Милли күтәрелеш җимеше иде

Милли факультет… Ул, татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән сәләтле балаларны җыеп, барча фәннәрне диярлек саф, үзебезнең Тукай телендә укыту турында ничә буын хыялланып,авыз суларын корытып йөргән бер мәлдә ачылып, дөрләтеп эшләп китмәсенме!

 Фани дөньядагы гомере кыска булса да, аның рухы йөрәкләрдә калды, кылып өлгергән гамәлләре легенда-риваятьләрдә, шунда чирканчык алган студентлар, укытучылар йөрәгендә әле дә яшәвен дәвам итә.

Ә аның тәварихы болайрак…

СССР дип аталган империянең юкка чыгуы, 19 миллион әгъзалы коммунистлар фиркасенең таралуы нәтиҗәсендә илдә демократик үзгәрешләр пәйда булуы буйсынган милләтләргә иркенрәк сулыш алырга, үз хокукларын даулап урамнарга, мәйданнарга ташып чыгарга мөмкинлек бирде. Узган гасырның сиксәненче еллар ахыры, соңгы унъеллыгы милләтебезне олуг мәсьәләләр тирәсендә берләштергән юнәлешләрне, киләчәк яшәешебез турындагы фикерләрне ачыклауны таләп иткән чор булды.

Тарихларында дәүләт төзүгә ирешә алмаган халыклар тулы мөстәкыйльлек алды. Русиянең кыл уртасында калган татарның алдынгы зыялылары, сәясәтчеләре ике хакыйкатьне ачык аңлады. Беренчесе – тамак ярып кычкырып, күкләргә кизәнеп, Мәскәү тарафларына йодрык күрсәтеп кенә күпкә ирешеп булмый. Бу – югалткан дәүләтебезне кайтару турындагы изге хыяллар мавыктыргыч булса да, аны гамәлгә ашыру өчен көрәшү үзәкне котырту гына икәнлегенә төшенү иде. Икенчесе – сәяси дилбегәнең кыска вакытка гына булса да йомшаруыннан үз мәнфәгатьләребезгә файдаланып калу. Шуларның иң мөһиме – ул заманда кечкенә күренгән, бәяләп тә бетерелмәгән, чынлыкта үзаңлы балаларыбызны тәрбияләүдә караңгы төндә якты йолдыз булып балкыган татар факультетын булдыру иде.

Галимнәр Шәйхелислам Садретдинов, Мөхәммәт Мәһдиев, Җәмил Сафиуллин, Тәлгат Галиуллин

1986 елда Алабуга пединституты белән саубуллашып, данлыклы Казан педагогия институтының урыс әдәбияты кафедрасында тыныч кына укытып, әдәби образлар дөньясында үземә юаныч табып, вакытлыча тулай торакта буйдак тормыш талгынлыгында хозурланып яткан бер көнне, төгәлрәге, 1988 елның язында КДУның укыту эшләре буенча проректоры Миркасыйм Госманов минем «эзгә төште». Ул әүвәл мине телефоннан тапты, ике көннән соң машинасын җибәреп, үз янына алдырды. Бу мине гафләт йокысыннан уятып, язмышымны үзгәртеп җибәргән вакыйга булды.

Миркасыйм Гәбделәхәт улы белән очрашкалаган булсак та, якын танышлыгыбыз турында мактанырлык мөхлислегем юк иде. Исәнләшеп, кул бирешкәч, ул: «Аргы урамнан әйләнеп, ләтчә сатып утырырга вакытым юк!» – диде дә ни өчен чакырганын әйтеп салды: «Сиңа белем биргән татар теле һәм әдәбияты бүлеген факультет дәрәҗәсенә күтәрү хыялыбыз бар. Анда татар теленә, мәдәниятебезгә, динебезгә якынрак башка белгечлекләрне дә ачып җибәрә алырбыз, дип хыялланабыз. Яңа берәмлекне оештырып аякка бастыру өчен, белемле, фәһемле, булдыклы кешеләр кирәк. Декан булырга теләүчеләр күп булса да, синең дә шул тирәдә, кул астында йөрүең ләзим. Озакка сузмыйча, безнең урыс әдәбияты кафедрасына күч, мин анда синең өчен өстәмә профессор урынын булдырдым».

Факультетны оештыру менә шулай башланып китте. Тарих-филология факультетын өчкә бүлү һәм бигрәк тә 1944 елда ачылган татар бүлегенең статусын күтәрү буенча шактый катлаулы сөйләшүләр әүвәл ректорат утырышында, икенче көнне үк зур гыйльми советта каралды һәм фатиха алды. Яңа берәмлекнең исеме, белгечлекләре турында бәхәсләр шактый дәвам итте. Чит телләрдән төрек, гарәп лөгатьләре буенча махсус төркемнәр ачу да бәхәс уятмады. Үзе шунда туып-үскән кеше буларак һәм Кытайның киләчәк сәясәттә зур урын алачагын искәртеп, М.Госманов яңа факультетта кытай теле дә укытылачак, дип белдерде. Үзе шуннан белгечләр, берничә гаилә китертеп, алар өчен Совминнан капчык-капчык дөге дә юнәтте. Алдан килешү буенча, яңа берәмлекнең озынрак булса да, мәгънәле исеме дә расланды: «Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты». Мине декан һәм яңа ачылачак методика кафедрасының мөдире итеп, ул чордагы ректор А.Коновалов тәкъдим итте, академик И.Таһиров һәм башка чыгыш ясаучылар да хуплап чыкты.

Рифат Сверигин, Тәлгат Галиуллин, Рәдиф Җамалетдинов, Рүзәл Йосыпов, Мирфатыйх Зәкиев, Марсель Бакиров

Гыйльми советта мин бертавыштан декан итеп сайландым һәм эшкә керештем. Унике ел (1989-2001) дәвамында вазыйфаларымны хәлдин килгәнчә тырышып, яратып башкардым. Инсульт китереп бәргәч кенә, декан вазыйфаларын И.Гыйләҗевкә тапшырып, әүвәл кафедра мөдире, соңрак профессор булып калдым.
Деканат беренче мәлне факультет тормышы, фәнни юнәлешләре белән җитәкчелек иткән штабка әйләнде. 1989 елның мартыннан эшли башлап, шул елны ук беренче студентларны кабул иттек. Урынбасарларым итеп, әдәбият галиме Таһир Гыйләҗев һәм тарихчы Альта Мәхмүтова билгеләнде, «диспетчер» вазыйфасына татар һәм рус телләрен камил белгән Нурия Мөхәммәтшина тәгаенләнде.

1994 елда КДУдагы татар бүлегенең илле еллыгын зурлап уздырдык. Урыс әдәбияты, галимнәр язганча, Гоголь «шинеленнән чыкса», татар сүз сәнгате татар бүлегенә бурычлы. Ә инде яңа факультет чын мәгънәсендә милли күтәрелеш, уяну җимеше булды. Татар теле, әдәбияты, гомумән, филологиясе факультетлары, бүлекләре Алабугада, Чаллыда гына түгел, Уфа, Стәрлетамак, Төмән, Тобол, Ижевск, Оренбург һәм Мәскәү шәһәрләрендәге мәртәбәле уку йортларында да ачылып, алар югары белемле укытучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре әзерләүгә кереште. Арча, Минзәлә, Тәтеш, Чистай төбәкләрендә эшләп яткан педучилищелар турында әйтеп тә торасы юк. КДУның татар факультеты шуларның барысы өчен дә гыйльми-методик үзәк, сыену, киңәш-табыш итү үзәгенә әйләнде.

Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты гадәти генә берәмлек түгел иде. Демократик үзгәреш, яңарыш чорында ул халкыбызның киләчәк үсеш, аң-белем дәрәҗәсен күтәрү, яңа буын зыялыларын әзерләү үзәге буларак кабул ителде. Төрле төбәкләрдән, ерак районнардан методик ярдәм сорап килүчеләрнең иге-чиге булмады. Аның абруен инде бакыйлыкка күчкән профессорлар Д.Тумашева, М.Госманов, В.Хаков, Ф.Хисамова, Ф.Сафиуллина, хәзер дә исән-имин хезмәт итүче Ф.Юсупов, Ф.Галимуллин, М.Бакиров, Х.Миңнегулов, Р.Юсупов кебек фән докторлары, кандидатлары күтәрде. Факультет галимнәре һәм студентлары барысы да алтын балык, кош тоткандай очып йөрде. Нинди милләт кешесе булуына карамастан, көндәлек аралашуда «Татфак» дип атап йөрткән үсмеребез, әкияттәгечә, төн үсәсен көнгә ялгап, дәрелфөнүнебез ректорының, милләтнең җылы карашын, ара-тирә матди ярдәмен дә тоеп (шул исәптән Төркиянең), уку йортыбызның иң эре вә абруйлы факультетларының берсе дәрәҗәсенә күтәрелде.

Тәлгат Галиуллин, Ибраһим Нуруллин, Әмирхан Еники

Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты КДУның иң куәтле юрфагы белән «син» дип сөйләшә алды, үзешчән сәнгатьтә, спортта алдынгы сафка күтәрелде. Әлбәттә, иң зур күрсәткеч – студентлар санының елдан-ел арта баруы, конкурсның бер урынга биш-алты кешегә кадәр җитүе иде. Җөмләдән, 1992 елда бюджетлы урынга 100 талиб-талибә кабул иттек, читтән торып укучыларның санын гомумән чикләмәделәр. 150 кешедән артыграк балага студент билеты тапшырган елларыбыз тарихыбызның иң бәхетле сәхифәсе иде. Бер елны (ялгышмасам, 1995 елда бугай) факультетта уку өчен урын алуга дәгъва итә алган, ягъни тиешле баллны җыйган 20 балага урын җитмәде. Ректорат та өстәмә урыннар белән тәэмин итә алмады. Татар теле һәм әдәбияты буенча белем алу хыялы белән килгән егет-кызларны кире тарату гафу ителмәслек гамәл булыр иде. Кабул итү комиссиясе рәисе Флера Ганиева белән, киңәш, ярдәм сорап, үзебезнең Мәгариф министрлыгына, аерым алганда, министр урынбасары Флера Илдархановага мөрәҗәгать иттек. Бергәләп, төрле мөмкинлекне эзләдек, Казан, Алабуга, Чаллы югары уку йортларына тәкъдим ясап карадык, аларның да буш урыннары, табигый ки, калмаган иде. Бу «авыр» хәлне мин татар халкы ирешкән, телебезнең абруе иң югары ноктасына күтәрелгән бәхетле еллар дип саныйм. Ахыр чиктә министрлык (ул чорда министр булып милли җанлы Васил Гайфуллин эшләде): «Студентларга – стипендия, укытучыларга сәгатьләп хезмәт хакын түләүне үз өстебезгә алабыз. Сездән аудиторияләр һәм педагоглар белән тәэмин итү сорала», – дип, уңай җавап бирде.

Әлеге студентларны уку-укытуны, яшертен-орынтын диярлек, факультет урнашкан уку бинасының 11-13 катларында кичләрен оештырдык. КДУ администрациясе, бу хакта белсә дә, моны күрмәмешкә салышты. Ә икенче елны аңа махсус бина бирелеп, бер-ике ел көллият статусында йөргәч, ул бар фәннәрне дә (рус һәм инглиз телләреннән башка) татар телендә укыта торган Гуманитар институт дәрәҗәсенә күтәрелде. Институт ун елдан аз гына артык гомере дәвамында берничә мең белгеч әзерләп калырга өлгерде.
Ул чорда укыган студентларның сәләтенә, кыюлыгына, үзләрен яклый алуларына, бердәмлекләренә шаккатырлык. 1990 нчы еллардагы шикелле әзерлекле, милли рухлы һәм тәвәккәл татар студентлары булмагандыр һәм киләчәктә андый шәкертләрне тәрбияләрлек вазгыятьнең янәдән кайтуына ышанып та булмый.

Факультетның иң кыю студентларының берсе (хәзер ул Йошкар-Олада татар иҗтимагый үзәге лидеры) Рамай Юлдашевны (кушаматы – «Татар Чапае») Ирек мәйданында, Ленин бабай һәйкәле тирәсендә тулы мөстәкыйльлек таләп иткән өчен кулга алалар. Бу хәбәр факультетка яшен тизлегендә килеп җитә. Егетнең фикердәшләре, дуслары, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, студентларны митингка чакыралар. Кыскасы, факультетның бар булган егетләре-кызлары, дәрескә киләсе урынга, Ирек мәйданына, опера һәм балет театры каршына җыела. Мин иртән ректорат утырышында идем, аннан чыгып, икенче уку бинасының унберенче катына күтәрелсәм, гадәттә тәнәфес вакытында умарта күче кебек гөжләп торган коридорда үлем тынлыгына тап булдым. Ишек төбендә милиция полковнигы көтеп тора икән, ул мине шунда алып китте. Моңарчы студентларымның шулай колонна булып тезелеп торганнарын күргәнем булмады, араларында армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр дә шактый иде. 600дән артык студентның шулчаклы төз, матур итеп сафка басып, иптәшләрен азат итүне таләп итүләрен күреп шатланырга да, ахыры нәрсә белән бетәсен чамалаганга, кайгырырга да белмичә, сокланып басып торам. Сөйләшү дә, көлешү дә ишетелми… Сәер тынлык. Менә алар – милләт балалары, халкыбызның йөзек кашлары, хакыйкый байлыгыбыз, дип озаклап сөенеп тора алмадым, полковникның егетегезне төштән соң чыгарабыз, дигән вәгъдәсеннән соң унберенче катыбызга юл тоттык.

ХХI гасыр башында сәяси вазгыять үзгәргәч, татар факультетын күпсенү, һәр адымда рәнҗетү, хәтта «талау» башланды. Аерым алганда, «востоковедение»не торгызабыз, дип, чит телләр өйрәнүче бүлекне тартып алдылар, студентларын да шунда күчерделәр. Ә бит яңа факультетны безгә бәйләнмичә дә, мөстәкыйль рәвештә дә ачып була иде. Аннан татар теле, әдәбияты белгечлегенә ихтыяҗ кимеде, дигән сылтау белән кабул итүнең санын киметү башланды. Ректораттагы төп терәгебез М.Госманов та Фәннәр академиясенә эшкә күчте.

КДУның татар факультеты җиһанда нибары 20 елдан аз гына артык яшәп калды. Олы тарих өчен кыска вакыт аралыгында да ул халкыбызга, телебезгә, мәдәниятебезгә тугрылыклы фидакарь белгечләр, укытучылар, язучылар, белемле журналистлар, күп телләр белгән айдыннар, кыскасы, чын татар зыялыларын әзерләп калдырды. 2011 елда аны күпсенделәр һәм үзебезнең милләт кешеләре юкка чыгардылар.

Комментарий язарга