Мин — татар!

«Мин — татар!» — дигәнгә көлделәр:
«Соңардың — санаулы көннәрең!»
Горурлык ул кимлек икән бит —
Нигә соң элегрәк белмәдем?!

«Ул — татар!» — дип башны чөйгәндә:
«Коллыкка ишарә!» — диделәр.
«Оныт син үзеңне — бабаңнар
Борынгы далада үлделәр!»

«Без — татар!» — дип мәйдан урадык,
Мыскыллы елмаю озатты.
Җиде-ят тимәде, үз кешең
Йөрәккә турылап төз атты.

Көлсеннәр! Изсеннәр! Барыбер —
Без тере! Без исән! Әле дә!
Мин — татар! — бу синең паролең —
Төшермәс үлеләр хәленә!

Кем тыяр? Ул — татар! дигәндә,
Күңелең ашкынса биеккә?
Кемгәдер төрмә дә килешер,
Тик безнең хөррият — иректә!

Без — татар! Кемгәдер — илбасар,
Кемгәдер — кыямәт өрәге.
Бигайбә! Йөрәкләр типкәндә
Какшамас милләтнең үзәге!

Мин — татар! Син — татар! Без — татар!
Ашыкма сызарга исәптән.
Нәкъ вакыт — ияргә менәргә
Кодрәтне уятып йөрәктән!

 

Гөлүсә Батталова

 

Комментарий язарга