Мин шулай өметләнеп ятам…

Укучы игътибарына тәкъдим ителгән бу язма – 1995 елның 14 сентябрендә күренекле язучыбыз Атилла Расих (1915-1996) белән булган радиоинтервьюның кәгазьдәге күчермәсе. Әңгәмәнең үзенә күрә тарихы бар. Шулай бервакыт абыем Нияз Акмал миңа эш кушты: «Ишеткәнсеңдер, Атилла аганың сәламәтлеге нык какшаган. Беркем дә мәңгелек түгел. Аның тавышын радио өчен яздырып, үзе турында сөйләтеп калырга кирәк иде», – диде. Әле «Казан утлары»нда эшләгән чагында абый язучының «Ишан оныгы» романының редакторы булган, әйтүләренә караганда, әсәрне җиренә җиткерү өчен бик күп тырышлык куйган. Шуннан бирле алар бер-берсен хөрмәт итеп, дус булып яшиләр иде.

Алдан шалтыратып, киттем Атилла абыйларга. Дәрвишләр бистәсендәге йортларына килеп кердем. Ишекне хәләле Зәкия апа ачты. «Энем, хәле әйбәт түгел, җайлап кына сөйләшерсең инде, яме», – диде. Җайлап кына сөйләшү шул булды: Атилла аганың ютәл өянәге башланган вакытларда миңа берничә тапкыр кухняга чыгып утырып торырга туры килде. Бәхеткә, андый өянәкләр озакка сузылмады, Зәкия апа: «Кер, энем, абыең көтә», – дип янә залга чакырды.

Атилла Расих һәм Әминә Сафиуллина Казан телестудиясендә. 1960 еллар

Атилла Расих һәм Әминә Сафиуллина Казан телестудиясендә. 1960 еллар

Авыруы каты булса да, аның йөзе без әдәбият дәреслекләрендә күреп үскән Атилла Расих рәсеменнән әллә ни аерылмый иде. Үзен егетләрчә саллы тота, җор сүз әйтергә, форсаты белән шаярткалап алырга да җай таба иде.

Әлеге нәни генә интервьюның язмасы Татарстан радиосында саклана. «Безнең мирас»та да бер мирас булып калсын. Тагын шул: кәгазьгә күчергән чакта җөмләне «төзекләндерү», редакцияләү артык булыр дип таптым, әдипнең сөйләм рәвеше дә бер үрнәк булып саклансын, дидем.

Нәсим Акмал

– Атилла абый, Сезгә килер алдыннан беркадәр мәгълүмат тупларга тырыштым, китаплар да актардым, барлык чыганакларда да Сезне 1916 елгы дип теркәгәннәр. Нияз абыйдан ишеттем: Сез 1915 елда тугансыз икән, димәк, берсекөнгә – туган көнегез, 80 яшь. Мондый буталчыклык каян килә, аның сәбәбе нәрсәдә?

– Шулай килеп чыкты инде, энем, Сез бәлки укыгансыздыр, минем «Казан утлары»ның 90 нчы елның башында чыккан «Ишан оныгы» дигән бер истәлекне. Шунда мин бу турыда язып чыктым. Әлбәттә, бөтен кешегә дә барып җитмәве ихтимал аның – анда язганнарның. Шуна күрә мин хәзер кабатларга мәҗбүр инде. Ни өчен мин уналтынчы елгы түгел, ә унбишенче елгы? Вакыйга болай була. Мин үзем унбишенче елның 16 сентябрендә туганмын. Моны мин ышанып әйтәм, чөнки әниемнең көндәлек дәфтәрләрендә һәм истәлегендә бу бик ачык итеп язылган. Нинди көнне, кайчан мин дөньяга килгәнмен? Дөньяга килгәнмен мин Истанбул дигән шәһәрдә. Төркиядә. Өйләнешкәннән соң әти белән әни 1914 елны, сугыш башланыр алдыннан гына, сәяхәткә һәм шул ук вакытта хаҗ кылу исеме астында Төркиягә китәләр. Төркиядән Гарәбстанга баралар, ул вакытта Гарәбстанның бөтен җирләре Төркия кулында. Хаҗ кылалар. Кайталар. Ул арада сугыш башлана һәм, шулай итеп, алар кайта алмыйча калалар. Бу сәяхәт 1918 елга кадәр дәвам итә. Ә мин инде 1915 елда туганмын, шулай итеп, минем туган көнем унбишенче елның 16 сентябрендә дип исәпләнергә тиеш.

– Ә ни өчен 1916 ел дип язылган соң ул?

– Күрәсең, әти белән әни соңрак җибәргәннәрдер хатны Троицкига, минем тууым турында. Аның өстенә әле сугыш вакыты, хатлар бик әкрен йөри. Шулай итеп, минем бабама – Зәйнулла ишанга ул бик соң килеп эләккән булуы ихтимал – шулай дип уйлыйм үзем. Аның өстенә, бабайның ялгышуы да ихтимал, ул 1915 ел урынына 1916 дип үзенең метрикә кенәгәсенә язып куйган. Минем документым 1916 ел булып чыкты. Ләкин мин моны теге вакытта берничек тә әйтә алмадым. Чөнки, дөресен генә әйткәндә, мин үземнең Төркиядә туганымны да яшерергә мәҗбүр булдым. Беләсез замананы ул вакытны, әйе. Шуның аркасында минем туган елым рәсми рәвештә 1916 ел булып килде. Ләкин инде заманалар үзгәрде, хәзер инде дөресен әйтергә була. Шуңа күрә мин әнә теге истәлекләремдә бөтен дөреслекне ачык итеп язып чыктым. Менә шул аның вакыйгасы. Шулай итеп, мин быел сентябрьдә үземнең 80 яшьлегемне уздырам. Ул бәлки рәсми рәвештә узмас, шулай да минем өчен факт кадерлерәк.

– Бабагызны Сез хәтерлисезме, ачык хәтерлисезме?

– Юк. Без – әти белән әни һәм мин – 1918 елны кайтканбыз. Ә ул 1917 елны вафат булган. Аның турында Риза Фәхретдиновның китабы бар. Зәйнулла ишан турында. Махсус. Ул аның турында бик җылы итеп яза, аның прогрессив кеше икәнлеген. Чөнки Россиядә ул яңа уку алымнарына беренче булып фатиха биргән кеше. Аның турында еш кына язган безнең зур галимебез Гаспралы. Менә шуңа да, һичбер оялмыйча, бабам турында җылы итеп яздым. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бина салганда беренче кирпечне кую өчен бабамны махсус чакырып китергәннәр Троицкидан. Ә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең прогрессив бер мәдрәсә булуын һәм аннан бик күп галимнәр, зыялылар чыкканын сез белә торгансыздыр инде.

– Сезгә шул заманның күренекле кешеләре белән аралашу насыйп булган, дип ишеткән идек…

– Мин, мәсәлән, Муса Бигиевне күреп белә идем. Муса Бигиевләр Казанда иде әле. Без еш кына әни белән, кайвакытны өчәүләшеп әти белән дә Казанга килә идек. Чөнки әни Казан кызы, башта Казанда була, аннан Чистайга бара идек. Инде Муса Бигиевкә килгәндә, әни аны җизни дип йөртә иде, чөнки Муса Бигиевнең хатыны Әсма апа – әнинең туганнан-туган апасы. Алар беренче очрашкан вакытларда – 1907 елларда әле Муса җизни (мин дә шулай дип әйтим инде) Тукайлар белән бергә «Әл-гасрел җәдит» журналханәсе бинасында квартирда яшәгән. Шуңа күрә еш кына, Тукай янына килгәндә, Муса янына да керә торган булганнар әниләр үзенең апасы Бәдриҗиһан белән.
Безнең совет чорындагы язу­чыларның, олыларның барысын да беләм. Аралаштым. Кави Нәҗмине, мәсәлән, Алишны… Абдулла Алиш мин заводта эшләгәндә әдәбият түгәрәгенә килеп йөри иде. Без аның белән бик озаклап сөйләшеп, әңгәмәләшеп кайта идек. Күп вакытны трамвай да йөрми иде. Әнә шул Вахитов заводыннан «Кольцо»га хәтле, мин ул вакытта Арча кырында тора идем, җәяүләшеп, сөйләшеп кайта идек. Әле ФЗУда укый идем ул вакытны, беренче повестемны яздым. Алиш абый бик күтәреп алды аны, ай-йай, бик әйбәт, дип, бастырырга кирәк, дип. Соңыннан аны «Кызыл Татарстан»га да әйткәннәр, анда басмакчы булганнар. Ләкин бер «ләкин» килеп чыккан: кем соң ул, нинди кеше? Фамилиясе Рәсүлов. Нинди Рәсүлов? Теге Троицки Зәйнулла ишанның нәселеннән түгелме? Һәм, шулай итеп, тынды, минем беренче повестем басылмады. Күп вакыйгалар булды инде утызынчы елларда, 1932 елны, дөресен генә әйткәндә. Һәм мин аңа шат та, чөнки ул өйрәнчек әйбер иде әле, беренче әсәр. Аның басылмавы хәерлерәк тә булды, дөресен генә әйткәндә. (Көлә).
Әти дә мулла булган кеше. Әйе, мулла малае, ишан оныгы, как же так безнең совет язучылары арасына аны кертергә?! Хәер, менә сугыш елларында мин фронтта бик күп яздым. Мактана, дип уйламагыз, миннән күп язган бер язучы да юк фронт шартларында. Ул вакытны мин бик макталдым инде. Чыгышыма игътибар да итмәделәр ул кадәр. Белмәделәр дә, күрәсең. Ләкин кайткач, кинәт мине «фаш» иттеләр инде, кем икәнлегемне белделәр һәм шуннан төрле вакыйгалар башланды инде, минем газаплануларым, язган әйберләремне бастыра алмыйча азап чигүләр… Мәсәлән, «Дустым Мансур» дигән романны мин алты ел бастыра алмадым. «Язгы авазлар» дигән әйберне шулай ук биш-алты ел бастыра алмыйча азапланып йөрдем, сугышып. Хәзер «Казан утлары»нда истәлекләремнең өченче китабы ята. Әнә шунда мин ул кичерешләремне, ул вакыйгаларның барысын да тулы итеп яздым.

– Атилла абый, без мәктәп программасыннан фронтовик язучыларның сугышчан юлларын шактый өйрәндек. Ә менә Сезнең сугышта катнашуыгыз турында, нишләптер, беркайда да язылмаган…

– Мин бик шатланып киттем сугышка. Фин сугышы вакытында. Мин ул вакытны Наркомземда эшлидер идем. Наркомземда ветеринария инс­титутын тәмамлаган белгеч идем. Яшь белгеч. Чакырып алдылар партия оешмасына безне – яшь белгечләрне. Һәм әйттеләр: «Менә сугыш башланды, сугыш бара, кем ирекле рәвештә сугышка китәргә риза?» – диделәр. Мин риза булдым. Минәйтәм, китәм сугышка обязательно, ничек инде бармаска?! Мине комсомолга студент вакытта алдылар. Институттан куып чыгарганнар иде. Чыгышыңны яшергәнсең дип, ләкин мин Мәскәүгә барып, ходатайлап йөреп, восстановиться итеп кайттым һәм, шулай итеп, иптәшләрем белән институтны бетердем, кем белән бергә кергән булсам, шулар белән бергә бетердем дә. Бетердем с отличием, тырышып укыдым, миңа тырышмыйча ярамый иде. Әнә шулвакытны мине комсомолга да алдылар.
Шулай итеп, мин ризалык бирдем ирекле рәвештә фронтка китәргә. Бераздан алдылар да. Без Харис Якуповлар белән бергә киттек, бер эшелонда. Кузнецки дигән шәһәргә барып, запасной полкта хезмәт итә башладык. Фин сугышына әзерлиләр. Яз айларында сугыш бетеп калды. Шуннан безне кад­ровый частьләргә озаттылар. Һәм мин Куйбышев шәһәрендә хезмәт итә башладым. Ләкин, инде кайтам, ниһаять, өйгә кайтам, әдәбият белән ныклап шөгыльләнү вакыты житә, дип шатланып торганда гына бу сугыш башланды. Мине октябрь аенда жибәрделәр фронтка. Фронтка барып төшкән шәпкә, безнең инде анда блиндажлар-фәләннәр юк, окопта ятабыз. Бервакытны минем дустым – татар егете Гыйлемханов авырып китте. Мине санинструктор итеп билгеләгәннәр иде, мин старший сержант – шундый звание белән киттем мин фронтка. Теге авырып киткәч, миңа әйтәләр инде командирлар, санбатка илтергә кирәк, диләр. Мин алып киттем аны медсанбатка. Көне буе йөрдек эзләп, медсанбатны тапмадык. Шуннан инде әйләнеп кайттык без. Тегенең хәле начар иде. Яныбызда гына авыл. Авылдагы бер өйгә керт син аны, шунда ятып торсын, диделәр. Керттем мин аны, яткырдым. Бераздан, бер көннәнме, ике көннәнме, немец һөжүм итә башлады. Киләләр, төрле яктан аталар, минометлардан сиптерәләр, үлеш-кырылыш. Мин инде булдыра алганча ярдәм итәм, бәйлим яраларын. Кинәт безнең взвод командиры әйтә: «Чигенәбез!» – ди. Ә мин әйтәм: «Нури Гыйлемханов нишли?» «Бер солдатны ал да, йөгер, аны алып чыгыгыз!» – ди бу. Бер солдатны эләктереп алдым да, чаптым. Тирә-якта шартлый миналар. Кычкыралар миңа: «Сержант, ты куда? Пропадешь ведь, пропадешь ведь!..» Мин әйтәм: «Ничего, не пропаду!..» Шулай итеп, теге өйгә бардык, кердек, ята Нури. «Давай, киен, киттек тизрәк, чигенәбез!» Ул торды, әкренләп киенә башлады, ниһаять, киенде, без аны култыклап алып чыктык теге солдат белән. Чыгуыбыз булды, «Һайт!» – безгә мылтык төзиләр. Шулай итеп, мин пленга эләктем. Ул маҗараларны хәзер язсаң буладыр инде. Ну, һәрхәдә бер биш көн юлда булдык без. Коточкыч шартларда. Бар уем: качып китү, качып чыгу. Көннәрдән беркөнне безне алып киттеләр, яңгыр сибәли шулай, кычкыралар нимесләр, сугалар таяклар белән читкә чыккан кешеләргә, артта калган кешеләргә эләгә инде күбрәк. Халык ач, бер биш-алты көн, артыгы белән инде, ашамаган алар. Әкрен генә баралар, шуннан без инде, күрәсең, тиешле җиргә барып җитә алмадык. Бер ашлык киптерә торган, яңа гына тактадан салынган бер бина янында туктадык. Шулкадәр күп иде пленныйлар – бер дивизия кадәр халык. Ким дигәндә. Бер ягыбызда безнең бик шәп уңган бодай җире, икенче ягыбызда үр, үр артында чокыр, юл буйлап сузылган буерак. Мин аңарга игътибар итеп килгән идем. Ерым дип әйтергә була инде аны. Текә ярлы түгел, яссы ярлы. Без инде Нури белән аерылыштык, ул әллә кайда, артта калды. Мин бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән. Мин әйтәм: «Егетләр, качыйк без. Качарга мөмкинлек бар, чөнки охранада этләр-фәләннәр юк, әйдә, шуны оештырыйк әле…» Өч егет, берсе Калинин дигән, Берсе Королев, берсе Пахвостов. Пахвостов дигәне без шулай качарга дип сөйләшә башлагач, мин хәзер киләм, диде дә, китте дә барды каядыр. Анда пленныйлар инде җимерделәр сушилканы, такталарыннан улаклар ясадылар, шунда бодайны уып пешермәкче булалар, мескеннәр. Без дә пешереп карадык, пешереп булмый икән аны алай.
Без шулай сөйләштек: өстә калку урында киндер чүмәләләре бар, без шунда качабыз. Айлы төн. Ләкин кинәт килеп чыкты кара болыт, бөтен күкне каплады. Әйдәгез, хәзер качсак, кача алабыз, юкса, кача алмыйбыз, дидем. Айны болыт каплаган арада яр астына йөгереп төштек һәм чаптык жан-фәрманга. Йөгердек, йөгердек, йөгердек… Анда нәрсә булды артта – ишеткән дә юк, белгән дә юк. Ниһаять, хәлсезләнеп егылдык өчебез дә. Бу арада, карасам, теге кара болыт киткән, күк йөзе ачылган, тулган ай бөтен жиһанны яктыртып тора. Чукынырга тотындылар тегеләр икесе дә. Калинин: «Сержант, – ди, – син мине коткардың», – ди. Киткәндә, мин әйтәм: «Туп-туры барабыз, барабыз көнчыгышка!» Минем кесәдә кыйбланамәнең угы ятадырие. Кайчандыр шунда берсе ватып ташлады да кыйбланамәсен, шуны салып куйган идем, кирәге чыгар әле дип. Шул кыйбланамәне инәгә утыртабыз, ул күрсәтә кайсы якка барырга кирәклеген. Менә шулай итеп, без би-и-ик саклык белән, юлсыз-нисез киттек. Юлга чыгарга ярамый. Киемнәрне алыштырдык бер авылда, шулай итеп киттек.
Инде хәзер, фронтның чигенә – алгы сызыкка килеп житәр алдыннан минем ике иптәшем миннән качтылар. Ничек итеп качтылар? Һәр авылда тулып ятадыр иде камалыштан чыгып, йә булмаса пленнан качып киткән кешеләр, ирләр, алар барысы да шул тол хатыннарга ияләшеп, шулар белән яшиләр иде. «В зятья пристал», – дип әйтәләр иде аларны. Болар алгы сызыкка житәр алдыннан миннән сораша башладылар: ничек соң, син крестьян эшләрен беләсеңме, фәләнме, төгәнме, дип. Чабата ясый беләсеңме, жир сөрә беләсеңме? Болар нидер серләшә башладылар. Ә без һәр авылга житкән саен, син менә бу өйгә кер, мин бу өйгә керәм, теге бу өйгә керә, дип бүлешәдер идек өйләрне. Керәбез дә, алар безгә бәрәңге бирәләр, икмәк бирәләр, шулай итеп тамак ялгап чыгадыр идек. Бу юлы да шулай булды. Ашап чыктым, бәрәңге ашадым, икмәк бирделәр миңа. Теге күршеләргә кердем: сездәме теге фәлән? Юк. Тегесен эзләп керәм, сездәме? Юк. Шуннан аңладым: алар калганнар… Шуннан мин төкердем дә аяк астына, киттем берүзем. Менә шулай итеп, берүзем килеп чыктым мин үзебезнең якка. Бер кечкенә генә шәһәрчек дип әйтимме, бистә дип әйтимме инде, менә шунда барып чыктым. Райвоенкоматка кердек инде без. Бер чуваш егете белән очраштым мин. Лейтенант. Ул, машина була, ди, бергәләп китәрбез частька, ди. Ул үзе куркып беткән, мескен. «Нимесләр ничек, нинди хәлдә?» – бик коты алынып миннән сораштырды инде. Ул арада машина килеп житте. Без машинага утырып китеп бардык. Шулай итеп, мин инде эләктем распределительный пунктка. Андагы хикмәтләр күп булды инде, и-и-и…
Хәзер Мышинскига һөҗүм итәбез. Мышински – елганың теге ягында. Менә дигән егетләр морской пехотадан килделәр – бөтенесен кыра да сала, кыра да сала. Мылтык белән, бернинди артподготовка-фәлән юк, пулеметлары да юк хәтта. Әнә шунда эләкмичә, анда да белгечлегем ярдәм итте, бәхет булгандыр инде үз белгечлегем буенча армиядә калуым. Алай да, минем иптәшләр дә күп кырылды, бомбежка вакытында, минага ялгыш басып төрле хәлләр булды инде.

– Атилла абый, бүгенге чорга нинди бәя бирер идегез?

– Бүгенге яңадан кору чорын бик шатланып, зур өметләр белән каршы алдым. Ләкин менә хәзерге чорда шундый бернәрсә күрәм: теләкләргә ирешә алмадык. Һәм ниндидер ялгыш юлга кереп китте, минемчә, хакимият. Илнең хакимияте. Ниндидер бер шовинизм исе килә. Ниндидер Жириновскийлар баш күтәрәләр, хуҗа булып йөриләр. Аларның хакимият башына менеп утырулары, президент булулары да ихтимал. Менә бу мине бик борчый, куркыта. Ләкин шул ук вакытны безнең үзебезнең халыкның – татар халкының милли аңы туды, әле юк иде ул, туды һәм үсә башлады. Ул мине куандыра, менә минем бөтен өметләр баглаган нәрсәм әнә шул. Ниһаять, без шундый мөстәкыйльлеккә ирешербез. Һәм татар халкы, цивилизациясе күтәрелү аркасында, Европа халыклары дәрәҗәсенә җитәр. Аларны да узып китәр, дип, мин шулай өметләнеп ятам.

Комментарий язарга