Журнал «Безнең мирас»

Минзәләм мизгелләре

...Минзәлә театрында эшләү чорым бүген мизгел генә булып тоелса да (8 ай), анда күргән-белгәннәрем, алган тормыш сабакларым иҗади эш белән узган озын-озак гомерем юлында гыйбрәт, чагыштыру маяклары булды. Беренче буразна ничек сызылса, басуың шулай сөрелер, диләр бит.
...Ә гәрдә ки күңелемдәгеләрне кәгазьгә төшерергә сүзлә­рем җитсә, хәтердә уелып калган мизгелләрдә катнашкан фидаилар турында язмакчы булам.
...Сәнгать кешеләре, аерым алганда артистлар турында, аларның теге яки бу спектакльдә рольне ничек башкаруы хакында, ягъни артистның һөнәри камиллегенә бәһа мөһере баскан мәкаләләр күп языла. Алар, кагыйдә буларак, бер калыпта сугыла, «балчыгы» гына үзгә була. Артист урынына рольне машина яки робот башкарса да, шундый ук «кирпечләр» сугылыр иде, ягъни, мәкаләләренең эчтәлеге «ошады»-«ошамады»га кайтып калыр иде. Иҗат әһеленең шәхси сыйфатларына кагылмыйча, аның һөнәри башкару осталыгына гына игътибар һәм бәһа бирү тенденциясе бездә иң киң таралган чир. Кеше һөнәр иясе генә түгел бит, иң элек ул шәхес – кеше!
Шәхес булган кеше өчен язмышындагы теләсә нинди очракта да кешелеген югалтмау мөһим... Һөнәри осталык күз-колакка тиз чалына. Күп халыкларны үз сәнгате белән яулап алган талантлары аша беләбез. Алар – җыр, бию осталары, рәссамнар, музыкантлар һәм башка төр һөнәр ияләре. Алар – данлыклылар, дәрәҗәлеләр, исемлеләр... Ә нинди кешеләр? Белмибез.
Әллә шул җырлавын, яисә биюен генә белгәнме? Осталык – яшәүгә җайлашуның бер төре генә ул. Ир икән, ул осталыгына өстәп, хатын алырга, нәселен калдырырга, өй салырга, агач утыртырга, ягъни, кешенең иң табигый бурычларын түләп кенә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә тиеш. Ярый әйдә, өй генә түгел – сарайлар салдырсын, агач кына түгел – урман утыртсын, утраулар калдырсын ди. Нәселе калмаса, ул ир – ир түгел, сабын куыгыдай кабартылган, ниндидер һөнәргә өйрәтелгән җанлы машина гына булып чыга ул.
Озын гомерле булган кайбер сәнгать әсәрләре сокландырса да, күп чакта бәхәсләр тудыра, кайберләре шиккә дә сала...Чөнки аның иҗатчысында ниндидер шик булган, оста булса да, шәхес түгел, кеше булып йөрсә дә, кешелеге шикле...
Язачагым, әйткәнемчә, шиксез чын кешеләр – Минзәлә театрының ике алтын баганасы турында.
...Минзәлә театрының оешуы, яшәве, иҗади хезмәтләре хакында архив материаллары күп. Шушы театрда эшләп киткән драматург Сәет Шәкүров истәлекләре, театр галимәсе Дания Гыймранова хезмәтләре, режиссёр Фәрит Хәбибуллин язмалары, аерым тенденциялелек йогынтылары сизелүгә карамастан, чынбарлык эпизодларына бай статистик-хроникаль чыганаклар.
Мин язачак «мизгелләр» озын-озак иҗади гомеремнең нигезен ягъни, башлангычын тәшкил итә. Һәр нәрсә баштан башлана ич! Купшы сүзләрме? Онытмыйк: иң матур чүлмәк тә гап-гади балчыктан ясала, иң озын гомер дә мизгелләр тезмәсеннән тора.
***
...Урта мәктәпне медальгә тәмамлап та, медале миңа тәтемәү сәбәпле, институтка керә алмый калганлыктан, елны бушка уздырмас өчен район агитбригадасында гармунчы-артист булып йөргәндә, Актаныш районының Аеш авылында Минзәлә колхоз-совхоз театры артистлары тарафыннан А.Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәген белеп алдым... Язмыш бүләге ич бу!
...Безнең бригада ул кич Аештан 10 чакрымнар ераклыктагы Ябалак – Илеш авылы клубында чыгыш ясарга тиеш иде. Нишләргә? Ничек-ничек итәргә? Әгәр мин «Бирнәсез кыз»ны карарга китсәм – үз төркемемә хыянәт итеп, «бирнәсез калам», китмичә, концертта катнашырга калсам – хыялларыма, сугышта үлгән артист абыем васыятьләренә, ниятләремә хыянәт итәм...
Ике хыянәттән беренчесен сайладым – «Бирнәсез кыз»га китәргә булдым.
...1955 нче елның соңгы аеның соңгы атнасы. Алла каргаган буранлы салкын көннәр. Мондый көннәрне безнең әнкәй «урыс өеннән дә чыкмаслык» дия иде.
Аеш авылына җәяү барырлык түгел. Чит колхоздан ат сорап алырлык «рәтем» дә, абруем да юк.
Без концерт куясы клубның мөдире булып эшләүче авылдаш яшьтәшем Радик Сәгадиев (СССРда беренче булып йөрәгенә ясалма клапан куйдырган кеше) ярдәмгә килде: бер «ярты» исәбенә конюхтан ат җиктерүгә иреште. Шулай итеп, минем өчен Радик та тамашачыларына хыянәт итте: концерт буласы кичне клубны (постын!) ташлап китте.
«Тәвәккәл – таш ярган», – диләр. Ярабыз, болай булгач, барабыз! Тик менә спектакльгә өлгерә алырбызмы? Атны кусак та, кумасак та, тизлеген арттыра алмый: юлны буран күмдергән, җиле дә безгә каршы исә.
...Сөн елгасына җиткәндә караңгы да төште; боз өстендә юл югалып, ат хәтеренә генә ышанып иярергә калды...
...Күпме барганбыздыр – алда авыл утлары җемелдәде. «Өлгерәбез» дип сөенештек. Тик иртәрәк шатланганбыз – утлар Аешныкы түгел, ә Кәзкәй авылыныкы булып чыкты.
Радикның бу якларда йөргәне юк икән, юлларны да күреп белми. (Атның Кәзкәй аша Актанышка барганы булган).
...Безгә тагы 10 чакрымнар кире якка көрт ерырга насыйп булды...
...«Бирнәсез кыз» яртысына якынлашканда Аеш клубына аяк бастык. Ишек төбендә – контроль (анысы – соңыннан дустыма әвереләчәк рәссам Кәшфи Камалетдинов) «тәнәфестә керерсез» дип бик кәттә-хәтәр торса да, кемлегебезне һәм нигә килүебезне әйткәч, үз яныннан узмый гына карарга рөхсәт итте. Без бәхетле идек.
...Спектакльдән соң миңа инде күптән фатирына кайтып киткән администратор Рәкыйп Шәймөхәммәтовны күрергә һәм Минзәлә театрына эшкә алыну-алынмауны хәл итәргә кирәк иде. Мәсьәләне ничек чишү нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Ул чакларда кесә телефоннары юклыкны хәтерләгән кеше күз алдына китерер – Рәкыйп абый әйтүеннән шул аңлашылды: миңа, базага кайтып, Сабир Өметбаевка күренмичә, мәсьәләне чишелгәнгә санап булмый икән...
***
– Ниятең ныклы булса, бер атнадан Минзәләдә булабыз. Квартплатасыз, суточныйсыз, зарплатасыз да эшләргә риза булсаң – керәсең, – диде Сабир агай.
– Ни эшләргә тиеш булам соң мин?
– Нинди эш килеп чыга – шуны...
– Сәхнәдәме?
– Безнең бар эшебез сәхнәдә, энем!
Сәхнәдә эшлисе булгач, ризалашмый кая барыйм?
...Шул Аеш төненнән соң минем өчен маҗаралы яңа тормыш башланды. Кинәт кенә, хыялыма ирешеп, Минзәлә артисты булдым, Аештан соң күрше Илеш районының Исәнбай авылында беренче тукталыш. Аннары – район үзәге Югары Яркәй, Күктау, Исәммәт авыллары... Узган атнада гына шушы авылларда «артистлыгымны» күрсәтеп киткән рядовой солдат кинәт генерал булгандай кабул иттеләр мине. Ишек төбендә «Бирнәсез кыз»га килүчеләрнең билетларын ертып торуымны генерал булуга тиңләүчеләр кемнәр һәм күпме булгадыр, чынбарлыкта солдат булыр өчен дә әле миңа күп тоз ашарга кирәклекне үзем дә күз алдыма китермәгәнмен. Хәерле булсын... Кирегә юл ябык.
...Колхозларда күпмедер күләмдә шикәр комы бирә башлаганнар иде. Миңа өлеш булмаса да, бүлгәндә исемлеккә кертеп, өлеш чыгаралар.
Сатуда юк нәрсәне табуны администратор Рәкыйп абый Шәймөхәммәтов зур җиңүгә тиңли иде.
Тиңләсен! Шикәрен генә тапсын! Безнең өчен ипине шикәр комына манып чәй эчү – «швед өстәле» инде!
...Башкортстаннан Актаныш районы Байсар авылына күченү өчен олаулар көтәбез. Безне илтергә тиешле олау әйтелгән вакытка түгел – буран туктагач кына килде. Исәммәт белән Байсар арасы 20 чакрым булыр. Ничә олау килергә тиеш булып, ничәсе килүен әйтә алмыйм, әмма безгә әйберләрне генә чанага салып, үзебез җәяү барырга, диделәр. «Үзебез» дигән сүз – яшьләргә генә кагыла булып чыкты. Кыймылдадык. Тау төшкәндә чана артына басарга рөхсәт итәләр... Ә урманда... юлсыз араларда... тәпи-тәпи...
...Театр дөньясында һич кенә дә гафу ителмәс очракларның иң кәттәсе – билгеләнгән спектакльнең өзелүе. Андый «ЧП»лар сирәк булса да, булгалый икән. Әмма театр аркасында түгел – күбрәк транспортка бәйле рәвештә булгалый икән.
...Байсарга авыл өйләрендә утлар сүнгәч кенә барып җителде, спектакль куелмады, план янды, без «сүндек», барыбыз бергә салкын клуб сәхнәсендә кунасыбызны әйттеләр.
Театрларда кабул ителгән тәртип шундый: гастроль бригадалары ирле-хатынлы гаиләләрдән төзелә.
Минзәлә театрының иң абруйлы артисткасы Хәдичә апа Сәлимова – театрның баш режиссеры Сабир ага Өметбаевның хатыны. Ә режиссерлар, кагыйдә буларак, гастрольләргә чыкмый, базада икенче бригада белән яңа спектакль әзерләп кала.
...Шунлыктан, күп чакта Хәдичә апа фатирга ялгызы гына төшә. Әбүәп Афзалов-Бәхия Вәлиева, Мөхәррәм Зәйнуллин-Нәзифә Гайнетдинова, Мөхит Кичүбаев-Рабига Шакирова, Шамил Сабиров-Мәбрурә Рәхмәтуллина, Габдулла Шәрифҗанов-Нурия Гыйззәтуллина – аерылмас парлар. (Бу исемлекне яшьрәк парлар белән дә дәвам итәргә булыр иде). Кыскасы, берсе артист булса – икенчесе башка һөнәр иясе булганнар да, театр арбасына җигелеп, йөкне бергә тарта – сәнгатькә хезмәт итә. Әйтик, Рәкыйп абыйның хатыны артистка Җиһан Сәлимова булса, Гомәр Калининның хатыны – администратор, Әнвәр Фәсхетдиновның җәмәгате, медицина хезмәткәре, һ.б.
Андый гаиләләр бүгенге театрларда да бар һәм бу парлар һәр театрның нигез ниргәләреннән санала.
Югарыда китерелгән парлылар исемлеген язуымның сәбәбе – Байсар клубында куначагыбыз хәл ителгәч, 48 яшьлек Хәдичә апаның: «Әхтәм дигән егетегез минем аркамны җылытып ятса гына клубта кунарга риза», – дип сөрән салуы исемә төшүдән. Аяз көнне күк күкрәдемени!!! Барысы да мине үгетли, «Ризалаш, Хәдичә апа папируз гына тарта, сиңа да «Беломорканал» тарттырыр», – диләр. Көләләрме, шаярталармы, чынлыйлармы – белмим. Аптырыйм, аңламыйм, үртәләм, хурланам, кызарам, бүртенәм, әмма дәшмим.
– Дәшмәү – ризалык билгесе, – ди Әнвәр Фәсхетдинов.
Нәсимә апа Җиһаншинаның «сыңа­ры» Җиһангир ага Җиһаншин, кабыныр-кабынмас учакка «кәрәчин» сибеп, сүзне икенчегә бормакчы булды, ахры:
– Хәчтәй, сезнең арканы җылы­тырга лаек егет түгел ул. Труппага кушылуын юдырмавы сәбәпле, бураннар туктамый, спектаклебез өзелеп, юлыбыз уңмый башлады... Әүвәл өзекне ялгасын, шуннан соң карарбыз... кем­нең аркасына нәрсә җитмәвен!.... – диде.
Тәмам буталдым: нинди өзекне, ничек ялгарга?... Шул сорауларга җавап таба алмый, чи утын тутырылган калай мичне кабызырга маташам: башымны күтәреп карарга хурланам да, куркам да. Бер мәл учагым янып киткәч, әҗәткә акча биреп торучы булса «өзек ялгау» кинаясен гамәлгә ашырырга ризалыгымны белдерергә дип башымны күтәрсәм, барысы да урын хәстәрләп ятканнар, кемгә генә дәшсәм дә уятуым өчен гафу үтенергә кирәк булачак кебек тоелды.
...Яшьлекнең иң авыр үтәлүче гамәле, мөгаен, хатаңны танып, гафу үтенүдер. Аннары уеннан чынны, чыннан уенны аера алмаудыр. Минзәләлеләргә кушылган беренче көннәремдә уеннан чынны аера белмәүдән интегүләрем хәтердә. Байсардан Пучыга күченгәндә дә, Пучыдан Аюга күчкәндә дә, тракторыбыз ватылып, Матвеевка дигән рус авылында кунарга мәҗбүр булуыбызда да мине гаепләделәр. Янәсе, әүлия кебек апайның аркасын җылытудан баш тартканмын да, шуның «кәсәфәтен» күрәбез икән...
Минзәләгә 31 декабрь төнендә кайтып җиттек.
«База» дигәннәре Башкарма комитет урнашкан бинаның аскы катындагы бер бүлмә икән. Фанердан бүленгән почмакта – дирекция.
Декорацияләрне бушатуга, барысы да өйләренә чапты. Сабир абыйны көтеп, Хәдичә апа гына калды.
– Син ни көтәсең, улым? – ди бу миңа.
– Минем барыр урыным юк. Шушында кунам да, иртәгә фатир эзләрмен.
– Монда кундырмаячаклар сине. Үзебезгә алып кайтам. Сабир абыең килсен дә...
...Кәшфи Камалетдинов, рәссам буларак, атып-сатып кына ташлаган декорация детальләрен, реквизит-бутафория нәрсәләрен урнаштырып, җыйнаштырып тоткарланган иде – Хәдичә апа аны чакырып китерде дә:
– Кәшфи, менә бу малайны урнаштырырга кирәк бит, парин... Үземә алып кайтырмын дигән идем дә, Сабир абыең һаман килми... Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен... Син, бар, илт юньлерәк танышыңа, шәһәр үзеңнеке, тыңларлар.
«Бер кичкә – кер мичкә!» – диләр.
...Кәшфи мине үзләренә алып кайтты, анда пилмән белән сыйладылар. Мунча кертеп, каз мамыклы түшәк җәйгән урында йоклаттылар. Икенче көнне, ягъни яңа 1956 елның 1 гыйнварында мин талонга икмәк сатыла торган «Хлебный магазин» янәшәсендәге фатирга урнаштым.
...Минзәләгә килеп урнашкач та күргән-белгәннәрем күктән җиргә төшереп күзләремне ачса да, күңелемне төшереп, дәртемне сүндерә алмады.
Үземне белә башлаганнан алып, Минзәлә театрының авылыбызга килеп куйган барлык спектакльләрен карап барган, һәр артисткасын фәрештәгә, ир артистларын пәйгамбәрләргә тиңләгән авыл малаеның «Исполком подвалында» (базада) ишеткәннәре фәрештә-пәйгамбәрләрнең дә шатлана, кайгыра, мактана, хурлана, әрләшә, елый, көлә торган җир кешеләре икәнен күрсәтте. Аларга да акча җитми икән, ашау-эчү кирәк икән. Итек-читекләрен яңарту, торыр урыннарын ремонтлау кирәк икән... Барысы да гап-гади кеше омтылышлары, кеше уйлары, кеше теләкләре, кеше өметләре...
Шушы гап-гади кешеләр Гольдони, Шиллер, Мольер, Островский, Гоголь, Камал, Тинчурин, Әминов, Җаффарлы персонажларына әверелеп, авыл халкына могҗизалар күрсәтә, кайгы-хәсрәтләрен оныттыра, бәхетле мизгелләр бүләк итә икән.
Болар турында читтән ишетеп, күреп яисә укып белсәм дә, театрның эченнән карап аны аңлау артист хезмәтенең үтә дә җаваплы иҗат булуына инануда һәм профессиямне сайлауда бик кирәкле шәй булгандыр дип уйлыйм.
...Алда исемнәрен атап киткән кемне генә алып карасак та, алар биографияле, тарихлы кешеләр. Заман үлчәүләренә салып караганда, алар, бәлкем, геройда түгелдер. Ләкин аларның һәркайсы – кеше булуына тап төшермичә бу дөньядан ак йөз белән киткән олы шәхесләр. Һәркайсы хакында мавыгып укырлык әсәрләр язарга булыр иде.
Әмма бу язмада Минзәлә театрының Атасы һәм Анасы дип аталырга лаеклы ике шәхескә генә тукталам. Алар: Сабир Өметбаев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге лауреаты, икенчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәдичә Сәлимова. Икесе дә театрга нигез салучылар, икесе дә энтузиастлар, чын патриотлар.
Хәдичә апа Сәлимова...
Ул Свердловск өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә туып үскән, шунда педагогия техникумында мөгаллимә профессиясен үзләштергән; һөнәре буенча дүрт ел эшләгәч, «театр җене» кагылып, Казанга килгән; тагын дүрт ел театр техникумында укып, Академия театрына алынган «фанатичка».
Нәфига Арапова, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Шакир Шамильский, Кәрим Тинчуриннарның һәркайсы белән үз булып, ияләшеп беткәч кенә Минзәлә колхоз-совхоз театрын оештырырга ире Сабир Өметбаев белән Чистайга китә. Батырлык димәсәк тә, шуңа тиң адым бу. Гаҗәеп очраклылык димме, мистикамы – театр оештыру турындагы әмер 1935 елның 15 нче июлендә чыга. Минем дә туган көнем – 15 июль, 1935 ел.
...Хәдичә апа катнашкан спектакль­ләрдән миңа «Гаепсездән гаеплеләр» дә Кручининаны, «Мәкер һәм мәхәб­бәт»тә Леди Микфордны, «Балан куаклыгы»нда Ковшикны, «Язылмаган законнар»да Майлыбикә образларын авыл сәхнәсендә күрү насыйп булды. «Кара бүре»дән өзекне исә кино тасмасына төшердек.
Кем турында гына фикер йөртсәк тә, без аның эшләреннән тыш синең үзеңә мөнәсәбәтеннән – мөгамәләсеннән чыгасың, шуларга таянасың.
Хәдичә апаны театрның һәр артисты, һәр хезмәткәре гадилеге, ихласлылыгы, «эчендәге – тышында» булганы өчен үз итеп, аныңча эшләргә, аны кыен хәлдә калдырмаска тырыша иде...
Минзәлә театрында бик аз ара вакыт эшләсәм дә, Хәдичә апаның киләчәгемне планлаштыруга кагылышлы йогынтысы әһәмиятле роль уйнады: ул миңа бер урынга беркеп «катмаска» кирәклекне төшендерде, укырга китү зарурлыгына ышандырды, Мәскәүдә татар студиясендә уку өчен студентлар җыю буенча конкурс булачагын, шуңа игълан чыгачагын әйтте. Нинди каналлар буенча белгәндер – шул игълан басылган газета ертыгын миңа «Хәдичә ападан бүләк» – дип китереп бирделәр.
Бу безнең бригаданың «Ни чәчсәң – шуны урырсың» дигән пьеса буенча спектакльгә репетицияләр вакытында иде.
Баш рольдә уйнаучы өлкән актриса роленең сүзләрен белми, бутала, башкаларны да бутый, игътибарсыз. Режиссёр Сабир абый да, катнашучы артистлар да минем хатын ролендә уйнаучы бу артистканы түгел, ә сүзләрне яхшы белгән, режиссер кушканча уйнарга тырышкан Әхтәмне «сүгәләр», «бәйләнәләр», юктан хата табалар, хатынны ничек яратырга кирәклеге турында вәгазь укыйлар; кыскасы, мине өйрәтүдән мәзәк чыгаралар. Хурлансам, кимсенсәм дә, үземне яклап сүз ката алмыйм. Хатыным ролендә уйнаучы, гаепле булса да, сүз әйтми, мине дә якламый, дәшмичә кызарып-бүртенеп утыра (исемен атамыйм: оныклары бар). Ахырда түземем җитми, «Йә – хатыным ролендә уйнаучыны алыштырыгыз, йә – миннән рольне алып, башкага бирегез. Шулай эшләмәсәгез, артистлыктан чыгарыгыз», – дигән гариза язып бирәм дә, авылыма кайтып китәм», – дидем бер тында. Сабир абый сабыр гына көлде дә:
– Синең әле артистлыкка кабул ителгәнең дә юк, энем. Син сынау шарты белән эшләүче монтажник идең. Бүген сынауны уздым дип бел. Өмет бар. Өметбай сүзе шушы: приказ чыгарып, бүгеннән артист штатына күчерерләр, – диде дә, тәнәфескә тукталдык. Сабир абыйны партҗыелышка дәштеләр...
***
...Шәхес культы фаш ителүгә, берен­челәрдән булып, Сабир абый Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен куйды. 1956 елның язы. Бөтен театр дөньясы тернәкләнгән яңа чор башланачак.
Җәй буе театр шул «Зәңгәр шәл» спектакле белән гастрольләрдә йөрде. Хәдичә апа ишанның беренче хатыны ролендә, мин шәкерт ролен башкардык. Сабир абый тагын өендә ялгызы калды...
Август ахырында мин Мәскәүгә киттем. Шуннан соң Минзәлә театры белән бәйләнешләр өзелде...
***
1967 елда Академия театрының «Әни килде» спектакле белән җәйге гастрольләрдә йөрибез. Авылларда уйныйбыз да, Әлмәткә кайтып кунабыз.
Беркөн көндезен, вакыт табып, мунчага барырга булдык. Иптәшкә Николай Дунаев та иярде бугай.
...Эссе көн. Мунчада бездән башка бер генә кеше утыра. Бер аягын калай таздагы суга тыккан, икенчесен, эскәмиягә куеп, үткен пәке белән аны туный, ягъни, кисә. Кызыксынып, карамакчы булып, үзен-үзе кисүченең янына бардык. Аяк табанында була торган гадәттәге үкчә сөялен генә кисү түгел иде бу – бөтен табанын туный абзый. Безнең аптырап карап торуыбызны күрде дә башын күтәрде карт... Һәм мин шунда, таеп, чак егылмый калдым.
– Нәрсәдән курыктың? – ди абзый.
– Курку түгел бу, Сабир абый, сезнең белән күрешмәкче булган идем. Исәнмесез, саумысез?..
– Саулыгына чыдарга булыр иде, сөял йөдәтә... вәгаләйкемәссәлам... Күңелдәге сөялдән шулай котылып булса икән... Сезнең гастрольләрдә икәнегезне беләм, спектаклегезне карадым...
– Нигә сәхнә артына кермәдегез?
– Мин хәзер элекке мин түгел шул, күренеп, сүз куертасым килмәде. Кичерерсез дип беләм.
– Хәдичә апа да карадымы спектакльне?
– Хәдичә апагыз Минзәләдә, мин икенче хатын белән... монда...
Сүз бетте, җир упты... Ике як та сүзне ничек дәвам итәргә белми интегә.
– Кунакка чакырыр идем – хатын авырый. Кунакчыл да түгел. Үзем дә... – ди агаем.
– Үзегез гостиницага килегез! Очрашуны билгеләп үтәрбез, узган-күргәннәр турында сөйләшербез – дим.
– Шул узганнар турында гына сөйләшмәсәк, минем киләчәгем дә, хәзерге хәлем дә кеше кызыгырлык түгел.
– Бу очрашу үзе кызык, үзе кадерле!
– Шатлык китергән очрашу гына кадерле була, – дип, ниһаять, ачылып китте Сабир ага, – онытылмаслык булып истә кала. 1944 елның иртә килгән язы иде... Без 1 нче Украина фронты сугышчылары... Кем инициативасы белән булгандыр, татар артистлары концерт куярга килә, диделәр. Тере артистларны күрәсе килүемне сөйләмәсәм дә, аңларсыз... Әмма, кемне очратуымны әйткәч, егылып китмәгез: сәхнәдә баянчы Рокыя Ибраһимова! Ул бит минем белән театр труппасын оештыруда күп көч куйган беренче музыкант! Менә бу инде чын очрашу, бәхетле очрашу, истәлекле очрашу иде... Хәзер мин очрашулардан качам, мунчага да кеше аз вакыттарак килергә тырышам.
Мин түзмәдем, сорарга җөрьәт иттем: – Нигә шулай, ничек шулай булып чыкты соң тормышыгыз?
Бу сораудан соң Сабир абый коенып-юынып килде, озак кына уйланып утырды, безгә дә утырырга кушты.
– «На ногах правды нет», ди урыс. Кама Тамагы районы малае булсам да, мин урыс арасында эшләп, урыс белән дус булып, урыста укып һөнәр үзләштердем. 1934 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, Хәдичә белән кушылдык, гаилә кордык, улыбыз туды. Күрелде инде... Бары – бергә, югы – уртак булды. Мин рус классикасыннан Толстойга табынган кеше... Гомерем буе, шушы даһи кебек, гаилә ныклыгы өчен көрәшеп, ныклы гаиләләргә мәдһия җырладым. Спектакльләремдә.
– «Язылмаган законнарны», «Сәвия»­не мин дә карадым...
– Барысында да булмаса да, күбесендә гаиләсен таркатуда гаепленең сәбәпләрен күрсәтергә тырыштым... Ә менә үз гаиләмә игътибарым җитмәгән...
– Ягъни?
– Толстой гаиләсен ташлап киткән Король Лирны кабул итә алмый. «Ничек инде шундый титан акыл иясе Лирдан гаилә таркаттыра?» – дип, Шекспирны сүгә. Ә бит гомеренең ахырында даһи Толстой үзе, бар мөлкәтен балаларына бүлгәләп, гаиләсеннән китеп, тимер юл станциясендә үлә... Моны, заочно булса да, Шекспир даһиеның җиңүе, диләр. Минем очракта җиңүче юк. Ә... җиңелүчеләр – һәммәбез...
– Сезнең кебекләр дөньяда бик күп, Сабир абый, үзегезне җиңелгәнгә санамагыз... «Көрәш дәвам итә!» – диегез.
– Ялгышым да, язмышым да шушыдыр. Зинһар, сөйләтмәгез. Хәдичә апагызны очратсагыз, миннән сәлам әйтегез. Егет ул! Егет булып калсын... Бигайбә...
Шуннан артык сүз әйттерә алмадык Сабир абыйдан.
Сүз әйтмәсә дә, Минзәләдән китүен, аерылышуын авыр кичергәнлеге кыяфәтенә чыккан иде...
Мин аны бүтән очратмадым. Әмма абруйлы исеме, иҗади алымнары һәрчак күңелемдә калды.
***
Бүген Минзәлә колхоз-совхоз театры оештыручысы, озак еллар директоры һәм баш режиссеры хөрмәтенә «Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры» дип атала. Остаз исемендәге премия булдырылган.
Көчле характерлы, үзенчәлекле рольләр иҗат итеп, шушы театрда бөтен гомере буе эшләгән артисткаларны бүләкләргә Хәдичә Сәлимова премиясе дә булдырылса, нур өстенә нур булыр иде. Ул аңа лаек шәхес.
Бүгенге театр җитәкчеләренең бу изге гамәлгә тәвәккәллеге дә, көчләре дә җитәрлек. Сабир абый әйткәндәй, «өмет бар» Өметбаев театрында!
Аерылышуларына да карамастан, Хәдичә апа да, Сабир абый да шәхси мөгамәләнең эшкә комачаулавына юл куймый... Әйтерсең лә, берни булмаган! Һәрвакыттагыча, дустанә сөйләшү, хәл белешү, киңәшләшү...
– Хәдичә апа Сабир абый турында гайбәткә юл куймаса, Сабир абый исә Хәдичә апага хөрмәтендә һәрчак рыцарь булып калды, – ди Татарстанның халык артисткасы Илүсә Бәдриева. Башкалар хор белән аңа кушыла. Әйе... Аларның бер-берләренә мөнәсәбәте уникаль дә, сокланырлык ихлас та булуы бәхәссез. Әгәр алар тормышыннан үрнәк алып, пьеса язучы булса, аның буенча куелган спектакль, шиксез, театр репертуарында озак сакланыр һәм сокландырыр иде.
Язмамда бу ике фидакарьнең шәх­си тормышларында «казынуым» өчен аларның рухлары алдында гафу үтенеп, башымны иям, кичерегез, дим, һәм... Хатирәләрем дога булып ирешсә иде, дим. Бергәлектә дә, аерылышкач та шәхесләреннән түбән төшмәделәр алар, ирешкән биеклекләрендә калдылар һәм шул биеклектә яшиләр, яшәрләр, яшәсеннәр!

Теги: Әхтәм Зарипов Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру