Журнал «Безнең мирас»

Резеда Гобаева. Мең җылылык

Син шундый яшь әле, шундый чибәр,
Көннәр үтсен, ашкынсыннар еллар...
Күңелеңнең яшь икәнен күреп,
Җиңелүен тоеп, вакыт елар...
Ни ураулар үткән гомер синдә,
Сагышына, бәхетенә, түзеп безгә...
Бала күңеле дала дигәннәре...
Без әниләр хәзер үзебез дә.

Мең ялгышлар булган, мең табышлар,
Яшәү кызык сынаулары белән.
Синең җаның һәрбер сынавына
Сынмый калыр юллар таба белгән!
Гомер көзе, диләр... Уңыш бирер
Гамьле чагы бар бит көзләрнең.
Елмай әле, әнкәй! Син елмайсаң,
Мең җылылык бөрки күзләрең.
Вакыт чаба тукталышсыз гына,
Секундларын, минутларын барлап!
Исән булсын бәхет канатларың,
Очар өчен әткәй белән парлап!
Фото: pixabay

Теги: Резеда Гобаева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру