Журнал «Безнең мирас»

Гамил Афзал. МАТРИАРХАТ ЧОРЫНДА

Без, имеш, матриархат чорында яшибез. Дөньяга хатын-кыз — баш та, хатын-кыз — түш. Ә ирләрнең, мескеннәрнең, бернинди хокуклары юк. Аларның юллары да абзардан тупсага,
тупсадан мичкә чаклы гына. Хатын-кыз эштә, бала-чага йоклаган чагында без, ирләр, кибет янына җыелып, тәмәке тартып, авыр тормышыбыздан зарланып, күңел ачып алабыз, имеш.
Без, егет-җилән, гүзәл җенес икән, без тәрәзә пәрдәсе аркылы гына урамга карап, авыр көрсенеп утырабыз, ә кызлар урам урап, гармун уйнап, әйттереп-типтереп йөриләр.
Аргы очтан бирге очка Тәгәрәтәләр мичкә шул, Әби, улың бигрәк нечкә, Түзәр микән бер кичкә! —
дип җырлаган булалар, имансызлар.
Без егетләргә, күз бәйләнгәч, урамга чыгарга ярамый, ул-бу булмагае, әниләр ачуланалар, чыксаң, каеш белән дә яралар. Ә әтиләр, башларын иеп, почмакта утыралар, аларның сүзе сүз түгел, бер тиенлек авторитетлары юк. «Ирләр кеше түгел, ишәк мал түгел» дигән мәкальне еш ишетергә туры килә.
Шулай беркөнне тәрәзә төбендә кулъяулыгы чигеп утырам, урамда бер көтү кызлар урам урыйлар, үзләре акырып җырлыйлар.
Гамил исемен кемнәр куйган, Аны күреп кем туйган...
Йа Ходай, исемемне кушып җырлый башладылар бит инде, башларым ниләр күрер, дим мин, офтанып. Үземнең йөрәк дерт-дерт тибә, үзем сөенәм, үзем оялам да биткә кершән сөртергә тотынам. Бер кичне безнең тәрәзә төбендә берәү җырлый:
Гамил бәгърем, бар суга, Гамил җаным,барсаң суга, Сөйләшербез барсын да ...
Уф Алла, Нәфисә тавышы бит бу, шул, шул, әйтәм аны, үткән-сүткәндә юл бирми, ашардай булып карап кала, үзе сызгыра, үзе тел шартлата, оятсыз, әллә гашыйк булдымы икән, әнкәй сизмәсә генә ярар иде, Раббем!
Көянтә-чиләк алдым да суга киттем. Бөдрә тал ышыгыннан берәү чыгып, беләгемнән тотып алмасынмы! Шул, шул, майлы күз Нәфисә инде, култыгында — гармун, авызында — беләк буе папирос.
— Гамил бәгърем, тукта әле, бер генә кәлимә сүз әйтәсем бар!—ди дәртле пышылдап.
— Нәфисә апа, җибәр, зинһар, кеше-кара күрсә, даныбыз өязгә китәр,— дигән булам мин, җиңем белән авызымны каплап.
— Миңа кияү буласыңмы? — ди бу.
— Белмим шул, әнидән сора,— дигән булам мин, чабата башыма карап.
Шул вакыт теге, каерып алып, суырып үпмәсенме!
— Кит моннан, нахал, ихи-хи-хи, мәхәббәтсез! — дигән булам мин, үзем китмим.
Шул вакыт теге — калтыранган куллары белән миңа бер уч конфет, бер исле сабын төртә, ә мин аңа чалбар кесәсеннән алып, чиккән яулык тәртәм дә, калтыранган иреннәремнән «вәгъдә» сүзе чыкканын үзем дә сизми калып, йөгерә-атлый өйгә кайтып китәм. Уф, йөрәгем чыгардай булып тибә, ниләр генә күрәсем бар икән?

Теги: Гамил Афзал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру