), Әхмәт Байтурсынулы (1873-1938), Беимет Майлин (1896-1938) һәм башка әдипләре белән аралашып, бер казанда кайный. Әмма Сталин дәверендә Оренбург үзенең элеккеге татарлыгын җуя бара. Шулай да 30 нчы елларда биредә әле миллилек билгеле бер дәрәҗәдә саклана. Шакир аганың үзенең сөйләвенчә, Оренбург пединститутында аларны, үз мөгаллимнәреннән тыш, Казаннан Г.Нигъмәти, М.Майлин, В.Хан­гильдин, С.Байков, Л.Җәләй, Х.Бә­дигый кебек күренекле галимнәр дә килеп укыта. Аның сабакташлары ара­сында Әсфәндияр Чинбай (Ишгай) (1908-1992) [3: 244-245], Хисам Мөхәммәтов кебек каләм тибрәтүчеләр дә була. Институтта уку елларында Ш.Абилов берара «Оренбург коммунисты» гәҗитендә дә эшләп ала, биредә үзенең шигырьләрен һәм «Габдулла Тукай һәм халык авыз иҗаты» дигән күләмле мәкаләсен дә бастыра; редакция каршындагы әдәби-иҗат түгәрәгендә актив катнаша; бер еллап өлкә радиосыннан татарча тапшырулар да алып бара.


Институтны уңышлы тәмамла­ган­нан соң, Ш.Абилов 1938-1940 елларда Актаныш урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы булып эшли. Шушында ук ул, Агыйдел буе кызына өйләнеп, гаилә корып та җибәрә. Минем чын татар хатын-кызларына хас тыйнак табигатьле Наилә апаны берничә мәртәбә күргәнем булды. Дүрт балаларының берсе — кызлары безнең чорда Казан университетының урыс-татар бүлегендә укыды.


1940 елның сентябрендә Ш.Абилов хәрби хезмәткә алына. Политик курсларда да укый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән (25 июнендә) аны фронтка җибәрәләр. Днепр һәм Дон буйлары, Сталинград, Белоруссия, Варшау, Берлин — болар бар да Шакир ага үткән урыннар. Ул сугышчы һәм офицер, штаб һәм политидарә хезмәткәре дә, хәрби журналист та. Әүвәл «Красная Армия», 1944 елдан, Гадел Кутуй, Гариф Галиев, Ибраһим Гази белән берлектә, «Кызыл Армия» исемле фронт гәҗитләрендә эшли. Берничә мәртәбә яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены», «Кызыл йолдыз» һәм дистәдән артык медаль белән бүләкләнә. Аңа 1967 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем дә бирелә.


Алты ел хәрби хезмәттә булганнан соң, майор Ш.Абилов 1946 елда демобилизацияләнә һәм Урал якларына кайта. Каменец-Уральск каласындагы һөнәр училищесында 4 ел буе директор урынбасары булып эшли. 1951-1955 елларда туган төбәгендә урта мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Абруе, тормыш тәҗрибәсе бар. Район, өлкә күләмендә тагын да югарырак, җаваплырак эшләргә чакырып торалар. Әмма яшьли үк туган телен, әдәбиятын яраткан, азмы-күпме әдәби иҗат, гыйльми эш белән шөгыльләнгән Шакир аганы татарның мәркәзе Казан үзенә тартып тора. Ниһаять, дөньяның ачысын-төчесен күргән, дүрт балалы, 40 яшьлек бу зат 1955 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага килеп керә һәм 1958-1986 елларда биредә үк эшли дә. Торырга даими урыны, гаиләне карарга һәм туендырырга тиешле мөмкинлекләре булмауга да карамастан, бу фидакяр зат башы-аягы белән әдәбият, фән дөньясына чума, күпләгән чыганакларны, язма истәлекләрне өйрәнеп, күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит җитәкчелегендә Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр хакында кандидатлык диссертациясен төгәлли һәм аны 1960 елда уңышлы гына яклап, 1961 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала; оппонентлары — күренекле тюрколог­лар — Н.Баскаков, Җ.Киекбаев һәм башка чыгыш ясаучылар бу хезмәтне югары бәяли.


Шакир аганың гыйльми эшчәнлеге шактый бай һәм күпкырлы. Әмма аның үзәгендә, йөзек кашы кебек, Мөхәммәдьяр тора. Ул бу шагыйрьнең әдәби иҗатын киң мәдәни-тарихи яссылыкта, татар язмышы белән тыгыз мөнәсәбәттә, халыкара багланышлар контекстында карый, әдәби-сәнгати байлыгын ача; аның яңа кулъязмаларын таба, аларны текстологик яктан җентекләп, тәнкыйди өйрәнә, тиешле шәрех-аңлатмалар белән басмага әзерли.


Татар сүз сәнгате белән кызыксынучыларга, тел-әдәбият мөгаллимнәренә, аеруча югары уку йортларының татар бүлегендә укыганнарга 1963 елда дөнья күргән күләмле «Борынгы татар әдәбияты» китабы яхшы таныш. Бу «яшел тышлы» (аны еш кына шул исем белән йөртәләр), бай эчтәлекле басма шактый озак еллар буе студентларга урта гасыр әдәбиятыннан төп дәреслек-хрестоматия булып хезмәт итте. Хәзер дә әле аңа без еш мөрәҗәгать итеп торабыз. Мөхәммәдьяр бүлекләре мөхтәрәм Шакир ага тарафыннан әзерләнгән. Аларда бай, фактик материал тупланган, кызыклы, мөһим күзәтүләр бар. Әдәби әсәрләрдән үрнәкләр дә бирелгән. Ш.Абилов 1966 елда Мөхәммәдьярның ике әсәрен дә («Төхфәи мәрдан», «Нуры содур») туп­лаган тәүге җыентыгын, гәрчә әдәби текстларны бераз кыскартып булса да, бастыруга иреште [3]. Ул кереш мәкалә, шәрех-аңлатмалар белән дә тәэмин ителгән.


Тынгысыз һәм эзләнүчән табигатьле галим Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәнүне, тагын да тирәнрәк тикшерүне, шулай ук халыкка һәм фән галәменә җиткерү эшен алга таба да дәвам итте. Шуның күркәм бер нәтиҗәсе буларак, 1997 елда шагыйрь әсәрләренең тулы, гыйльми, бер үк вакытта үтемле, популяр да булган яңа бер басмасы дөнья күрде [4]. Биредә Мөхәммәдьяр әсәрләренең (өчесенең дә) тәнкыйди тексты, хәзерге телгә әдәби тәрҗемәләре, гаять бай эчтәлекле кереш мәкалә (6-31 б.), «Аңлатмалар», шагыйрь турында «Биб­лиография» (60 исемдә) урнаштырылган. Китапта шулай ук Миркасыйм Госмановның «Мөхәммәдьяр: бөеклек фаҗигасе» дип исемләнгән мәдәни-тарихи характердагы мәкаләсе дә бар. Җыентык без фәкыйрегезнең — махсус мөхәррирнең — «Бөекләребезнең берсе» дип исемләнгән мәкаләсе белән ачыла.


Мәгълүм ки, 1997 елның августында ЮНЕСКО карары белән Татарстанда гына түгел, гомумән татар дөньясында Мөхәммәдьярның тууына (якынча) 500 ел тулу киң күләмдә билгеләп үтелде, төрле чаралар үткәрелде. Шушы уңай белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында тантаналы кичә булды. Анда Татарстан Президенты М.Шәймиев бай эчтәлекле доклад та сөйләде [5]. 1997 елда татар, урыс һәм инглиз телләрендә Мө­хәммәдьяр турында бизәкле, ил­люс­тратив басма да дөнья күрде [6]. Бөек шагыйрь юбилеен гыйльми әзерләүдә, иҗатын халыкка җиткерүдә башлап йөрүче һәм төп йөкне тартучы, фронтовик Шакир ага Абилов булды. Гомумән, ул гомеренең ахырына кадәр Мөхәммәдьярдан аерылмады. Урта гасыр татар әдәбиятының 1999 елда урысча нәшер ителгән басмасында, мәсәлән, аның бу шагыйрь турында бик саллы эчтәлекле мәкаләсе бар. Бу мөхтәрәм галимнең күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсендә Мөхәммәдьяр киң катламга яхшы таныш, рухи тормышыбызда үзенә лаеклы урынны алды, аның әсәрләре антологияләргә дәреслек-хрестоматияләргә кертелде. Шакир ага хезмәтләренә нигезләнеп, бу олуг шагыйрь хакында Әхмәт Рәшит, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Батулла тарафыннан әдәби әсәрләр языла, галимнәребез үз тикшеренүләрен дәвам иттерә. Мәсәлән, Марсель Әхмәтҗанов дипломатик миссия белән Мәскәүгә җибәрелгән Мөхәммәдьярның 1549 елның җәендә Явыз Иван әмере белән Муром тирәсендә ерткычларча үтерелүен ачыклады.


***
Шакир ага, Казан ханлыгы чорының бөек шагыйрен һәм фикер иясен өйрәнү белән беррәттән, урта гасыр әдәбият тарихының башка бик күп мәсьәләләрен дә киң планда, системалы итеп тикшерү белән шөгыльләнде. Билгеле ки, әдәбият фәне үзен даими рәвештә яңадан-яңа чыганаклар, факт-мәгълүматлар белән баетып торганда гына тиешенчә үсә һәм үз вазифаларын үти ала. Шәхес культы чорында исә безнең күп кенә язма истәлекләребез юкка чыгарылды, аларны өйрәнүчеләрнең шактый өлеше репрессия корбаннары булды яисә миңгерәүләтелде. «Хрущев җепшеклеге» дип йөртелгән чор башлангач, элеккеге мираска караш билгеле бер дәрәҗәдә уңай якка үзгәрде (Мөхәммәдьярны өйрәнү дә шуның бер гәүдәләнеше иде). Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, гый­лем әһелләребез үткәндәге язма ис­тәлекләрне, әдәби әсәрләрне, фольк­лор материалларын барлау, туплау, өйрәнү эшенә ныклап керештеләр. Шакир ага да бу игелекле эш-хәрәкәтнең үзәгендә торды. Ул, йә үзе генә яисә кайбер башка хезмәттәшләре белән берлектә, татарлар яшәгән төбәкләргә оештырылган күп санлы археографик экспедицияләрдә катнашты, йөзәрләгән кулъязмалар, басма китаплар табып, үзе эшли торган институт китапханәсенә тапшырды, аларны тасвирлау-өйрәнүгә дә зур өлеш кертте. Өстәвенә, бу тынгысыз галим Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Баку, Дүшәнбе, Ашхабад, Ереван һәм кайбер башка калаларның архив-китапханәләре белән дә танышып, аларда теге яки бу дәрәҗәдә татарга, төрки сүз сәнгатенә мөнәсәбәтле материаллар тапты. Болар бар да аның гыйльми офыкларын киңәйтте, карашларын тирәнәйтте, хезмәтләрен мөһим һәм кызыклы факт-мәгълүматлар, яңа фикерләр, яңа исемнәр белән баетты. 1679 елда туып, ике гасыр аралыгында әдәби иҗат белән шөгыльләнгән, Мәүла Колый традицияләрен уңышлы дәвам иттергән Габди һәм аның әхлакый-инсани эчтәлекле шигъри парчалары хәзерге укучыларга шактый таныш. Ә бит бу авторны фәнгә тәүге танытучы, әсәрләрен гавамга җиткерүче зат — Шакир ага [7]. Шунысын да искәртик: гарәп, латин язулы чыганаклар белән иркен эш итүче бу мөхтәрәм галим фәнни эштә дәлиллелекне, хакыйкатькә тугрылыкны һәрчак үзенең юлдашы итте, элеккеге әдәби текстларны уку-аңлатуның, шәрехләүнең матур үрнәкләрен бирде, хезмәттәшләреннән дә шуларны таләп итте. Мин аның кечкенә генә детальләргә, факт-мәгълүматларга да гаять игътибарлы булуына соклана идем. Шакир аганың, галим буларак, янә бер сыйфатын күрсәтәсем килә. Ул үзенең тикшеренү нәтиҗәләре белән татар дөньясында гына түгел, киңрәк мәйданда — төрле шәһәрләрдә уздырылган халыкара, бөтенсоюз конференцияләрендә, урыс, үзбәк, төрек һәм кайбер башка телләрдәге журнал-җыентыкларда да чыгыш ясый иде. Мәсәлән, аның «Советская тюркология» журналында (1970. — №6. — 84-87 б.) басылган «Кутадгу билиг» в булгаро-татарской литературе» дип исемләнгән мәкаләсе киң фәнни җәмәгатьчелектә бер мөһим ачыш, вакыйга рәвешендә кабул ителде. Аңа хәзергә кадәр сылтамалар ясалып тора. Галимнең «Нәһҗел-фәрадис» һәм кайбер башка ядкярләр хакында да шундый характердагы мәкалә-чыгышлары бар [8; 9].


Шакир ага — халкыбызның болгар чорын, аның рухи тормышын, әдәбиятын да шактый җентекле өйрәнгән зат. Аның бу дәвергә, шулай ук «Кыйссаи Йосыф»ка мөнәсәбәтле язмалары да укучыларга билгеле.


Ш.Абилов, гәрчә кайвакыт болгарчылык идеясе белән мавыгыбрак китсә дә, Алтын Урда чоры татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәнүгә җитди игътибар бирде. Аның Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб турында күптөрле чыганакларга нигезләнеп язылган тирән эчтәлекле мәкалә-хезмәтләре бар. Галим Мәүла Колый иҗатын, XVII йөзгә мөнәсәбәтле әдәби-тарихи әсәрләрне («Җәмигъ эт-тәварих», «Дәфтәре Чың­гызнамә»...) фәнни яктыртуга да үзеннән зур өлеш кертте.


Нигездә, XIX йөздә Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхреддиннәрдән баш­­­ланган татар әдәбияты тарихын өй­рәнү фәне бер гасыр вакыт эчендә, төрле кыенлык-киртәләргә дә карамастан, шактый гына уңышларга иреште: дистәләгән җыйнама хез­мәт­ләр (аеруча Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, М.Гайнуллин... китаплары), дәреслек-хрестоматияләр, күпләгән монографияләр дөнья күрде. Узган гасырның 70 нче елларында татар сүз сәнгатенең тууыннан алып хәзергәчә үткән юлын яктырткан күптомлык әдәбият тарихын язу бурычы көн тәртибенә куелды. Г.Ибраһимов исемендәге институтта аның беренче план-проспекты төзелде һәм ул 1972, 1973 елларда татар һәм урыс телләрендә басылып та чыкты. Киң фәнни, мәдәни, мәгърифәти җәмәгатьчелек катнашында кат-кат тикшерелгән план-проспект теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртелде, тагын да камилләште. Дөрес, бу зур хезмәтне язарга тотыну иртәрәк әле, аерым чорларны, әдипләрне, проблемаларны ныг­рак тикшерергә кирәк, диючеләр дә булды. Әмма аерым мәсьәләләрне махсус өйрәнү һәм әдәбият тарихын язу эшләрен үреп бару мәгъкуль күрелде. План-проспект нигезендә язылачак алты томның да эчтәлек-структурасы, чикләре билгеләнде. Том җитәкчеләре дә тәгаенләнде: I т. — Ш.Абилов, II т. — М. Гайнуллин, III т. — Г. Халит, IV т. — Н.Юзиев. V т. — Н.Гыйззәтуллин, VI т. — Ф.Мусин; хәзерлекле авторларны туплау буенча да күп эшләр башкарылды.


Шакир ага — күптомлылык татар әдәбияты тарихын язу идеясен күтәрүчеләрнең берсе. Үзенә тапшырылган томны, ягъни борынгы һәм урта гасыр чорын язуга ул шәхсән зур әзерлек, саллы мая белән кереште. Авторлар белән эшләүгә дә гаять җаваплы карады. (Без фәкыйрегез андагы бер бүлекне язуда катнашты.) Дистә еллап вакыт эчендә татар әдәбиятының борынгыдан алып XIX йөзгә кадәр чорны үз эченә алган күләмле (40 басма табак, 567 бит), факт-мәгълүматларга, мөһим күзәтү-тикшеренүләргә бай булган беренче том язылып, 1984 елда нәшер ителде. [10]. Аны язуда ике дистәгә якын галим катнашты. Әмма китаптагы 37 бүлекнең 18е, ягъни 241 бите Шакир ага тарафыннан язылган.Өстәвенә ул томның җитәкчесе һәм җаваплы мөхәррире дә. (Аны басмага әзерләүдә, редколлегия әгъзасы сыйфатында Н.Хисамов белән миңа да катнашырга туры килде.) Юкка гына бу китапны еш кына «Шакир Абилов томы» дип йөртмиләр. Бу басма — мөхтәрәм галим хезмәтләренең иң зурысы һәм иң җитдие. Беренче том басылып чыкканнан соңгы ике дистә ел эчендә дөньяда, илдә бик күп үзгәрешләр булды. Әмма бу китап, хосусый характердагы совет чорына хас аерым җитешсезлекләрне, бәхәсле якларны исәпкә алмаганда, борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын чагыштырмача тулы, фәнни югарылыкта яктырткан җыйнама гыйльми хезмәт булып калуында дәвам итә. Без моның өчен иң беренче чиратта Шакир агага бурычлы һәм рәхмәтле. Беренче томның бераз кыскартылган, өлешчә үзгәртелгән урыс телендәге басмада да бар [11]. Анда да төп урынны бу олуг зат язмалары алып тора.


Билгеле булганча, Тукайгача чор татар сүз сәнгате шәрык (гарәп, фарсы, аеруча төрки) әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнештә яши һәм үсә. Шул хакыйкатьне күздә тотып, Шакир ага да үз хезмәтләрендә әдәби бәйләнешләргә, аларның рухи тормыш тарихында тоткан урыннарына даими игътибар бирә. Галимнең Низами, Нәваи, Лотфый кебек күренекле Шәрык классик­лары, аларның татар әдәбияты белән багланышлары турында бик эчтәлекле мәкаләләре бар [12; 13; 14]. Гомумән, Ш.Абиловны төрки дөньяда да яхшы беләләр. Үзбәк галимнәре Ширали Турдыев һәм Ләлә Мәгъсумова, казакъ әдәбиятчысы Бөркет Ыскаков, комык Солтанморад Акбиев һәм тугандаш төрки кавемнәрнең кайбер башка гыйлем әһелләре Шакир агага үзләренең остазлары кебек карый.


Мөхтәрәм галимебез Мөхәммәдьяр иҗатын, борынгы һәм урта гасыр әдәбиятын өйрәнү белән генә чикләнмәде. Аның XIX-XX гасыр әдәбиятына, җөмләдән Акмулла, Г.Тукай, Г.Кутуй кебек шагыйрьләр, мөһим фәнни-теоретик мәсьәләләр хакында да язмалары бар. Мәсәлән, бер мәкаләсендә ул Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын чагыштырма-генетик планда тикшерә, элеккеге әдәби традицияләрнең бөек шагыйрь иҗатында ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен, файдаланылуын ачыклый [15]. Галимнең иҗат методы, суфыйчылык турында язмалары да заманында зур кызыксыну белән кабул ителгән иде.


«Татар энциклопедиясе»ндәге шак­­тый гына мәкаләләр Шакир ага та­­рафыннан язылган. Гомумән, ул бу энциклопедиягә үзенең киңәш-те­ләкләре белән нык кына ярдәм итте. Үзара әңгәмә вакытларында ул 90 нчы елларда ХХ йөзгә кадәрге татар әдипләре, галимнәре турында биобиблиографик белешмә төзүен кат-кат телгә ала иде. Бу хезмәтнең язмышы ничек булгандыр, — анысын хәзергә белмим. Гомумән, бу галимнең мирасы, шәхси архивы, ул махсус, җентекле өйрәнүне көтә.


Ш.Абилов башка төрле гыйльми, иҗтимагый, мәдәни, мәгърифәти эшләрдә дә актив катнашты. Казан педагогия институтында 9 ел буена студентларга борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятыннан лекцияләр укыды. 17 ел дәвамында Тел, әдәбият һәм тарих институтында археографик комиссияне җитәкләде. Республика Милли музеенда гыйльми совет әгъзасы булып торды. Һәм гомумән башка бик күп төрле җәмәгать эшләрен башкарды.
Шакир ага Абилов, гәрчә формаль яктан фән кандидаты гына булса да, мөгаен, әдәбият фәненә, халкыбызның мәдәни-интеллектуаль үсешенә аерым доктор-профессор-академикларга караганда да күбрәк өлеш керткәндер. Аның хезмәтләре бүгенге тормышыбызда да яши, адәм балаларын инсани һәм әхлакый яктан баета, үстерә. Галимнең күп санлы шәкертләре, дәвамчылары бар. Мин шәхсән үземне дә шуларның берсе дип саныйм. Күренекле археолог, тарихчы Альберт Борһанов та якташы Шакир аганы үзенең остазы, дип хисаплый.


_________________________________


Әдәбият


1. Шакир Абиловның тормышы, эшчәнлеге хакында аерым язмалар бар: а) Ильмира Кузәхмәтова. Бәрәкәтле гомер юлы // Мәгърифәт. 3.06.1995. Мәкаләнең авторы — IV курс студенткасы — бу язмасын минем җитәкчелектә әзерләде; б) Р.Исламов. Фәнгә багышланган гомер // Шәһри Казан. — 21.06.1995; в) Х.Миңнегулов. Һаман да сафта (әдәбиятчы галим Шакир ага Абиловка — 80 яшь) // Ватаным Татарстан. — 17.06.1995; г) Х. Миңнегулов. Әдәбият фәненең аксакалы (Ш. Абиловка 85 яшь тулу уңае белән) // Мәгърифәт. — 17.06.2000. Шул ук язма: Х.Миңнегулов. Гасырлар өнен тыңлап... — Казан: Мәгариф, 2003. — 232-236 б. Бу мәкаләләрне язганда мин Шакир аганың үзеннән дә турыдан-туры шактый мәгълүматлар алган идем. Биредә ул вакытта тупланган белешмә-материаллар да файдаланылды.
2. Хатыйп Миңнегулов. Чит илләрдәге татар әдәбияты. — Казан: Мәгариф, 2003. — 399 б.
3. Мөхәммәдьяр. Тәхфәи мәрдан. Нуры содур // Басмага әзерләүче Ш. Абилов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 150 б.
4. Мөхәммәдьяр. Нуры содур // Басмага әзерләүче Шакир Абилов. Махсус мөхәррире Хатыйп Миңнегулов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 336 б.
5. М.Шәймиев. Урта гасырның бөек шагыйре һәм фикер иясе (Мөхәммәдьярның 500 еллык бәйрәм кичәсендә Татарстан Президенты сөйләгән док­лад) // Мирас. — 1997. — №11. — 5-15 б.
6. Мөхәммәдьяр һәм аның чоры. Мухаммедьяр и его время. Mohammediar and his Time. — Казань: Изд.-во «Гасыр». Изд.-во «Рухият», 1997.
7.Абилов Ш. Поэзиябез тарихына яңа исем (Габди. — Х. М.) // Казан утлары. — 1978. — №10. — 141-147 б.
8. Абилов Ш. О новонайденных списках памятника XIV века «Нахдж ал-фарадис» // Советская тюркология. — 1977. — № 2. — С.69-73.
9. Абилов Ш., Максудова З. «Гөл вә Нәүруз» дастанының Казан кулъязмасы // Узбек теле ва адабиёти (Ташкент). — 1968. — №6.
10. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. I том. Урта гасырлар дәвере. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 567 б.
11.Средневековая татарская литература VIII-XVIII вв. — Казань: Фэн, 1999. — 240 с.
12. Абилов Ш. Татар поэзиясендә Нәваи // Казан утлары. — 1966. — №6. — 107-109 б.
13. Абилов Ш. Низами һәм татар әдәбияты // Казан утлары. — 1983. — №3. — 166-171 б.
14. Абилов Ш., Максудова З. Лотфый Идел буйларында // Казан утлары. — 1968. — №6. — 138-142 б.
15. Абилов Ш. Ш. Литературные версии легенд о «Кисекбаше» и поэма Г.Тукая «Сенной базар, или Новый Кисекбаш» / В сборнике: Габдулла Тукай. — Казань: Таткнигоиздат, 1968. — с.169-171.

Теги: Хатыйп Миңнегулов Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру