Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәт Гали. Базарчылар

Без базарга барып җиткәндә, сызылып таң аткан иде... Элек вакытта күмәч белән сату иткән күпер төбендәге Ивановнаның капка төбенә мин атны китереп туктатуга, юл буена чикмәнгә төренеп йоклап килгән Зәйнагеттин дә уянып китте.
Ул арада өй эчендә кысылып кына янып торган кечкенә асылмалы лампадагы ут та күтәрелде. Шыгырдап өйалды ишеге ачылды.

Зәйнагеттин арбадан сикереп төште дә:
— Нигә теге сукыр Федорга туктамадың, монда кеше күп була бит? — диде.
— Әйдә, тизрәк капканы ач та кертәбез, монда ат куярга урын яхшы бит,— дим.
Ул арада яңа гына йокысыннан торып чыккан яланаяклы, тузган чәчле юан бер хатын безгә капка ачты.
— Здорова, Ивановна! — дигән булам мин тегеңә.
— Здравствуй, Хайрулка, здравствуй,— ди хатын миңа.
Без атны кертеп туарып ашарга кушкан арада, шактый яктырды, базарчылар да җыела башлады.
Быел җәй, каты сука өстендә, Зәйнагеттиннең бердәнбер карап торган аты үлгән иде. Көзге байлык бар вакытта, дип, без шуңа ат алырга килдек. Ул үлгән аты өчен егерме биш тәңкә страховой акчасы алган, унбиш тәңкә кредитный товариществодан көтәргә биргәннәр, калганын, налоглар түләп, көзге расходларын каплап бетергәч, үзе хөкүмәткә ашлык сатып әзерләгән. Шулай итеп, хәзер аның кулында сиксән тәңкә чамасы акчасы бар. Менә шуңа кул ат кирәк.
— Нинди малга тап булырбыз инде? — ди Зәйнагеттин, бераз борчыл-гансымак итә.
Мин әйтәм:
— Мөгәричне жәлләмәсәң, мин сиңа шул акчаңа аргамак алып бирәм,— дим.
— Жәлләмим, Ивановнага алып кайтып, калачлап чәй эчертермен,— ди.
Базарда ат шактый күп күренә. Бераз карап йөргәч, кырыйдан өченче, читәнгә бәйләп куйган атка төртеп күрсәтеп:
— Әнә шул кашка җирәнне карыйк әле, бик сөйкемле хайван күренә,— дидем.
Атның иясе шул безнең шикелле нужадан йөри торган, начар гына киенгән бер рус мужигы икән.
— Почем просиш, приятел? — мин әйтәм.
— Сколько даш? — ди рус.
— Твая бит,— мин әйтәм,— лошат, ти хәҗәен,— дим.
Рус башын кашып торды да:
— Сто солковых даш? — дигән була.
— Дилом прочи, шабра,— мин әйтәм,— ми ни барышник, самим прәгәт нады безгә,— дим.
Үзем бик белгән булып атның аякларын капшыйм, авызын ачып, тешләрен карыйм.
— Купи, князь, потом сам рахмат скажешь, лошадь молода,— ди рус.
— Йөртеп карыйк,—мин әйтәм,— аты яман күренми,— дим Зәйнагет-тингә.
Ул арада, безнең ат караганны күреп, янга берничә кеше җыелды. Кайсы атны мактый, чибәр йөрешле хайван булыр, ди. Кайсы, бик таушалганга охшый, аяклары да йомшак күренә, моны алып уңарсыз микән, ди.
Йөртеп карар өчен тезгененнән тотып, кычкыра-кычкыра, атны халык арасыннан җитәкләп алып киттем. Рус чыбыркысы белән арттан бара. Бөтен ат базарында халык безне карый. Базарны ике тапкыр йөгереп әйләндереп алып килдем дә:
— Ничек, күңелгә ошыймы, Зәйнагеттин? — дим.
— Мин үзем атланып йөреп карамыйча, бер сүз дә әйтә алмыйм әле,—ди Зәйнагеттин.
Ярар, Зәйнагеттинне чикмәннәре белән атка менгереп атландырдык та, кулына чыбыркы тоттырып, базар уртасыннан жибәрдек.
Без анысын белмәгәнбез, суккач тибә торган гадәте бар икән каһәрнең, Зәйнагеттинне чүт-чүт кенә чөеп төшермәде.
Сикереп чаптырып базарны бер әйләндереп килде дә:
— Мина ошамый,—ди бит Зәйнагеттин.
Ят кешене тешли икән, башыннан сөеп торган арада, колакларын шомрайтып, минем бишмәт җиңеннән эләктереп тә алды. Шуны күргәч, Зәйнагеттиннең бөтенләй күңеле сүрелде.
Мин әйтәм:
— Тешләмәгәч тә, типмәгәч тә, нинди ат була соң ул, сыер булырга кирәк ул аннары,—дим, атны алдырасым килә.
— Юк,— ди Зәйнагеттин моңа каршы,— миңа юаш ат кирәк, күп вакытта минем атны кечкенә малай йөртә, башакны хатын бирә,—ди.
Русның арбасын күрсәтеп:
— Әнә,— мин әйтәм,— шул арбага да җигеп йөреп карыйк әле, башка ягы ошарлык булса, аның тибүе белән тешләвен ташлатырбыз,—дим.
_ Тотабыз да атны русның арбасына җигеп, биш-алты кеше төялеп, урам буенча атны йөртергә китәбез.
Зәйнагеттин үзе атны тоткан, русның кулында чыбыркы. Мин кулга бер таяк тотып утырдым.
Бөтен көч белән атны куабыз инде...
Бер-ике урам әйләнүгә, атның сыртыннан тир китте. Күперне чыгып, тауга менә башлаган идек, атыбыз шып туктады. Кыйнап та карадык, күзен дә бәйләдек, юк, урыныннан да кузгалмый. Бот араларыннан ак күбекләр чыкты, өстеннән пар да күтәрелде.
Шуннан соң атны руска ташладык та, үзебез кире базарга кайтып киттек.
Ул арада, базарда үзебезнең күрше авылның керәшен карты Кируш-ны очраттык. Язга тырмага җигәрлек кырыкмышы да булганга, ул үзенең чаптар биясен йорттан арттырырга булган икән.
Ул инде бездә сыналган ат, күрше авыл тумасы, аны карап та торасы юк.
Кируш туксанны сораган иде, без җитмешне бирдек тә сиксәнгә кул сугып алдык.
— Килештергән өчен күпме мөгәрич куясың? — дигән булам Кирушка.
— Безнең калык мондый эштә мөгәричне яратып бетерми шул, Кайри тус, минем монда катын да бар, ул да яратмас, кайткач сине дә җиңги каргар, калачлап чәй генә эчик тә кайтып китик инде,—ди ул моңа каршы.
Ул ара да булмады, әллә кайдан безнең авылда көтү көтеп йөргән Чатан Мотыйк килеп чыкты. Өс-башы шәһәрчә, култык астына күн букча кыстырган, нишләп монда йөри торгандыр.
— Мотыйгулла, син түгелме соң бу? — дидем мин аңа.
Яңа сызылып чыгып килә торган кара мыекларын сыпырып куйды да:
— Әйе шул, Хәйри абый, бу мин, сезнең авылда көтү көткән Чатан Мотыйк, күрешик әле,—дип, безнен өчебезгә дә сыңар кулын биреп чыкты.
— Һе, мин әйтим, син танырлык та калмагансың икән хәзер, әллә берәр совет эшенә-фәләнгә урнаштыңмы? — дидем.
— Теге синең сыер үлгән елны мине бит, көтүдән алып, укуга җибәрделәр. Мин калада өч ел укып хәзер волостька эшләргә кайттым. Әле бүген базарга килгән крестьяннар белән җыелыш уздырырга кушканнар иде. Сезне күргәч туктадым, әйдә, хәзер әнә теге сары йортка барыгыз, анда безнең клуб, крестьяннар шунда җыелалар,— диде моңа каршы Мотыйк.
Өчебез дә берьюлы:
— Ярар,— дидек,— атларны карыйк та хәзер барып җитәрбез, без барганчы сөйләшмичә торыгыз,—дидек.
Зәйнагеттиннең хатынына сөт чүлмәге аласы бар икән, минем хатынның куна тактасы ярылган иде, Кируш картка бер кием чабата кирәк. Базар уртасындагы кәпиратиф кибетеннән шуларны барып алдык та, атларның ашарларына салып, теге әйткән җиргә киттек.
Элек вакытта Афанаси Петрич дигән икмәк җыя торган зур купецны-кы булган шул сары йортка барып кердек. Халык шыгрым тулган. Әлеге Мотыйк өстәл янына менеп баскан. Кулындагы кыңгыравын шалтырата да шалтырата.
— Урыннарыгызга утырыгыз, иптәшләр, хәзер башлыйбыз! — ди.
Кулына кыңгыравын йомарлап тотып, халыкка бераз күзе белән сөзеп карап торды да, халык утырышып беткәч:
— Иптәшләр, монда ашлык хәзерләү, заем тарату турында базарга килгән крестьяннарга кыскача гына доклад булачак, озак тотмабыз, сезне ялыктырмабыз. Мәҗлесне алып бару өчен президиум сайларга кирәк. Биш кеше җитәрме? — диде.
Алда утыручы башка кешеләр белән бергә, арттан торып без дә:
— Җитә, җитә! — дип кычкырдык.
— Ярар җитсә, миндә биш кешелек список бар,— дип, кулына тоткан язуын укырга кереште, арада Кируш карт белән минем исемне дә әйтте.
— Шуңа ризамы? — дип, кул күтәртте дә сайланган кешеләргә өстәл янына барып утырырга кушты.
Барып утырдык. Минем колакка гына:
— Менә мин сөйлим хәзер, шул кыңгырауны кулыңа тотып, син минем урынга утыр. Мин сөйләгәндә алай-болай урыннарыннан кузгалып йөрүчеләр йә сөйләшеп утыручылар булса, шуны шалтыратып, йөрмәскә, сөйләшмәскә әйтерсең,— диде.
Үзе сөйләргә кереште, һич теле телгә йокмый иңде, авызыннан ут чәчә. Каян бу кадәр һәммәсен белеп бетергән дә каян бу кадәр сөйләргә өйрәнгән.
— Без чит державаларга ялынмыйбыз хәзер, эшче-крестьянның үз көчләре белән яңа завод-фабрикалар корабыз, авыл хуҗалыгын күтәрәбез. Яңадан берничә елдан без аларның үзләрен куып үтеп китәбез,—ди.
Ничә завод-фабрика салынганны, никадәр колхоз-совхозлар төзелгәнне сөйли. Ленинның әйтеп калдырган сүзләрен күңелдән укый.
— Менә иптәш Ленинның әйткән шул сүзләрен хәтердә тотып, сез крестьяннарның илне әллә нишләтүдә (анысы ачык хәтердә калмаган) эшчеләргә булышлык итүегез кирәк, шул вакытта без кулга-кул тотынып бу авырлыклардан котылырбыз. Шуның өчен көченнән килгән кадәр һәрбер крестьян заемга язылырга һәм өстенә йөкләнгән ашлыкны хөкүмәткә илтеп тапшырырга тиеш,—ди.
Кируш карт, миңа күз кырыен гына төшереп, башын селкә, әкрен генә колакка:
— Бик зур укыган булырга кирәк бу, Кайри, моның айткан сүзләре йөрәккә ятып торалар,—ди.
Зәйнагеттиннәр эскәмиясендә утыра торган чибәр генә өс-башлы юан гына бер кеше, янында утыра торган кешеләргә карап, көлеп, нәрсәдер сөйли башлаган иде, аякка басып, кыңгырауны шалтыратып җибәрдем
дә:
— Син, агайне, утырсаң, кеше төсле тынлап кына утыр, утырмасаң, чыгып кит, синнән башка да тыңлаучылар күп монда, сөйләүчегә мишәйт итеп утырма! — дидем.
Шып булды теге кеше. Бөтен халык миңа карады. Зәйнагеттин утырган урыныннан күз кыса. Аз гына көлеп җибәрмәдем. Мыекларны сыпырып куйдым да:
— Сүзеңне бүлмә, Мотыйгулла иптәш, әйдә, сөйлә,—дидем.
— Минем инде артык сөйли торган сүзем юк, менә шул кәгазьдә язылганнарны укып чыгыйм да аннары шуны тавышка куярбыз,—дип, Мотыйк кулына бер кәгазь тотып укый башлады.
Анда шул безнең волостьта первой числога кадәр ашлыкны җыеп, заемны таратып бетерү турында язылган иде.
Зәйнагеттин белән бер эскәмиядә утыра торган әлеге юан кеше аякка басты да:
— Туганнар, беләсез бит инде, безнең үзебезгә дә атларыбызга калмады, үзебезгә юкны каян алып бирик без? —дип сөйли башлаган иде, кыңгырауны шалтыраттым да:
— Агайне, сиңа сүз сөйләргә кушкан кеше юк бит әле, әйтә торган сүзең булса, бездән сорап әйтергә кирәк,—дидем.
Икенче эскәмиядә утыра торган начаррак кына киенгән чандыррак кына бер кеше торды да:
— Мин бер генә сүз әйтим әле, бу безнең авылның тирече Гыйлаҗи бай, аның ике йөз потлап ашлыгы бар, хәзергә кадәр үзе советка бер пот та ашлык биргәне юк, аның өстенә, һаман базардан базарга йөреп, яшереп тире җыя, аның ялганына ышанмагыз! — диде.
Икенче берсе торды да:
— Безнең авылда ярлылар белән бер атлы, бер сыерлылар үзләренә төшкән ашлыкны түләп, заемны алып бетерделәр инде, ә байлар әле кыл да кыймылдатканнары юк, алардан да тизрәк түләтеп бетерсеннәр иде, шуны да кәгазеңә арттырып куй әле, егет,—диде Мотыйкка.
Аякка басып, кыңгырауны шалтыраттым да:
— Әнә шул агай әйткәннәрне кушып, шул кәгазьдә язылганнарга ризамысыз? — дидем.
Һәммәсе:
— Риза да риза,— дип, кулларын күтәрделәр. Тик теге юан кеше белән аның янында утырган яхшы өс-башлы, кырма сакаллы яшьрәк ике кеше генә кулларын күтәрмичә калдылар.
Кируш карт урыныннан торды да:
— Рөксәт булса, мин дә бер сүз әйтим әле, картлар, менә казер барыбыз да базарга җыйналганбыз, кайсыбыз ат ала, кайсыбыз ат сата, менә шунда кайсыларыбыз мөгәрич дигән булып әллә ни катле акчаны суга салып кайтабыз. Ат саткан, ат алган әрбер кешедән менә шул мөгәричкә дигән акчага заем алдырта торган йола кертсәң, нишләр икән? Минемчә, ул эш файдадан башкага барып чыкмас иде,— диде.
Моның бу сүзләре миңа карап әйткән кебек булды. Эчемнән генә «әй каһәр, каптырды бит бу карт мине» дип уйлап куйдым. Шулай да үземнең оялганны белдермәскә тырыштым.
Зәйнагеттиннең авызы ерылган, утырган урыныннан миңа баш селкә. Аны күрмәмешкә салынып:
— Монысына ничек карыйсыз, җәмәгать? — дидем.
— Бик әйбәт булыр, бик әйбәт, карт яхшы сүз әйтте, күптән шулай кирәк иде, шул кәгазьнең почмагына аның сүзен дә язып куегыз! — диештеләр.
Шуннан Мотыйк белән без җыелышны бетердек тә таралыштык.
Чыкканда Зәйнагеттин минем кабыргага төртә:
— Әйдә, мөгәрич эчәбезме? — ди, үзе көлә,— Әй-яй, Кируш карт каптырды үзеңне,— ди.
— Ярар инде,— мин әйтәм,— алай йөзне кызартма, андый гына була ул, әнә конторга бар да, шул акчаңа үзеңә заем ал, атыңның игелеген күр, башаягы сызлаусыз булсын,—дим.
1929

Теги: Мөхәммәт Гали Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру