Журнал «Безнең мирас»

Милли дәүләтчелек туганда...

Халыкның канәгатьсезлеге нә­­­ти­җәсендә, шәһәрдә бә­­ре­­­лешләр башланып китү куркынычы туа. Халык мәчетләргә, базарлар­га, мәйданнарга чыгып Казан Со­ветының, большевикларның мәкерлехәрәкәтләренә каршы чыгып, кулга алынганнарны иреккә чыгаруны таләп итә.Шул ук көнне иртә белән зур халык төркеме, вәисовчыларның штабы янына килеп, Гайнанетдин Вәисовның да бу мәсьәләдә ачык фикер әйтүен таләп итәләр.Нәтиҗәдә, ул большевиклар белән бәрелешүне хупламый, ә барысын да тыныч юл белән хәл итүне күз алдында тота. Моның белән канәгать булмаганнарның берсе аңа пистолеттан ата. Вәисов яралана һәм һәлак була. Халык штабка бәреп керә.


Шулай итеп, Казан кайный. Канлы бәрелешнең беренче билгеләре күренә. Гайнетдин провокациясе пожарны керосин сибеп сүндерүгә охшаган. Моны сизенгән большевиклар тиз арада кулга алынганнарны азат итеп, алардан Советларга каршы көрәшмәскә вәгъдә алып иреккә чыга. Иреккә чыгучылар, II нче мөселман хәрбиләре корылтаеның җитәкчеләре, тиз арада съездны дәвам итәләр. Әмма инде хәзер утырышлар Ратуша йортында түгел, ә Болак артында 95 нче мөселман полкының казармаларында оештырыла. 1 мартта «Идел Урал штаты»н игълан итүне өзсәләр дә, милли дәүләтчелекнең проб­лемалары менә шушы утырышларда каралып, нәтиҗәдә монда беренче татар демократлары тарафыннан оешкан мөселман халык комиссариаты төзелә. Составында 15 кеше була. Анда Исмәгыйль Атнагулов, Исхак Алмаев, Габдулла Габдрәшитов, Фәхрелразый Басыйров, Әкрам Биглов, Әфтәхетдин Габдуллин, Сөләйман Ловчицкий, Гали Моракаев, Фатих Мөхәммәдьяров, Сөләйман Полторжицкий, Кәшшаф Терегулов, Адәм Якубовский, Әх­мәт­солтан Таһировлар керә. Комис­са­риатның рәисе итеп Исмәгыйль Атна­гулов, рәискә иптәшлеккә И.Кәрим, И.Алмаев, сәркатиплеккә Г.Габд­рәшитов, К.Терегуловлар сайлана. Комиссариат биш бүлектән тора. Чынлыкта аңа «Идел-Урал штаты»н тормышка ашыру эше йөкләнә. Комиссариат Екатерининская урамындагы Апанаев йортында урнаша.


Комиссариат «Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!» дигән мөрәҗәгать кабул итә. Әлеге мөрәҗәгатьтә төп максатлар күрсәтелә. «Идел-Урал өлкәсе» гәзитенең әлеге мөрәҗәгате басылган 24 март санында Ф.Басыйровның «Төрки-татар демократиясенең таләп­ләре» исемле мәкаләсе дә урнаштырылган. Анда да шул ук фикер — «Идел-Урал»ны тормышка ашыру, бу өлкәгә кергән советларның составларын үзгәртү, чөнки алар составында төрки-татар демократлары юк диярлек дәрәҗәдә. Тиздән үтә актуаль таләп туа: Татар-башкорт җөмһүриятенә кергән советларның съездына, җир һәм милли составны искә алып, яңадан сайлаулар уздырырга. Советларны яңадан сайламый торып, съезд җыелган булса, бу съездны төрки-татар демократиясе мәҗлесе, органы итеп исәпләү мөмкин түгел.


Мөселман халык комиссариатының тарихын махсус рәвештә өйрәнү таләп ителә. Киләчәктә бу хакта язучылар булыр, дип өмет итәбез. Чыннан да кем соң ул Исмәгыйль Атнагулов? Фәхрелразый Басыйров һәм башкалар?
1918 елның 22 мартында Русиянең Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты «Татар-Башкорт Республикасын төзү турында декрет» кабул итә. Комиссариат җитәкчесе И.Сталин бу очракта, мөгаен, түбәндәге максатны күздә тоткандыр, ягъни: «буржуаз милләтчеләр»гә һәм гомумән «суллык» тарафдарларына, ягъни «туфракчылар» төркеменә хушсызландырырлык сугып алу, аларның милли эшләрне нык үзәкләштерүгә каршы юнәлтелгән уй-фикерләреннән ваз кичтерү.


Урындагы «Идел Урал штаты» дошманнары корал куллану юлына да басалар. Нәтиҗәдә, 1918 елның 28 мартында Казан урамнарында броневиклардан, пулемёттан атулар башлана. Бу эшне М.Вахитов һәм М.Солтангалиев «егетлеге» белән Кронштадттан килгән 300 матрос башкара. II нче Бөтенроссия мөселман съезды делегатлары куып таратыла, кулга алына, кайберләре үзләре килеп бирелә. Нәтиҗәдә, милли хәрәкәт бөтенләй сүнеп, туктап кала.


Татар милли хәрәкәтен бары тик меньшевикларның «Рабочее дело» газетасы гына яклап чыга. Газета 28 март вакыйгаларын түбәндәгечә бәяли: «Тагын пулемётлар, тагын кан кою. Бөек Русия демократиясенең балалары берсе берсенә ярсып ташлана».


Халыкны тынычландырырга тырышып сөйләгән мөрәҗәгатендә большевик Милх, мыскыллап, «Болак арты республикасы»н бетерү бара», дип шапырына. «Рабочее дело» газетасы үзбилгеләнү мәсьәләсенә дә кагылып: «Үзбилгеләнү бары тик большевик­лар рецепты белән генә уздырылырга тиеш булып чыга, кем дә кем алар символын кабул итми һәм үзенең эчке тормышын үзе оештырырга тели, аңа анафема — пулемётлар», — дип яза. «Безнең Казанда, — дип дәвам итә шул ук «Рабочее дело», — каршылык күптән туган иде. Мөселманнарньщ хәрәкәте акрынлап, тыныч кына үсте... Ул татар пролетариатыннан һәм вак буржуаз демократиясеннән торган көчле хәрәкәт булып, шушы социаль нигезгә таяна иде. Булдыксыз Шейнкманнар, Грасислар, Милхлар һ.б. компанияләр тарафыннан урнаштырылган хулиганлык атмосферасы бик күп көчләрне милли хәрәкәткә китереп, аны бик көчәйтте. Хәрәкәтнең житәкчеләре тарафыннан эшләнгән милли-мәдәни мохтарият проекты (шактый гына житешсезлекләре булса да), гомумән алганда, милләтнең саф теләкләрен чагылдырып, шовинизмга каршы чыгып, күршеләр белән дустанә мөнәсәбәттә калуны таләп итә».


Үзенең хәрби көчләренә таянып, Хәрби Шура берничә тапкыр үз халкын бу оятсыз большевик тыкшынуларыннан якларга тырышып карады.


Эчке фронтта жиңүләр арткан саен, хакимиятнең кыюлыгы көчәя барды һәм, ниһаять: «Үзбилгеләнү хокукы бары тик Советка гына бирелгән, ә милли оешмалар берсүзсез, господин Грасисның «самоопределительный операцияләр»ен күзәтеп торырга тиешләр. Әнә шулай итеп, милли оешмаларга каршы ачыктан-ачык көрәш башланды. Татарлар ачык сугыш кырында көч сынашырга теләмәделәр һәм милли гаскәри частьларны һәм Шураны тарату декретына буйсындылар. Шушы вакыттан башлап милли хәрәкәтне бастырылган дип санарга мөмкин».


Бу мәкаләнең авторы — «Айвенго». Әлегә бу псевдонимның кемнеке булуы мәгълүм түгел. Шунысы билгеле: автор, чын демократ буларак, хакимияткә килгән большевикларның гамәлләрен бик дөрес тасвирлаган. «Болак арты рес­публикасы» нәрсә ул?» дигән сорауны турыдан-туры куймаса да, «Айвенго»: «Мөселманнар, Болак артына чыгып, бары тик үз-үзләрен саклап калуны гына оештыра алдылар», — дип яза. Димәк, «Болак арты республикасы» ниндидер явыз ният белән тудырылган нәрсә түгел, ә бары тик чамадан тыш кыланган Совет хакимиятеннән һәм, сукыр тычкан кебек, аларга ияргән мөселман «суллар»ының явызлыгыннан читкәрәк китеп, хокукларны саклап калуга омтылыш икән.


«Болак арты республикасы» беркем өчен дә куркыныч тудырмыйча, аның асылы милләтне саклаудан гына гыйбарәт иде. «Большевикларның, бетмәс-төкәнмәс жинаятьләренә тагын берсе өстәлде. Бу эш халык исеменнән эшләнде. Килер бер заман, халык исемен файдаланып кан коюны һәм халык­ларны бер-берсенә бәрелештерүләрнең эчке серен аңлап, аларны җирәнеп искә алырлар», — дип белдерә ул чордагы оппозицион матбугат.


«Идел-Урал штаты»н игълан итүне өзеп, II мөселман хәрбиләренең съездын куып таратып, бөтен милли оешмаларны япканнан соң, Үзәк тиз арада Татарстан Республикасын төзүне ашыктыра. «Татар-Башкорт Республикасы» турындагы декрет игълан ителү алдыннан Иосиф Сталин Галимҗан Шәрәфне телеграфка чакыра һәм «Идел-Урал штаты» мәсьәләсе белән кызыксына. Г.Шәрәф телеграф аша «Идел-Урал штаты», аның мәйданы һәм чикләре турында тәфсилле аңлатма бирә. Менә шушы сөйләшүдән соң ике көн үтүгә, комиссариатның «Татар-Башкорт Совет Республикасы» турындагы декреты игълан ителә. Шуннан соң «Идел-Урал штаты» һәйәтенең эше туктатыла, ә апрель ае башларында Г.Шәрәфне Мәскәүгә чакырып алалар. Чакырылучылар арасында З.Вәлиди, С.Покровский һәм башкалар була.


Бу махсус киңәшмәгә М.Вахитов белән М.Солтангалиев җитәкчелек итә. Киңәшмә эшендә алда искә алынган һәйәт әгъзаларыннан һәм Г.Шәрәфтән тыш, С.Атнагулов, Башкортстанның Вакытлы революцион Совет вәкиле Ф.Солтанбәков һ.б. катнаша. Анда Г.Шәрәф «Идел-Урал штаты» турында зур доклад белән чыгыш ясый. Ул үз фикерләрен дәлилләү өчен бик күп фактлар, статистик мәгълүматлар китерә. Киңәшмәдә аның төп фикер­лә­рен хуплагандай булалар, әмма озакламый, үзәктәге бөекмәмләкәтчел шовинистларның басымы белән, башкорт, чирмеш, мукшы вәкилләре үзлә­ренең фикерләрен капма-каршы якка үзгәртә: «Идел-Урал штаты»на гына түгел, «Татар-Башкорт Совет Республикасы»на да каршы чыгалар. Имеш, бу милләтләрнең бертигезлегенә хилафлык китерәчәк.


Г.Шәрәф үз фикерләрен никадәр якларга тырышса да, уңышка ирешә алмый. Әйтерсең лә, әле күптән түгел генә охшаш фикерле булган кешеләрне үзгәртеп куйганнар. Әлбәттә, бу «үзгәреш»тә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты җитәкчеләренең, беренче чиратта И.Сталинның һәм В.Ленинның да турыдан-туры катнашулары бәхәссез.


Татарстан җөмһүрияте әнә шулай озак тартышулардан, сәяси алдашулардан соң гына оеша алды. Татарның төрле губерналарда чәчелеп яшәве дә эшне кыенлаштырды, чөнки аларның берсендә дә татарлар күпчелекне тәшкил итми һәм шунлыктан мохтарият төзүгә нигез була алмый кебек иде. Бу мәсьәләне гадел хәл итү өчен губерналар чикләрен генә түгел, ә бәлки өяз һәм волость чикләрен дә аларда яшәүче халыкның милли составына нисбәтле рәвештә үзгәртү таләп ителде. Әлеге очракта җирле идарә, Мәскәү архив документларын һәм материалларын өйрәнеп эш итү кирәк иде. Бөекмәмләкәтчел үзәк исә бу мәшәкатьләргә баруны артык һәм кирәкмәс эш итеп санады.


Булачак Татарстан җөмһүриятенең мәйданын һәм чикләрен билгеләү мәсьәләсендә Г.Шәрәфкә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты җитәкчесе И.Сталин белән еш очрашырга туры килә. Ул үзе бу хакта болай искә ала: «В.И.Ленин һәм М.И.Калинин имзасы белән декрет (ТАССРны төзү турында.— Р.В.) игълан ителгәнгә кадәр Сталин комиссия эшендә башыннан алып ахырына кадәр бик актив катнашты. Безнең тарафтан якынча сузылган чикләр, аерым җентекләп эшләнгән кисәкләр, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын өйрәнү материаллары, теге йә бу төбәкнең халык составы, теге яки бу үзәктә административ төзелеш һәм шуларга охшаш башка әзерлек материаллары — барысы да Сталинга җиткерелә, ә ул аларны үзендә калдыра да икенче утырышта үз төзәтмәләре белән кире кайтара иде».


Нәтиҗәдә, «Идел-Урал штаты» төзеләсе төбәктә 1920 ел урталарында өч административ берәмлек — Кече Башкортстан җөмһүрияте, Татарстан җөмһүрияте һәм Уфа губернасы барлыкка килә. Беренче төзелгән план буенча Уфа, Бөре шәһәрләре һәм Бәләбәй өязе дә Татарстанга кертелергә тиеш була. Моны Зәки Вәлиди дә хуплаган. Әмма Татарстанның болай «зураюы» үзәкнең максатларына һич тә туры килми. Аларның нияте — Уфа белән Казанны Татарстан җөмһүриятенә кертмәскә. «Саллы» дәлилләре дә бар: Казанны Татарстанга кертсәң, аның фән үзәге буларак әһәмияте калмаячак, янәсе. Мондый каршылыкны университетка оялаган шовинистлар аеруча хуплыйлар. Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты аларны «тынычландырыр» өчен Казан университетының үзәккә буйсынулы булуы хакында махсус карар чыгара.


Казан губернасы Башкарма Ко­митетының бер төркем бөекмәм­лә­кәт­чел шовинист тарафдарлары, Та­тарстан җөмһүрияте төзүнең урынсызлыгын дәгъвалап, хәтта Сталин белән Ленинга кадәр барып җитәләр. Бу ачыктан-ачык шовинистик гамәл хәтта ВКП(б) Үзәк Комитетында һәм Халык Комиссарлары Советында да яклау тапмый: Татарстан җөмһүрияте төзелә һәм Казан аның башкаласы итеп раслана. Уфа губернасының язмышы референдум юлы белән хәл ителергә тиеш була. Ләкин соңыннан, 1922 елда Үзәкнең махсус указы белән генә, референдум уздырмыйча, татарларның Казаннан да күбрәк яшәгән өлешен Кече Башкортстанга кушып Олы Башкортстан ясалды.


Татарстан Республикасының дөнья­га килүе – Бөек Октябрь револю­ция­сенең бер нәтиҗәсе, дип карарга кирәк. Чөнки ул аның барлыкка килүенең төп сәяси шарты булды. Алай булмаганда Казан губернасы сакланып калган булыр иде. Революция тәэсирендә көчле милли хәрәкәт белән дә Үзәк санашмый булдыра алмады – курыкты һәм ашыгыч чаралар кылып, милли автономияләр төзү юлына басты.


Мәкаләнең башын биредән укый аласыз. 

Теги: Рәмзи Вәлиев Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру