Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Йосыф Хасс-Хаҗиб Баласагуни (1016/1021 еллар тирәсе – 1083?) – Караханид төркиләренең башкаласы Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр урнашкан урын хәзер Кыргызстан җиренә керә). Аның имзасындагы «Хасс» һәм «Хаҗиб» сүзләре күңелгә ошатып сайлап алынган сарай хезмәткәре мәгънәсендә.Караханидлар дәүләтендә ул баш министр булып исәпләнгән.


Йосыф Баласагуни безгә борынгы уйгыр телендә шигырь белән язылган «Котадгу белек» китабының авторы буларак мәгълүм. Бу күләмле (6722 бәетле, ягъни кушыклы) әсәрен ул 1069 елда тәмамлаган һәм аны Кашгарның караханидлар идарәчесе Табгач Бугра ханга бүләк иткән. Әсәрнең исемен «Бәхет турында белем» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Н.Исәнбәт китапның исемен «Котазгу белик» рәвешендә яза һәм аны «Котаю белеме» дип тәрҗемә кыла. Башкорт галиме Әхнәф Харисовта – «Котлылык белеге»/ «Бәхетле булу гыйлеме».


Бу әсәрендә Йосыф Баласагуни Аллаһның берлеге һәм Аның дөньядагы барча әйберләргә кадәр үк булганлыгы турында яза. Аннары Пәйгамбәрнең һәм аның дүрт яранының фазыйләтләрен санап чыга.


«Котадгу белек» дидактик характерда язылган һәм күп кенә иҗтимагый, әхлакый, фәлсәфи проблемаларны колачлый.


«Котадгу белек»тә башлангыч астрономик белемнәр бирелә. Мәсәлән, барлык зодиак йолдызлыклары һәм планеталар телгә алына. Автор Сатурн планетасының ул вакытларда билгеле булган башка планеталардан ераграк урнашканлыгын әйтә. Ул йолдызлар түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр, кайчагында бер-берсе белән көрәшкә ташланалар һәм җиңелгән йолдыз күктән атылып төшә, дип исәпли. Автор Айның тулган чагы аның Кояшка каршы вакытка туры килүен дә белә.


Баласагуни «Бер Аллаһ» кешене һавадан, судан, уттан һәм балчыктан яраткан, дип яза. Укучыны ул «һәрнәрсәдә чаманы белергә» чакыра. Аның бу китабында мул очраган гыйбрәтле сүзләрдән берничә үрнәк китерик. «Кешене дәрәҗәгә күтәргән дә тел, түбән төшергән дә тел; тел аркылы бәхеткә ирешергә дә, башыңны җуярга да мөмкин». «Сүзеңне белеп әйт – башың исән булыр; телеңә хуҗа бул – тешең сынмас». «Кеше ике нәрсә аркасында картаймаc: берсе – аның күркәм эше, икенчесе – күркәм сүзе». «Акыл күрке – тел, тел күрке – сүз, кеше күрке – йөз».


Баласагуни гарәп һәм фарсы телләрен камил дәрәҗәдә белә, ул – үз заманы ирешкән фәнне һәм әдәбиятны өйрәнгән зыялы кеше. Китабында дәүләт төзелеше, фән, мәгърифәт, акыл-зиһен, кеше гомеренең мәгънәсе кебек мәсьәләләрне дә күтәрә.


Әсәрнең өч кулъязмасы сакланган, аларның иң камилен (Фирганә яки Нәманган кулъязмасын) 1913 елда З.Вәлидов Нәманган шәһәрендә тапкан.


Төрки әдәбият үзенең барлыкка килүе һәм үсүе белән күп яктан Йосыф Баласагунига бурычлы. Үзбәк, азәрбайҗан, татар, казакъ әдәбиятлары аның куәтле йогынтысын тоеп үскәннәр. Татар шагыйрьләре Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни һ.б. Баласагуни традицияләрен дәвам иткәннәр.


Кабак капкасы тар. – Казан шәһәренең бер капкасы (1552 ел). Урыс чыганакларында – Кабакские ворота. Аның манарасы да булган, дигән фараз яши («Кабацкая яки Кайбатская башня»). Атама Һади Атласида да очрый. Урыс чыганакларына караганда, мәскәүлеләр Казанны алган вакытта Кабак капкасы хәзерге Засыпкинская урамы тирәсендә булган. Ризаэддин Фәхреддиннең «Казан ханнары» китабына (Казан, 1995) язылган йомгаклау мәкаләсендә (Солтан Шәмси, «Казан – ханлык мәркәзе») капканың исемен Күбәк, Көбәк сүзе (кеше исеме) аркылы аңлатырга омтылыш бар, әмма андый аңлатуның хаҗәте юк. Кабак сүзе – борынгы сөйләмдә шәһәр капкасын белдергән һәм хәзерге мишәр диалектында ул «капка» мәгънәсенә ия (күк кабагы ачылу – күк капусы ачылу гыйбарәләрен искә төшерик). Кабак-капка сүзе мәкальгә дә кергән («кунак килә – кабак ач»). Дөрес, Казанда хан кирмәненең бер капкасы, чыннан да, Кибәк капкасы дип аталган, менә шунысы Кибәк бәк исеменә бәйле булса кирәк.


Ихтимал, кабак-капка күз кабагы шикелле югары күтәрелеп ачыла торган булгандыр. Электә шәһәр капкасын саклаучы кабакчы дип аталган. Кабакчы шәһәргә килгән кешеләрнең кем булуын тикшергән, сәфәрчеләрне һәм сәүдәгәрләрне кәрван-сарайга яки махсус йортка озаткан. Урыслар бу йортның үзен дә кабак дип атаганнар. Кыскасы, әлеге капканы «кабак-капка» дип парлы сүз белән атау отышлырак сыман, чөнки ул өстәмә мәгълүмат бирә.


Каган бор. төр. – Баш хан, югары идарәче, каһан. Ләкин чыганакларда каган кан – югары, баш хан атамасы да очрый. Каган/каһан титулын урыс кенәзләре дә йөрткән. Мәсәлән, Ярослав Мудрый заманында Киев Русе Киев каганаты (каһанлыгы) дип, ә кенәз үзе «каган Ярослав Мудрый» дип аталган. Илен чукынырга мәҗбүр иткән Владимир Святославович та борынгы урыс чыганакларында «җиребезнең бөек каганы Владимир» дип атала («Учение о Ветхом и Новом законе», митрополит Илларион). «Слово о полку Игореве» дастанында урыс кенәзе Олег та «каган» дип аталган.


Я.А.Кеслер каган/каһан сүзен борынгы яһүд титулы коган белән бәйләргә тырыша. Һәрхәлдә, без Каганович фамилиясен патша улы («царевич») мәгънәсендә дип карый алабыз.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар Миллият сүзлеге

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру