Журнал «Безнең мирас»

Әнвәр Давыдов. Мин туйдырдым инде сезне...

Мин туйдырдым инде сезне,
Кырлар мактап.
Башка хакта язу иде
Бүген максат.
Ләкин, ачык тәрәзәмә
җилләр исеп,
Китерделәр куян куган
Арыш исен.
Минем кырга мәхәббәтем
Күптән инде:
Миңа ул чак тугыз тулып
Үткән иде.
Һәм беренче тракторны
Урап алып,
Кырга чыктык без малайлар,
Чыкты халык.
Ызаннарның әремнәрен
Сытып, басып,
Без нәниләр карашына
Зур юл ачып,
Корыч батыр күкрәп узды!
Менә шунда
Киңәеп киткәндәй булды
Безгә дөнья.
Безнең юлның башы шунда
Булды кебек.
Шуннан омтылдык без күзне
Алга текәп...
Фото: pixabay

Теги: Әнвәр Давыдов Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру