Мин белгән Тукай

Кол Гали, Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр, Габделҗаббар Кандалый кебек титаннары булган, берсе-берсе энҗегә тиң йөзәрләгән асыл исемнәрне хәтерләгән, аларның бибәһа мирасын саклаган меңьеллык әдәбиятка тыйнак иҗатың белән кушылырга батырчылык итү – яшь каләм иясеннән кыю йөрәк, үтә тәвәккәллек, бәлки, төптәнрәк уйлап карасаң, күпмедер дәрәҗәдә оятсызлык, әрсезлек, хәтта ки, ихтимал, әдәпсезлек тә сорыйдыр.

Син илгә-көнгә күренеп, газиз туган телеңдә тәү мәртәбә тартынып кына «әннә» дигәнче (хәреф төртә башлаганчы димим дә!) бихисап игелекле эшләр эшләп бакыйлыкка тоташкан элгәреләрне телгә алу исә, алар турында нинди дә булса фикер әйтү – үзеңнән икеләтә, өчләтә, бишләтә кыюлык вә шуның кадәр үк әле генә санап киткән башка сыйфатларны дәгъвалый. Мин дә менә аңлапмы, аңламыйчамы, Габдулла Тукай һәм аның бүгенге яшьләргә тәэсире, йогынтысы турында уйларга алындым да, Кафтауны кочарга теләп арлы-бирле йөренгән бер бичара дәрвиш халәтендә гаҗиз калдым. Нишләргә? Кайдан башларга?

Ихтимал, йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, –
Без аның бик зур фәһерле, чын бриллиант кашлары! –

дигәндә олуг шагыйребез 16-40 яшьләр арасында җан асраган гомум массаны күз алдында тотмагандыр, икенче бер әсәрендә ассызыклаганча, «чын яшь егетләр (кызлар да, билгеле – Р.М.), интеллигентлар» – җәдиди карашлы шәкертләр, гимназистлар, язучылар, артистлар, музыкантлар һ.б. турында әйткәндер. Бүген халыкның, бигрәк тә балаларның, үсмерләрнең зиһен, аң-белем, хәтер, тарих, әдәбият, мәдәният мәсьәләсендә яктылык тизлеге белән таш гасырга чигенүен исәпкә алсаң, билгеле, гавамга Габдулла Тукайның төп иҗаты (ягъни, бозтауның ас катламы) нәмәгълүм дә, кызыксыз да, кирәксез дә икәнен күрәсең. Бу аяныч хәл, рәхмәт төшкере, минем алда торган бурычны беркадәр җиңеләйтә: бүгенге буыннар шагыйрьнең әсәрләрен белмәгәндә ул әсәрләрнең әлеге буыннарга нинди тәэсире турында сөйләргә мөмкин инде? Язмышына, киләчәгенә, үткәненә үзләре үк битараф икән, без дә аларны борчымыйк, планшетларында «Angry Birds» уйный бирсеннәр. Шөкер, кечкенә дә төш кенә, дигәндәй, акыллы, гыйлемле, өметле яшьләребез дә юк түгел. Менә аларга Тукайның тәэсире нинди булуы турында фикер йөртеп карарга мөмкин. Ләкин монда да, билгеле, автор үзенең гаять тар субъективлыгыннан котыла алмас.

Күренекле галимебез Фәрит Бәшир бер язмасында «Заманнар үзгәрүгә мөнәсәбәттә күп социаль принциплар, идеологик доктриналар җимерелде, юкка чыкты, трансформацияләнде. Әмма нинди генә этапта да, кайсы гына чорда да татар иҗтимагый-мәдәни тормышында Тукай иҗаты, аның шәхесе һәрдаим игътибар үзәгендә кала килде», – дип яза. Дөрес сүзгә җавап юк: әдәбият тарихыннан Габдулла Тукайның вак-буржуаз шагыйрь, демократ-шагыйрь, инкыйлабчы-шагыйрь, атеист-шагыйрь булуын укып белсәк, тора-бара аның акрын гына милләтче һәм иманлы, динле шагыйрьгә кайта барганын үз күзләребез белән күрдек. Әдибебезнең һәрчак, һәр заманда янәшә, янда калуы куанычлы фал, әмма моның кадәр баш әйләндергеч үзгәрешләр кичерүе (үзе теләмәстән, дип ассызыклыйм, чөнки бездә үзе теләп иман яңартканнар күпме бит әле!) аңа файдага булдымы икән? Билгеле, «Тукай бик бәхетле, ул бер чорда да онытылмады, онытылмый да», дип куанышырга, бер-береңне котлашырга мөмкин. Котлашабыз да. Ләкин болар барысы да шагыйребезгә кирәк идеме икән соң? Ул моңа мохтаҗ идеме?

 

Өч дус – өч шагыйрь. Сулдан уңга: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Фәхрелислам Агиев. 1908 ел

Өч дус – өч шагыйрь. Сулдан уңга: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Фәхрелислам Агиев. 1908 ел

 

Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Ике кояш» шигыренең кулъязмасы. 1909 ел

Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Ике кояш» шигыренең кулъязмасы. 1909 ел

 

Уртанчы рәттә сулдан уңга: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев. Әстерхан. 1911 ел

Уртанчы рәттә сулдан уңга: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев. Әстерхан. 1911 ел

 

Матбугат эшләре буенча Вакытлы Комитет әгъзасы Н.Ф.Катановның шул ук комитетка Габдулла Тукайның 1907 елгы шигырьләренә арест салуны сорап язган мөрәҗәгате. 1911 ел

Матбугат эшләре буенча Вакытлы Комитет әгъзасы Н.Ф.Катановның шул ук комитетка Габдулла Тукайның 1907 елгы шигырьләренә арест салуны сорап язган мөрәҗәгате. 1911 ел

 

Габдулла Тукайга беркайчан да егерме җиде яшь тулып җитмәячәк...

Габдулла Тукайга беркайчан да егерме җиде яшь тулып җитмәячәк…

Алман галиме Михаэль Фридрих татар җәмәгатьчелегенең Габдулла Тукайны үлгәч үк арзанайта башлавы (бәлки, бу урында «брендка әверелдерүе» дип купшыландырсаң, заманчалаштырсаң да ярыйдыр) турында яза – әйтик, нашир һәм сәүдәгәр Шәрәфләр, ялгышмасам, 1913 елда ук «Тукай» сабыны чыгара башлый. «Тукай» конфетлары дөнья күрә. Авыл халкын кан елатып күмәкләштерелгән хуҗалыклар (колхозлар) тора-бара Тукай исемен йөртүгә барып җитә, туксанынчы елларда Тукайны инде татарга каршы җигәргә дә чирканмыйлар: мәсәлән, «Китмибез» шигыре тәрҗемәсенең «Вот с этой русскою землей сама судьба связала нас» дигән юлы (ничек «Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл)» гыйбарәсен шулай тәрҗемә итеп була?!) 1992 елның бер карагруһ митингында өндәмә итеп күтәрелә. Үткән эшкә салават, дип кул селтәргә бик мөмкин тоелыр иде, әмма бүгенге хакыйкать тә шактый ачы шул: былтыргы көзнең «Урыс маршы»нда катнашкан унбишләп кеше иң алдан янә, «Татары – это часть русского мира», дип… Тукаебызның сурәтен күтәреп барды…

Убылып төшкән фикерләр пирамидасының кайбер кирпечләрен нигә шулай дикъкать илә алып, капшап, сурәтләп бимазаланаммы? Җавап бик гади: кирәксә-кирәкмәсә шагыйрь исеме белән авыз чайкау, вазгыятькә карап «тугры Тукайны»ң, Шомбай сыман, киемен алыштыру, аннан таран яисә калкан ясау үзенең кире эшен эшләде һәм эшли килә: әдәби умырткалары ныгымаган яшьләр, Дәрдемәндне, Һади Такташны, Хәсән Туфанны өлге итеп алганда да, Габдулла Тукайны, ким дигәндә, күрмәмешкә, белмәмешкә сабышуны хуп күрә, аны җитдигә алмый. Ким димәгәндә исә, турыдан-туры яманларга да күп сорамый. («Яраткан шагыйрьләрең кем?» дигәнгә өченче сыйныф укучысыдай «Габдулла Тукай», дип җавап бирүне, мәсәлән, балигълыкка яңа кергән «әһле каләм», тәгаен, хурлык санаячак.)

Бу җәһәттән бер хатирәне искә төшереп үтсәк, артык булмас, минемчә. Үзе Тукайны күз өстендәге каштай күргән Фәнзаман Баттал хәзер бәян ителәсе очракны гарьләнеп тә, әрнеп тә, кисәтеп тә сөйләргә ярата иде. Сиксәненче еллар башы… Кояшлы, чалт аяз көн, матур, хозурлык! Шунда яңа гына Язучылар берлегенә алынган яшь шагыйрьне очрата бу. Котларга уйлый, билгеле:

– Син бәхетле, энем! Синең яшьтә Тукай белән тиңләшү турында да хыялланырга мөмкин әле! Чөнки аның яшенә җитәргә дә биш-алты ел вакытың бар…

– Юк-бар сөйләмә инде, Фәнзаман абый, – дигән баягы егет. – Атом гасырында яшәп, чабаталы гасыр Тукае дәрәҗәсендә калсам, нинди генә шагыйрь булам соң инде мин?

Абзый кеше күңелсез бу хатирәгә: «Тораташ катып, өнсез басып калдым, кояш та юк миңа, күз дә күрми», – дип нокта куя иде.

Без фәкыйрегезне яшь шагыйрьнең җавабы бер дә гаҗәпләндерми. Ә менә өлкән каләмдәшеңә шулай ни уйлаганыңны турысын ярып әйтү, икейөзлеләнеп маташмау тирән ихтирам уята. Чөнки, гафу итегез, андый фикерләр миндә дә тумады түгел. Үтә торган нәрсә ул.

Күңелдә шагыйрьнең триумфы соңрак башлана-а!.. Азатлык хиседәй иркен, киң, тарихи хәтердәй тирән, төпсез Тукай диңгезенең чоңгылы суырып ала үзенә: авызга-борынга тула, тончыгасың, ярга чыгам, дип колач җәясең, ишәсең, ишәсең, әмма беләкләрең генә ныграк талчыга һәм әдәбиятның һәр жанрын бертигез күккә, илаһияткә терәп күтәргән Атлант иҗатына ныграк батасың гына… Кичерәсең! Үзе таныганча, «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълидләр, «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр, тагы шундый кабахәтләр»не1 – барысын да кичерәсең! Беренчедән, баягы өзектә Тукай вөҗүденә, үз иҗатына катырак бәрелеп ташлаган, әлбәттә. Тукайча катырак бәрелеп. Ул чор, аның кешеләре, җәмгыяте, дөнья, ил, милләт эчендәге вазгыятьне, аның ихтыяҗларын, теләкләрен, өметләрен исәпкә алганда, әдипнең хәтта иң җитешсез һәм ашык-пошык сырланган ике җөмләсе дә дөрес вакытта, дөрес урында килеп, хәлиткеч вазифа башкарырга мөмкин булган. Һәм даими башкарган да. Бәгъзе көндәшләренең Габдулла әфәндене «тәрҗемәче», «тәкълидче» дип кимсетергә тырышуында да һичнинди гаеп юк: урысча бигүк укымаган татар галәме өчен ул чакта татарча Кольцов та, татарча Пушкин да, татарча Толстой да, татарча Крылов та, татарча Лермонтов та кирәк иде. Көн кадагына сугып барган мизгеллек шигырьләре дә кирәк иде аның!

Икенчедән, әдипнең кабатланмас, үзенә кадәр дә, үзеннән соң да иҗат ителмәгәнчә көчле, затлы, илаһи мәхәббәт лирикасы да бар бит әле! Аңардан тән кымырҗый, йөрәк кысылып-кысылып, бөрешеп-бөрешеп куя, ә күңелдә миллион тойгы берьюлы тантана итә: шаккату, соклану, куану, ләззәт, курку, шөбһәләнү, көнләшү…

Кашки, Тукай – шигърият кенә түгел. Тукай ул проза да, яшәгән дәвере дә, реакция еллары да, салкын «Болгар» номерлары да, «Әлислах» газетасы да, Печән базары да, Ишми ишан, Садри Максуди да, Дөмбер карчык йортлары да, тугрылыгы да, кирелеге дә, шапшак­лыгы да, чандырлыгы да, күзендәге агы да – барысы да Тукай. Шуларны кушып кына чын Тукайны тулаем күз алдына китерергә мөмкин. Шулар барысы оешкан, укмашкан, берләшкән очракта гына Пәйгамбәр Тукай барлыкка килә.

Вәләкин… Вәләкин…

Күпме гомер узуга, аннан соң дөньялыкка күпме шагыйрь-шогара килеп китүенә карамастан, Габдулла хәзрәтләренең һаман актуаль, мөһим булып калуы – куаныч, димәс идем. Ун дистә елдан соң да «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» соравының арка йонын кабартып басуы, әледән-әле «кара йөзләрнең безне булмас эшкә тәклиф итүе», «аристократ-сорыкортларның» башыбызга «чыгып искене бушатулары», хезмәтебезне, намусыбызны «көнен сартир, төнен сартир» кылулары, «тотып мәскәүләр якамыз», татарча сүгенгән өчен дә «даже в тюрьму сыйдырулары», һәм башкалар, һәм башкалар гаять күңелсез нәтиҗәгә китерә – һичнәрсә үзгәрмәгән икән лә! Гасыр кадәр гасыр буена вазгыять сыңар тамчыга да үзгәрмәгән! Мондый хәлнең ничек аталуы миңача да күп әйтелгән инде, кабатлыйм гына: фаҗига. Тукайның фаҗигасе бу. Безнең фаҗигабез!

Әйтәсе сүзләремне тәмамлауга борганда, шуңа да игътибар юнәтимче: Ләбиб Лерон бер эпиграммасында «Кыенсынып кына Тукай яшен узып барган» һәм «кылган эшләренә баксаң – оятрак» булган берничә шагыйрьне чеметеп ала, аларның бертөсле фикер йөртүе, шигырь юлларының, бер-берсеннән күчереп алгандай, охшаш булуыннан көлә. Мин дә бүген шул яшьтә. Һәм… минем дә шундый ук уйларга баткан чагым. Аннан берничек котылып булмый! Тукай – түшәм. Тукай – планка. Тукай – критерий. Кем мин? Нишләдем? Ни кырдым? Сыйфаты? Күләме? Халыкка тәэсире? Нәтиҗә бер, бөегебез безнең өчен әллә кайчан җавап биргән инде гүя: «Кайгысыннан зиһене тәмам чуалып, кая басар җир тапмый, бер басасын биш баса». Акланулар эзлисең: әдәбиятка мөнәсәбәт начар, яшәү кыйммәткә төшә, дөнья акча артыннан кудыра, гаилә, балалар… Ләкин шулай уйлап куюың гына була, тарих кара плащтан каршыңа басып, уттай кайнар хакыйкатен маңгаеңа терәп ата: ә Тукай соң?! Ул җиңелрәк, уңайлырак шартларда яшәгәнме әллә?!

Аны яшьтәш санап булмый. Һәрдаим киңәш-табыш сорап килгән аксакал карт­ны (мәңге егерме җиде яшьлек аксакал картны!) ничек «яшьти» дияргә җөрьәт итмәк кирәк?

Каләм очыннан бик күптән дәфтәргә тамган бер шигыремдә «катырак янганга иртәрәк сүнәсе» дигән юллар бар икән. Тукайга тач туры килә бу. Шашынып, котырынып, ярсуланып, ачуланып янды да… өреп сүндергәндәй – пылт! – көн күзендә эреде, юкка чыкты.

Килде. Җәт кенә эшен бетерде. Китте.

Менә бусы бәхете аның. Юкса, Җир йөзенә нәрсәгә килгәнен дә белмичә, эленке-салынкы кыяфәттә юкны бушка аударып, эш юкта эш булсын, дип ат тизәге тибеп йөрүчеләр азмы бездә? Илаһ шундый язмыш биреп җәберләмәсен иде.

Комментарий язарга