Мәрҗани мирасы

Урта Азиядән дини белем эстәп кайтып, 1849 елдан Казан каласының беренче мәчете имамы буларак хезмәт юлын башлаган Ш.Мәрҗани био-библиографик җанрда иҗат итәргә керешә. Галимнең язма мирасы XVIII-XIX гасырлардагы татар зыялысының бер төркеме булган дин әһелләре биографияләрен, алар кылган гамәлләр аша мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр тарихын, мәдәният сәхифәләрен өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора.

Ул заманда татарларның мен­та­литеты дини булганлыгын һәм мәдәни тормыш күб­рәк дини кысаларда барган­лыгын искәртсәк, Ш.Мәрҗани хезмәтләре безгә татарларның милли һәм дини тормыш күренешләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Галимнең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендәге татар дин әһелләре турындагы төгәл биографик мәгълүматлар, әлбәттә, автор тарафыннан тупланган информациянең бер өлеше генә. Бу хезмәттә, шулай ук, Казан тирәсендәге кайбер татар авылларының кыскача тарихына, Казан шәһәре мәчетләре, шәһәрнең татар ратушасы тарихына, Мәхкәмәи шәргыя-и Ырынбургыяга һәм мөф­тиләргә багышланган бүлекләр бар.

Мәрҗанинең бигрәк тә XVII гасыр ахыры-XIХ гасыр башында татарларда дини белем системасының яңаруы, мәдрәсәләр, Урта Азиядә укып кайткан беренче шәкертләр турындагы текстлары – бүгенге көнгә килеп җиткән бердәнбер чыганак. Рус чыганакларында чагылыш тапмаган мондый кыйммәтле мәгълүматны Ш.Мәрҗани күп шәхесләр белән аралашу, сораштыру һәм язышу, үзенең әти-бабасының һәм башкаларның истәлекләре аша туп­лаган, күрәсең.

Текстларда күзгә ташлана торган мөһим үзенчәлек – 1742-1744 елларда хөкүмәт тарафыннан массакүләм мәчетләрне җимерү кампаниясенең татарларда яшәп килгән мәктәп-мәдрәсәләргә, гомумән мәхәлләләрнең дини көнкүрешенә артык йогынты ясамавын билгеләү. Идел-Кама төбәгендә яшәгән мөселман дин әһелләре һәм мәхәлләләр хөкүмәт тарафыннан танылмый, эзәрлекләүгә дучар ителми, дини тормыш һәр авылның эчке эше булып кала бирә. Чөнки ул чорда хакимият мөселманнарның дини тормышын махсус күзәтмәгән.

Тагын бер игътибарны җәлеп итә торган күренеш – 1789 елда Мәхкәмәи шәргыя-и Ырынбургыя оешып, Урта Идел төбәгендә дин әһелләрен рәсми рәвештә таный башлаганчы һәм аннан соң да дини тормыш белән җитәкчелек итүнең, дини белем һәм тәрбия бирүнең бик еш кына аерым нәсел вәкилләре кулында булуы. Ш.Мәрҗани укый-яза белүче, дини ритуаллар башкаручы бу кешеләрне элекке гасырларда хафиз, ягъни Корьәнне яттан белүче дип йөрткәннәрен ассызыклый [1:242-243]. Кырым ханлыгында дини вазифаларның нәселдән нәселгә тапшырылуы мәгълүм. Урта Идел буенда бу традиция Казан ханлыгы заманыннан калган булган, күрәсең. (Шунысы кызык: элек хафиз булып йөргән шәхесләр үзләре һәм аларның уллары 1789 елдан соң указлы мулла булып киткәннәр. Ш.Мәрҗани хезмәтендә чагылыш тапкан бу күренеш архив чыганаклары белән исбатлана [2:89]). Ш.Мәрҗани бер үк вакытта ислам институтларының рәсми танылмау шартларында яңа рухани династияләре барлыкка килүен дә шәрехли.

Ш.Мәрҗани Россия дәверендә та­тарлар­ның борынгы мәдрәсәләре турында да язып калдырган. Биредә сүз Кариле (1768 ел) [1:238, 285], Бай Оланнар (1757 ел) [1:282], Орнашбаш (XVIII гасыр азагы) [1:283], Ашыт (XVIII гасыр азагы) [1:283, 287], Мәчкәрә (XVIII гасыр азагы) [1:284], Казаклар (1779 ел) [1:285] авылларындагы дини уку йортлары турында бара.

Дин әһелләренең биографияләре кайбер татарларның Казакъ даласы һәм Урта Азия белән икътисади бәйләнешләре, элемтәләре инде XVII гасырда ук күзәтелгән, дигән фикерне ныгыта. Әйтик, Казан өязенең Бөрбаш авылына нигез салучы Көчекнең углы Туктаргали (1669 елда үлгән) Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән шөгыльләнгән [1:230].

Ш.Мәрҗанигә билгеле чыганаклар­га караганда, XVII гасырда Урта Азия­гә, Мәвараэннәһергә, дини белем эстәргә беренче булып, Казан өязе Кәче авылының булачак ахуны Юныс бине Иванай киткән. Ул күчереп язган Коръән кулъязмасы 1649 елда тәмамланган [1:231, 233, 234]. XVII гасырның икенче яртысында Мәвараэннәһердә суфи мулла Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети (1723 елда үлгән) белем алган, аның 1703 елда күчергән дини китабының кулъязмасы сакланган [1:234-235]. Аның укучысы, Зөя өязе Борындык авылы кешесе, беренче Оренбург диния нәзарәте мөфтие булачак Мөхәммәтҗан Хөсәеневнең бабасы Мансур да XVII гасыр азагында Бохарада укыган, туган илгә кайткач зур мәдрәсә тоткан. Аның фарсы телендә үзе күчереп язган «Тәракыйбе-Мансурия» исемле китабы сакланган [1:235-236].

Ш.Мәрҗани XVIII гасырда татар яшүсмерләренең дагыстанлы го­ләмәләрдән белем алулары турында хәбәрдар бу­ла. Ул Дагыстаннан, ва­­­танын калдырып, Орен­­­бург янындагы Кар­­­­галыга күченгән һәм биредә мәдрәсә тот­кан күренекле дин га­ли­­ме Мөхәммәд бине әд-Дагыстани (1795 ел­да үл­гән) турында яза [1:243].

Урта Азиядән кайтып указлы мул­ла булганнар, мәхәллә халкын шәригать канунна­рын сак­лауга өндәп, дин кар­­дәшләренең көндәлек тормышына күзәтчелек итә­ләр, муллалар әзерли торган укыту системасын булдыралар, татарлар арасында дини кыйммәтләрнең йогынтысын арттыралар, йолага нигезләнгән күп кенә гореф-гадәтләргә үзгәрешләр кертәләр.

Казан каласында мөселман­нарның көндәлек тормышында кискен үзгәреш­ләр Кавказ ягында белем алып 1780 елда туган иленә кайткан һәм 1793 елдан беренче мәчет имамы булган күренекле дин әһеле Ибраһим бине Хуҗаш әл-Казани шәхесе белән бәйле. Моңарчы татар бистәләрендә ир-ат һәм хатын-кызлар мәҗлесләрне бер бүлмәдә бергә корсалар, яңа имам бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым билгеләп үтү тәртибен урнаштыра. Ибраһим бине Хуҗаши Казанга килгәнче, бистәдәге ир-атларның өстендә кыска чикмән, башларында кара эшләпә, аякларында күн итек булса, имам мондый киенү рәвешен шәригатьчә түгел, дип тыя һәм бистә урамнары буйлап мәчеткә яки башка берәр мәҗлескә барганда башка чалма киеп йөрүне мәҗбүри итеп куя. Җәмәгать намазына башка чалма урап бару гадәте урнаша. Берничә бай сәүдәгәр, Ибраһим бине Хуҗаши белән килешмичә, Мәскәүгә барып заказ биреп, элекке формадагы ак төсле эшләпә ясатып кайталар. Шулай итеп Казан шәһәрендә һәм авылларда татарлар арасында ак эшләпә кию модасы, гадәте барлыкка килә.

Бистә татарларының җәйге кием­нәре дә тамырдан үзгәреш кичерә, алар Ибраһим бине Хуҗашиның «мөсел­манча» киенеп йөрүне таләп итүе буенча [2:52] чикмән урынына җилән киеп йөри башлый. Ш.Мәрҗани тегүчедән беренче булып җилән тектереп кигән бистә татары исемен дә атый. Җилән бистә хатын-кызлары арасында зур кызыксыну уята. Күн итекләрне Урта Азия башмаклары һәм читекләре алыштыра. Алай гына да түгел, Казанның татар бистәләре тиз арада яңа «мөселман» аяк киемнәрен тегү үзәгенә әверелә. Казан читек-кәвешләре зур партияләр белән Урта Азия базарына, эре ярминкәләр аша мөселманнар яшәгән төрле төбәкләргә тарала [3:XLIX]. Бүген ул читек-кәвешләр татар милли аяк киеме буларак кабул ителә.

Ибраһим бине Хуҗашиның җирле гореф-гадәтләргә ислам дине рухы бирү ягыннан керткән тагын бер яңалыгы – яшьләрнең никахлашу мәҗлесенә җыелгач намаз уку һәм кияүгә намазлык бүләк итү. Киленнәр исә булачак ирнең йортына төшкәндә комган белән бару тәртибен үзләштерә [1:267]. Шулай итеп, Урта Азиядә яки Кавказда укып кайткан татар шәкертләре тырышлыгы белән халыкның гореф-гадәтләре ислам рухы белән сугарыла, төгәлрәк әйтсәк, ислам йолалары белән милли гореф-гадәтләрнең синтезы формалаша.

Имамнарның авыл халкы тормышы өстеннән күзәтчелеге, балалар укытуы һәм тәрбияләве кайбер мәҗүси йолаларның юкка чыгуына да китерә. Шундыйларның берсе Нәүрүзне – төркичә яңа елны – бәйрәм итү. Ш.Мәр­­­җани XVIII гасыр-XIX йөз ба­шында Казан өязе Мәмсә авылы мул­ласы Муса бине Габдерәшид әт-Түн­тәринең Нәүрүзне матди мәнфә­гать­ләрен канәгатьләндерү йоласына әверелдергәнен теркәп куйган, ягъни ул вакытта төрки бәйрәм инде үзенең асылын югалтып, мулла файдасына ашлык җыю чарасына әверелгән бу­ла. Март аенда бу көнне мулла үзе, Нәүрүз мөбәрәк булсын дип, авылдагы йортларны урый, аның артыннан 40-50 авыл агае, ат чаналарына җигелеп, болай дип җырлап барганнар:

Нәүрүз әйтәбез, килдек,
Котлыг җәмалеңезне күрдек,
Нәүрүз мөбарәк бад.
Батман бирсәң – күп булыр,
Подаука бирсәң, аз булыр,
Шади бад, шади бад.

Мулла Нәүрүз бәйрәме белән котлап кергән һәр йортның хуҗасы чанага капчык-капчык ашлык чыгарып салган. Мондый йола Казан арты төбәгенең башка авылларында да күзәтелгән [1:260]. Соңрак Нәүрүзне бәйрәм итү гадәте Идел-Кама төбәге авылларында тәмам юкка чыккан.

Мәрҗани тексты буенча татар­ларның дини һәм милли тормышын өйрәнү өлкәсендә галимнәрне әле тагын яңа ачышлар көтә.

Әдәбият:

1. Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи ахвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Кыскартып төзелде. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б.
2.Азаматов Д.Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в конце XVIII-XIX вв. Уфа: изд-во «Гилем», 1996. – 194 с.
3. Морозов И.Л. Экономика татарской пореформенной деревни и массовое движение татарского крестьянства в Татарии 50-70 гг. XIX в. // Материалы по истории Татарии второй половины XIX века. Часть первая. М., Л.: Изд-во АН СССР, 1936. С.I-LXXI.

Админ.: мәкаләнең журналдагы исеме — «Ш.МӘРҖАНИ МИРАСЫНДА ТАТАРЛАРНЫҢ МИЛЛИ ҺӘМ ДИНИ ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШЕ»

Комментарий язарга