Журнал «Безнең мирас»

Мини-хикәяләр

Филологик хикәя
Башкорт теленең Бишбалта диалектында сөйләшүче галим Сәйәргол Бәйрәмголовның кызы Альбина татар теленең Бөрьян диалектында сөйләшүче галим Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның улы Альберт белән очрашты.
– Ты меня любишь? – дип сорады кыз үз телендә.
– Я тебя очень люблю, – дип җавап бирде егет үз телендә.


Психологик хикәя


Түбән оч Зиннәт сугыштан кайтты. Күрше хатыны Зәйнәп аның хәлен белергә керде. Сугыш турында, сугышка Зиннәт белән бергә киткән ире турында сорашты. Зиннәт үзе бик аз сүзле кеше булганга, аның өчен күбрәк хатыны Мәфтуха сөйләде.


Зәйнәп Зиннәтләрдән чыгып барганда, аңа икенче бер күрше хатыны очрады.
– Ничек соң, Зиннәт ниләр сөйләде? – дип сорады.
– Зиннәт түгел, Мәфтухасы кайткан сугыштан, ул бөтенесен сөйләп бирде, – диде.


Хәрби хикәя


– Шушында гына булырга тиеш, – диде армия генералы.
– Тегендә булуы да ихтимал, – диде генерал-полковник.
«Армияне әзерлектә тотарга», дигән фәрман бирелде. Йөз мең офицер һәм солдат, бронетранспортёрларга төялеп, һөҗүмгә күчте. Аларга самолётлар һәм вертолётлар кушылды. Туплар залпы яңгырады, миналар шартлады, ядрәләр чәчелде. Фәрман арты фәрман бирелде.
Операция уңышлы үтте. Ниһаять, тотыласы кешене тоттылар. Аның буе 1 метр да 50 сантиметр, авырлыгы 48 кило ярым иде.


Әдәби хикәя


Язучы Әпкәлиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде, бирмәделәр.
– Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен. Ул премиягә лаеклар читтә кала, уртакуллар лауреат булып йөри. Премия өләшүчеләр талымлырак булсыннар иде, – дип сүгенеп йөрде Әпкәлиев.
Икенче тапкыр тәкъдим ителгәч, премия Әпкәлиевкә дә эләкте. Аны алгач, яңа лауреат:
– Премиянең дәрәҗәсен төшермәскә кирәк, иптәшләр! Һәрбер кешегә Тукай премиясе өләшергә димәгән. Вакламыйк Тукайны, – дип сөйләнеп йөрде.
Искеперимент


12 юллык шигырь


Абыйлардан калган чалбар күптән тузды,
Сакал диеп төкләр кырган чаклар узды,
Бала-чага «әти» диеп кулын сузды,
Яшь гомерләр әкрен генә үтә имди.
Бер шайтаны хатын иткән минем кызны,
Онык көтеп йөрер заман җитә имди.
Әмма ләкин азгын күңел тызды-бызды –
Кичә генә бер матурга нәфсен сузды,
Кыз елмаеп карады да... аннан сызды.
Гәрәй Рәхим кешни-кешни көләр имди.
Бу юлларны Тмин дигән шагыйрь язды.
Р.Миңнуллин көнләшүдән үләр имди.


Котлаулар


Бурсык авылында яшәүче алдынгы карашлы, берничә яшь буынны тәрбияләгән укытучы, яраткан бабаебыз Колсәетов Гыйбадулла Колахмәт улына 80 яшь тула. Кадерле бабаебыз, Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә үрнәк татар гаиләсенең куанычы булып яшә.
Улың Фердинант, киленең Гертруда, оныкларың Эрик, Варвара, Лимузин.


Дустыбыз Гөрлия! Кияүгә чыгып, башлы-күзле булуың белән котлыйбыз. Бәхет телибез. Исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын. Привет Вадиму.
Дусларың.


Любимый внучек Рубчик! Желаем тебе агромного счастья. Мы надиемся, что ты будешь дастуйным прадалжателем нашего замичательного рода.
Твой дедушка Солимгарай и бабушка Хуббуниса.


Түрәләргә
..................................................................
Барысы да мактый мине түрәләрнең.
Бәхәсләшмим, кемлегемне беләләрдер.
Мин шулчаклы даһи булгач, нигә инде
Фатирларны миннән башка бүләләрдер?
..................................................................

Теги: Туфан Миңнуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру