Мәүла Колый: өйрәнелү тарихы һәм иҗаты турында кайбер фикерләр

I

Бу исем татарча белгән, укыган, аеруча татар мәктәбендә белем алган күпчелек милләттәшләребезгә билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Инде соңгы йөз еллап вакыт эчендә аның әсәрләре дәреслек-хрестоматияләрдә, антологияэнциклопедияләрдә, газета-журналларда, җыентыкларда басылып килә. Аерым китаплары да бар. Академик хезмәтләрдә, әдәбият тарихы китапларында бу затның әдәби иҗаты хакында саллы гына язмалар да дөнья күргән.

Мәүла Колый «хикмәтләре» (ул үз шигырьләрен, нигездә, шул исем белән атый) шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән 17 нче йөздә дә, аннан соң да халыкта шактый киң таралыш таба. Аларның төрле төбәкләрдә, төрле елларда күчерелгән кулъязмалары еш табылып торуы әнә шул хакта сөйли. Әмма, элеккеге дәверләрнең шактый гына каләм әһелләре кебек, аның исеме, эшчәнлеге дә фәнгә соңрак кына мәгълүм булды. Шагыйрь хакында матбугатта тәүге мәгълүматлар, нигездә, узган гасырның 20 нче елларында дөнья күрде. Әлмәт-Бөгелмә төбәкләрендәге атаклы Туйкиннар нәселенең күренекле бер вәкиле, әдип, галим Фазыл Туйкә (1887-1938) 1925 елда Зәй-Каратай авылында гомер кичерүче Гайшә Мөхәммәдиеваның шәхси китапханәсендә Мәүла Колыйның бер җыентыгына тап була. Шагыйрьнең 97 шигырен (хикмәтен) туплаган, 1855 нче елларда күчерелгән бу кулъязма Гайшә ханымга Әлмәт районының Сөләй авылында яшәгән әтисе Мөхәммәди Вилдан угылыннан күчкән була. Фазыл Туйкә үзенең мөһим табышы турында «Кызыл Татарстан» газетасында (6.04.1926) һәм «Безнең юл» журналында (1928. – №9) язмаларын да бастыра, Мәүла Колый җыентыгының күчермәсен Казандагы Гыйльми Үзәккә дә җибәрә. Шуның нигезендә күренекле галим Габдерахман Сәгъди «Вестник научного общества татароведения» (1927, июль) һәм «Мәгариф» (1927. – №4) журналларында үзенең язмаларын бастыра, шагыйрьнең аерым хикмәтләрен дә (880 шигъри юлын) укучыларга тәкъдим итә.

Алга таба Мәүла Колый әсәрләренең башка күчермәләре дә гыйльми әйләнешкә кертелә башлый. Мәсәлән, 50 нче еллар ахырында Шакир Абилов Ленинградтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фондында шагыйрьнең берничә хикмәтенә тап була. 1974 елда Башкортстанның Бакалы районындагы Камай авылында яшәүче милләттәшебез Зөһрә Галләмова Уфа галимнәренә Мәүла Колыйның чагыштырмача тулы кулъязма җыентыгын тапшыра. Анда шагыйрьнең 74 хикмәте теркәлгән. Фәндә «Камай нөсхәсе» дип йөртелгән бу мәҗмуга хакында Гайсә Хөсәенов язмалары да бар [3:5].

Шунысын да әйтик: галимнәр Мәүла Колый әсәрләренең автографлары, ягъни шагыйрьнең үз кулы белән язылган нөсхәләре барлыгын искәртмиләр. Мәгълүм ки, күчерү барышында кайвакыт төп текстка теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр, өстәмәләр дә кертелә. Аерым очракларда авторның әсәрләренә, җыентыгына икенчеләренең әсәрләре дә кертеп җибәрелә. Бу хәл Мәүла Колыйга мөнәсәбәтле язмаларда да күзгә ташлана. Моның аерым мисалларын Раиф Мәрданов үзенең «Мәүла Колый иҗатыннан» исемле язмасында шактый гына факт-мәгълүматлар нигезендә яктырта [1: 53-59]. Янә шунысын да искә төшерик: бу галимебез XVII гасыр шагыйренең моңа кадәр фәнгә бөтенләй билгеле булмаган лиро-эпик характердагы ике әсәрен үзенең туган төбәгендә – Әгерҗе районының Яңа Акхуҗа авылында табып, «Казан утлары» битләре аша (1996. – №10. – 159-171 б.) киң катлам укучыларга ирештерде. Алар «Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфъка (ризык. – Х.М.) эстәгәннәр сыйфаты» дип исемләнгән.

Мәүла Колый әсәрләре, гомумән, Урта гасыр сүз сәнгатенә хас булган динисуфыйчылык рухы белән сугарылган. Бу төр әдәбият исә Совет чорында, аеруча атеизмга өстенлек бирелгән 20-40 нчы елларда хупланмады. Шул сәбәпле Мәүла Колый хикмәтләренә дә тәнкыйди караш яшәде. «Шәхес культы» фаш ителгәннән соң, аеруча «Хрущев җепшеклеге» чорында элеккеге мираска, шул исәптән хикмәтләр авторына да игътибар артты. Узган гасыр урталарында дөнья күргән «Татар поэзиясе антологиясе»нең татарча һәм урысча басмаларында Мәүла Колыйга шактый урын бирелә. 1963 елда нәшер ителгән «Борынгы татар әдәбияты» китабында Хәй Хисмәтуллин тарафыннан язылган бүлектә шагыйрь хакында мөһим генә факт-мәгълүматлар китерелә, күзәтүләр бәян ителә, 16 хикмәте дә урнаштырыла [2: 480-503].

Узган гасырның урталарында һәм икенче яртысында Мәүла Колый мирасын өйрәнүгә Шакир ага Абилов та сизелерлек өлеш кертте. Аның, мәсәлән, 1958 елда «Совет әдәбияты» журналының 11 нче санында басылган «Шагыйрьнең исеме Мәүла Колыймы, әллә Меллаголмы?» исемле язмасы җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителгән иде. «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче томындагы (1984) «Мәүла Колый иҗаты» турындагы бүлекнең дә төп өлеше Шакир ага тарафыннан язылган [3: 366-380].

2001 елда Мәсгуд Гайнетдинов «Иман» нәшриятында Мәүла Колыйның 97 хикмәтен бастырып чыгарды [3]. Кереш мәкаләдә (3-11 б.) шагыйрь хакында җитди һәм мөһим фикерләр әйтелә. М.Гайнетдинов Мәүла Колый иҗатын югары бәяли, аны татар әдәбияты тарихының «терәк баганаларыннан берсе» дип атый (5 б.).

Шагыйрьнең иҗат мирасын барлауда, текстологик һәм, гомумән, гыйльми өйрәнүдә Раиф Мәрдановның эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның, мәсәлән, «Мәүла Колый поэмалары…» дип исемләнгән китабы [5] үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.

Мәүла Колыйны гыйльми тикшеренүчеләр арасында Чистай егете Камил Дәүләтшин (1935-2013), әлбәттә, төп урынны били. Әүвәл Казанда укыган, эшләгән, 1972 елдан гомеренең ахырына кадәр Башкорт университетында татар әдәбиятын укыткан бу мөхтәрәм затның эшчәнлеге өчен комплекслылык хас. Ул Мәүла Колый иҗатын һәм текстологик, һәм идея-эстетик, һәм методик яктан өйрәнде, аның иҗат мирасын пропагандалауга зур өлеш кертте. Камил Дәүләтшинның Хатип ага Госман җитәкчелегендә язылып, 1971 нче елда якланган «17 нче йөз шагыйре Мәүла Колый иҗаты» дигән кандидатлык диссертациясе [6] фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан бик тә уңай кабул ителгән иде. Алга таба К.Дәүләтшин Мәүла Колый буенча күпсанлы гыйльми-методик мәкаләләр, хезмәтләр бастырды, шагыйрь әсәрләрен гавамга җиткерүдә нәтиҗәле эшләде. Мәсәлән, «Мирас» журналының 2001-2002 нче еллардагы дистәләгән санында (№5, 6, 7, 8, 9, 11) Мәүла Колый хикмәтләре нәшер ителә.

Алты томлык «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче томындагы Мәүла Колый турындагы бүлекнең бер өлеше [3: 280-285], ә инде 8 томлыкның икенче җилдендәге [7: 241-266] шагыйрь хакындагы тулы бүлек К.Дәүләтшин тарафыннан язылган. Ул Мәүла Колыйның иҗат мирасын урыс телле укучыларга җиткерү юнәлешендә дә уңышлы гына эш-гамәлләр кылды. Мәсәлән, «Средневековая татарская литература (VIII-XVIII вв.)» хезмәтенең «Мәүла Колый» бүлеге аның тарафыннан язылган [8: 163-176].

К.Дәүләтшин гомеренең ахыргы елларында Уфада «XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый» исемле китап әзерләп бастырды (2010. – 400 б.). «Уку кулланмасы» дип тәкъдим ителгән бу җыентык галимнең озак еллар буе алып барган эшгамәлләренең үзенә күрә бер җыйнама хисабы кебек тә кабул ителә. Китапның тәүге бүлегендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты шактый тулы яктыртыла. Анда Мәүла Колыйны өйрәнүдәге соңгы яңалыклар да искә алына. Шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урыны, традицияләре дә читләтеп үтелми. 46-209 битләрдә хәзерге татар язуында Мәүла Колыйның 104 хикмәте тиешле сүзлекаңлатмалар белән укучыларга тәкъдим ителгән. Җыентыкта шулай ук Мәүла Колыйның Раиф Мәрданов тапкан ике поэмасы да урнаштырылган (202-228 б.). Китапның бер бүлегендә «Мәүла Колый хикмәтләренең поэтикасы һәм тел үзенчәлекләре» яктыртыла (229-240 б.) Монография авторы «Сүзлек» бүлегендә шагыйрь әсәрләрендә очраган авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатмалар да бирә. «Кулланылган әдәбият исемлеге» дә шактый бай һәм файдалы. 2010 елда дөнья күргән бу китапның янә бик тә мөһим бер өлеше бар. Анда «Мәүла Колыйның Зәй-Каратайда табылган һәм Камай (Бакалы районы. – Х.М.) авылыннан алынган кулъязма җыентыкларда тупланган хикмәтләр факсимилесе» бирелгән. Гарәп язулы бу кулъязма текстларның копия-күчермәсе китапның 295-398 нче битләрен алып тора. Кыскасы, 2010 елгы Уфа җыентыгы, бер яктан, Мәүла Колый иҗатын өйрәнүнең шактый тулы, җыйнама бер хезмәте булса, икенче яктан, шагыйрь әсәрләренең чагыштырмача тулы бер басмасы да. Мәүла Колый мирасын тулырак белергә, тирәнрәк өйрәнергә теләгән һәр каләм әһеленә бу китап белән танышу, һичшиксез, зарури. Кызганыч ки, ул 100 данәдә генә нәшер ителгән. Аны Казанда кабат бастыру соралып тора.

***

Бу юлларның авторы да инде озак еллар буе Мәүла Колый иҗатын өйрәнүдә, пропагандалауда даими катнашып килә. Мәгълүм ки, без фәкыйрегез инде ярты гасырдан артык Казан университетында «Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты» курсын укытып килә. Билгеле булганча, вуз мөгаллиме, фәндә тупланган факт-мәгълүматларны, казанышларны студентларга җиткерү белән бергә, үзе дә үз курсы буенча теге яки бу дәрәҗәдә гыйльми күзәтүләр, тикшерүләр алып бара. Без дә нәкъ шул рухта эш иттек. Мәүла Колый турындагы белгәннәребезне, фикер-күзәтүләребезне студентларга, укытучыларга, киң җәмәгатьчелеккә җиткереп бардык. Шунысы мөһим: безнең күп кенә уй-фикерләребез публика тарафыннан хуплау тапты. бу тармакта эшләүчеләр тарафыннан кабул да ителде, үзләштерелде. Мәүла Колыйга мөнәсәбәтле дистәләгән курс, диплом эшләре дә яздырылды; төрле конференция-семинарларда доклад-чыгышлар ясавымны да хәтерлим. Ни үкенеч, шагыйрь турындагы фикер-күзәтүләребезнең төп өлеше кәгазьгә төшерелмичә калган. Шулай да азрак булса да кайбер күзәтү-язмалар да бар. Алар, нигездә, безнең аерым монографияләрдә [«Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» (К., 2014), «Тюрко-татарская словесность в контексте межлитературных связей» (К., 2017)] һәм кайбер башка хезмәтләрдә очрый. Бу урында «Татар энциклопедиясе»нең һәм русча, һәм татарча басмаларында Мәүла Колый хакындагы күләмле генә мәкаләнең дә безнең тарафтан язылуын [10: 6-7; 11: 102-103] искә төшерү дә гөнаһ булмастыр.

Билгеле булганча, совет чоры мәктәпләрендә Борынгы һәм Урта гасырлар чоры татар әдәбияты, шул исәптән Мәүла Колый иҗаты да юньләп өйрәнелмәде. СССР таркалгач, үзгәртеп корулар, милли хәрәкәт дулкынында элекке рухи мирас белән кызыксыну гаять көчәйде. Шул объектив ихтыяҗны күздә тотып, татар әдәбиятыннан яңа программалар төзелде, бөтенләй яңа рухтагы дәреслекләр язылды. Югары сыйныфларда әдәбият тарихы курсында безнең элеккеге сүз сәнгатенә зур урын бирелде, мәктәпләрдәге әдәбият курсы шактый күләмдә әдәбият тарихының гыйльми дәрәҗәсенә якынайды. Татар мәктәпләренең, гимназияләренең IX сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педучилищелар, лицейкөллиятләр өчен дәреслек язу һәм хрестоматия төзү Ш.Садретдинов белән без фәкыйрегезгә йөкләнде. Аларның XIX гасырга кадәрге өлеше Хатыйп Йосыф угылы тарафыннан әзерләнде. Бу дәреслек һәм хрестоматияләрнең беренче басмалары 1994, 1995 нче елларда дөнья күргән иде. Алдагы елларда алар 30ар, 35әр мең тираж белән күп мәртәбәләр кат-кат басылды [12: 183-191; 13:136-143]. Хрестоматиядә Мәүла Колыйның 7 хикмәте, «Береккәннәр сыйфаты» поэмасыннан өзек тә урнаштырылган. Дәреслектә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат мирасы, әсәрләренең идея-эстетик, жанр үзенчәлекләре бәян ителә. Биредәге текст дәреслек авторының Мәүла Колый хакындагы күзаллауларын, шәхси уй-фикерләрен чагыштырмача тулы яктырта. Гавамга да шагыйрь күбрәк дәреслектәге шушы текст аша таныш. 2021 елның 9 декабрендә Питрәчтә төбәкне өйрәнүчеләрнең Мәүла Колыйга багышланган фәнни-гамәли конференциясе булган иде. Андагы күп кенә доклад-чыгышларның нигезендә дәреслектәге, «Татар энциклопедиясе»ндәге шагыйрь хакында язмаларның ятуы күзгә ташланды.

Рус мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен Х.Й.Миңнегулов һәм Н.С.Гыймадиева тарафыннан язылган дәреслек-хрестоматиядә дә [14: 93-97] Мәүла Колый иҗатына, әсәрләренә урын бирелә. Аның тәүге басмасы 1996 елда дөнья күргән иде. Шуннан соңгы вакыт аралыгында ул зур тиражлар белән күп тапкырлар нәшер ителде.

 

II

Моңа кадәрге бүлекчәдә без, нигездә, Мәүла Колыйның өйрәнелү тарихы хакында кыскача гына сүз йөрттек. Алга таба инде шагыйрь әсәрләренең эчтәлеге, идея-сәнгати, тел-стиль үзенчәлекләре, жанр табигатьләре хакында фикер йөртү соралып тора. Әмма без аңлы рәвештә әлеге табигый мантыйкны сакламаска булдык. Ни өчен? Чөнки бу мәсьәләләр әдәбият тарихының академик басмаларында, без язган дәреслек-хрестоматияләрдә шактый тулы яктыртыла. Әлеге төр басмаларны табып уку һич тә кыенлык сорамый. Шуңа күрә без язмабызның бу өлешендә шагыйрь хакында кайбер фикер-күзәтүләрне бәян итү белән генә
чикләнергә уйлыйбыз.

Элеккеге дәверләрнең күп кенә каләм әһелләре кебек, Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле турында да махсус язмалар юк дәрәҗәсендә. Төп чыганак – шагыйрьнең үз әсәрләре. Ни аяныч, без хәзергә Мәүла Колыйның хәтта туганүлгән елларын да белмибез. Шагыйрь шул чорның күренекле шәхесе «Мелла Мамай»ны үзенең остазы дип саный, аны зурлап махсус хикмәт тә иҗат итә [9: 31-53]. Мәгълүм ки, бу зат – Казан төбәге кешесе. Автор аның «хаҗ йулында» вафат булуын да искә төшерә.

Шагыйрь алга таба кайларда яшәгән соң? Бер хикмәтендә аның мондый юллары бар:

…Мөхиб (якын. – Х.М.) дуслар, бу хикмәтне әймеш көндә
Сиксән сигез ирде тарих ул көн мең дә.
Әйтелде Шәһри Болгар кәндләрендә,
Гасый (гөнаһлы. – Х.М.), җаһи Мәүла Колый сүзли, дуслар [9: 53].

Бу уңайдан бер вакыйга да искә төшә. Узган гасырның 90 нчы елларында Венера Алтынбаева исемле журналист «Татарстан» радиосыннан урыс телендә күренекле шәхесләргә багышланган «Минувшего неугасимый свет» исемле тапшырулар циклы алып бара иде. Миңа да дистәдән артык андый тапшыруларда катнашырга туры килде. Шуларның берсе Мәүла Колыйга багышланган иде. Мин ярты сәгатьләп бу шагыйрь хакында сөйләдем. Артистлар аның аерым шигырьләрен дә укыды. Икенче көнне өйдә телефон шалтырый. Трубканы алам. «Мин, – ди шалтыратучы,– Әкъдәс абыең Борһанов. Кичәге тапшыруны тыңладым. Бик әйбәт булды. Бу уңайдан бер мәгълүматны да җиткерәм: Мәүла Колый – минем ерак бабаларымның берсе». Мин бу хакта белми идем. Мәгълүм ки, Әкъдәс Борһанов (1920-2018) – чыгышы белән Лениногорск районының Сарабиккол авылы кешесе, тарих фәннәре докторы, профессор, күренекле зат [Питрәчтәге конференциядә аның кызы, социология фәннәре докторы Лариса Борһанова да онлайн форматта чыгыш ясады. (Бәлкем, бу гаиләдә ерак бабалары Мәүла Колый хакында хәзерге фәнгә билгесез факт-мәгълүматлар, материаллар бардыр?]

Билгеле булганча, шагыйрь яшәгән еллар – халкыбыз тарихының гаять авыр, катлаулы, фаҗигале дәвере. Күп гасырлар буе дәүләтләр тоткан татар кавеме үзенең бәйсезлеген югалта, колониаль изелүгә, көчләп чукындырылуларга дучар ителә. Баш күтәрүләрнең һәммәсе рәхимсез бастырыла. Әби-бабаларыбызның байтак өлеше яшәгән җирләреннән күчеп-качып китәргә мәҗбүр ителә. Мәчетмәдрәсәләр җимерелә, матди һәм мәдәни байлыклар талана, юк ителә. Иҗат әһелләренең зур өлеше кырыла, качып-посып яшәргә мәҗбүр була. Мәүла Колый нәкъ әнә шундый шартларда гомер кичерә, аңа күп мәртәбәләр күченергә, төрле җирләрдә яшәргә туры килә. Күп кенә зыялылар кебек, аның да төп таянычы – ислам дине, халкының теле, гореф-гадәтләре, рухи байлыгы.

Совет чорында, шул чор идеологиясенә нисбәтән, Мәүла Колый хикмәтләрендәге дини-суфыйчылык идеяләре еш кына тәнкыйтьләнде, шагыйрь иҗатында дөньяви мотивларны эзләү, күпертү тенденциоз төс алды. Әйтерсең, дини суфыйчылык кешеләр өчен тәмам дошман, зарарлы. Чынлыкта исә бу төр карашлар, идеяләр шул чор яшәеше, рухы белән табигый керешкән, дөньявилыкны, динилекне берберсеннән аеру мөмкин дә түгел.

Мәүла Колый шул кыен чорларда адәм балалары, аларның рухлары турында кайгырта, кешеләрне битарафлыктан, ваемсызлыктан, өметсезлектән арындырырга, аларга яшәү өмете, дәрте бирергә омтыла. Аның хикмәтләре яшәешнең тулы бер кодексы кебек. Автор адәм балаларының тереклеге, асыл табигате өчен хас-зарури булган төп төшенчәләрне хикмәтләренең үзәге, «арка сөяге» итә. Болар гаҗәеп күптөрле: белем-мәгърифәтле, һөнәрле булу, түземлелек, ата-ананы хөрмәт итү, кечеләргә, авыр хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү, иманга тугрылык, ихласлылык, сабырлык, шәфкатьлелек, юмартлык һ.б. Автор яшәешнең бу төр асыл төшенчәләрен үз укучыларына, тыңлаучыларына ныграк җиткерү, күңелләренә сеңдерү өчен еш кына капма-каршы кую, антитеза алымын бик теләп куллана. Шагыйрь эчүчелекне, зина кылуны, монафикълыкны, хәрам мал җанлылыкны, комсызлыкны… кискен тәнкыйтьли. Ул үзе яктырткан, язган төшенчәләрне күңел казанында кайнатып, бәгыре аша уздырып, үз шәхесенә бәйләп бирә. Мәүла Колый еш кына үз хикмәтләрен үз-үзенә дәшү белән төгәлли. Урта гасырның күп кенә шагыйрьләре кебек, тәрбияне үзеңнән башларга, күңелеңне пакьләргә, кылган гөнаһларыңнан тәүбә кылырга чакыра.

Халкыбыз элек-электән үк күбрәк утрак тормышта яшәгән, игенчелек аның төп кәсебе булган. Бу хакта Мәүла Колыйның бик тә тирән мәгънәле хикмәте дә бар. Анда игенчелекнең «хуш һөнәр», «галәмара изге атлы», «бөек эш» булуы искәртелә. Аның фикеренчә, иген иккән кешенең урыны җәннәттә.

Автор колониаль изелү шартларында тәмам юкка чыга башлаган рухи кыйммәтләрне саклап калырга, аларны чордашларына, киләчәк буыннарга тапшырырга омтыла, татар язма телен гавамга аңлаешлы, үтемле итүдә дә уңышлы адымнар ясый.

Мәгълүм ки, Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты, гомумән, синкретик характерда. Каләм әһелләре, саф сәнгати, эстетик максатлар белән бергә, чорның, яшәешнең фәлсәфи асылы, фәне, мәгърифәт-мәдәнияте турында да фикерләрен бәян итәргә омтылалар. Бу сыйфат Мәүла Колый хикмәтләре өчен дә хас. Ул кешенең каршылылыклы табигатен борынгы заманнардан ук яшәп килүче дүрт элементтан – ут, су, һава, туфрак берлегеннән торган тәгълимат нигезендә аңлата. Мәүла Колый хикмәтләрендә кеше һәм табигать берлеге, вакыт агышы, үлемнең котылгысызлыгы һ.б. мәсьәләләр турында да мөһим генә күзәтү-фикерләр бар.

Автор үзенең күпчелек шигырьләрен юкка гына хикмәт дип атамаган. Чыннан да, аның язмалары тирән мәгънәле, афористик яңгырашлы, серле-хикмәтле хәзинә кебек.

***

Мәүла Колыйның тырышлыгы, иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең күп кенә рухи кыйммәтләребез саклап калына, баетыла һәм алдагы буыннарга тапшырыла. Аның традицияләре алга таба Габди, Габдерәхим Утыз Имәни, Таҗеддин Ялчыгол, Шәмседдин Зәки һәм башка бик күп әдипләребез тарафыннан дәвам иттерелә, үстерелә. Мәүла Колыйның хикмәт-поэмалары караңгы, авыр елларны балкытып тора. Аларда бүгенге көнебезгә, яшәешебезгә дә аваздаш яклар, гыйбрәтле мисаллар шактый күп.

Әйткәнебезчә, 2021 елның 9 декабрендә Питрәчтә Татарстан Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Питрәч район хакимияте… тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциянең үзәгендә Мәүла Колый шәхесе, иҗаты проблемалары торды. Анда Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән, Казаннан галимнәр, җирле төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Катнашучылар арасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, билгеле тарихчылар Нурулла Гариф, Марсель Гарипов һәм башкалар бар иде. «Татарстан төбәкне өйрәнү җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов бу чараны үткәрүдә башлап йөрүче, хакимият башлыгы Илһам Кашапов командасы белән берлектә төп оештыручы булды. Конференциядә Хатыйп Йосыф угылы да катнашты, пленар һәм секция утырышларында доклад-чыгышлар ясады. 2022 елның апрелендә Питрәчтә Мәүла Колыйга багышланган Бөтенроссия фәннигамәли конференциясен уздыру планлаштырыла. 9 декабрьдәге чара алдагы конференциягә үзенә күрә бер җитди хәзерлек гамәле дә булды. Питрәчлеләр үз якташлары Мәүла Колыйны яхшылап өйрәнергә, аның исемен мәңгеләштерергә, әсәрләрен пропагандаларга ашкынып торалар. (Бәлкем, Питрәч хакимияте шагыйрь әсәрләренең тулы җыентыгын бастырып таратуны да үз өстенә алыр?!) Уңышлар телик үзләренә!

 

Файдаланылган әдәбият

1. «Татар археографиясе» сериясе: 27 нче китап. Шигъри ядкярләр / Төзүчесе – Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2021. – 252 б.

2. Борынгы татар әдәбияты. – Казан, 1963. – 581 б.

3. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – 567 б.

4. Мәүла Колый. Хикмәтләр / Төзүчесе – Мәсгуд Гайнетдин. – Казан: «Иман»
нәшр., 2010. – 136 б.

5. «Татар археографиясе» сериясе. 1 нче китап. Мәүла Колый поэмалары: «Береккәннәр сыйфаты», «Хәләл нәфака эстәгәннәр сыйфаты» / Төзүчесе – Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2008. – 88 б.; Икенче басма., 2011. – 88 б.

6. К.С.Давлетшин. Творчество поэта XVII века Мавля Кулыя / Автореферат диссер. на соискание ученой степени к.ф.н. – Казань: Изд.-во КГУ, 1971. – 28 с.

7. Татар әдәбияты тарихы: Сигез томда. 2 нче том / Фәнни мөхәррире – Х.Й.Миңнегулов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014. – 471 б.

8. Средневековая татарская литература (VIII-XVIII вв.). – Казань, Изд.-во «Фән», 1999. – 24 с.

9. К.С.Дәүләтшин. XVIII гасыр шагыйре Мәүла Колый. – Уфа: БашДУ нәшр., 2010. – 400 б.

10. Татарская эңциклопедия. – Т.4. – Казань, 2008.

11. Татар энциклопедиясе. – Т.4. – Казан, 2014.

12. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр; 19 нчы йөз татар әдәбияты. … 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. Өченче басма. – Казан: «Мәгариф», 2005. – 407 б.

13. Татар әдәбиятыннан 9 нчы сыйныф өчен хрестоматия / Төзүчеләре Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Икенче басма. – Казан: «Мәгариф», 2000. – 383 б.

14. Х.Й.Миңнегулов, Н.С.Гыймадиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. – 363 б.

15. М.Әхмәтҗанов. Мәүла Колый кем ул? // Совет мәктәбе. – 1986. – №10. – 17-19 б.

 

Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы

«Безнең мирас». 2022. — №3. — 41-48 б. 

Комментарий язарга