Нәрсә ул типкен?

ТИПКЕН — Кояш һәм Ай тартуы нәтиҗәсе буларак, диңгез суының тәүлеккә ике тапкыр күтәрелүе, мәд. (г.), прилив (бусы русча термин). Елганы бугач яки язгы ташу вакытында суның җәелүе дә типкен дип атала, суны бугач, агымның кирегә борылуын шулай ук типкен диләр. «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (1993).

ТӘСБИХ (Миллият сүзлеге)

ТӘСБИХ г.1. Шул ук сөбха. Гарәпчә «мактау мәгънәсендәге сүз. «Сөбхан Аллаһ!» дигән гыйбарәне кабатлау. Риваятьләргә караганда, Идрис галәйһиссәлам һәр көн 12 мең тәсбих әйтә торган булган. Валерия Порохова «Хадисы Пророка» китабында тасбиха язылышын (женский род формасын) куллана. // Агач башкайлары тәсбих әйтә акрын гына искән җил белән. Җырдан.

Теологлар: «Сөбхан Аллаһ» гыйбарәсе Аллаһның ширеге яки берәр кимчелеге, йомшаклыгы, сәләтсезлеге юк икәнен дә белдерә», — диләр.

Миллият сүзлеге: тәрҗемә

ТӘРҖЕМӘ г. — бер телдән икенче телгә күчерү, авыштыру, аудару. Рәҗәмә (кaйтaвaз, кайтып яңгырау, эхо) тамырыннан. // Xəрфиян тәрҗемә, хәрфи тәрҗемә — хәрефкә хәреф (сүзгә-сүз) тәрҗемә (русча — буквальный перевод, дословный перевод). Тәрҗемәче — тылмач, телмәрче, тәрҗеман. Синхрон тәрҗемә — турыдан-туры телдән тәрҗемә (мәс., дипломатиядә тылмачлык).

Миллият сүзлеге: агачат

АГАЧАТ — башкортта: киребеткән, үҗәт ат. Димәк, төркиләрдә «агачатка атландыру» фразеологизмының туры мәгънәсе дә булган икән. //Агачатка менмә, сабыйга тимә, күккә сөянмә — мәкаль. ...Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, — Син агачат өстенә атландыручы булмасаң. Тукай. 

Ана (Миллият сүзлеге)

АНА – балага карата – әни, әнкәй, инә. Гомумән, тудыручы, дөньяга китерүче, хөрмәтле җитәкче (чын мәгънәсендә җитәкләп йөртүче), авторитет (болары матриархат чорыннан ук килә). Телдә анакай (русча — «матушка») сүзе дә бар. «Дастан Бабахан»да анака — тәрбияче ана (Таһирны анакалар тәрбияли), шушы ук дастаннан Зөһрәне тәрбияләү өчен йөз инәкә тәгаенләнгән булуын беләбез. Анака һәм инәкә — бер үк төшенчәне белдерә, әлбәттә.

Җир-Ана (Хәсән Туфанда – «әнкәй җир»), Мәрьям-ана, Тәңре анасы (Матерь божья — XIII гасырда яшәгән төрки телле әрмән авторы Ованнеста очрый), Өммел-кора, Өммел-Китаб, Өммел мөэминин, Сөт анасы, Йорт анасы, Мунча анасы, Су анасы, Кое анасы (мишәрләрдә теркәлгән), Җил анасы (инәсе), Басу анасы, Арыш анасы, Чәчәк анасы, Идел-ана кебек сүзләр — аналар культының эзләре.

Тайга

ТАЙГА — Себер татарлары сөйләшендә – саз, баткаклык. Рус телендә тайга сүзе 1847 елда гына теркәлгән. Аны төрки телләрдән алынма дип саныйлар (алтай телендә «тайга» тау урманы мәгънәсендә). Барлык башка телләргә ул рус теленнән кергән.

Тайгада вак куаклар юк чамасында, агачларның күпчелеге ылыслы. Тайгалар коры җирнең 10%ын алып тора.

Коми телендә тайганы парма диләр.

Миллият сүзлеге

Оренбург – Иске татар китап­ларында – Орынбур, Рынбурух. Исмәгыйль Рәми Оренбургны Үрән дип тә атый, чыганакларда шәһәрне Үр Кала дип атау да очрый. Кайбер бүгенге